Открытый урок по татарскому языку «Путешествие в страну прилагательных»
Пояснительная записка к презентации
Тема: «Сыйфат патшалыгы»на сәяхәт. (1 курста сыйфатларны кабатлау дәресе)
Максат: 1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
2. Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен тикшерү.
3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: Татар теле:. 10 нчы с-фы өчен д-лек / Ф.С.Сафиуллина , Казан: Мәгариф, 2001. - Б.-138-155.( рус теле балалар өчен)
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар.-Казан: Мәгариф, 1998.-Б. 89-91.
Сафиуллина Ф.С.
Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр. Югары һәм урта уку йортлары өчен .-Казан: Мәгариф, 2002. Б.-144-148.
Җиһазлау: - дәреслек
плакат
перфокарточкалар
карточкалар
кроссворд
Дәреснең тибы: гомумиләштереп кабатлау.
Дәреснең методы: сәяхәт дәрес.
Алымнар: -укытучы сүзе
әңгәмә
сорау- җавап
плакат белән эш
перфокарточкалар белән эшләү
җөмләләр язылган карточкалар белән эшләү
биремнәр башкару
Кереш өлеш.
- Исәнләшү
- Укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү
- Дәреснең темасы, максаты, эш тәртибе белән таныштыру.
Төп өлеш.
Сыйфат турындагы белемнәрне кабатлау.
Сорауларга җавап бирү.
Перфокарточкалар белән эшләү.
Сыйфатларның ясалышын искә төшерү.
Бирелгән сыйфатларның синоним һәм антоним парларын табу.
Кроссворд чишү.
Сыйфатларга сыйфатланмышлар өстәп язу.
Бирелгән карточкалардагы җөмләләрдән сыйфатларны табу.
Бирелгән җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны табу.
Өй эше бирү.
“Минем бүгенге татар теле дәресем” дигән темага сыйфатлар кулланып инша язып килергә.
Йомгаклау.
сәяхәт дәрескә гомумиләштереп нәтиҗә ясау
билгеләр кую
йомгаклау
Дәрес барышы.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз!
Шулай итеп, бүгенге татар теле дәресебезне башлап җибәрәбез. Сез инде барыгыз да дәрескә әзерме? Китап- дәфтәрләрегез, ручкаларыгыз барыгызның да бармы?
Укучылар. Әйе, без дәрескә әзер.
Укытучы. Бик яхшы.
Укучылар, ак, салкын, яхшы, матур сүзләре нинди сүзләр? ( сыйфатлар).
Әйе, бик дөрес. инде сез алдагы дәресләрдә сыйфат сүз төркеме белән таныштыгыз. Аның турында мәгълүмат алдыгыз, шулаймы?
Укучылар. Әйе.
Укытучы. Яхшы. Ә бүген дәрестә без сезнең белән сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау дәресе үткәрербез. Сезнең сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәрегезне, логик фикерләү дәрәҗәгезне тикшереп карарбыз.
Ә инде дәреснең төренә килгәндә, без бүген сәяхәт дәрес үткәрербез. Һәм без сезнең белән “сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез.
Хәзер мин сезне сәяхәтебезнең тәртибе белән таныштырып китәм. Барыгыз да игътибар белән тыңлап утырыгыз.
Укучылар, әйдәгез, тактага эленгән плакатка игътибар итик әле. Менә бу сезнең бүгенге дәрестә сәяхәт итәчәк патшалыкларыгыз. Күргәнегезчә,сезгә монда барлыгы 8 патшалык бирелгән. Сез дәрес дәвамында әлеге патшалыкларга сәяхәт итәргә тиеш. Сәяхәт барышында һәр патшалыкта да биремнәр үтәргә тиеш буласыз. Ләкин шунысы бар: бер патшалыктагы биремне үтәми торып, сез алга таба сәяхәт итә алмыйсыз.
Шуңа күрә, укучылар,сездән бик тә игътибарлы булуыгыз, белгәннәрегезне дөрес, төгәл, марур итеп әйтеп бирүегез сорала.
Укучылар, сәзгә сәяхәтебезнең тәртибе аңлашылдымы?
Укучылар. Әйе, аңлашылды.
Укытучы. Димәк, сез инде сәяхәтебезне башлап җибәрергә әзер, шулаймы?
Укучылар. Әйе, без әзер.
Укытучы. Бик яхшы. Шулай итеп, әйдәгез, “Сыйфат патшалыгы”на сәяхәтебезне башлап җибәрик.
Димәк, без I патшалыкка сәяхәт итәбез.
(Беренче патшалыкның ишекләре ачыла. Андагы бирем укучыларга тәгъдим ителә)
Шулай итеп, укучылар, сезгә әлеге патшалыкта сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
I патшалык.
