12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гайфуллина Альфина Вазировна44
Учитель татарского языка и литературы
Россия, Татарстан респ., г.Нурлат
0

«Фразеологизмнар» темасын кабатлау



Гайфуллина Әлфинә Вәзир кызы, Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре 4 нче урта гомуми белем мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

5 нче сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Фразеологизмнар

Дәрес тибы: кабатлау дәресе

Максат:

- фразеологизмнар турында алган белемнәрне системага салу, тирәнәйтүсөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәсе формалаштытыру;

- укучыларның телдән сөйләм осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру;

- укуга уңай караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча УУГ: фразеологик әйтелмәләрне табарга, мәгънәләрен билгеләргә өйрәтү.

Шәхси УУГ:үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Метапредмет УУГ:

РегулятивУУГ: тиешле кагыйдәләрне модельләштерә белүгә ирешү, уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Танып белү УУГ: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

Коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне дәлилли белү, төркемнәрдә һәм парларда эшли белү.

Предметара бәйләнеш: рус теле

Ресурслар:

1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова .- Казан : Татар.кит. нәшр.,2012.

2. Н.Исәнбәт. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.

3. Educare компаниясе “XXI гасыр укытуны камилләштерү “( Сингапур проекты)

4. http://tatarschool.ru

Җиһазлау:дәреслек, биремле карточкалар, презентация, мультимедиа һ.б.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УГГ)

I.Оештыру,

Мотивлаштыру

Максат: дәрестә укучылар белән уңай атмосфера тудыру.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Исәнмесез,балалар!

- Исәнмесез, хәерле көн!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

-Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Исәнләшү. Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү.

КУУГ: классташлар

һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда

хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: үзмаксат кую

II.Актуальлә-штерү, уку максатын билгеләү

Эшкә кызыксыну тудыру.

З.Мансуровның

Тел бизәге” шигырен тыңлау.

Сәерсенеп сөйләгәндә,

Төрле сүзләр очкына.

Чәчем үрә торды”,- диеп

Шом салам мин еш кына.

Шатлык эчкә сыймас чакны

Дус-иш, үртәп гел әйтә:

Күрегезче,күрегезче”

Моның авызы колакта!”

Шаккатканда шакмакланып

Менә күзем маңгайга

Үчеклиләр шуның өчен

Күтәримме мин гауга?

Мондый сүзләр өчен генә,

Йә, кем мине битәрләр?

Сөйләвеңне сөйкемләүче

Тел бизәге бит алар...

- Сез бу шигырьдә нинди таркалмый торган сүзтезмәләрне ишеттегез?

- Бу сүзләрне башкача ничек әйтәбез?

-Димәк, дәресебезнең темасы нинди?

- Фразеологизмнар.

- Дәрескә нинди максатлар куябыз?

Укучылар сорауларга җаваплар бирәләр

- чәчем үрә торды, шом сала, шатлык эчкә сыймый, авызы колакта, күзе маңгайга менә, гауга күтәрү һ.б

ТБУУГ: алган белемнәрне кулланып, сорауларга җавап бирү, дәрескә максат кую.

КУУГ:башкаларның фикерләрен тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу.

Регулятив УУГ:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

 

III. Белемнәрне гомумиләш

терү һәм системалаш

тыру

1.Раунд тэйбл

Бирем бер карточка өстендә эшләнә.

күз – килү

баш - арасына керү

кул - ачып йомганчы

йокы – вату

Нәтиҗә: фразеологизмнар ике яки берничә сүздән төзелә, аерым кисәкләргә таркалмый

2. Дәреслектәге 222 нче күнегү буенча

Фразеологик лото” уены

Фразеологик әйтелмәләрне мәгънәсе туры килгән сүзләр белән парлаштыру

Нәтиҗә: фразеологизмнар күчерелмә мәгънәдә кулланыла

 

Укучылар бирелгән сүзләрне кулланып фразеологизмнар төзи.

Күз ачып йомганчы,баш вату Һ.б

Укучылар фразеологик берәмлекләр белдергән мәгънәне аңлаталар, русчага тәрҗемә итәләр.

