12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Шарипова Динария Фанусовна48
Россия, Татарстан респ., Набережные Челны

Татар теленнән дәрес планы

Укытучы: Шәрипова Д.Ф.

Класс: 6 Г (татар төркеме)

Дата: 24.10.2016

Дәрес темасы: Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Максат:

1. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләрен өйрәнү, алган белемнәрне ныгыту.

2. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә , кыскартылма исемнәрнең дөрес язылыш үзенчәлекләре турында сөйләшү, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- татар телен рус теле белән бәйләп өйрәнү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т- Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләрен турында сөйләшү;

Ш ә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү, Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт уяту;

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү, Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә , кыскартылма исемнәрне таба һәм аера белү, сорауларга җавап бирү.

Материал һәм җиһазлау: 6 нчы сыйныф өчен (татар төркемнәре) Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина тарафыннан эшләнгән “Татар теле” дәреслеге. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015., мультимедиа-проектор, экран, ноутбук, индивидуаль карточкалар, аудиоязма; презентация, Габдулла Тукай шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар, тест биремнәре.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру (15минут);

1.Дәресне оештыру (2 минут);

- Исәнмесез, укучылар, хәерле иртә. Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Татар халкында борынгыдан ук кунакны якты йөз белән каршы алу гадәте сакланып килгән. Әйдәгез без дә бер-беребез һәм кунаклар белән елмаеп исәнләшик һәм дәресебезне башлап җибәрик. (исәнләшәләр)

Дәресебезне Каюм Насыйри сүзләре белән башлап җибәрәсем килә: “Әй улым! Һөнәрләрнең иң күркәме – сүз һөнәредер. Шуны аңла һәм матур сөйләшергә өйрән, һәрвакыт йөзең мөлаем, сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын.” “Тел күрке-сүз,-”ди халык мәкале”.

2) Өй эшен тикшерү (3 минут)

1. Укучылар, без бүген дәрестә алган яңа белемнәребезгә таянып, төрле күнегүләр эшләрбез һәм белемнәребезне бәяләрбез. Сезгә өйдә кагыйдәләрне искә төшереп, кабатлап килергә кушылган иде. Өй эшен тикшерү өчен, түбәндәге башваткычны чишәрбез. Нинди теманы өйрәнә башлаган идек әле?

 

1.Исем нәрсәне белдерә? (1)

2.Исем нинди сорауларга җавап бирә? (2, 3)

3.Исемнәр нинди төрләргә бүленә? (4,5)

4.Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә? (6, 7, 8)

 
         

5 я

   

л

1 п

г

     

4 у

р

т

а

8 к

л

ы

к

2 н

 

е

 

и

 

з

 

6 с

ә

д

л

л

7 т

а

р

т

ы

м

е

ы

 

н

с

   

е

ш

3 к

е

м

 

ә

т

 

2. Мәкальләр һәм табышмакларны укыйбыз (тел турында).

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

3) Уку мәсьәләсен кую ( 5 минут)

- Ә хәзер укучылар, тактага карыйк әле. Тактада бирелгән сүзләрне укыйбыз һәм бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз.

Көн-төн, аккош, үги ана яфрагы, кулъяулык, ата-ана, кура җиләге, ташбака, бала-чага, җир җиләге, ат, РФ, арба, кишер, сәламәтлек, сыйныфташ, таныклык, өчпочмак, драмтүгәрәк, ТР, совхоз

Слайдтан карап хаталарны төзәтәбез һәм үз-үзебезгә билгеләр куябыз.

Тамыр

Ясалма

Парлы

Кушма

Тезмә

Кыскартылма

ат

арба кишер

Сәламәтлек

Сыйныфташ

таныклык

Көн- төн

ата-ана

бала-чага

Аккош

Кулъяулык

ташбака өчпочмак

үги ана яфрагы

кура җиләге

җир җиләге

РФ

ТР

драмтүгәрәк

совхоз

- Укучылар, бу биремне эшләгәч, бүгенге дәреснең темасын ничек дип әйтә алабыз? Әйтелгәннәрдән чыгып, дәрескә уку максаты куегыз.

(Укучылар дәреснең темасын билгели) Без бүген исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре турында сөйләшербез.

-Әйе, бүген без исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре турында карарбыз.

РУУГ танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

 

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. (10 минут)

Сорауларга җавап бирү.

1. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре турында нәрсәләр белдек?

2. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләренә характеристика бирегез? Мисаллар китерегез.

Исем

Ничек ясала?

Ничек языла?

Мисаллар

Тамыр

Нуль форма

 

Бакча, китап, кош, эш, бала, дәфтәр

Ясалма

Тамырга –чы/-че,_даш/-дәш, -таш/-тәш, -ык/-ек,-к,-гыч/-геч,-кыч/-кеч, -ма/-мә, -ыч/-еч,-ыш/-еш, -ш, -лык/-лек кушымчалары ялганып

Кушылып

Бакчачы, көрәшче, авылдаш, төрдәш, якташ, милләттәш, ертык, кадак, сызгыч, сөзгеч, тартма

Кушма

Берничә сүздән

Кушылып

Көнбагыш, аккош, ташбака, карабодай.

