12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Мухаметзянова Гюзелия Завитовна52

Тема: Билгесез киләчәк заман.

Максат: Билгесез киләчәк заман формаларын өйрәнү.

Дидактик бурычлар:

- билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең ясалышын өйрәнү.

- аларны җөмләдә, текстта табып, аера белү.

- Гамәлдә кулланырга өйрәнү, сөйләм осталыкларын арттыру.

Үстерелеш бурычлары:

-Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру, иҗади сәләтне үстерү.

Тәрбияви бурычлар:

Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау, бер-береңә ярдәм итәргә омтылыш тәрбияләү.

Дәреснең методы: тикшеренү,эзләнү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Демонстрацион материал: Ноутбук, презентация, таратма карточкалар, модель, татарча көй.

Кахот технологиясен куллану.

Дәрес планы:

I. Ориентлашу, уку максатын кую этабы.

II. Уку максатын чишү.

1.Билгесез киләчәк заман х.ф. ничек ясала?

3. Мәгънәләре, сораулары нинди?

Физкультминутка.

4.Тартыкка һәм сузыкка беткән нигезгә нинди кушымчалар ялгарга?

5. Ныгытуга күнегүләр эшләү.

III. Рефлексия һәм өй эше.


Уку эшчәнлеген мотивлаштыру, ориентлаштыру.

Максат:эмоциональ халәт тудыру аша укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

-Кәефләрегез ничек?

-Рәхмәт, яхшы!

-Укучылар, Мин күптән түгел генә сәяхәттән кайттым. Әлмәт чаңгы-тау базасында шундый рәхәтләнеп ял иттем.

Ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы?Дәрестә еракларга сәяхәт итеп буламы?Мин сезне кышкы сәяхәткә чакырам. Сез Ризамы?

Ләкин анда киткәнче, безгә1 бирем эшләп алырга кирәк.Биремне үтәсәк, сәяхәткә билетлар алырбыз.(СҮЗЛЕК ДИКТАНТЫ)



II.Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат:

- Яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

- фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү.

- бүгенге теманы ачыклау;


Ләкин анда киткәнче, безгә1 бирем эшләп алырга кирәк.Биремне үтәсәк, сәяхәткә билетлар алырбыз.(СҮЗЛЕК ДИКТАНТЫ)

                                                   

Яңа материалны өйрәнү. Проблеманы чишү.

Максат:

- Билгесез киләчәк з. х. ф. ясалышын китереп чыгару һәм үзләштерүне оештыру;

-Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

Проблема тудыру.

Укучылар, сәяхәткә барыр алдыннан чемнданнарны җыярга, киемнәрне барларга кирәк., шулай бит,әйдәгез без дә кар бөртекләрен урнаштырыйк әле.

Тактада кар бөртекләре эленгән. Шулар арасыннан нишләр? соравына туры килгән фигыльләрне аерып языгыз әле.

Нишләр?



(Тактада хәзерге, үткән, киләчәк заман фигыльләре эленгән. Баганага кирәкләрен генә урнаштырырга.)

-Укучылар, ни өчен фигыльләрне шулай аердыгыз? Сезгә нәрсә ярдәм итте?

-Кушымчаларга карап аердык.

Укучылар, бу сүзләр үткән замандамы? Хәзерге замандамы?

Нинди заманда икәнлеген белү өчен экранга карагыз әле.(5слайд)

(Экранда беренче сүз тәрҗемә ителгән, калганнарын тәрҗемә итәргә кирәк.

-Димәк,без бүгенге теманы белә алабызмы? ?(6слайд)

Будущее время глагола изъявительного наклонения.

Киләчәк заман хикәя фигыль.

-Кайсы заман турында сөйләшербез?(Җавап).

МОДЕЛьләр белән эш.(7слайд)

Будущее время изъявительного наклонения глагола

Киләчәк заман хикәя фигыль



Нишләр?


ыр-ер-әр


Кул чабып, дөбердәп уйнау.. Билгесез киләчәк заман фигыльләрен ишеткәч, сигнал карталарын күтәрергә кирәк.уйнар,эшләде, китә, эшләр,яза, язар, сикерде,очар . Булдырдыгыз, балалар, Ниһаять, чемоданнарны җыеп бетердек..

Сәяхәткә чыгар алдыннан табибка күренергә кирәк ,укучылар, Киләсе биремне эшләсәк,табиб безгә белешмә бирәчәк.



1 нче бирем. -Укучылар, экранга карагыз әле.(8слайд)

Марат кызыклы китап укыр. Выделите окончание.

Возможно, Марат прочитает книгу.Чем выражается сомнение?





МОДЕЛЬләрне карыйбыз (9слайд)

Будущее время изъявительногонаклонения глагола

Киләчәк заман хикәя фигыль


Билгесез

Нишләр?


ыр-ер-әр

возможно-бәлки

может быть



МЕНӘ, ТАБИБТАН БЕЛЕШМӘ АЛДЫК,





Укучылар, кышкы сәяхәткә без нәрсә алырбыз икән?.Әйдәгез, кибеткә чыгып, кирәкле әйберләрне алыйк.(КИБЕТ)

Өстәл өстенә ак түгәрәкләр куелган. Шунда үткән заман, билгесез киләчәк заманнар формаларын табып эләргә..



