12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
Материал опубликовала
Гульназ38
Россия, Татарстан респ., Нурлат
2

Сыйныф сәгате «Без-бер тату гаилә»



Без – бер тату гаилә.

Максат:

  • Татарстанда яшәүче милләтләрнең дуслыгын хөрмәт итү.
  • Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
  • Бер-береңә ярдәм кулы сузарга, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Җиһазлар: Презентация,глобус,тәҗрибә өчен предметлар.

Тәрбия сәгате барышы:

Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы сүзе: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, кунаклар! Әйдәгез, матур итеп сәламлик әле бер-беребезне, каршыда һәм күршедә утыручы дусларыгызга, ягымлы елмаеп, сәлам юллагыз әле. Барыбызның да кәефебез күтәрелеп китте. Дусларым, дәрес буена күтәренке кәеф, елмаю безне ташламас дип ышанып калам.

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Дуслар, бүгенге сыйныф сәгатебезне видеоязмадан башлыйсым килә. Игътибар белән карагыз.

Укытучы: Нәрсә турында иде бу видеоязма?

Укучыларның җавабы: Халыклар турында, милләтләр турында, дуслык турында.

Укытучы сүзе: Дөрес, дусларым, барыгыз да дөрес аңлагансыз, дуслык турында. Ә кемнәр арасындагы дуслык турында сүз бара? Бу сорауга җавап бирү өчен күргәзмәбездәге матур киемнәргә, төрле милләт киемнәреннән булган курчакларга күз салыгыз.

Укучылар: Милләтләр дуслыгы.

Укытучы: Әйе, ә сез бүген нинди милләт киемнәреннән?

Укучылар: Рус, татар, чуваш, үзбәк, башкорт.

Укытучы: Бу милләтләр үзара ничек яши?

Укучылар: Дус-тату яшиләр.

Укытучы: Укучылар, Җир шарында (тактадагы макетка күрсәтеп) тагын нинди милләт вәкилләре яши, беләсезме? Сезнең алда кеше сурәте макетлары бар. Сез шул битләргә үзегез белгән милләт исемнәрен язып куегыз әле. (Хөрмәтле кунаклар, сез дә катнаша аласыз). Ә хәзер менә шул Җир шарына беркетегез.

Укучылар: ( Язганнарын әйтәләр, беркетәләр)

Укытучы: Карагыз әле, укучылар, нәрсә күрәбез?

Укучылар: Җир шарында төрле милләт халыклары яши. Без күбәү.

Укытучы: Күргәнебезчә, Җир шары – барлык халыкларның уртак йорты һәм без шул гүзәл планетабызда бер гаилә булып яшибез икән. Димәк, балалар, бүген без нәрсә турында сөйләшербез инде?

Укучылар: Милләтләр дуслыгы турында

Укытучы: Дөрес, мин сыйныф сәгатебезнең темасын Без – бер тату гаилә” дип атадым.

Ә менә әйтегез әле, Җир шарындагы милләт халыклары барысы да бертөрлеме?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Ә нәрсәләре белән аерылалар? Экранга игътибар итегез әле. (СЛАЙД )

Укучлар җавабы: Алар диннәре, тән төсе, телләре, киемнәре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән аерылалар.

Укытучы: Дөрес, рәсемдә балалар кулларының, киемнәренең төрле булуына карамастан, бергә кулга-кул тотынышкан. Уртада – Җир шары. Кешеләр арсындагы бердәмлек һәм көчле дуслык кына Җиребезне саклаячак.

Укытучы: Әгәр бер халык үзен икенчесеннән өстен санап, башка халыкларны кимсетсә, нәрсә булыр иде?

Укучылар җавабы: Талашырлар иде, дус булмаслар иде, сугышлар булыр иде.

Укытучы: Әйе, дусларым, игътибар белән экранга (СЛАЙД) карагыз әле. Бүгенге көндә уртак йортыбыз – планетабыз бер дә тыныч түгел. Илебездә һәм планетабызда көн саен йөрәкләрне тетрәндергеч, күңелләрне өзә торган вакыйгалар булып тора. Без аларны телевизордан, интернет челтәре аша күреп, радиодан ишетеп торабыз. Нинди милләт вәкиле булуыбызга карамастан, барыбыз да кайгырабыз, хәсрәтләнәбез.

Укытучы: Без үзебезне шундый авыр вакытларда ничек тотарга тиеш?

Укучылар: Бердәм булырга, бер-беребезне рәнҗетмәскә, вакытны юк-барга, талашка әрәм итмәскә. Дус, тату яшәргә. Шул вакытта без барлык авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз.

Укытучы: Бик дөрес җаваплар таптыгыз. Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслык булса гына, Җир шарында тынычлык булыр.

