12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Сираева Гульнафис Наиловна44
1

Татарстан — безнең Ватаныбыз



3 сыйныф. Әдәби уку дәресе.

Дәрес-сәяхәт. «Татарстан-безнең Ватаныбыз» бүлеген йомгаклау дәресе.

Максат: Укучыларның “Татарстан-безнең Ватаныбыз” бүлеге буенча алган белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү,балаларны актив аралашуга тарту; өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә дөрес итеп куллана белүгә ирешү; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; туган җиребез белән горурлану, ярату хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: дәрес-сәяхәт

Җиһазлау: проектор,сүзлекләр,фоторәсемнәр,җөмлә төзү өчен сүзләр язылган карточкалар,тест сораулары язылган битләр.

 

Дәрес барышы:

 

Оештыру моменты:

- Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн!

Укучылар, без бүгенге дәресебездә сәяхәткә чыгарбыз.Сәяхәтебез Татарстан республикасы һәм аның шәһәрләре буенча булыр.Ә моның өчен безгә «Татарстан-безнең Ватаныбыз» темасы буенча алган белемнәр кирәк булачак.Бүгенге дәресебездә сез үзегез экскурсоводлар булачаксыз. Күргәнегезчә, сез 3 төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем - «Татарстан-минем республикам» дип атала. Икенчесе - «Казан -Татарстан башкаласы», ә өченче төркем «Чистай-туган шәһәрем» дип атала.Димәк, һәр төркем үз темасы белән таныштыра.

- Сәяхәтне башлар өчен иң беренче безгә шул тема буенча өйрәнгән сүзләрне искә төшерергә кирәк.

1 нче слайд. Сүзлек.

Ватаным Җитештерәләр

Горурланам Нефть чыгаралар

Чикләшә Үстерәләр

Туган җирем Авыл хуҗалыгы

Шәһәрләр Борынгы

Башкала Истәлекле урыннар

-укучылар слайдтагы сүзләрне бергәләп укып чыгалар,тәрҗемә итәләр.

-2 нче слайд. Шул ук сүзләр тәрҗемә белән язылган.Укучылар, белемнәрнең дөреслеген тикшереп чыгыйк әле.

(бер укучы татарчасын укый, икенчесе русчасын)

-Укучылар,сүзлекне искә төшердек.Димәк ,без экскурсиягә әзер.Әйдәгез, кузгалдык.

-Ә хәзер мин 3 төркемгә дә карточкалар бирәм.Сез карточкадагы җөмләләрне дәвам итәргә тиешсез.

1 нче төркемгә карточка:

Безнең туган илебез-......(Татарстан)

Без Татарстан белән.....( горурланабыз)

Татарстан -бай һәм .....( көчле республика)

2 нче төркемгә карточка:

Казан Идел буенда...... (урнашкан)

Казанда .............. бар.

Казанда вертолетлар.......( җитештерәләр)

3 нче төркемгә карточка:

Чистай Кама буенда.......( урнашкан)

Чистайда ......(җитештерәләр)

Мин Чистайны.....(яратам)

- Укучылар, карточкадагы биремнәрне тикшереп алыйк әле. (һәр төркемнән бер укучы укый).

Сәяхтебезне дәвам итеп Татарстан республикасы белән танышып үтик әле. Сүз 1 нче төркем экскурсоводларына бирелә. (укучылар Татарстан турында җөмләләр әйтәләр).

Татарстан - зур һәм бай республика.

- Татарстан аша Идел , Кама , Вятка , Агыйдел елгалары ага.

- Татарстан республикасының президенты-Рөстәм Нургалиевич Миннеханов.

- Татарстанның гербы, флагы, гимны бар. (фотоларны күрсәтәләр)

- Татарстанда нефть чыгарыла.

1нче төркемнең сүзен йомгаклап бер укучы Татарстан турында хикәя сөйли.

Татарстан - зур һәм бай республика. Ул Идел буенда урнашкан.Татарстан Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашстан республикалары белән чикләшә.Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар бик дус яшиләр.

Татарстан-минем туган җирем,минем Ватаным.Мин Татарстан белән горурланам.

 

- Укучылар,сүзлектә башкала-столица дигән сүз бар иде.Әйтегез әле, Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

- Укучылар җавабы (Казан)

- Дөрес, укучылар, Казан. Димәк, сәяхәтне Казан шәһәре буйлап дәвам итәбез. Сүзне 2нче төркем укучыларына бирәбез.

- Казан турында, әйдәгез диалог формасында сөйләшәбез.

(2 укучы диалог төзи).

- Казан нинди шәһәр?

- Казан-борынгы шәһәр?

- Казанда нинди истәлекле урыннар бар.

- Казанда Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы,Спасс башнясы бар.

- Казанда нәрсәләр җитештерәләр?

- Анда вертолетлар җитештерәләр.

3нче слайд. Казан.

2нче төркем укучылары слайд буенча әйтә баралар.

- Укучылар, сәяхәтне дәвам итәбез. Искә төшерик әле, Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

- Укучылар җавабы.

Слайдта шәһәрләр чыга.Шәһәр исемнәре русча язылган.Укучылар укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.Слайд татарчага алышына.

(-М-н. Наб.Челны, укучылар Яр Чаллы дигәч, Яр Чаллы дигән слайд ачыла)

- Укучылар Яр Чаллы нинди шәһәр?

- Анда нәрсә җитештерәләр?

- Димәк,Чаллы-автомобильчеләр шәһәре.

