12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
kbkbz197239
0

Рәвеш ясалышы төрләре



ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Укытучы

Әхмәдиева Лилия Исламгәрәй кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре ,дөрес язылышы.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:

-Татар телендә аралашуга уңай караш булдыру һәм өйрәнү теләге формалаштыру.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре ,дөрес язылышы үзләштерү.

 

Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү.

- Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

-Текстта әйтелә торган төп фикерне табырга өйрәтү

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

Диалог төзүдә катнашу.

-Парларда актив эшләү күнекмәсен үстерү

- Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

- Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару/data/files/h1490631498.ppt (Рәвешнең ясалышы)

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үзләрендә формалаштыру.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү)

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча: Рәвеш темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү,булган белемнәрне күнегүләр эшләгәндә актив куллана.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрен үзләштерүне дәвам итү

   

Предметара бәй-ш

Уку дәресе,рус теле .

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль


 

Дәрес планы.

Тема

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы.

Максат:

1.Белем бирү ,ясалышлары буенча рәвешләрне төрле төркемнәргә туплау һәм аларны дөрес язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү;

2.Үстерү:фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;

3.Тәрбияви : туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау,патриотик хисләр тәрбияләү.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

Җиһазлау: электрон презентация, дәреслек ( Максимов “Татар теле “6 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел) 148-149 нчы битләр.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

а)Класста психологик уңай халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар ! Хәерле имин көннәр барыгызга да!

Дәреснең девизы.

Уйла җитез ,уйла тиз.

Биш кат үлчә ,бер кат кис.

Дәфтәрең чиста булсын.

Китабың көлеп торсын.

Ш.Маннур шигыре.(през)

Тим-чир белән әйтик.

1.Тәрбия моменты.

Ш.Маннур шигырен девиз итеп алдым ,чөнки без әдәбиятта аның иҗатын өйрәнәбез.Ул күбесенчә сугыш темасына яза. Сугыш..........

укып китик әле

Дошман усал,ерткыч,көчле ул,

Хәйләкәр һәм кара эчле ул.

Син аннан да көчле ,үчле бул!

Юлбарыстай үткер тешле бул,-

Син җиңеп кайт явыз дошманны,

Таптамасын изге Ватанны!-

Шундый теләк сиңа мин телим,

Күзләреңнән тагын бер үбим. Ш.Маннур шигыре (през)

Сүзлек эше (аңлатмалы сүзлек)

ерткыч-

бәгърем-

үчле-(през)

Шигырьдә кемнәр саубуллаша дип уйлыйсыз?

Алар ни өчен аерылалар?

Шагыйрь дошманга нинди характеристика бирә?-----5 мин.

Сугыш темасына тагын нинди язучылар яза ?

Җирле шагыйребез Илдус Диндаровның шигырьләре вакытлы матбугатта чыкты.Аның шигыре белән безне Ильмира таныштырыр.

2.Өй эшен тикшерү.Бер –берсенекен тикшерәләр.

Төшеп калган рәвешләрне куярга иде.

Минем әбием бик матур әле.Тик .... түгел ,....... матур ул.Аның йөреше дә......... җитез.Аның йөзенә карасаң күңел тынычланып кала.Бар да......,бар да җиткән кебек була.

(кызларча,әбиләрчә,яшьләрчә,тыныч)

Экранда дөрес җавап бирелә.

Минем әбием бик матур әле.Тик кызларча түгел ,әбиләрчә матур ул.Аның йөреше дә яшьләрчә җитез.Аның йөзенә карасаң күңел тынычланып кала.Бар да тыныч,бар да җиткән кебек була.(през)

Үзбәя кемнең ялгышы юк балл куя

3.Тема билгеләү.

2. Слайд сораулары

Куян ничек сикерә?

Ташбака ничек йөри?

Кош ничек оча?

Төшеп калган сүзләр урынына без нинди сүзләр куйдык?

Рәвешләр.

Бу нинди сүзләр.

Без үткән дәрестә без нинди тема өстендә эшләдек?

К.җ.:

Без үткән дәрестә рәвеш турында гомуми төшенчә алдык.

Ни өчен рәвеш турында белергә кирәк? (Модельне искә төшерергә)

Киңәшләшегез.