(СЛАЙД) Татарстан - күпмилләтле республика. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Шушы милләтләр арасында сан буенча: 1нче урынны татарлар - 2млн.нан артык, 2 нче урынны руслар - 1,5 млн., 3нче урынны чувашлар - 126,5 мең алып тора. Районыбызда- 59,5 мең кеше яши, шулардан шәһәребездә- 33,5 мең кеше. Татарлар - 52%, чувашлар - 27%, руслар - 19%, башка милләт халыклары - 2%.  (Экранда дәлилләр күрсәтелә)

Безнең гимназиябезне дә күп милләтле дип әйтергә була. (Экранда дәлилләр күрсәтелә)

Сыйныфыбызда да катнаш гаиләдән булган укучыларыбыз бар.

Төрле-төрле чәчәкләрдән торан гүзәл чәчәк бәйләме кебек, Республикабыз да күпмилләтле булуы һәм ул милләтләрнең үзара дуслыгы белән бик күркәм. Һәр милләт үзенең гореф-гадәте, бәйрәмнәре милли ашлары, киемнәре белән үзенчәлекле, әйеме? Ә менә сез башка милләт халыклары турында. нәрсәләр беләсез икән?

Башта 15-20 секунд дәвамында һәрберегез уйлыйсыз, аннан соң, төркемнәрдә киңәшләшеп, үзегезгә бирелгән милләт халкы турында нәрсәләр беләсез, шуны язасыз

Беренче төркем - рус милләте турында,

Икенче төркем - чуваш милләте турында,

Өченче төркем татар милләте турында яза.

Сезгә 3 минут вакыт, башладык.

Укучылар: җавапларны тыңлыйбыз

Укытучы: Рәхмәт, укучылар, бик яхшы беләсез икән.

Ял минуты

Төрле милләт көйләре яңгырый, үзегезнең төркемдә һәрберегез хәрәкәт күрсәтергә тиеш була, башкалар аның артыннын кабатлыйлар, аннан көй алышына, икенче укучы лидер була.

Укытучы: Алкышлар үзебезгә, рәхмәт, күңелле ял иттек!

Я, әйтегез әле миңа, җиңел булдымы бу эш сезгә?

Укучылыр: Әйе.

Укытучы: Төрле милләт биюләрен дә менә дигән башкарасыз икән!

Менә шулай, телләре, киемнәре, көйләре төрле булуга карамастан, республикабызда, районыбызда, гимназиябездә төрле милләт халыклары аралашып, аңлашып, ярдәмләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, дус яшибез.

Укытучы сүзе: Ә менә, дусларым, уйлап карыйк әле, дуслык дибез, дуслар дибез, ә дус булу өчен бер-береңә карата, башка милләт вәкилләре, башка дин кешеләренә карата ничек, нинди карашта булырга кирәк?

Укучылар җавабы: Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк, матур сөйләшергә, бер-береңне авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә.

Укытучы: Бик дөрес әйтәсез. Моны икенче төрле нинди сүз белән атап була?

Укучылар: Толерантлык.

Укытучы: Толерантлык – башка милләт, дин вәкилләренә карата түземле булу.

Укытучы: Ә сез һәрвакытта да шундый түземлеме соң? Гел шундый булып буламы? Моның өчен нишләргә?

Укучылар: Үзеңне һәрвакыт контрольдә тотарга. Сүзеңне чамалап сөйләргә. Башта уйларга, аннары гына әйтергә.

Укытучы: Чыннан да укучылар, яхшы сүзне барыбыз да яратабыз, ягымлы сүз ишетсәк, күңелебезгә рәхәт булып китә.

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Укытучы: Димәк, бер-беребез белән ничек аралашырга?

Укучылар җавабы: Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең дә матур үтәр, диләр.

Әйе, сүз кешене сөендерә дә, көендерә дә, дәртләндерә һәм оялта да белә, елата да ала. Матур сүзләр бик күп бит ул.

Мин сезнең белән бер кечкенә генә тәҗрибә үткәрәсем килә. Күз алдыгызга китерегез әле, бу стакан белән су – сезнең күңелегез, ә шикәр комы - бу яхшы, йомшак, матур сүзләр, ә менә ташлар - безне ачуландыра торган, елата торган, әшәке сүзләр. (кунаклар сезнең алда да шул ук предметлар бар, безнең белән катнаша аласыз). Хәзер шул стакан белән суга аз гына шикәр комы салыгыз әле.

Укытучы: Нәрсә булды дип уйлыйсыз?

Укучылар: Шикәр эреде, су тәмле, баллы булды.

Укытучы: Күңелгә рәхәтме?

Укучылар: Әлбәттә.

Укытучы: Ә хәзер шул суга ташларны салып карагаз әле, нәрсә күрәбез?