үткән кайта, киләчәк

уйный,

снеговик, көлә, снегурочка

сикерә



Ә хәзер шул битләрне әйләндереп куегыз әле.Нәрсә килеп чыкты?

-Кар бабай.

Физкультминутка

Музыка. Кыш бабай белән Кар кызы биюе (10слайд)

Биеп тә алдык, чаңгы-чаналарны алдык, сәяхәткә киттек.

5.Яңа белемнәрне үзләштерү һәм ныгыту.Әгәр 1 күнегүне эшләсәк, бик тиз барып җитәрбез, укучылар. Тизрәк барып җитәсегез киләме? Алайса, эшлик.

Максат:

-күнегүләр өстендә теманы ныгыту;

-терәк схема рәвешендә белемнәрне беркетү;

-Укучылар, экранга карагыз әле. Кушымчаларга игътибар итегез.(11слайд)



Кайт +ыр

Уйна+р (САРЫ) конверт.

Укы +р

Көл +әр

Нинди кагыйдәне искә төшерәбез?Калын сүзләргә калын, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.

Нигез тартыкка бетсә, -ыр,-ер, -ачак,-әчәк кушымчалары ялгана.

Шул кагыйдәне модель битләренә язып куйыйк әле. .(12слайд)



Будущее время изъявительногонаклонения глагола

Киләчәк заман хикәя фигыль


Билгесез

формасы

Нишләр?

согласный-

тартык


гласный

сузык

ыр-ер-әр



возможно-бәлки

может быть

(13Слайд ) Димәк, бүген нинди кагыйдә килеп чыкты, укучылар. Экранга карагыз, кагыйдәне әйтәбез.

Киләчәк заман хикәя фигыль ...... соравына җавап бирә.

............... киләчәк заман (ыр, ........, .........., .......) кушымчалары белән ясала.

6. Фрейер моделе белән тикшерәбез.(14слайд)



Әфарин, балалар, сез бик тырыш укучылар.

КЫЗЫЛ конверт.ыр-ер,ар-әр,р кушымчаларын ялгау.



Хатасыз -5

1-2 хаталы эш -4

3 хаталы эш -3

Укучылар, Безнең Татарстанда Ял итү өчен бик матур урыннар бар.

Без бүген Әлмәт чаңгы-тау базасында ял итәрбез.




9) Диалог төзү.

Менә килеп тә җиттек. Безне ГИД каршы алачак.Ул безгә нәрсә кирәген белми. Аңа сораулар әзерлик әле.

 

Диалог с гидом.


Укучылар, Татарстаныбызның табигате дә бик матур.Бераз табигате белән дә сокланыйк әле. Раслау дөрес, дөрес түгел. Биреме. Музыка.


Укучылар, Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә дә ял итү урыннары, матур табигатьле урыннары бик күп. Танышып үтик әле.Байкал күле.

Карелия респуликасы.Әле тагын урал таулары, тундралары бар.Презентациядә карап үтү. Шулар буенча җөмләләр төзү.

Без рәхәтләнеп тау шудык, эскалатордан мендек, табигатьне күзәттек, әйдәгез, хыялланып алыйк, Мин , мәсәлән,Байкал күленә барыр идем, бозлы күл җырын тыңлар идем, ә сез нишләр идегез? Җаваплар тыңлана.

Укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлашты, сезгә шундый ял ошадымы?

Белемнәребезне ныгытып алыйк әле.

Тест. (Кахот алымы )

Максат:

-Дәрестә алган белемнәрне ныгыту, тикшерү;

-Үзлектән эшкә өйрәнү.

1.Тәрҗемә итегез.-Фигыль:

А) существительное

Ә) прилагательное

Б) глагол.

2.Фигыльнең ничә заманы бар?

А) 1

Ә) 3

Б) 2

3.Билгесез киләчәк заманның соравы нинди?

А) нишләр?

Ә) нишләде?

Б) нәрсә?

4.Билгесез киләчәк заманның кушымчалары нинди?

А) -а, -ә, -ый, -и;

Ә) -р, -ар, -әр, -ыр, -ер;

Б) -ды, -де, -ты, -те;

5.Киләчәк заман фигылен тап.

А) уйный, килә, ашый;

Ә) укыды, алды, эшләде;

Б) барыр, язар, укыр.

Бик яхшы, дөрес эшләдегез ,укучылар!

III. Рефлексия.

Максат:

-дәрескә нәтиҗә ясау;

-дәрескә бәя бирү;

-өй эшен аңлату;

А)-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Билгесез киләчәк заманның соравы нинди?

- Билгесез киләчәк заманның кушымчалары нинди?

Б) Бәяләү.(15слайд)

Мин----------------- аңладым;

Мин---------------белдем.

Мин-------------- өйрәндем.

В) Өй эше. .(16слайд)

1. Кагыйдәне өйрәнергә.

2.Билгесез киләчәк заман фигыльләре кергән 3 җөмлә язып килергә.

3. Билгесез киләчәк заман фигыльләрен кертеп кышкы уеннар турында кечкенә хикәя язарга.

(17слайд) Уңышлар сезгә, дуслар!



Опубликовано


Комментарии (1)

Любовь Павловна, 16.05.20 в 01:21 0Ответить Пожаловаться
Материал отсутствует.
Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.