кем дә булса модельне тактага яза

модель буенча рәвеш нәрсә ул?----7 мин

Үзбәя. Кем бу кагыйдәне беләм дип саный ,бер балл куя.

Экранга дөрес җавап языла.

Рәвеш

Эш яки хәлнең билгесен белдерә

Ничек?күпме?кая?кайда?нигә? сорауларына җавап була.(през)

Укучылар ,слайдка кире кайтыйк әле.Бу сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатсак болар нинди сүзләр?

К.Җ.тамыр

Без нинди ясалу ысулларын беләбез?

Исемнәрдә ясалыш ягыннан ничә төр бар,-6,ә сыйфатларда 4.

Рәвешләр ничә төрле ысул белән ясалалар икән?

Нинди авырлык килеп чыкты?

Без тиз генә әйтә алабызмы?

К.Җ.юк

Димәк, без дәрестә нинди проблема өстендә эшләрбез?

Нинди максат куябыз?

К.җ.Ясалыш ягыннан төрләрен өйрәнергә.

4.Сүзлек диктанты әйтеп яздырыла.

Аз,тыныч,кызларча, көн-төн,

акчалата,чын күңелдән,бертуктаусыз,быел,даладай,тигез итеп,иртә-кич,бүген.(през)

Сүзлек эше,җөмләләр төзү.

Эталон чыгарыла.

Үзбәя--------------------балл куела.

 

 

5. Релли Коуч .

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

 Шул турыда аз гына –

биш-алты сүз сөйлим әле,

Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле , көйлим әле.


 

 

 Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,

Ерактан , әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз!

Гәрчә анда тумасам да , мин бераз торган идем,

Җирне  тырмалап, чәчкән идем, урган идем.


 

 

Тигез итеп сузылган буразналарга карап гаҗәпләнәм.

Шуларга сокланып ,төн буе ай яктысында утырдык.


 

 

Өзекләрне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләрне табып, мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз .

Нинди уку мәсьәләсе куябыз.

Нинди нәтиҗә ясыйбыз,бу рәвешләр ничек ясалган.

Бирелгән мисаллар арасында тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә рәвешләр бар.

Экранда дөрес вариант чыга.

Эталон Үзбәя.------

1. Модельләштерү.

341 нче күнегү. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләрен модельдә чагылдырыгыз.

К.җ.:

Нәтиҗә чыгарыгыз. Димәк, ясалышы ягыннан рәвешләр ничә төрле булалар ?

Рәвешләрнең ясалышы.

Тамыр

ясалма

парлы

кушма

тезмә(през)

экранда дөрес вариант чыга.Эталон ---------------5 мин

Сүзлек диктантына әйләнеп кайтабыз,телдән сүзләрнең ясалышын әйтәбез.

Физ-минут Дөрес булса бас,ялгыш булса утыр.

1.Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленәләр.

2.Сыйфатта 7 дәрәҗә төркеме бар.

3.Исем нишли? соравына җавап була.

4.Чагыштыру дәрәҗәсе –рак,рәк кушымчалары ярдәмендә ясала.

5.Нәүрүз бәйрәме 21 нче майда үткәрелә.

6.Яңа ел 1 нче гыйнварьдән башлана.

7.рәвешләр ясалу буенча 5 төркемгә бүленә.

6. Дәреслек белән эш.

Парларда эшләү.

184 нче күнегү.-1нче пар

185 нче күнегү -2 пар

186 нчы күнегү -3 пар

187 нче күнегү -4 пар

Эталон күрсәтелә.

184 Яңача,бөтенләй,корычтай,юлбарыстай,даладай,каршы

185 Алай-болай,алпан-тилпән,тиз-тиз,иртә-кичен.

186 Бераздан,шулкадәр,искиткеч,беркөнне,йөзтүбән,бертигез.

187 Соңгы вакытта,чын күңелдән,бер дә бер көнне,чын күңел белән,ал да гөл,шул чакта,ул арада,

Үзбәя.--------------

6.

III. Рефлексия, бәяләү.

1. «Дәрестә нинди тема өстендә эшләдек?» соравына җавап бирү.

2.Өй эше:-----------3 мин

Көндәлекләрне ачып өй эше язабыз.

1.Рәвешләр кертеп дустыңа хат яз.(184 нче биттә хат язу үрнәге бар )

2.Әдәбият дәреслегеннән һәр ясалыш төренә мисаллар уйлап яз.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.