Парлы

Ике тамыр теркәлеп

Сызыкча аша

Ата-ана, кош-корт, кием- салым.

Тезмә

Берничә сүздән

Бер-бер артлы тезелеп

Берләшкән Дәүләтләр Берлеге, үги ана яфрагы.

Кыскартылма

Тезмә сүзнең беренче хәрефләреннән.

Тезмә сүзнең беренче иҗекләреннән.

Тезмә сүздә беренче сүзнең бер өлеше һәм тулы бер сүздән.

Бер-бер артлы тезелеп

Кушылып

Кушылып

БДБ, КДПУ, КДУ

Колхоз, совхоз

Үзөйрәнгеч, драмтүгәрәк, телетапшыру

 

Кушма сүзләр ясарга, алар белән җөмләләр төзергә

1нче төркем

2 нче төркем

ак

туй

боек

күмер

җимеш

агач

яулык

Идел

Тикшерәбез. (аккош, сабантуй, төнбоек, ташкүмер, гөлҗимеш, алмагач, кулъяулык, Агыйдел)

-Парлы сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек ясала, ничек языла? (Кагыйдә искә төшерелә)

-Тезмә сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек языла? (Кагыйдә искә төшерелә)

Үги, кура сүзләре белән тезмә сүзләр ясарга. Тикшерәбез.

 

ТБУУГ тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

РУУГ билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; (Үзбәя);

 

III. Ял минуты. “Туган тел” җырын башкару (3 минут);

1) Карточка белән эш. (5 минут);

Партада Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр язылган карточкалар ята. Шулардан исемнәрне табарга, характеристика бирергә.

1 нче карточка

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям
җаным-тәнем белән.

 

2 нче карточка

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.
 

3 нче карточка

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач.
 

4 нче карточка

Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире
юлга җибәрми, уңга илтә.

 

ТБУУГ алынган мәгълүматны таба, күрсәтә белү;

 

2) Кызлар Гөл тамырыннан, малайлар Ил тамырыннан яңа исемнәр төзиләр,

5 әр исем уйлыйсыз. (2 минут)

 

ТБУУГ тиешле мәгълүматны дөрес итеп билгеләү, язып алу;

 

3) Дәреслек белән эш. 22 нче күнегү (Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләрен язып алырга, ясалышын аңлатырга) (3 минут)

Җилкапка, яз, Сабан туена, хатын-кыз, аклык, сафлык, Мияубикә, КамАЗ, күзлеген.

4) Балалар, мин сезгә сүзләр әйтәм, сез кирәкле урынга нокта куясыз да, соңыннан аларны тоташтырасыз. Нәрсә килеп чыкты.
 

Драмтүгәрәк, бала-чага, карабодай, сыйныфташ, әни, эшче, Гөлназ, ата-ана, җир җиләге, КАМПИ

тамыр

       

.

         

ясалма

     

.

 

.

       

кушма

   

.

     

.

     

парлы

 

.

         

.

   

тезмә

               

.

 

кыскартылма

.

               

.

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

ТБУУГ алынган мәгълүматны күрсәтә белү

 

III. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

1)Рефлексия;

Тест эшләп алабыз: (3 минут)

1.Тезмә исемнәр күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

а) аш(су), хатын(кыз)

ә)тар(юл), зур (агач), мәктәп (бакчасы)

б)җир(җиләге), туган(ил)

 

2.Кайсы рәттә парлы исемнәр бирелгән?

а)төн(боек), өч(аяк), ис(киткеч)

ә)ата(ана),кием(салым), бала(чага)

б) юл(чы), утын(лык), оял(чан)

 

3. Кушма исемнәр күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

а)кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер)

ә)ак(кар),җылы(җәй),биек(тау)

б)туган( көн), очкылык (тоту), бал (корты)

 

4. Парлы исемне тап:

А) агачлык Ә) авыл Б) савыт-саба В) акбур

 

5. Парлы исемнәр ничек языла?

А) аерым Ә) сызыкча аша Б) кушылып

 

6. Тезмә исемне тап:

А) кура җиләге Ә) кызыл җиләк Б) җиләклек В) гөлчәчәк

 

7. Кушма исемне тап:

А) ут-су Ә) укучы Б) унике В) хуш исле

-Укучылар, без бүген дәрестә алдыбызга куелган максатка ирештекме? Нәрсәләр аша ирештек?  Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә ошадымы?

2) Белемнәрне  бәяләү; (2 минут)

5” – мин дәрестә әйбәт эшләдем, биремнәрне дөрес үтәдем, хаталарым булмады;

4” - мин тырыштым, ләкин хаталарым булды;

3” – мин начар эшләдем, хаталарым күп булды, тагын да тырышып эшләргә кирәк;

РУУГ үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үз уңышларың /уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

3) Өй эше бирү; (2 минут)

1.Кагыйдәләрне ятларга.

2. Төрле ясалыштагы исемнәр кертеп “Минем яраткан китабым” дигән темага инша яз.

3. 29 нчы күнегү. (биреме буенча язмача эшләргә)

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.