Укучылар: Төбенә төшеп утырды, стакан авырайды, су пычранды, ташлар баллы суны тәмсез ясады.

Укучылар: Ә күңелебез ни хәлдә, кәефегез ничек?

Укучылар: Авыр, начар. Чыннан да, укучылар, авыр, кәефебез төшә. Ә ташларны кире күңелдән чыгарып буламы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Эзе кала, тап бетми.

Укытучы: Шуңа күрә ничек аралашырга тиешбез?

Укучылар: Матур сүзләр белән генә, кешене ачуландырмаска тырышырга.

Укучылар: Әйе, ә менә хәзер үзегезне тикшереп карыйм әле, мәкальләр беләсезме икән. Мин мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итәсез.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

Дустың булмаса – эзлә, тапсаң - югалтма.

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

Дуслыкта, бердәмлектә - көч.

Укытучы: Булдырдыгыз! Ә менә, укучылар, беләсезме соң әле сез, ишеткәнсездер инде, безнең Нурлатта күптән түгел нинди йорт ачылды әле, зур матур бина төзелде, карагыз әле экранга,

( СЛАЙД) таныдыгызмы?

Укучылар: Дом дружбы народов.

Укытучы: Әйе, Халыклар дуслыгы йорты. Кайсыгыз булганы бар? Бер алып барырмын әле экскурсиягә, анда төрле түгәрәкләр эшли, төрле милләтләргә багышлап аерым бүлмәләр бар. Музей кебек ясалган, нәрсәләр генә тупланмаган анда. Нурлат халкын, төрле милләт вәкилләрен берләштерә торган матур, зур йорт бар безнең Нурлатта, ул безнең горурлыгыбыз.

Дусларым, ә хезер барлык алган белемнәребезне йомгаклыйк әле:

-Бүген нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар: Толерантлык, дуслык, тынычлык турында.

Укытучы: Ә дөньяда тынычлык булсын өчен нишләргә?

Укучылар: Илдә тынычлык булсын өчен татулык, дуслык кирәк. Ә безнең тынычлык символы нәрсә әле?

Укучылар: Күгәрчен кошы.

Укытучы: Менә шул кош рәсемнәре сезнең алдыгызда, барлык матур теләкләрегезне язып, тактага беркетик әле. (Кунаклар, сез дә катнашыгыз әле безнең белән). Ә мин сезгә үзебезнең якташыбыз, автор-башкаручы Фирдүс Тямаевның “Дуслар” дигән җырын уйнатам.

Укытучы: (Берничәсен тыңлыйбыз).

Рәхмәт дусларым һәм кунаклар. Дәресемне бер риваять белән тәмамлыйсым килә.

Борын-борын заманда, бер шәһәрдә яшәгән ди Акыл иясе һәм шул ук шәһәрдә яшәгән Явыз, усал кеше. Ул көнләшкән: “Нишләп Акыл иясеннән киңәш сорыйлар, барысы да аңа сорау белән баралар. Бер дә җавапсыз калмый, һәммәсенә дә булыша”, -ди Явыз кеше. Һәм ул Акыл иясенә җавап табалмаслык бер авыр сорау бирмәкче була. Матур бер көнне болынга бара һәм бер күбәләк тотып кайта. Ә бирим әле мин аңа шундый сорау ди: Әйт әле миңа, минем учымдагы күбәләк нинди? Үлеме, тереме? “Тере” дисә, учымны кысармын да үтерермен, ди, “үле” дисә, учымны ачып җибәрермен дә, очырырмын ди. Икенче көнне Акыл иясенә китә һәм сорау бирә: “Әйт, әле миңа, минем учымдагы күбәләк нинди? Үлеме,тереме?”-ди. Акыл иясе башын да күтәрмичә, ике дә уйламыйча: “Барысы да синең кулда!” - ди.

Ничек аңлыйсыз бу җөмләне?

Укучылар: барысы да бездән тора, дөньядагы тынычлык та безнең кулда, дус яшәү дә бездән тора. (СЛАЙД)

Укытучы: Дөрес, әйдәгез әле, кулга-кул тотынышып, бергә түгәрәккә басып гөрләтеп, матур, тату, дус яшик әле!

Җыр башкарабыз бергә.

Барлык булган теләкләребез тормышка ашсын!

Барыгызга да зур рәхмәт. Сезнең белән эшләүләре шундый рәхәт булды бүген. Сау булыгыз.


  Презентация "Без-бер тату гаилә"
PPTX / 75.55 Мб

Опубликовано


Комментарии (1)

Кутузова Наталия Петровна, 16.04.17 в 19:53 0 Ответить Пожаловаться
Урта сыйныф укучылары белэн уткэрелгэн чара.Рэхэтлэнеп кулланыгыз.
Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.