Саннарның ясалышы һәм дөрес язылышы
Автор публикации: А. Аскаров, ученик 8Б класса
Тема: Саннарның ясалышы һәм дөрес язылышы .(Татар теле )
(6нчы сыйныф, татар төркеме)
Максат:
1.Белем бирү максаты: саннарның ясалышы һәм дөрес язылышын өйрәнү.
2.Үстерү максаты: тамыр, кушма, тезмә, парлы саннарны сөйләмдә актив куллану.
3.Тәрбияви максат: татар теленә мәхәббәт, милләтебезгә хөрмәт хисләре һәм телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
4.Танып белү максаты: өлешчә эзләнү теләге булдыру.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү
Методлар: информацион технологияләр, коммуникатив методлар куллану, парларда, төркемнәрдә эшләү.
Җиһазлау : сандык, " Фрейер" моделе, агач рәсеме, карточкалар
Дәрес барышы.
I. Оештыру этабы.
Сәламләү.
-Хәерле көн үземә,(үзләренә күсәтәләр)
Хәерле көн дустыма,(янындагы дуслары белән исәнләшәләр)
Укытучы апама.(укытучыга күрсәтәләр)
Хәерле көн! Исәнмесез! (төркемнәр бер-берсенә борылалар, кул болгыйлар)
Сезнең һәммәгезгә дә!(барчасына күрсәтәләр)
-(Укытучы) Рәхмәт. Хәерле көн, дусларым! Дәресне башлап җибәрәбез!
-Сыйныфта кем дежур?
-Рәхмәт.
-Сез дәрестә һәрвакыт тырышлар, яхшы эшлисез. Бүген дә сынатмыйк, укучылар!
-Уңышлар телим сезгә!
-Һәрберегезнең алдында үзбәя карталары ята, белемнәрегезне дәреснең һәр этабында бәяләргә онытмагыз!
II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
-Укучылар, сезнең бу әйберләрне күргәч башыгызга нинди уйлар килә?(сандык, 3 шкатулка)
(Эчендә ниләр ята?)
-Бу шкатулкалар безгә дәрес ахырында кирәк булыр. Хәзер монда карагыз әле. (Укытучы сандыкны ала.)
-Ә нәрсә эле бу?
-Сандык
-Сезнең сандыкны кайларда күргәнегез бар?
-Авылда, музейларда
-Бик дөрес әйтәсез. Сандык - татар халкының тормышында зур урын алып торган һәм әле дә булса, күп өйләрнең түрендә тора.
-Ничек уйлыйсыз, балалар, сандык эченә нәрсәләр салалар?
-Кеше өчен иң кадерле әйберләр,...
-Әйе, укучылар, сандык эчендә төрле әйберләр булырга мөмкин: милли киемнәр, чигешле сөлгеләр,яулыклар һәм башкалар.
(Укытучы күрсәтә) :күлмәк, камзул, түбәтәй, чигелгән әйберләр. Бу-безнең милли мирасыбыз. Без аларны белергә һәм онытмаска тиеш.
-Безнең сандык буш түгел. Сандыкның эчендә дәреснең темасы яшеренгән. Теманы беләсегез киләме? Ләкин, безнең сандык тылсымлы, укучылар...
-Тылсымлы сандыкны ачу өчен, ребуслар чишәргә кирәк:
6н(алтын), к3(көч), 5ек(бишек),1лек(берлек)
-Молодцы! (Укытучы сандыкны ача.)
- Монда карагыз әле, укучылар: нинди сүз язылган? (Сандык) Сандык сүзендә нинди сүз яшеренгән? ( САН сүзе яшеренгән).
-Димәк, монда нәрсәләр бар икән инде?
-Саннар.
Сандыктан ясалышы ягыннан төрле саннар язылган плакат алына.
