12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гузель38
Россия, Татарстан респ., Казань

Тема: Идрис Туктар “Алма” хикәясе.

Дәрес тибы: Катнаш дәрес.

Дәрес максатлары:

1. Укытучы өчен:

Белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе):

Дустың турында сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, “Алма” хикәясендәге яңа сүзләр белән таныштыру, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

Укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү күнекмәләренә өйрәтү, парларда эшләп аралаша белү күнекмәләрен үстерү, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе)

Дуслардагы уңай сыйфатларны күрергә, дус була белергә өйрәтү.

 

2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

Синең дустың бармы? Аның исеме ничек? Ул кайда яши? Ул ничәнче сыйныфта укый? Кайда дуслаштыгыз? Сез бергә нишлисез? сорауларын бирә белү;

- дуслык темасына кагылышлы лексик материалны өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек: Татар теле. 4 класс. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нгезләнә. Ике кисәктә. Казан “Татармультфильм “ нәшрияты 2014; дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар;


 

Дәрес барышы.

Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру;

Укучылар, әйдәгез әле парлашып кулга-кул тотыныгыз. Ә хәзер бер-берегезгә елмаегыз һәм бер-берегезне мактагыз. ( Көтелгән җаваплар: Син бүген бик матур!, Син акыллы, әдәпле, тәртипле, ярдәмчел, яхшы дус, юмарт, тыйнак.)

Һәрвакыт шулай бер-беребезне яратып, мактап яшик. Хәзер әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Актуальләштерү.

Укытучы сораулар бирә:

Ксюша, синең дустың бармы?

Аның исеме ничек?

Сез кайда дуслаштыгыз?

Ул кайда яши?

Ул кайда укый? Ничәнче сыйныфта укый?

Хәзер сез бер-берегез белән сөйләшеп карагыз әле. (Укучылар үзара диалог төзиләр)

Синең дустың бармы?

Аның исеме ничек?

Ул кайда яши?

Ул ничәнче сыйныфта укый?

Кайда дуслаштыгыз?

Сез бергә нишлисез?

Өй эшен тикшерү. Укучылар, сезгә өйгә “Минем дустым” темасына хикәя язарга иде. Кемнәр хикәяләрен укырга тели? (хикәяләрне тыңлау)


 

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укучылар, сез ребуслар чишәргә яратасыз. Без сезнең белән җиңел генә ребус чишәрбез. Сүзләрнең беренче хәрефләрен генә кулланып, ребусны чишәбез. (тактада рәсемнәр эленгән)

Нинди сүз килеп чыкты? (дуслык)

Дуслык русча ничек була?

Укучылар, бүген без сезнең белән дуслык, дуслар турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Дуслык – нәрсә ул? (слайдта мәкальләр)


 

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Хәзер без бер хикәя белән танышырбыз. Хикәяне укыганчы, сүзлек эшен башкарыйк әле. Яңа сүзләр белән таныштыру. (Сүзләр экранда язылган, русча тәрҗемәсен укучылардан әйттереп карау)

Хуш исле- ароматный

дәрес әзерләгәндә- когда готовила уроки

гел- всегда

түзмәде- не выдержала

түм-түгәрәк- круглый-круглый

татлы- сладкий

тәм- вкус

Сүзләрне уку, тәрҗемә итү, укытучы артыннан кабатлау.

Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу.

Ял итү. Укучылар, каз сезне татарча биергә өйрәтергә тели. Әйдәгез әле, биеп алыйк.

Хикәяне укытучының үрнәк укуы.

Укучыларның кычкырып укуы.


 

Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

Укучылар, әйдәгез текстны аңлаганыгызны тикшерик әле.

Җөмләләрне тексттан табып уку.( дәреслек:18 бит, 8 бирем)


 

Җөмләләр текст эчтәлегенә туры киләме? (дәреслек, 18 нче бит , 9 бирем)

Укучылар, хәзер тагын бер тапкыр текстны игътибар белән укып чыгыгыз әле.


 

Җөмләләрне дәвам итәргә. (кәгазьләрдәге биремне парларда эшләү)

Чулпанның алма ашыйсы ..... .

Дуслары янына мәктәпкә ..... .

Хәзер мин сезгә бер табышмак ...... .

Балалар алманы бергә ..... .

Аларга бик күңелле ..... .


 

Йомгаклау.

Чулпан сыйныфташлары белән дусмы?

Дуслык нәрсәдә күренә?

Чулпан нинди кыз?

Яхшы дус нинди булырга тиеш?

Укучыларның дәрестә катнашуларын бәяләү, билге кую.

Әгәр сез текстны сөйли алсагыз, яшел смайлик күтәрегез.

Әгәр сез текстка сораулар төзи алсагыз, сары смайлик күтәрегез.

Әгәр сезгә текстка сораулар төзи алмасагыз, кызыл смайлик күтәрегез.

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Яшел смайлик – “алма” хикәясенең эчтәлеген сөйләргә.

Сары смайлик – сораулар төзергә.

Кызыл смайлик – сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Татар теле. 4 класс. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нгезләнә. Ике кисәктә. Казан “Татармультфильм “ нәшрияты 2014;

2.http://balarf.ru /мультфильмы-на-татарском-языке/item/мультфильм-«төлке-белән-каз»-на-татарском-языке

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.