Түбәсе күккә тию - шатлану

Борчак сибү- ялганлау

Сай йөзү - белмәү

Кул арасына керү- булышу

ТБУУГ: фразеологизмнар буенча алган белемнәрне гомумиләштереп күзаллау.

КУУГ: Бәйләнешле сөйләм телен, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Ял минуты

Кем остарак? ” бәйгесе 1.Бармак аша карау

2.Бер атуда ике куянны үтерү

3. Колагына токмач элү

4.Авызга су кабу.

Укучылар фразеологизмнар-

ның мәгънәләрен сүзсез хәрәкәтләр, мимика белән генә аңлаталар

 

IV. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану

1.Рәсемнәргә карап фразеологизмнар ясау.

- Сез ничек уйлыйсыз фразеологизмнар телгә кирәкме?

Нәтиҗә: фразеологизнар сөйләмне баета, матурайта.

2. Җөмләләрне дәфтәрләргә язып куярга һәм фразеологизмнарның нинди җөмлә кисәкләре булып килүен ачыкларга

Нәтиҗә:бер җөмлә кисәге була

Укучылар рәсемнәргә карап фразеологизмнар ясыйлар һәм алар белән җөмләләр төзиләр.

1. Эт белән мәче кебек.

2.Чебеннән фил ясау.

3. Ике куянның койрыгын тоту.

4. Бер атуда ике куянны үтерү.

5. Куян кебек куркак.

6. Ике тамчы су кебек һ.б.

Укучылар фразеологизмнар-

ның нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыклыйлар.

РУУГ: төркемнәрдә бергәләп эшләү күнекмәләрен, тапкырлык, зирәклекләрен,

активлыкларын үстерү.

V.Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

1.Стё зе класс

Бер минут эчендә кем күбрәк фразеологизм язар.Башладык.

Вакыт үтте, укучылар.

Соңгы сүзегезнең астына сызып куясыз да, урыннарыгыздан торып үзегездә булмаган фразеологизмнарны бер – берегездән күчереп аласыз. Соңыннан иң күп фразеологизмнар белүчене ачыклау.

фразеологизмнар уйлап язалар

РУУГ: үзконтроль

ШУГГ: үз

мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен

чамалау.

VI.Рефлексия.

Максат: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Уку эшчәнлеген бәяләү

- Укучылар, дәрес сезгә ошадымы?

- Дәрес башында нинди максат куйган идек? Без максатыбызга ирештекме?

- Нинди файдалы мәгълүмат алдыгыз? Ул сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

- Балалар, әйдәгез фразеологизмнар кулланып дәрестә ничек эшләвебез турында сөйләшик.

-Укучылар, дәрес башында мин сезгә түгәрәкләр тараткан идем. Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде, түгәрәкләрегезне шат йөзле кояшка куегыз. Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз, малай рәсеменә куегыз.Сезгә эшләр бик авыр тоелган булса һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз,түгәрәкләрегезне айга куегыз.

- Ләйсән, син нинди рәсем сайладың? Ни өчен?

- Алинә, Рәсүлгә нинди билге куяр идең? Ни өчен? һ.б.

Укучыларның җаваплары:

- без дәрестә җиңнәребезне сызганып эшләдек;

-дәрестә йоклап утыручылар булмады;

- мин башымны яхшы эшләттем;

- дәрестә сүз эзләп кесәгә керүчеләр булмады;

- мин үз сүзләрем белән җавап бирдем.Һ.б.

Шәхси УУГ:

- мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре

Коммуникатив УУГ:

- фикерне тулы итеп әйтә белү

Танып белү УУГ:

- алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

Укучы дәрестә үзенең нәрсә өйрәнүен ачыклый, нәтиҗә ясый.

Регулятив УУГ:

- эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

VII.Өйгә эш бирү

1. 224 нче күнегү, 106 нчы бит.

2. Әдәби әсәрләрдән фразеологизмнар табып язарга.

3.Фразеологизмнар кулланып хикәя язарга.

 

Өй эшен сайлыйлар

 


 

Дәреснең моделе

Фразеологизмнар

 

аерым күчерелмә сөйләмне бер җөмлә

кисәкләргә мәгънәдә баета, кисәге була

таркалмый кулланыла матурайта

 

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.