Дәрес конспекты «Кар астында ниләр бар!» (7 нче сыйныф)

3
0
Материал опубликован 30 March 2017 в группе

Тема: Кар астында ниләр бар!

Максат:

Белем бирү максаты: “Кыш” темасына укучыларның лексикасын баету, аны гамәли сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;

Фикер үстерү максаты:диалогик һәм монологик сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү;

Тәрбияви максаты: табигатьнең матурлыгына соклана белү, кышын җәнлекләрнең бик авыр хәлдә булуларын аңлау һәм тормыштагы авырлыкларны җиңәргә өйрәнү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Җиһазлау: проектор; ноутбукт; дәреслек: Р.Р. Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел”, 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). таратма материал, рәсемнәр, бала РФ китапханәсе

Дәрес барышы:

l. Оештыру өлеше:

Укучыларны дәрескә кабул итү, исәнләшү

ll. Дежур укучының чыгышы.

Бүген сыйныфта кем дежур?

Дәрестә кем юк? Ни сәбәпле?

Бүген ничәнче февраль?

Атнаның нинди көне?

Ә иртәгә нинди көн була?

Көн җылымы, суыкмы? ( көн суык)

Ни өчен суык? ( чөнки урамда кыш. Кыш көне суык була. Җылы, чөнки тиздән яз җитәчәк)

Рәхмәт, утыр.

Укучылар, сез кыш турында шигырьләр беләсезме?

Урамда буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

Әй, җил выҗылдый.

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

Урамда нишләгәннәр?

Әллә он сипкәннәрме?

Әллә зур мичкәләрдән,

Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган...

Белдем – белдем кар яуган!

Әй шәп булган, шәп булган –

Без шуарбыз таулардан.

lll. Өй эшен тикшерү.

Идеальный опрос”

Кем өй эшен “5” әзерләде? ( “4”, “3”). Рәхмәт.

Укучылар кулларын күтәрәләр.

Взаимоопрос”. Укытучы алдан әзерләгән сорауларны укучылар бер – берсенә бирәләр. Тема: Төне буе буран котырды.

Сораулар:

Ни өчен авыл урамнары кар көртләре астында калган?

Азат кая барырга тиеш булган?

Ишегалдындагы һәм урамдагы карны күргәч, нишләгән?

Һәрбер капка төбендә кемнәр кар көри?

Аларның кулларында нәрсә?

Азатның әтисе кулына нинди көрәк алган?

Ни өчен авылда озак йокларга ярамый?

Әйтегез: “Мне хочется работать.”, “Мне не хочется работать.”

Азатның әтисе кар көрәдеме?

Сез ничек уйлыйсыз? Азат эшләргә теләдеме?

Ни өчен Азат өйгә керергә теләмәде?

Әйтегез: “Я не хочу сидеть дома?”, “ Я хочу сидеть дома”

Азатка салкынмы?

Суык нишли?

Суык нәрсәләргә кадәр җитте?

Азатның әтисе бертуктаусыз нишли?

Азатның әтисе нәрсә тәкъдим итте?

Азат нишләде?

Азат җылындымы?

Азатны нәрсә җылытты? ( Азатны эш җылытты, хәрәкәт җылытты)

IY. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, эш турында нинди мәкальләр беләсез? ( Аз сөйлә, күп эшлә.Эш беткәч уйнарга ярый. Кем эшли, шул ашый...)

Әйдәгез әле бергәләп

бер әкият тыңлыйк.

Бала РФ Китапханәсенә

мөрәҗәгать итик.

Алдан табышмак чишик!

Табышмакның җавабы –

Әкиятнең исеме!

Табышмак чишү:

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

Аю Әппәс” Рабит Батулла

Сүзлек: йолыккан - выдёргивал

Бер бәләкәй аю баласы яши икән урманда. Бәләкәй генә булса да, бу аю баласы бик эшчән булган, ди. Бу аю баласының исеме Әппәс булган. Әппәс яз көне бакча казыган. Бер түтәлгә кишер чәчкән. Кәбестә дә утырткан. Бер түтәлдә чөгендер устермәкче булган Әппәс. Кыяр да утырткан. Помидор белән шалкан да үстергән ул.

Көз җиткән. Яшелчәләр өлгергән. Бәләкәй аю кишерне дә алган, кәбестәне дә, чөгендерне дә алган, кыярны да җыйган, шалканны да йолыккан.

Йолкып алган да чишмә суында юып ашый да башлаган.

Мәм – мәм – мәм, баллы, татлы, тәмле мәмми! – дип сөйләнә икән үзе. Шулчак Куян узып бара икән.

Куянның шулкадәр ашыйсы килә икән.

Аю Әппәс, бир әле миңа да тәмле әйбер! – дигән Куян.

Мә! – дигән аю баласы. Куянга бер кишер, бер кәбестә, бер чөгендер, бер кыяр, бер помидор, бер шалкан биргән.

Мәм – мәм, баллы икән болар! – дигән Куян. – Рәхмәт, сиңа, Әппәс, рәхмәт.

Шулчак Керпе килеп чыккан.

Мә! Син дә авыз ит! – дип, Әппәс Керпегә дә яшелчә биргән.

Мәм – мәм, татлы икән болар! – дигән Керпе. – Рәхмәт сиңа, Әппәс!

Шулчак Тиен килеп чыккан.

Тиен, син дә аша баллы яшелчә! – дигән аю баласы. Аю урмандагы барлык киек – җәнлекләрне сыйлаган. Барысы да Әппәскә рәхмәт укыганнар.

Тест

Аю баласының исеме ничек булган?

Әппәс – Аюкай – Михайло – Акбай

Аю ашый башлаганда, аның яныннан кем узып барган?

