Татар әдәбиятыннан тематик план
Татар әдәбиятыннан тематик план
Сыйныф: 9 нчы А һәм Б
Укытучы: Ямалетдинова Г.Г..
Сәгатьләр саны:
Барлыгы 34 сәгать; атнага 1 сәгать
План буенча контроль дәресләр - 4, зачетлар-2, тестлар - 4
Административ контроль дәресләр - 2 сәгать
Аңлатма язуы
Эш программасы педагогик киңәшмә утырышында кабул ителгән Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының “Азнакай шәһәре 4 нче лицее” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп укыту программасы (23.08.2013елның 1нче беркетмәсе, 28.08.2013 елның 191 нче приказы),Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән укыту планы (“Татарстан Республикасының гомуми белем учреждениеләрендә төп һәм үрнәк укыту планнарын раслау, башлангыч гомуми белем һәм төп гомуми белем программаларын гамәлгә кую турында” 09.07.2013 елның 4154 нче приказы) һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятын укытуның үрнәк программасы”на (1-11нче сыйныфлар Казан”Татарстан китап нәшрияты” 2011) нигезләнеп төзелде.
Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
1. Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Урта звенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.
Югары сыйныф укучылары, нигездә, 1-9 сыйныфта алган белемнәрен киңәйтәләр, тулыландыралар. Аларның алда аталган темалар һәм Татарстанның югары уку йортлары, яңа экономик үсеш дәрәҗәсе, дөньякүләм аренада бүгенге урыны, бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше, Татарстандагы яшьләр хәрәкәтләре турында иркен аралашуга чыгулары максат итеп куела.
2. Үстерү максатының эчтәлеге
Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.
Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.
Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.
3. Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.
Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.
Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру - методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның бер юлы дип күрсәтелә.
4. Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР
Тыңлап аңлау
Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
Диалогик сөйләм
Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.
Уку
Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
Язу
Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:
№ |
Эш төрләре |
9 нчы сыйныф |
1. |
Тыңлап аңлау (минутларда) |
3 |
2. |
Диалогик сөйләм (репликалар саны) |
12 |
3. |
Монологик сөйләм (фразалар саны) |
14 |
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүне бәяләү
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә «5»ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2—3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2—3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4—5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә «2»ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Укуны бәяләү
9 нчы сыйныфта кычкырып укуның сүзләр саны - 75-80
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, «5»ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата булганда, «4»ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.
Программаның тематик эчтәлеге
9 нчы сыйныф (34 сәг.)
Коммуникатив максат |
Якынча сөйләм үрнәкләре |
Сүзләр һәм сүзтезмәләр |
Без Татарстанда яшибез (4 сәг.) |
||
Татарстанның экономик хәле, чит илләр белән экономик бәйләнешләрен әйтә белү. Татар музыка сәнгате тарихы турында сөйли белү. Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмә бирә белү. Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү. |
Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләргә керә, шартнамәләр төзи. Заһидулла Яруллин – беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты. <…> София Гобәйдуллина – Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы. <…> 1906нчы елның 22 нче декабре – татар театры туган көн. <…> |
Халыкара, хокук, меңьеллык, манара, шәхес, борынгы, башкара, шартнамә, сайлаучылар, сайлыйлар, мөстәкыйль, кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре, сәнгать эшлеклесе, яңгырап тора, гадәт, уен коралы, сәләт, мәдәни үзәк, драма театры, дәртле, нурлы, гасыр, тамаша, тамашачы, оештыручы. |
Белем һәм китап (7 сәг.) |
||
Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы роле турында сөйли белү. Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар турында сөйләшү. Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы буенча сөйләшү. |
Нинди китаплар, газета-журналлар укуны файдалы, ә ниндиләрен гомер әрәм итү дип саныйсыз? Сезнең өйдә нинди китаплар бар? Сез кызыксынган китаплар киләчәктә сайлаячак һөнәрегез белән бәйлеме? Китап уку кирәкме, әллә интернет җитәме? Мин ... турында укырга яратам. Уңышлы бизнес оештыру өчен, беренче чиратта белемле булу кирәк, ... . <…> |
Хөрмәт, татар халкы, аерым, инглиз, немец, кытай, гарәп, француз, горурлык, фәнни, гасыр, сирәк, атаклы, дөнья, системалы, билгеле, күрсәтә, ишетелә, чит тел, киңәш, югары белем, ялчы, мәгарә, коткара, уңышлы, белемле. |
Һөнәр сайлау (5 сәг.) |
||
Үз гаилә членнарының про-фессияләре турында сөйләшү. Төрле профессияләргә хас сыйфатлар турында фикер алышу. Үзеңә ошаган профессияне яклый белү. |
Минем әтием заводта токарь булып эшли. Ул үз хезмәтен бик ярата. <…> Укытучы булу өчен балаларны яратырга, үз фәнеңне яхшы белергә кирәк. <…> Миңа пешекче профессиясе ошый, чөнки мин тәмле пешерергә яратам. Мин гөлләр үстерергә яратам. <…> Мин буйый беләм. <…> |
Һөнәри училище, хастаханә, дәвалау, нәтиҗә, чир, кадрлар бүлеге, нефтче, бораулаучы, эш стажы, пешекче, трамвай йөртүче, эшче профессияләре исемнәре, җаваплы, белемле, төгәл, гариза, кабул итү. |
Ата-анага хөрмәт мәңгелек (6 сәг.) |
||
Дуслыкны саклый белү серләре турында сөйләшү Яшүсмерләрнең бәйрәмнәре турында сөйләшү. Ярыймы, ярамыймы? Кайчан, нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Сөйләшү әдәбе турында фикер алышу. |
Дустыңа дөресен әйтү – авыр, ләкин ... Син башкаларны тәнкыйтьләргә яратасыңмы? Үзеңдәге нинди сыйфатлар сиңа ошамый? Гашыйклар көнен кайда, ничек бәйрәм итәләр? Гашыйклар көнендә сез ничек аралашасыз? Аралаша белү – үзе бер осталык. Кешене тыңлый белмәү – начар гадәт. Кайбер кешеләр гел үзләре генә сөйлиләр. <…> |
Күрмәмешкә салышу, әшәке, битараф, тату яшәү, ялкаулана, сугышу, сүгенү, күз йому, гашыйклар, хат, ялагайлык, әңгәмәдәш, читкә борылу, чын күңелдән сөйләшү, елмаеп сөйләшү, чыннан да. |
Беренче хисләр (5 сәг.) |
||
Спорт төрләре, Татарстанның атаклы спортчылары, төрле спорт түгәрәкләренә йөрү ту-рында сөйләшү. Дусларыңны спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә инандыру. Ял көнен уздыруны планлаштыру. Караган фильм, андагы геройлар турында фикер алышу. Минем виртуаль дөньям. Компьютер уеннары, прог-раммалар төзү, он-лайн режимында аралашу, төрле сайтларга теркәлү, компьютер белән мавыгу турында сөйләшү. |
Миңа төрле спорт төрләре ошый: ... . Мин волейбол белән шөгыльләнәм. Спорттагы кумирым - ... . Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки ... . <...> Әйдә ял көне дискотекага барабыз. Бүген яңа музыка була. Миңа бу фильм бик ошады, чөнки … . Төп рольне ... . Мин үз сайтымны булдырдым. Дустым белән он-лайн режимда аралашам. <…> Компютер уеннары белән мавыгу зыянлымы? |
шөгыльләнә, түгәрәк, бәлки, күргәзмә, кумир, осталык, бәяләнде, тамашачылар, алкышлар, теләү, күренекле, атаклы, алкышлар, танылган, виртуаль дөнья, сайтка теркәлү, мавыгу, зарарлы. |
