12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Замалиева Лилия Ильгизовна61
Россия, Татарстан респ., Зеленодольск
1

Рәсем буенча хикәя төзү. 6нчы сыйныф



Дәреснең темасы: Рәсем буенча хикәя төзүгә әзерлек. (6 нчы сыйныф, татар төркеме)

Максат:

1. Хикәяләү жанрындагы сочинение язуга әзерләнү.

2. Укучыларның активлык һәм мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен, бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләрен камилләштерү.

3.Туган як табигатенә, кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү; туган телнең байлыгын, үзенчәлекләрен аңларга омтылу; табигатькә карата хөрмәт, җаваплылык тәрбияләү.

Метапредмет.

Танып-белү УУГ: уй-фикерне әйтмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру.

Коммуникатив УУГ: коммуникатив максатлардан чыгып, җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллану, фикерне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, эшчәнлек төрләрен сайлау, хаталарны төзәтү, анализлый, бәяли алу.

Предмет буенча: рәсем буенча хикәя язарга өйрәнү.

Дәреснең тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү

Төп төшенчәләр: вакыйга, сюжет, каршылык, төенләнеш, кульминация, чишелеш, кереш, төп өлеш, йомгак.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, индивидуаль.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма материал, You Tube каналы

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру, мотивлаштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: тыңлап аңлау һәм нәтиҗә чыгару.

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.

РУУГ: эш урынын оештыру.

Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларга хөрмәт; дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.

Укытучы. Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Бер-беребезгә карап елмайыйк әле, дәреснең уңышлы һәм файдалы үтүен телик. Без бүген 2 төркемгә бүленеп эшләрбез. -1нче слайд

2 нче слайд

-Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик.

3 нче слайд

-Хәзер без сезнең белән видеоролик карап китәрбез. Игътибарлы булыгыз. https://www.youtube.com/watch?v=5lCRsLjMeso&t=29s

Сорулар бирү:

-Ролик нәрсә турында?Без бүген нәрсә турында сөйләшербез?( Табигать, кошлар турында.)

4 нче слайд -Укучылар, үзегезне бәяләрсез. Бәяләү критерийларын искә төшерик әле.

II. Өй эшен тикшерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: тексттан кирәкле мәгълүматны табу, нәтиҗә чыгару.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү.

РУУГ: хаталарны табу, төзәтү, үзбәя.

Шәхескә кагылышлы: табигать һәм кеше мөнәсәбәтләрен аңларга тырышу, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кирәклегенә төшенү.

Укытучы.

-Сез табигать, кошлар турында мәкальләр язып килергә тиеш идегез. Укыйк әле. (укыйлар)

III. Белемнәрне актуальләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: тексттан фактик мәгълүматны таба алу, чагыштыру, нәтиҗә чыгару.

КУУГ: фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерә белү, сорауларга җавап бирә белү.

РУУГ: эшне башкарып чыгу өчен үз-үзеңне әзерләү, җавапларны дөресли һәм бәяли белү.

Предмет буенча: җөмләдә сүзләр тәртибен белү, дөрес итеп җөмлә төзи алу.

Шәхескә кагылышлы: телнең үзенчәлекләрен аңларга омтылу.

5 нче слайд

Тактада сүзләр:һикәяләүгә , катлаулы, нигезләнгән, булмаган вакыйгаларны, кечкенә, әсәр , күләмле, әсәр, сүрәтләгән

-Шул сүзләрдән җөмлә төзегез. Җөмләдә сүз тәртибен искә төшерегез. Нәрсә килеп чыкты? Кайбер сүзләрдә хаталар бар. Төзәтегез.( Сүзләрне укыйлар, җөмлә төзиләр, хикәягә билгеләмә килеп чыгуын әйтәләр. Җөмләдә сүзләр тәртибен искә төшерәләр. Хаталарны табалар, төзәтәләр.)

IV. Танып-белүгә мотивлаштыру. Проблемалы ситуация тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТББУ: чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау.

КУУГ: информацияне эзләүдә хезмәттәшлек, үз фикереңне дәлилли белү.

РУУГ: хаталарны табу, төзәтү.

Шәхескә кагылышлы: телнең үзенчәлекләренә төшенүгә омтылу.

Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә.

6 нчы слайд

-Тактада рәсемнәр.Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кирәк алар безгә?Бүген дәрестә нишләрбез? Нинди максатлар куярбыз?( Рәсемнәр буенча хикәя төзергә өйрәнербез. -7нче слайд)

V. Танып-белүне оештыру. Яңа теманы өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: тексттан төп фикерне аерып чыгару, нәтиҗә ясау.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне ачык һәм төгәл итеп җиткерү.

РУУГ: җавапларны бәяли белү.

Шәхескә кагылышлы: кошларга ярдәм итәргә кирәклегенә төшенү.

Предмет буенча: хикәя төзелеше белән танышу, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәнү.

-Рәсем буенча хикәя төзибез, дидек. Хикәя нәрсәгә нигезләнә инде?(Вакыйгага)

-Әйдәгез, һәр рәсем буенча сөйлик әле.

8 нче слайд

-Беренче рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Кошларның хәле нинди?( Салкын кыш. Кошларның хәле авыр. Аларның ашыйсы килгән. Алар бакчадагы җимлеккә килгәннәр,тик җимлекне кар күмгән.)