Куян – Төлке – Бүре – Керпе

Аю куянга нәрсә дигән?

Бирмим! - -Мә! – Иртәгә кил! – Акча түлә!

Куяннан соң Аю янына кем килеп чыккан?

Песи – Керпе – Бүре – эт

Аю Әппәс нинди?

Ялкау – юмарт – саран – елак

Сораулар

Әппәс яз көне яшелчә бакчасында нәрсәләр эшләгән?

Әппәс көз көне яшелчә бакчасында нишләгән?

Спроси у друга: Что он хочет кушать? ( мин ашарга телим.)

Что ему хочется кушать ( Минем ашыйсым килә.)

Кыш көне җәнлекләр урманда нишлиләр?

Фонетик күнегү

Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез хор белән бу нәрсә дигән сорауга җавап бирегез.

Кайсы җәнлекләр кар астында кыш буе йоклый?

Дәреслек белән эшләү: 1нче бирем. Рәсемгә карагыз. Анда нәрсәләр бар? Кар астында нинди җәнлекләр йоклый? Кайда яшиләр? (тычкан оясында, аю өнендә, бурсык өнендә)

Русча – татарча парларны табыгыз. Бу сүзләр белән рәсем буенча татарча җөмләләр төзегез.

Не пропускает холода

Кыш көне азык калмый

Накапливают жир

Тәгәрәшеп уйныйлар

Зимой еды не остаётся

Хуш исле йомшак ылыс

Душистая мягкая хвоя

Ачлыктан котылу өчен

Играют кувыркаясь

Суыкны үткәрми

Чтобы избавиться от голода

Май җыялар

Y. Яңа белем бирү

1. Яңа лексика:

Кар катламы – снежный слой

Котылу өчен – чтобы избавиться

Йокыга талалар – засыпают

Тышта – снаружи

Улый – воет

Көртлек - тетерев

Сүзләрне әйтү, җөмләләр төзү

2.Кар астында ниләр бар” дигән текстны уку.

3. Пышылдап уку.

Vl. Ныгыту күнегүләре.

Текстта нәрсәләр турында сүз бара? Текстның төп фикерен тексттан табып әйтегез. (Ә тирән өндә, кар астында, җылы да, тыныч та, рәхәт тә)

Бу сүзне тап, җөмләне укы, тәрҗемә ит.( Кар катламы, йокыга талалар, улый, көртлек, тышта, котылу өчен )

Найди предложение, где говорится о том, что ...

Снежный слой холодный.

В конце зимы у медведя рождаются слепые медвежата.

И барсуку зимой не остаётся пища.

Если замёрзнут, то и днём зарываются под снежные сугробы и греются.

Медведи свои берлоги утепляют сухим мхом.

Снежный слой покрывает берлогу медведя, как тёплое одеяло.

Для того, чтобы избавится от зимнего голода они ложатся спать.

Вдоволь наигравшись, засыпают

5 бирем. Бу җөмләләр текстның эчтәлегенә туры киләме? Җавап бирегез.

Көртлекләр кыш буе кар астында йоклыйлар.

Бурсыклар азык эзләргә кар өстенә чыгалар.

Аюлар кыш буе ылыс, мүк белән тукланалар.

Аю балалары башта сукыр булалар.

Кар катламы суыкларны үткәрми, җилне үткәрә.

3.Татарча әйтегез

Снежный слой

Не пропускает холод

Не пропускает холодный ветер

Не пропускает дождь

Не пропускает шум

С удовольствием

Зимуют

Кушают

Играют

Спят

Под снегом

Спокойно

Тепло

Хорошо

Физкультминутка Күзләр өчен күнегү

- Хәзер ял итеп алабыз.

Күзләргә гимнастика ясыйбыз.
Күзләрне
йомабыз, ачабыз,
Тәрәзәгә
карыйбыз;
Стенага, түшәмгә,
Аннан торып
басабыз.


Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Алга да иеләбез,
Артка да бөгеләбез,
Сикергәләп алабыз да,
Урынга утырабыз.


 

Дәфтәрдә эш

Дәреслек 8 нче бирем

Кирәкле кушымчалар белән әйтегез: кар катламы астында аю балалары нәрсәдән курыкмыйлар?

Салкын..., ачлык..., тавыш..., җил..., буран...

9 нчы бирем. Татарча әйтегез сорауга җавап бирегез.

Мышата боятся кошки. Зайчата боятся волка. Куропатки боятся лисы. А кого боятся медведи?

6 нчы бирем. Татарча әйтегез

Мышата зимой играют и на снегу, и под снегом.

Куропатки днём сидят на дереве, а ночью греются под

снегом.

Барсуки не боятся холодов, у них шубы тёплые.

У медведей в конце зимы рождаются слепые детёныши.

Медведи утепляют свои берлоги мягкой хвоёй и сухим мхом.

Спроси у друга:

Вдоволь покушав, что он делает;

Вдоволь наигравшись, что он делает;

Да - нетка” (Учитель загадывает предмет, ученики пытаются найти ответ, задают вопросы. Учитель отвечает “Да – нет”)

Укытучы: Сезнең алдыгызда көртлек, тычкан, бурсык, аю рәсемнәре...Көртлек турында сөйләгез.

Vll. Йомгаклау

Бүген дәрестә сүз нәрсәләр турында барды?

Сез нәрсә белдегез?

Дәрестә нәрсә кызыклы булды?

VllI. Өйгә эш бирү.

Текстны сөйләргә.

Тагын кайсы җәнлекләр кышны өннәрендә үткәрәләр.

«Отсроченная отгадка » (в конце урока дать загадку, чтобы начать следующее занятие)

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.