Мастер-класс «Әйтелмәгән васыять» (9 нчы сыйныф)
Пояснительная записка к презентации
Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”хикәясендә буыннар бәйләнешенең чагылышы темасына мастер-класс.
- Хәерле көн, хөрмәтле укучылар. Дәресебезне башлар алдыннан бер шигырь укып китәсем килә.(1нче слайд)
Гомерләр бик тиз үтеп китә
Яшьлек була бары бер мизгел,
Ничек яшәсәң дә, гомер көзе килә
Менә шул вакытта башка уйлар килә.
Әйе, нәсел җебе миндә өзелмәде
Уллар- кызлар бүләк иттем илгә
Юлны,тормыш башы булган туган җиргә
Оныттырмас минем тәрбиям.
Ләкин, буыннардан-буыннарга тиеш
Ядкарьләрне җиткерә алдыммы?!
Нигез ташы булган милли рухны
Туган телен, күңел түрләренә салдыммы!?
Ана сөте белән кергән ана хакын
Ата хакын хаклый беләме ул?
Гореф- гадәтләрне, халкы йолаларын
Изге итеп таный беләме ул?
Өзелмәсен иде буын чылбырлары,
Горурлансын иде оныклар!
Мин татар бит, татар баласы мин,
Җирдә яшәр өчен хакым бар!
Буыннарны тоташтырган чылбыр булып
Алга таба атлап барасым бар.
- Димәк, бүгенге очрашуыбыз да буыннар арасындагы чылбырга, бәйләнешкә багышлана.
Татар халкын, башка төрки халыклар кебек үк, буыннар бәйләнеше, ата, ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт көчле итә.Бу мөнәсәбәт ата белән бала, ана белән бала арасында гына түгел, әби-бабай һәм оныклар арасында да күренә. Шул мөнәсәбәт турыдан-туры гореф-гадәтләрнең, йолаларның саклануына, туган җиргә, туган туфракка тоташкан булуына, әхлак мәсьәләләренә килеп тоташа.Татар әдәбиятында бу бәйләнеш бигрәк тә киң яктыртыла.
Шуның бер ачык мисалы итеп без, тирән лиризм аша күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек, йөрәкнең иң караңгы почмакларына үтеп керерлек язучы бер авторның бер хикәясенә тукталып китәрбез.Узган гасырның 60нчы елларында язылган хикәя бу. Авторы кем һәм хикәя ничек дип атала?.(Конверттагы хәрефләрдән авторның исемен һәм хикәя исемен җыю). (2нче слайд)
Әмирхан Еники башкорт далаларында туып-үскән егет, шуңа да үз хикәясен ул дала күренешләре белән башлап җибәрә. Бу очраклы гына элемент түгел, автор безнең алдыбызга каршылык китереп чыгара. Шул киң далаларда туып, тәгәрәп үскән, шул саф чишмә суларын эчеп үскән балаларның күңел тарлыгына , һәркемгә дә килә торган картлыкка карата хөрмәтсезлек, битарафлыкка нәрсә этәрә соң?Уйланыр өчен бу сезгә иң беренче сорау.Бу сорауга җавап бирер өчен, әйдәгез әле, алдыгызда торган конвертларны ачыйк, һәм Акъәбинең уй-кичерешләрен һәм балаларның уй-кичерешләрен чагыштырып карыйк.(СОРТ_ГАРЦ).
1нче өстәлдәге 3нче укучы Акъәби кичерешләрен укый, 1нче укучы Балаларның гомер кичереше нидән гыйбарәт икән?. Укыла.Хәзер шуларны һәрберсен аерым-аерым карап чыгыйк.
Гаилә тәрбиясе Карьера
Туган туфрактан аерылу. Акча ярату.
Күрше хакы. Үзләрен ярату, хуҗа итеп тою.
Ата хакы. Гореф-гадәтләрне хөрмәт итмәү.
Ничек күмәрләр инде дип уйланулар Карт кешенең яшьләргә әйтергә теләгән иске сүзләре.
Ядкәрьләрне тапшыру минем эш. Катнаш гаилә.
Күмү: Әниләренең куркып, рәнҗеп, ялварып әйтелгән ссоңгы үтенечен аяк астына саып җылы караватыннан куптарып алып, салкын больница палатасына илтеп салалар. Үлгәндә дә янында бер баласы да булмый. Мулла чакырылмый, җеназа укытмыйлар, табут белән күмәләр. Бу анага гына түгел, бу милләткә, дингә, гореф-гадәтләргә төкереп карау , бу- хыянәт.
Ничек кенә бай булмасыннар, машиналы, фатирлы, курортларга йөреп тормасыннар, күңелләре буш аларның. Шушы тышкы байлык балаарның эчке рухи ярлылыгын тагын да тирәнрәк күрсәтә.
Шагыйрьне нинди максат белән кертә?.
1. Шагыйрь һәм балалар арасындагы упкынны тагын да тирәнрәк күрсәтү өчен.
2.Чылбырларның ялгануына өмет бар.
Ул бер көнлек байлыкка , тормыш ваклыкларына әһәмият бирми, ул рухи байлыкны үзенә сеңдерә,шул хәзинәне киләчәк буыннарга тапшыруны бурыч итеп куя.
Чыгышымны бүген Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәреннән бер өзек белән тәмамлыйсым килә.
- Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз, һәр агачның йимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!
Мин дә сезгә, хөрмәтле коллегалар гомер көзләрегез алтын булсын диеп теләмим, шулай да, ул миләшнеке төсле ачы булмасын, алманыкы төсле таты булсын иде.