( биш, унөч, утыз биш, бер-ике)
-Плакатта нинди сүз төркеме язылган? (сан)
-Игътибар белән укыгыз һәм дәреснең темасын чыгарыгыз, максат куегыз
(Теманы әйтәләр , УМ билгелиләр)
-Саннарның ясалышы һәм дөрес язылышы.
-Максат: саннарның ясалышын, дөрес язылышын өйрәнү һәм аларны сөйләмдә куллану.
III. Актуальләштерү.
-Укучылар, яңа темага керешкәнче,әйдәгез сан турында белгәннәребезне искә төшерик. Тагын сандыкны ачабыз, алдагы биремне алабыз.(Укытучы биремне ала, укучыларга укый)
1) Парларда сан турында белгәннәрегезне бер-берегезгә сөйләгез, аннан өстәл артына утырып, 2)"Фрейер" моделен төзегез.
(Фрейер моделен һәр төркем үзенекен укый, бер-берсен бәялиләр)
-Молодцы, булдырдыгыз!
IV.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
-Укучылар, тагын бер кат бу саннарга карагыз әле. Аларны ничә төркемгә бүлеп була һәм ниндиләргә? (Аның өчен сыйфатларның ясалышын искә төшерегез.)
--4 төркемгә:тамыр, кушма, тезмә, парлы саннарга Алар ничек язылалар?
-Тамыр саннар бер тамырдан торалар, кушма саннар(11-19) ике сан(2 тамыр) кушылып языла, тезмә саннар берничә сан тезелеп языла, парлы саннар ике сан тезелеп, сызыкча аша языла)
-Әйдәгез, укучылар, сөйләгәннәребезне дәреслек буенча тикшерик әле. Дөрес сөйләдек микән?
(Укучылар дәреслектән кагыйдә укыйлар, 70нче бит-таблица)
-Ягез, әйтегез, сез дөрес сөйләгәнсезме?
Физкультминутка.
-Ял итеп алабыз. (Микс- фриз-груп)
-45не 9га бүлегез (5)
-4не 4кә тапкырлагыз, 8гә бүлегез(2)
-10ның яртысы ничә була?
-Ясалышы ягыннан саннар ничә төркемгә бүленә? (4)
-100-ул ничә дистә? (10)
V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
Дәфтәрләрдә эшләү:
-Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз.
-число, сыйныф эше язу
-Яңа теманы ничек үзләштерүегезне тикшерү өчен , тагын сандыкны ачабыз һәм бер биремне алабыз. “Артык сан” уены. (Сандыктан кызыл, сары яфраклы көзге агач макеты алына. Бер агач тактага беркетелә, берәр агач төркемнәргә бирелә)
-Быел көзнең китәсе килми. Яфраклары коелып бетмәгән агачлар да очрый әле. Менә шундый бер агач.(Укытучы агачны сандыктан алып күрсәтә)
-Әйдәгез, укучылар, агачка яфракларын коярга ярдәм итик. Яфрак артында язылган биремне дөрес эшләсәгез, аның яфраклары коелыр һәм агач кышкы йокыга талыр.
Яфракларда ясалыш төркемнәре буенча саннар кергән җөмләләр язылган. Укучылар җөмләләрне укыйлар, артык санны әйтәләр, дәфтәрләргә язалар, ә 2нче төркем укучылары җавап буенча үз фикерләрен әйтәләр.( Һәр төркемгә икешәр бирем)
1нче яфрак.
-Егет 2 сөйләмәс.
-Ботакта 7-8 кош утыра.
-Колибри кошының авырлыгы 2-3 грамм.
2нче яфрак.
-Безнең сыйныфта 26 укучы .
-12нче апрель-Космонавтлар көне.
-15нче февраль - М.Җәлилнең туган көне.
3нче яфрак.
-Иренгән 2 эшләр.
-Ана теле 1 булыр.
-Бакчада 5-6 алмагач үсә.
4нче яфрак.
-Татарстан 43 районга бүленгән.