-Беренче рәсемне тасвирлау өчен нинди терәк сүзләр язып куябыз? (Салкын көн, хәле авыр, җимлек , кар күмгән, кошларның ашыйсы килә)

9 нчы слайд

-Икенче рәсемне карыйбыз. Нәрсә күрәсез? Балалар нишлиләр?( Балалар кар каплаган җимлекне күрделәр. Аларның кошларга булышасы килә. Балалар бергәләп җимлекне чистарталар. Алар җимлеккә кошлар өчен азык салалар.)

-Нинди азык салганнар?(Ярма, ипи, май,ит, җимешләр)

-Нинди терәк сүзләр язабыз? (Җимлекне чистарту, ипи валчыклары, ярма, май, ит, кошларга ярдәм итү)

10 нчы слайд

-Өченче рәсемдә нинди вакыйга?( Кошлар җимлеккә очып килгәннәр. Алар җимлектәге азыкны ашыйлар. Балалар кошларны читтән күзәтәләр.)

-Нинди кошлар килгән?( Чыпчыклар, песнәкләр, кызылтүшләр.)

-Балалар шатмы? Ә кошлар? (Балалар бик шат, чөнки алар кошларга ярдәм иттеләр. Кошларга да бик күңелле, аларга ашарга азык булды.)

-Нинди терәк сүзләр язабыз?( Песнәкләр, чыпчыклар, кызылтүшләр очып килделәр,балалар күзәтәләр.)

Ял минуты (“Очты, очты...” уены уйнала. Оча торган предметларны атаганда, кул хәрәкәтләре белән күрсәтәбез; очмый торганнарын атаганда, аяклар белән тыпырдыйбыз)

-Менә бу рәсемнәр безгә вакыйгаларның билгеле бер тәртиптә бирелешен күзәтергә ярдәм итте. Бер сүз белән ничек әйтәбез?(Сюжет)

Сюжет-каршылык (конфликт) хәрәкәте. Каршылыкның (конфликтның) башлануы ничек атала?(Төенләнеш)

-Тагын нинди этаплар була?( Кульминация , чишелеш)

-Хикәянең төзелеш схемасын сызабыз-11 нче слайд.

-Һәр рәсем хикәянең нинди этапларына туры килә?( 1нче рәсем-төенләнеш, 2нче рәсем-вакыйгалар үстерелеше , 3нче рәсем-кульминация,чишелеш)

-Әйтегез әле, балалар, сочинение нинди өлешләрдән тора?( Кереш, төп өлеш, йомгак ) -12нче слайд.

-Кереш өлешендә нәрсә турында язарбыз?( Вакыйга кайчан булган, кайда булган)

-Ничек башларга була? (Кыш көне иде...Менә бервакыт...)

-Ничәнче зат исеменнән язарбыз? Беренчеме, өченчеме? Кайсы заттан язсак, хикәя җанлырак килеп чыгар?(Беренче заттан)

-Кереш өлешенә терәк сүзләр язабыз.

-Хикәяне ничек йомгакларга була?( Кыска җөмлә, мәкаль белән)

-Өй эшендәге бер мәкальне сайлагыз. Ягез, кайсы төркем нинди мәкаль сайлады?

-Мәкальләрне тагын ничек кулланып булыр?( Исем биргәндә)

-Әйдәгез, хикәягә исем уйлыйк. Ул кызыклы һәм төп фикерне белдерергә тиеш. ( Кошлар-безнең дуслар. Кошларга ярдәм)

-Хикәядә нинди сөйләм булыр?( Хикәяләү. Кешеләрне,табигатьне тасвирлау)

-Хикәяне тагын нәрсә җанлы итәр?(Диалог)

--Кая кертеп булыр?( Икенче рәсемне тасвирлаганда)

VI. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясау.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, сорауларга төгәл җавап бирү.

РУУГ: җавапларга контроль ясый, бәяли белү.

Предмет буенча: телдән сөйләмне камилләштерү.

Шәхескә кагылышлы: табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кирәклегенә төшенү.

-Әйдәгез, хикәяне телдән сөйләп карыйк.(Һәр төркем чыгыш ясый)

VII. Рефлексия.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: биремнәрне аңлау, үрнәк буенча эшли белү.

КУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый белү, әңгәмәдә катнашу.

РУУГ: җавапларны бәяли белү, үзбәя.

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү, уңыш/ уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау.

Предмет буенча: рәсем буенча хикәя язарга өйрәнү.

-Бүген нәрсәгә өйрәндек?( Рәсем буенча хикәя язарга)

-Нәрсә авыр булды?

- Әйдәгез, хикәя язу моделен төзеп карыйк. (Модель төзиләр, нәтиҗә ясыйлар)

икәя нәрсәгә нигезләнә?(Вакыйгага)

-Вакыйгаларның билгеле бер тәртиптә бирелеше?(Сюжет)

-Сюжет элементларын әйтегез.( Төенләнеш, кульминация,чишелеш)

-Сочинение нинди өлешләрдән тора?(Кереш, төп өлеш,йомгак)

-Хикәядә нәрсәләр кулланырга була?(Диалог, мәкальләр)

-Сезнең эш нәтиҗәсе нинди?( Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максатка ирешү дәрәҗәсен билгелиләр.)

Укытучы. Дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучыларның эшчәнлеген бәяли, өй эше биремен аңлата: хикәяне язып килергә


 

Кушымта

Бәяләү критерийлары.

Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша

алам -”5”

Әйбәт эшлим, теманы аңладым, ләкин бераз каушап калам -“4”

Эшли алам, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим  -“3”

Сочинение нинди өлешләрдән тора?

Кереш

Төп өлеш

Йомгак

 


 


 

 


 

Рәсем буенча хикәя төзүгә әзерлек
PPTX / 5.61 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.