Кеше һәм мохит (4 сәг.) |
||
“Кеше һәм табигать” про-блемалары буенча сөйләшү. |
Мин – табигать баласы. Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Янгын булмасын өчен ... . |
Казылма байлыклар, зарарлы матдәләр, агулана, янгын, киләчәк, буын, үсемлек, кими, куркыныч. |
Тирәбездә яхшы кешеләр (4 сәг.) |
||
Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә белү. 9нчы Май – Җиңү көне, Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар турында сөйләшү. |
Бөек Ватан сугышы 1941нче елда башлана. <…> Бөек Ватан сугышында безнең әтинең бабасы катнашкан. <…> Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре дә була. <…> |
Бөек Ватан сугышы, дәвам итә, яралылар, һөҗүм итә, көчле сугыш, очучы, чигенә, буын, элүче, байрак, өлкән, әсирлек. |
9 нчы сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты дәресләре укыту өчен тематик план
Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М.Шагалиева
№ |
Дәрес темасы |
Сәгать саны |
Үзләштерелергә һәм камилләште-релергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләрнең көтелгән нәтиҗәсе |
Эш төре |
Үткәрү вакыты |
||
План |
Факт |
||||||
БЕЗ ТАТАРСТАНДА ЯШИБЕЗ |
|||||||
1 |
“Татарстан Республикасы” тексты |
1 |
Татарстан Республикасы турында сөйли белү Дәүләт,сокландыра, мәйдан,миллләт вәкиле, куәтле, икътисади, килешү, төбәк, мөстәкыйль |
“Татарстан Республикасы” тексты буенча әңгәмә |
02.09 |
||
2 |
“Татар музыка сәнгате” тексты |
1 |
Сәнгать, иҗат, өлкә, кыллы, моң, сәхнә, нигез салучы. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
“Татар музыка сәнгате” тексты буенча әңгәмә |
09.09 |
||
3 |
Александр Ключарев һәм София Гобәйдуллина иҗатлары |
1 |
А.Ключарев турында сөйли белү. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Александр Ключарев тексты буенча әңгәмә |
16.09 |
||
4 |
“Татар театры” тексты |
1 |
Мәдәни, үзәк, дәртле, нурлы, гасыр, тамашачы, игълан ителә. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. |
“Татар театры” тексты буенча әңгәмә |
23.09 |
БЕЛЕМ ҺӘМ КИТАП |
||||||||
5 |
Р.Вәлиев “Саумы, китап!” |
1 |
Хикәянең эчтәлеген сөйли белү Мәгарә, тылсым, хыял, җәмгыять, укымышлы, юлдаш, гаҗәпләнү |
Р.Вәлиев “Саумы, китап!” тексты буенча әңгәмә (1 өлеш) |
30.09 |
|||
6 |
К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре |
1 |
К.Насыйриның биографиясен сөйли белү Гыйлем, гаять, куыш, коточкыч. Эчтәлекне аңлау. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре буенча әңгәмә |
07.10 |
|||
7 |
Беренче татар китабы . |
1 |
Китапханә, чишмә, кызыклы. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. |
“Минем яраткан китабым” сочинение язу |
14.10 |
|||
8 |
М.Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” (1 өлеш) |
1 |
Су урынына эчәбез, коры яшен суккандай булды, кереп батты, тегермәнгә су салу |
М.Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” (1 өлеш) бенеча әңгәмә |
21.10 |
|||
9 |
М.Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” (2 өлеш) |
1 |
М.Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” әсәрен сөйли белү. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
М.Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” (2 өлеш) буенча әңгәмә |
28.10 |
|||
10 |
Л.Ихсанова “Бер маҗара” (1 өлеш) |
1 |
Хәбәрлек сүзләр. Түзәргә, сөендерә, арырга, булышырга, талаучы Түзәргә, сөендерә, арырга, булышырга, талаучы |
Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара” (2 өлеш) буенча әдгәмә |
11.11 |
|||
11 |
Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара” (2 өлеш) |
1 |
Коткарды, гаҗәпләнде, сөйләде, калдырды, сизде. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара” (2 өлеш) буенча әңгәмә |
18.11 |
|||
ҺӨНӘР САЙЛАУ |
||||||||
12 |
Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” |