С |
ы |
й |
ф |
а |
т |
1 2 3 4 5 6
1.Сыйфат нәрсәне белдерә?
(Сыйфат предметның билгесен белдерә)
2.Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?
( Сыйфат нинди? Кайсы? Кайдагы? кебек сорауларга җавап булып килә)
3.Сыйфатны ачыклап килгән исем нәрсә була?
( Сыйфатларны ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була)
4.Сыйфат җөмләдә күбесенчә нәрсә булып килә?
( Сыйфат җөмләдә аергыч,хәбәр булып килә)
5.Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
( Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар)
6.Сыйфат кергән бер җөмлә уйлап әйтегез.
( Болында аллы- гөлле күбәләкләр оча)
Укытучы. Молодцы, укучылар. Сез бу патшалыкта бер дә сынатмадыгыз.
Әйдәгез, II патшалыкка сәяхәт итик.
II патшалык. ( Язмача)
Укытучы. Укучылар, сезгә бу патшалыкта сыйфат дәрәҗәләрен исегезгә төшерергә туры киләчәк. Һәм без инде хәзер сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү максатыннан,перфокарточкалар белән эшләп алырбыз.
( перфорарточкалар өләшенә, эшләү тәртибе аңлатыла).
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
6 |
7 |
8 |
9 |
10 |
|
Гади дәрәҗә |
* |
* |
||||||||
Чагыштыру дәр. |
* |
* |
||||||||
Артыклык дәр. |
* |
* |
* |
|||||||
Кимлек дәрәҗәсе |
* |
* |
* |
1.саргылт
2.җете кызыл
-
матур
4. яшьрәк
5. үтә өлгер (кыз)
6. әчкелтем (лимон)
7. баллырак (чәй)
8. дөм караңгы (төн)
9. тәүге (адым)
10. сусыл (алма)
Укытучы. Молодцы, укучылар. Сез бу патшалыкта да сынатмадыгыз.
Шулай итеп,әйдәгез,III патшалыкка сәяхәт итик.
(патшалыкның ишеге ачыла, бирем укучыларга тәгъдим ителә).
Укытучы. Укучылар, сезгә әлеге патшалыкта сыйфатларның ясалышын исегезгә төшерергә туры киләчәк.
Әйдәгез, игътибар белән мин әйткән сыйфатларның ясалышын дөрес билгеләп, төрләрен әлеге буш шакмакларга тутырып карыйк.
III патшалык.( язмача , партага өләшенгән)
м |
|||||||||||
а |
|||||||||||
т |
|||||||||||
у |
|||||||||||
р |
Сылу ( тамыр – корень)
Аңлы ( ясалма -образованный)
куе кызыл (тезмә-составной)
унберьеллык ( кушма - сложный)
аллы- кызыллы ( парлы- парный)
Укытучы. Молодцы! Әйдәгез, алга таба сәяхәтебезне дәвам итик.
IV патшалык.
(Әлеге патшалыкның да ишекләре ачыла, бирем укучыларга тәгъдим ителә)
Укытучы. Укучылар, сезгә әлеге патшалыкта сыйфатларның синоним һәм антоним парларын язарга туры киләчәк.
1.Синонимнарын язарга.
Матур- сылу, күркәм, чибәр, нәфис, зифа,соклангыч,
күз явын алырлык, гүзәл, искиткеч.
Яхшы- һәйбәт, ару, шәп,бәрәгәйле, менә дигән, ал да гөл, урта бармактай.
Кайнар- кызу, эссе.
Бай- акчалы, маллы , дәүләтле
Начар- яман, юньсез, әшәке.
2. Бирелгән сыйфатларның антонимнарын табарга
Начар ( плохой)- яхшы( хороший)
Олы ( болшой)-кечкенә( маленкий)
Салкын ( холодно)-җылы( тепло)
Батыр( храбрый)-куркак (трусливый)
Ялкау ( ленивый)-эшчән( трудолюбивый)
Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз.
Инде бераз арып та киттегез бугай, әйдәгез әле, физкультминутка ясап алыйк.
(физкультминутка ясала)
Ярар, ял итеп тә алдык. Әйдәгез, хәзер сәяхәтебезне дәвам итик.
V патшалык.
Укытучы. Сезгә әлеге патшалыкта кроссворд тәгъдим ителә. Әйдәгез, барыгыз да игътибарлы булыгыз, белгәннәрегезне әйтмичә утырмагыз.
с |
||||||||||||||||||||||
ы |
||||||||||||||||||||||
й |
||||||||||||||||||||||
ф |
||||||||||||||||||||||
а |
||||||||||||||||||||||
т |
Аягы юк, кулы юк
Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
Бу ни була,
Кем белә? (суык)
Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре.
Бу ни була- эзлә әле! (йолдызлар)
Койрыгын тартсаң,
Арлы- бирле тәгәри. (йомгак)
Ул җимеш бездә үсми,
Ул үзе кояш төсле.