-Безнең шәһәрдә 36 мәктәп бар.
-Безгә 13 яшь.
VI.Яңа белемнәрне ныгыту.
-Булдырдыгыз, дәрес материалын яхшы аңлагансыз. Әйдәгез, хәзер шушы саннарны сөйләмебездә кулланып карыйк.
-Сандыкны тагын ачабыз.
Сандык ачыла, бирем әйтелә:
-Иҗади эш: хикәя төзергә
-1нче төркемгә "Безнең мәктәп" темасы буенча саннарның 4 төр ясалышын кертеп хикәя төзергә. 2нче төркемгә "Безнең сыйныф" темасы буенча хикәя төзергә.
Хикәяләр укыла, җаваплар бәяләнә.
1.
1. Безнең мәктәп.
Без 6нчы мәктәптә укыйбыз. Безнең мәктәп матур, чиста, якты. Ул 4 катлы. Мәктәптә барлыгы 49 кабинет, 1китапханә, 1 ашханә, 2 спортзал бар. Һәр катта 8-9 кабинет урнашкан. 2019нчы елда мәктәбебезгә 50 ел тула.
2.Безнең сыйныф.
Без 6нчы мәктәптә укыйбыз. Безнең сыйныфта 26 укучы укый:16 кыз, 12 малай. Безгә 12-13 яшь. Барыбыз да төрле түгәрәкләргә язылдык. Сыйныфтан 7 укучы музыка мәктәбенә, 9 укучы рәсем түгәрәгенә, 2 укучы көрәшкә, 4 укучы футболга һәм 4 укучы бию түгәрәгенә йөриләр. Без дус яшибез, яхшы укыйбыз.
VII. Өй эше турында мәгълүмат , аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
-Укучылар, өй эше вариантлап бирелә. Дәрестән чыгып киткәндә. өй эшен шушы шкатулкалардан алырсыз. Карточкада биремнәр аңлатылган.
Өй эше вариантлап бирелә:
1в) Саннар белән ребуслар төзергә-"5"
2в) Саннар кергән табышмаклар язарга-"4"
3в)Дәреслектән күнегү эшләү-"3"
VII. Рефлексия.
-Белемнәрне ныгыту өчен, тагын сандыгыбызны ачабыз.
-Саннар ясалышы буенча кластер, синквейн ясагыз.
1.Укучылар кластер, синквейн ясыйлар , такта янына чыгып укыйлар.
2.Парларда эшләү. "Үз парыңны тап" алымы(уены). (Укучыларга төрле карточкалар таратыла: саннар ясалышы буенча- 4 төркемгә бүленә, тамыр саннар-бер тамырдан тора, кушма саннар-2 тамырдан ясала, кушылып языла, парлы саннар -2 сан тезелеп ясала, сызык аша языла, тезмә саннар - берничә сан тезелеп ясала, аерым язылалар.
-Молодцы, укучылар. Бүген дәрестә яхшы эшләдегез, матур итеп туган телебездә сөйләштегез. Тылсымлы сандыгыбызны ябар вакыт җитте. Ләкин, сандыкны ябар алдыннан, мин сезгә Ш.Галиевның "Туган тел"шигырен укыйсым килә.Тыңлагыз әле, укучылар!
(Укытучы сандыктан шигырьне ала, укый)
Туган тел - иң матур тел,
Туган тел - иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма-
Туган телне онытма!
-Онытмыйбызмы, укучылар? (юк) -Мин сезгә ышанам, сез - безнең киләчәгебез.. Шундый балалар булганда, туган телебез, милләтебез бетмәс, мәңге яшәр!
Сандык ябыла.
-Дәрес тәмам, эшегез өчен барыгызга да рәхмәт. Үзбәя карталарыгызны бирергә онытмагыз!(магнитлы такталарга эләләр) Чыгып киткәндә шкатулкалардан өй эшләрегезне алыгыз. Сау булыгыз!