12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
0

Урок «Кышкы уеннар»



Тема:  “Кышкы уен” хикәясе белән танышу.

Максат:

Максат:1. Белем бирү максаты: Г.Бакирдан “Кышкы уен” хикәясен укып, кышкы уеннар турында сөйләргә шартлар тудыру.

2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, парларда һәм күмәк эшли белү, тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү, тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

3. Тәрбияви максат: Күмәк уеннар вакытында үзара аңлашып , ярдәмләшеп уйнау, дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Шәхси нәтиҗәләр: - укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү:

-укытучының сорауларына җавап бирә, кирәкле мәгълъматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:

-Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

- Парларда эшли белү

Танып белү:

-укытучының сорауларына җавап бирә, кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.

Җиһазлау.  Проектор, ноутбук, дәреслек ,ватман ,мозаика, кәрҗин .

УМК. Хәйдәрова Р.З. Татар теле китабы, 4 сыйныф.

 

Дәрес барышы.

Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат! Бүгенге татар теле дәресен мин, Илгизә Миркасимовна алып барам.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына  

 Елмаю бүләк итә?

Ә хәзер бер –беребезгә карап елмаеп алыйк .

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Кыш турында әңгәмә.

Укучылар, әйдәгез эшебезне кабатлаудан башлап җибәрик. Сез узган дәрестә нәрсә турында сөйләштегез?

 Кыш турында.

— Әйдәгез, шул турында сөйләшеп алыйк.

- Кемнең кыш билгеләре турында сөйләп китәсе килә? (1-2 укучы чыгып сөйлиләр) .

III .Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

Видеоролик карау

Укучылар карагыз әле, Балалар нәрсә эшлиләр?

Бергә уйныйлар, бергә кар бабай ясыйлар, чана шуалар,чаңгы шуалар .

Сез ничек уйлыйсыз бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Кышкы уеннар турында.

Ә сез кышкы уеннарны яратасызмы?

Әйе .

Без бу сорауга җавап бирербез .

  IV Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

 

Без дәрес ахырында нәрсә белергә тиеш булабыз?

Кышкы уеннар турында сөйләргә өйрәнергә тиеш булабыз .

Әйе, дөрес, дәресебезнең темасы кышкы уеннарга багышланган. Кышкы уеннар турында сөйләргә каян өйрәнә алабыз?

Дәреслектән.

Дөрес, без кышкы уеннар турында сөйләргә өйрәнер өчен "Кышкы уеннар "текстын дәреслектән укырбыз.

Тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез, сөйләрбез.( “Будем переводить, отвечать на вопросы и научимся рассказывать о зимних играх»)

 

V.Төзелгән проектны тормышка ашыру.

Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз.

Сүзлек өстендә эш .

Ап-ак-белый-прибелый

Йомшак-мягкий

Ясыйлар-делают

Зурая-увеличивается

Шатлана-радуется

Күңелле-весело

Кар бабай-снеговик

Күмер-уголь

Борын-нос

Бергә-вместе

2 .Транскрипция билгеләре белән язарга. (3 сүз)


 

Безнең дәреслекләребездә бик матур текст бирелгән . Ул “ Кышкы уен ” дип атала.

Тыңлап карагыз әле, нәрсә турында икән ул?

Укытучы үрнәк укый .

Текст нәрсә турында икән? Игътибар белән тыңлагыз!

Сезгә хикәя ошадымы?

Әйе.

Текстта сүз нәрсә турында бара?

Уен турында

Эчтән укып чыгу.

Текстны чылбырлап уку.

Укучылар, әйдәгез хәзер чылбырлап укыйбыз .

Текст өстендә эш .Найдите мне из текста предлоҗение где говорится что на улице идет снег ….

Рольләп уку.

Укучылар, рольләргә бүлеп укыр өчен кемнәр кирәк?

Автор, ике бала .

Рольләп укыйлар.

Бик яхшы, булдырдыгыз!

VI . Физкультминутка .

Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк.Без хәзер сезнең белән кар бабай ясыйбыз .Сезнең алда ватман ята . Сез шунда конверттан мозаиканы алып ватманга төзисез. Кайсы группа беренче башкарыр икән ? (Музыка астында мозаика җыялар .)

Бик яхшы, булдырдыгыз!

VII . Белем системасына кертү һәм кабатлау.

 1. Укучылар, әйдәгез кар бабай ясауның моделен синквейн ярдәмендә төзик.

Укучылар, нәрсә ул синквейн?

Синквейн – пятистишие. (бишьюллык шигырь)

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.
  

   2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.
  

   3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.
  

   4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
  

    5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.

Синквейн төзү.

Кар бабай.

Кар бабай нинди була?

Матур , ак, зур, кечкенә….

Кар бабайга туры килгән ике сыйфатны (качество) сайлыйк.

Кар бабайны ничек ясыйбыз (нишлибез)?

Тәгәрәтәбез, ясыйбыз, уйныйбыз

Кар бабай ясау нинди уен ?

Кар бабай ясау күңелле.

. Кар бабай ясау –ул нәрсә ?

. Уен.

Кар бабайны ясау моделе.

Кар бабай.

Матур , ак .

Тәгәрәтәбез, ясыйбыз, уйныйбыз .

Кар бабай ясау күңелле.

Уен.

 

3. Укучылар, без кар бабайны ясау моделен төзедек. Ә хәзер әйдәгез әле үзебез мөстәкыйль рәвештә кыш , яңа ел , кар бабай сүзләренә синквейн төзеп карыйк .


 

VIII . Модель буенча сөйләү.

Модель буенча кем сөйли ала . (Һәр төркемнән берәр укучыдан сөйләтү ) Ватмандагы кар бабай рәсемен тактага беркетеп , шуның буенча сөйләү.

Рәхмәт, бик яхшы! Булдырдың.

IX . Ситуатив күнегү башкару .

Пригласи друга:

- лепить снеговика ;

- играть на улице;

- покататься на коньках;

- покататься на санках;

- покататься на лыжах .


 

X . Рефлексия.

Кәрҗин алымын куллану .

1 төркем бирелгән җөмләләр арасыннан бары тик кыш билгеләре турында әйтелгән җөмләләрне генә җыя .

2 төркем бирелгән җөмләләр арасыннан бары тик кышкы уен турында әйтелгән җөмләләрне генә җыя .

3 төркем бирелгән җөмләләр арасыннан бары тик кыш бабайны ясау турында әйтелгән җөмләләрне генә җыя .

(укып чыгу )

Укучылар, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләргә өйрәндек?

Кышкы уен турында сөйләргә өйрәндек.

Укучылар, балалар ничек уйныйлар ?

Дус уйныйлар . Cаф һавада йөрү , уйнау сәламәтлеккә бик файдалы.

XI . Үзбәя.

5 – Кышкы уен турында бик әйбәт сөйли алам, хәтта дусларыма да булыша алам.

4 — Әйбәт сөйли, материалны аңладым.

XII . Өй эше:

7 күнегү, 104 бит.Рәсем буенча сөйләргә .

        4 күнегү, 103 бит.Текстны укырга.

кышкы уен
PPT / 19.22 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.