12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кутерова Галия Юнисовна243
Россия, Нижегородская обл., село Татарское Маклаково
Материал размещён в группе «Учителю татарского языка»

Тема:

6 класс татар теле

Фигыльләрнең ясалышы.

Максат

1Фигыльләрнең ясалышы турында мәгълүмат бирү; 2) укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләренә ирешү;3)хезмәт тәрбиясе бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Тамыр һәм ясалма фигыльләрне аера һәм куллана белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Фигыль, тамыр, кушымча, кушма, тезмә.

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, рус теле.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар

Төп: дәреслек; өстәмә: сладлар, карточкалар, күнегүләр җыентыгы, электрон дәреслек, сүзлек

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль

уку гамәлләре

Оештыру, мотвлаштыру

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру

Исәнләшү, дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү

К. Сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Өй эшен тикшерү

Җавапларны тыңлау, бәяләү.

"Артык" рәтне әйтү, дәлилләү. (ашый сүзе ясалма нигез)

Р: эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Проблемалы ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую

1. 338нче күнегүнең үтәлешен күзәтү. Җавапларны тыңлау

1. Шигырьне сәнгатьле итеп уку, билгеләнгән фигыльләрне күчереп язу, тамырларын билгеләү, нәтиҗә ясау.

Т. төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

2. Слайдтан 339 нчы күнегүдә бирелгән таблицаны белән таныштыру.

2. Таблица белән танышу, нәтиҗә ясау, мисаллар әйтү

3.Кагыйдә белән таныштыру.

3. Кагыйдәне уку.

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау

Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

Нәтиҗә ясау

К. мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.

Т: яңа белемнәр табу.

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

340 нчы күнегүнең биремен аңлату, тактада һәм дәфтәрләрдә язып эшләтү

Фигыльләрне төзелеше ягыннан дүрт төркемгә аерып язу

Т: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

1. Слайдтан 341 нче күнегүдә бирелгән таблицаны белән таныштыру

1. Таблицаны игътибар белән карау, мисаллар өстәп әйтү, нәтиҗә ясау.

К: коллектив фикер алышуда катнашу.

Т: үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү

2. Кагыйдәне укыту.

2. Кагыйдәне уку.

Ял минуты

Яңа белемнәрне ныгыту

342нче күнегүнең биремен аңлату, җавапларны тыңлау

Текстны уку, эчтәлеген сөйләү, сүз төркемнәрен әйтү, фигыльләрнең тамырларын билгеләү,

Т: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.Р: биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Өй эше

343нче күнегүнең биремен аңлату.

Бирем белән танышу

Р: үз эшчәнлегеңне контрольга алу, үзконтроль

Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

   


 

Опубликовано в группе «Учителю татарского языка»


Комментарии (2)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.