12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

Автор:Мөбәрәкшина Әлфинур Әдип кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Олы Елга гомуми белем бирү мәктәбе

Кем миллионер булырга тели? интеллектуаль уены.

Укучыларның белем алуга омтылышларын һәм кызыксынуларын арттыру максатыннан төрле телевизион тапшыруларга нигезләнгән интеллектуаль уеннар үткәрү отышлы . Бу уенны да 10нчы сыйныфта Тукай иҗатын өйрәнүне төгәлләү дәресендә үткәрергә мөмкин.

1нче сорау – 100балл.

Г. Тукай кайсы елда туган?

А. 1888

Б. 1886

С. 1883

Д. 1885

2нче сорау – 200балл.

Әтисе үлгәндә Габдуллага ничә яшьбула?

А. 4ай ярым

Б. 3ай ярым

С. 2яшь

Д. 3яшь

3нче сорау – 300балл.

Кушлавыч авылында Габдулланы вакытлыча яшәргә калдырган карчыкның исеме ничек?

А. Рәфисә

Б. Нәфисә

С. Кәшифә

Д. Шәрифә

4нче сорау – 400балл.

Кырлайдагы Сәгъди абзый гаиләсендә Габдулла ничә ел яши?

А. 10

Б. 12

С. 11

Д. 13

5нче сорау – 500балл.

Габдулланың беренче мөгаллимәсе-Кырлайдагы Маһруйбикә абыстай, икенчесе-Кырлайдагы хатип һәм мөгаллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла, ә өченчесе кем?

А. Камил Мотыйгый

Б. Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла

С. Шәпеш хәлфә

Д. Сираҗетдин хәлфә

6нчы сорау -1000балл.

Галиәсгар җизнәсе үлгәч, үз көнен күрер өчен, Габдулла кайсы мәдрәсәгә күчә?

А. “Мотыйгия”

Б. “Хөсәения”

С. “Галия”

Д Күл буе мәдрәсәсе

7нче сорау – 2000балл.

Фикер” газетасы чыгара башлагач, Габдулла анда нинди хезмәтне үти?

А. редактор

Б. наборщик

С. корректор

Д. Җаваплы секретарь

8нче сорау – 4000балл.

Фикер” газетасының иң беренче санында аның нинди шигыре басылып чыга?

А. “Ник йоклыйсың, мужик?”

Б. “Алла гыйшкына”

С “Көзге җилләр”

Д. “Шүрәле”

9нчы сорау -8000балл.

Җаекта яшәгәндә Тукай казакъ халкы белән бик аралаша. Соңыннан аларның җыр сәнгате турында кайсы әсәрендә яза?

А . “Тәнкыйть – кирәкле нәрсә”

Б. “Халык әдәбияты”

С .”Шигырьләребез”

Д . “Уянгач беренче эшем”

10нчы сорау – 16.000балл.

Җаек чорында Тукай шигырьләрен кайсы телгә якынайтып язган?

А. гарәп

Б . фарсы

С . рус

Д. төрек

11нче сорау – 32балл.

Казанга кайткач “Яшен”, “Ялт-йолт” журналларын кайсы язучы белән берлектә оештыра?

А. Г.Камал

Б. Ф.Әмирхан

С. С.Рәмиев

Д. К.Мотыйгый

12нче сорау – 64.000балл.

Г.Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре нинди?

А. “И каләм!”

Б. “Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик”

С. “Шагыйрьгә”

Д. “Милләтә”

13нче сорау – 125.000балл

Бирелгән әсәрләренең кайсысы халык авыз иҗаты тәэсирендә язылган?

А “Туган авыл”

Б . “Сорыкортларга”

С. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”

Д “ Пар ат”

14нче сорау – 500.000балл.

Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” шигырен нинди уңайдан яза?

А. Думада татарларны Төркиягә куарга теләгән депутатларга җавап итеп

Б. Россия патшасы Романовлар нәселенең патшалык итә башлавына 300ел тулу уңаеннан

В. Чын шагыйрьнең нинди булырга тиешлеген күз алдына китереп

С. Идел буендагы ачлыкка бәйле рәвештә

15нче сорау – 1.000 000балл.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайчаннан башлап бирелә?

А. 1960

Б. 1950

С. 1955

Д. 1958

Дөрес җаваплар.

1б, 2а, 3д, 4б, 5б, 6а, 7с, 8а, 9б, 10д, 11а, 12б, 13с, 14б, 15д

Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.