4нче слайд. Елабуга-Алабуга

- Алабуга нинди шәһәр?

- Анда рус рәссамы туган.Кем ул?

- Алабугада нәрсәләр җитештерәләр?

5-8нче слайдлар. Н.камск-Түбән Кама

Әлмәт

Зеленодольск

Чистополь - Чистай

- Укучылар, Чистай-безнең туган җиребез. Быел Чистай үзенең 230 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул нинди шәһәр соң? Кайда урнашкан? Сүзне 3 нче төркем укучыларына бирәбез. (бер укучы сөйли,слайдта чыга)

Укучылар Чистай турында бер-берсенә сораулар бирәләр:

- Чистай нинди шәһәр? (Чистай борынгы шәһәр)

- Ул кайда урнашкан? (ул Кама буенда урнашкан)

- Чистайда нәрсәләр бар? (Чистайда заводлар ,фабрикалар,музейлар бар)

- Чистайга ничә ел? (Чистайга 230 ел)

- Анда нәрсә җитештерәләр? (Анда сәгать җитештерәләр)

- Укучылар бер-берсенә Чистай фотоларын күрсәтәләр.

Укучы җавабы:Чистай-борынгы шәһәр.Аңа быел 230 ел була.Ул Кама елгасы буенда урнашкан.Чистайда сәгать заводы бар. Анда”Восток” сәгатьләре ясыйлар. Безнең шәһәрдә музейлар, заводлар, фабрикалар бар.Мин Чистайны яратам.

- Укучылар, сәяхәтебез ахырында белемнәрне тикшерү өчен, кечкенә генә тест эшләп алабыз. (һәр төркемгә да тест сораулары бирелә).

 

Тест сораулары:

1. Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар?

а) Г.Тукай һәйкәле

б) А.С.Пушкин һәйкәле

в) М.Җәлил һәйкәле

2. Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сүрәтләнгән?

а) ак аю

б) ак барс

в) ак чәчәк

3. Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан?

а) Шишкин музее

б) КамАЗ

в) Сөембикә манарасы

4. Сөембикә манарасы ничә катлы?

а) 7 катлы

б) 5 катлы

в) 10 катлы

5. Татарстанның иң зур байлыгы?

а) газ

б) нефть

в) торф

6. Татар халкының герой-шагыйре?

а) М.Җәлил

б) Ш.Галиев

в) С.Сәйдәшев

7. Татарстанның Президенты?

а) Р.Н.Миннеханов

б) М.Ш.Шәймиев

в) Д.В.Медведев

8. Чистайга ничә ел?

а) 225

б) 230

в) 240

Йомгаклау.

- Укучылар,без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Әйе,Татарстан республикасы турында.Татарстан турында нәрсәләр белдек? Дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Билгеләр кую.

Өй эше: Татарстан турында кечкенә хикәя төзергә.

 

1. Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар?

а) Г.Тукай һәйкәле

б) А.С.Пушкин һәйкәле

в) М.Җәлил һәйкәле

2.Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сүрәтләнгән?

а) ак аю

б) ак барс

в) ак чәчәк

3. Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан?

а) Шишкин музее

б) КамАЗ

в) Сөембикә манарасы

4. Сөембикә манарасы ничә катлы?

а) 7 катлы

б) 5 катлы

в) 10 катлы

5. Татарстанның иң зур байлыгы?

а) газ

б) нефть

в) торф

6. Татар халкының герой-шагыйре?

а) М.Җәлил

б) Ш.Галиев

в) С.Сәйдәшев

7. Татарстанның Президенты?

а) Р.Н.Миннеханов

б) М.Ш.Шәймиев

в) Д.В.Медведев

8. Чистайга ничә ел?

а) 225

б) 230

в) 240

 

Чистай-борынгы шәһәр. Аңа быел 230 ел була. Ул Кама елгасы буенда урнашкан. Чистайда сәгать заводы бар. Анда «Восток» сәгатьләре ясыйлар. Безнең шәһәрдә музейлар, заводлар, фабрикалар бар. Мин Чистайны яратам.

 

- Чистай нинди шәһәр? (Чистай борынгы шәһәр)

- Ул кайда урнашкан? (ул Кама буенда урнашкан)

- Чистайда нәрсәләр бар? (Чистайда заводлар ,фабрикалар,музейлар бар)

- Чистайга ничә ел? (Чистайга 230 ел)

- Анда нәрсә җитештерәләр? (Анда сәгать җитештерәләр)

- Казан нинди шәһәр?

- Казан-борынгы шәһәр?

- Казанда нинди истәлекле урыннар бар.

- Казанда Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы,Спасс башнясы бар.

- Казанда нәрсәләр җитештерәләр?

- Анда вертолетлар җитештерәләр.

Татарстан - зур һәм бай республика.Ул Идел буенда урнашкан.Татарстан Башкортостан,Удмуртия,Марий Эл, Чувашстан республикалары белән чикләшә.Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар , марилар бик дус яшиләр.

Татарстан - минем туган җирем,минем Ватаным.Мин Татарстан белән горурланам.

 

Карточка №1

Безнең туган илебез-......

Без Татарстан белән.....

Татарстан -бай һәм .....

 

Карточка №2

Казан Идел буенда......

Казанда .............. бар.

Казанда вертолетлар.......

 

Карточка №3

Чистай Кама буенда.......

Чистайда ......

Мин Чистайны.....

 

Приложение:

Презентация

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.