Кем әйтә, бу нәрсә соң? (әфлисун)
Күзе дә юк, кулы да юк,
Үзе сукырны йөртә. (таяк)
Бар бер үлән чокырда.
Аны таный сукыр да. (кычыткан)
Укытучы. Молодцы! Сез бу патшалыкта да сынатмадыгыз. Алга таба да шулай дәвам итегез.
VI патшалык. ( язмача дәфтәрдә , числоны язабыз)
( Әлеге патшалыкның да биреме укучыларга тәгъдим ителә)
Укытучы. Укучылар, сезгә әлеге патшалыкта бирелгән сыйфатларга сыйфатланмышлар өстәп язарга туры киләчәк.
Яшькелт (күлмәк)
Бай ( кеше)
Аксыл (кәгаз)
Бәйсез (дәүләт)
Кечкенә ( өй)
Алсу (алма)
Татлы (җимеш)
Нурлы ( Казан)
Җылы (көн)
Тозлы (кыяр)
Укытучы. Әйе, укучылар, сез бик дөрес яздыгыз, молодцы!
VII патшалык.
Укытучы. Сезгә әлеге патшалыкта карточкалар бирелгән. Сез андагы җөмләләрдән сыйфатларны табып асларына дулкын сызык сызарга тиеш буласыз. Фамилиягезне языгыз.
I карточка
1. Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер песи баласы булган.
(А. Алиш)
2. Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти алган.
(А. Алиш)
3. Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.(М )
II карточка
Җиңелрәк, шаянрак холыклы бер кызый иде.
(Э. Касыймов)
2. Иң татлы җимешләр, иң шифалы чишмә сулары да аның хәлен җиңеләйтә алмады.
(Ф. Яруллин)
3. Татлы тел тимер капканы ачар. (М.)
III карточка
Бакча эченә ап- ак кар эре- эре кар бөртекләре ява иде.
( Г. Әпсәләмов)
2.Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде.
(Ә. Енеки)
3. Сүзең кыска булсын,
Кулың оста булсын. (М.)
IV карточка
Яңгырлы- болытлы көз, аның артыннан карлы- буранлы каты кыш үткән.
(Г. Ибраһимов)
2. Менә кып- кызыл нур хәтфә-яшел төскә буялды. Яшел прожектор алсу нур сирпеде. (Г. С.)
3.Бик татлы булма, кабып йотарлар
Бик ачы булма- төкереп ташларлар. (М.)
V карточка
1. Бала итәкле зәңгәрсу сатин күлмәк өстеннән ап- ак халат киеп куйган, аягында кызгылт эчле тирән калош.
(Г. Ахунов)
2.Өстендә эре- эре кара тәңкә төшкән ак кофта.
(М. Мәһдиев)
3.Үткен тел- бәхет,
Озын тел- бәла! (М.)
Укытучы. Әйе, сез бик дөрес таптыгыз. Әйдәгез, инде соңгы VIII патшалыкка сәяхәт итик.
VIII патшалык.
Укучылар, сезгә бирелгән җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны табарга туры киләчәк. Әйдәгез, соңгы патшалыкта гына сынатмагыз!
1. Һәрхәлдә монда искесе, яңасы бергә иде. (Ә. Е.)
2. Сөйләшкәндә төрле сүзләр очрый:
Салкыны бар, була җылысы. (Й. Г.)
3. Серләшкәндә төрле сүзләр чыга.
Ялтырата йөзне кайнары. (Й. Г.)
4. Яхшының сүзе татлы. ( М.)
5. Кыюның бәхете алда. (М.)
Укытучы. Молодцы, укучылар, булдырдыгыз!
Шулай итеп, сез бүгенге дәрестә сыйфатның 8 патшалыгына сәяхәт иттегез. Һәм берсендә дә үзегезне сынатмадыгыз.
Димәк, сез сыйфат турындагы белемнәрне бик яхшы үзләштергәнсез. Киләчәктә дә тырышып укыгыз. Белемле булыгыз. Үзегезне беркайчан да сынатмагыз. Белемле булсагыз, беркайда да югалмассыз.
-Хәзер үзегезгә бәя бирәсез.
*Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).
*Мин аңладым, эталон буенча эңшли алам “4”ле куела.
*Мин аңладым, тик сорауларым калды “3” ле куела.
Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларның барысына да билгеләр куям.
Сезгә өй эше “Минем бүгенге көнем” дигән темага сыйфатлар кулланып кечкенә генә күләмле инша язып килергә.
Укучылар, өй эше барыгызга да аңлашылдымы?
Укучылар. Әйе, аңлашылды.
Укытучы. Аңлашылса бик яхшы. Сорауларыгыз булмаса дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!