1 |
Сәләт,дәвалаучы, юри, чир, хәрәкәт, борчый, көзән җыера |
Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” буенча әңгәмә |
25.11 |
|||
13 |
Г.Ахунов “Хәзинә” |
1 |
Г.Ахунов “Хәзинә” әсәре белән эшләү Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Г.Ахунов “Хәзинә” буенча әңгәмә |
02.12 |
|||
14 |
И.Юзеев биографиясе |
1 |
И.Юзеев биографиясен белү Монологик сөйләмне камилләштреү. |
И.Юзеев биографиясен белү |
09.12 |
|||
15 |
И.Юзеев”Таныш моңнар” |
1 |
Риза бул, рәнҗи, оялу, бәгърем, чын сөю, бәхетле |
И.Юзеев”Таныш моңнар” буенча әңгәмә |
16.12 |
|||
16 |
Р.Вәлиева “Гомер һәм һөнәр” |
1 |
Р.Вәдиева “Гомер һәм һөнәр” шигыре белән эшләү. Диалогик сөйләмне үстерү. |
Р.Вәдиева “Гомер һәм һөнәр” буенча әңгәмә |
23.12 |
|||
АТА-АНАГА ХӨРМӘТ МӘҢГЕЛЕК |
||||||||
17 |
Татар халык әкияте “Алтын алмалар” |
1 |
Кичен, үзара, күрше, ярлы, гаҗәпләнә, шат, почмак |
Әкиятне сөйли белү |
13.01 |
|||
18 |
Татар халык әкияте “Зирәк карт” |
1 |
Вәзир, зирәк, шәүлә, өянке, гәүһәр, төп,оч. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Әкиятне сөйли белү |
20.01 |
|||
19 |
С.Хәким “Әнкәй” |
1 |
Шигырьне сәнгатле укырга өйрәнергә |
Шигырьне яттан сөйләү |
27.01 |
|||
20 |
А.Шамов “Госпитальдә” (1 өлеш) |
1 |
А.Шамов “Госпитальдә” (1 өлеш) әсәре буенча әэгәмә. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
А.Шамов “Госпитальдә” (1 өлеш) буенча әңгәмә |
03.02 |
|||
21 |
А.Шамов “Госпитальдә” (2 өлеш) |
1 |
А.Шамов “Госпитальдә” (2 өлеш) әсәре буенча әэгәмә |
А.Шамов “Госпитальдә” (2 өлеш) буенча әңгәмә |
10.02 |
|||
22 |
Н.Әхмәдиев “Ана” |
1 |
Сукыр, култыклап, тумыштан, ваз кич,баш тарт, лаек, бөек |
Н.Әхмәдиев “Ана” буенча әңгәмә |
17.02 |
|||
ТИРӘБЕЗДӘГЕ ЯХШЫ КЕШЕЛӘР |
||||||||
23 |
Г.Шәрәфи “Күңелләрдә гөл үсә” |
1 |
Күңел, гөл . Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Г.Шәрәфи “Күңелләрдә гөл үсә” буенча әңгәмә |
24.02 |
|||
24 |
Ш.Галиев “Урам ул нинди?” |
1 |
Әсәрне сөйли белү Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Ш.Галиев “Урам ул нинди?” Буенча әңгәмә |
03.03 |
|||
25 |
Р.Миңнуллин “Ә ни өчен?” |
1 |
Р.Миңнуллин “Ә ни өчен?” шигырен белү. Диалогик сөйләмне үстерү. |
Ш.Галиев “Урам ул нинди?” Буенча әңгәмә |
10.03 |
|||
26 |
Ш.Еникеев “Солтангәрәйнең язмышы”. |
1 |
Ш.Еникеев “Солтангәрәйнең язмышы” әсәре буенча әңгәмә Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Ш.Еникеев “Солтангәрәйнең язмышы” буенча әңгәмә |
17.03 |
|||
КЕШЕ ҺӘМ МОХИТ |
||||||||
27 |
Р.Мөхәммәдиев “Беренче умырзая”. |
1 |
Шифа, авыру, хәбәр, җилкә, сырхау, чишмә, дәва. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Р.Мөхәммәдиев “Беренче умырзая”буенча әңгәмә |
07.04 |
|||
28 |
М.Гафуриның “Кыр казы” әсәре белән танышу. |
1 |
М.Гафуриның “Кыр казы” әсәре буенча эшләү. Монологик сөйләмне үстерү. |
М.Гафуриның “Кыр казы” буенча әңгәмә |
14.04 |
|||
29 |
Табигатьне саклау |
1 |
Текстның проблемасы. Диалогик сөйләмне үстерүю. |
Текст белән эшләү |
21.04 |
|||
30 |
Р.Бәшәр “Авыру урман”. |
1 |
Табигать, агу, оя, сындырырга. Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Р.Бәшәр “Авыру урман”буенча әңгәмә |
28.04 |
|||
Беренче хисләр |
||||||||
31 |
И.Гази “Ак сирень”. |
1 |
Тишә, дулкынлана, моңая, ашык-пошык, сызгыра, еш |
И.Гази “Ак сирень” буенча әңгәмә |
30.04 |
|||
32 |
Ф.Яруллин “Ике кояшым бар, Илсөя”. |
1 |
Зыян, сизгер, язмыш, тынычлык, әһәмиятле, өмет, шелтә, комачаулый |
Ф.Яруллин “Ике кояшым бар, Илсөя” буенча әңгәмә |
05.05 |
|||
33 |
Минем героем. |
1 |
Гашыйк, хыял, күзәтә, шикләнә, тоела Монологик сөйләмне камилләштреү. |
Текст бенча эшләү |
12.05 |
|||
34 |
Кабатлау дәресе |
1 |
Тема буенча кабатлау, белемнәрне системалаштыру. |
Кабатлау |
19.05 |