12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кульмамедова Лейсан Миннуровна90
Россия, Татарстан респ., Казань
0

Урок «Уткән заман фигыль формасы, белән конструкциясе»



Татар теле дәресенә технологик карта

2 нче сыйныф

Тема

Уткән заман фигыль формасы, белән конструкциясе.

 

Максат

   Белем бирү максаты.

1.  нишләде? Соравы һәм –ды/-де, -ты/-те кушымчаларының җөмлә төзелешендә тоткан урыны,сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру. ..2. “Алсу” хикәясе белән таныштыру.3« Мин  чисталык яратам» темасы буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.4.Белән конструкциясен  сөйләмдә куллану.

 

 

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

 

Тәрбия максаты.

1.Шәхси гигиенага  карата игътибарлы булырга өйрәтү

2. Сәламәт яшәү күнекмәләрен булдыру өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлату

 

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Шәхси гигиена  темасына караган сүзләрне татарча әйтә белү;

Шул сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү;

 Сүзләрне  уткән заманда дөрес итеп укуга ирешү.

Төп төшенчәләр

Дөрес уку

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль,төркемләп, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

 

 

 

 

 

1Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова  .Күңелле  татар теле. Дүртьеллык башлангыч   мәктәпнең 2 нче сыйныфрус балалары өчен татар теле һәм уку  дәреслеге, 1 кисәктә, Казан, “ТАТАРМУЛЬФИЛЬМ” нәшрияты, 2013, 57-58 б.

1. Презентация Power Point - “мин чисталык яратам

2. Дидактик карточкалар, шәхси гигиенага караган предметлар(сабын, сөлге...)

                                                                                                                                   

Укытучы:Кульмамедова Л.М.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

 

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Исәнмесез, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.Бездә дәрестә кунакта Алсуның курчагы.Алсу аңа багышлап җыр чыгарган, әйдәгез  бергәләп тыңлыйбыз.(Җыр куела).

 

 

Укучылар теләкләр тели:

− Исәнмесез!!!Хәерле көн!

 

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

   Белем бирү максаты.

1: нишләде? Соравы һәм –ды/-де, -ты/-те кушымчаларының җөмлә төзелешендә тоткан урыны,сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру. .

2. “Алсу” хикәясе белән таныштыру.

 

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә    өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

 

 

 

Үткән материалны искә төшерү.

(Слай №3) Рәсемнәрдә нинди аерма бар?(Беренче җөмләдә хәзер башкарыла,ә икенче рәсемдә башкарылган эш турында)

-Әйе, дөрес!Сүзләрнең язылышында нинди аерма бар?(Кушымчалар ялганышында)

_Үткән эш турындагы җөмләдә нинди кушымчалар ялганган?(-ды,-де,-ты-те)

(Слайд № 4)Аффиксларны искә төшерү.

 

Кубиклар белән уен.

(Слайд №5) кагыйдәне искә төшерү, уен нәтиҗәсен ясау.

 

 

Укучыларга кубиклар бирелә(уйнап алу, искә төшерү өчен)

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

 

Укучылар өчен максат:  Хикәядән таба белү

 

3. Яңа материалны презентацияләү

 

1.Дәрелек белән эш. 1.60 бит, №4.Текстны уку, фигльләрне үрнәк буенча үзгәртеп язу.

2. 60 бит, № 3 телдән. Рәсемнәр буенча тексттан сүзләрне табу.

Укучыларның җаваплары

 

 

 

Дөрес итеп уку ;телдән җөмләләр төзү

 

 

 

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Дөрес итеп диологик сөйләмгә чыгу

 

Укучылар өчен максат: Хикәядән таба белү

 

2 Аңлау дәрәҗәсен күзәтү буенча күнегүләр.

Төркемнәрдә эш.”Хаталы сүзне тап !” уены

 

 

3. Дәреслек 58 бит, күнегү 7  17-18  слайдлар

А)-...?

-Әйе, бу сөлге чиста.

-...?

-Сөлге йомшак,зур.

Ә)

-Сиңа сөлге кирәкме?

-....   .

-Нинди сөлге кирәк?

-... .

-Зур сөлге юк. Кечкенә сөлге бар.

-.... .

 

Балаларның җаваплары

 

Тулы җавап бирү, дөрес итеп табу;

Дөрес булмаган сүзне табу

 

 

Дәреслекнең 58 нче битендәге сөйләшүләрне парлап уку.

 

 

 Үзбәя .

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү

 Формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

 

 

 

 

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Интерактив тактада эш.. “ Что подарил ежик Гали?”(Слайд №10)

4. Как ты использовал данные предметы?

(Слайд №11)

 

Укучылар, курчакның  куллары пычрак икән бит, нишлибез? (Юабыз, сөртәбез).Бер укучы чыгып юа, сөртә.

Сорауларга җавап алына.

-          Укучылар , Зарина нишләде?(курчакның кулын юды)

-          Нәрсә белән юды?(сабын белән юды)

-          Нәрсә белән сөртте?(сөлге белән сөртте)

Укучылар безгә җөмлә төзегәндә нинди сүз ярдәм итте?(Белән).-Әйе, дөрес

Димәк, предметларны куллануны белдерүче ярдәмче белән сүзе бар икән.

 

 

 

 

 

 

 

Схема буенча дөрес итеп җөмлә төзү

 

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру;

Татар телендә фигыльләр ахырда язылуын искәртү

 

Укучылар өчен максат: дөрес итеп җөмлә төзи белү

 

   5.  Парлы уен. « Башы бар, азагын тап,

               азагы бар , башын тап!»

( Карточкада рәсемнәр белән  кушымчалар.

Рәсемнәр астына үткән заманда иҗекләрдән сүзләр җыярга)

       - теш чистартты

-            юды

-            чәч тарады

-           торды.

-          сөртте

Афәрин!

 

Сүзләрне дөрес итеп куеп уку, дәфтәрләрдә эшләү.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?(фигыльләрне үткән заманга куйдык, белән бәйлеген җөмләдә куллануга ирештек)

2. Белемнәрне  бәяләү.

Өй эше.  

 

 

Балаларның җаваплары

 

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

 

Дата проведения: 26 марта 
Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.