Рус төркемендә укучы балаларга татар теле «Һөнәрләр»
Тема: «Һөнәрләр»
(Рус төркемендә татар теле. IX сыйныф)
Ибраһимова Гөлчирә Гамир кызы, Татастан Республикасы Нурлат шәһәре 2нче урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең технологик картасы
Планлаштырылган нәтиҗәләр |
Шәхескә кагылышлы: төрле һөнәрләргә карата кызыксыну, һөнәр ияләренә карата хөрмәт хисләре уяту; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели алу. Метапредмет: Танып-белү УУГ: танып белү мәсъәләсен аңлау, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйли алу, текст эчтәлегендә ориентлаша белү. Коммуникатив УУГ: әйләнә-тирәдәгеләр белән хезмәттәшлек итә алу, әңгәмәдәшләрнең фикерләрен тыңлый һәм аңлый белү, коммуникатив максаттан чыгып, сүзләрне дөрес куллана, фикерне анык һәм аңлаешлы итеп җиткерә алу. Регулятив УУГ: дәреснең тема, максат, эчтәлегенә үзбәя бирә алу, уртак эшчәнлек оештыра белү, үзләштерү өчен кирәкле материалны билгели белү. Предмет буенча: һөнәр сүзенең аңлатмасы һәм һөнәр исемнәрен белдерә торган сүзләр белән таныштыру; аларны сөйләмдә кулланырга күнектерү; «Һөнәрләр» темасына караган яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү, аларны дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи алу |
Дәреснең тибы |
Яңа белемнәрне формалаштыру дәресе |
Төп төшенчәләр |
Һөнәр, ашханә, хастаханә, театр, укытучы, сатучы, тәрбияче, төзүче, тегүче, пешекче, табиб һб |
Предметара бәйләнеш |
Рус теле, әйләнә-тирә мохит. |
Эшне оештыру |
Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль |
Чыганаклар |
Р.З.Хәйдарова, Г.И.Ибраһимова, Р.Л.Малафеева.Татар теле = Татарский язык. 9 сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 1 кисәктә – Казан “Татармультфильм” нәшрияты. 2016. |
Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
||||||
Оештыру өлеше, мотивация. Максат: дәрестә укучылар белән уңай атмосфера тудыру.
|
Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра, дәрескә әзерлекләрен тикшерә, укучылар белән әңгәмә үткәрә. Дуслар елмаеп караса, Дөнья яктырып китә. Я,кайсыгыз дусларын Елмаю бүләк итә? |
Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар). |
Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм иптәшләрен хөрмәт итү, дәрескә әзерлеккә үзбәя, үз уңыш-уңышсызлыкларының сәбәпләрен ачыклау. Коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуга теләктәшлек итү, үзара хезмәттәшлек булу. Регулятив: дәрес темасын, максатын формалаштыру |
||||||
–Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! |
– Исәнмесез. Хәерле көн! |
||||||||
– Бүген сыйныфта кем дежур? |
– Буген сыйныфта мин дежур. |
||||||||
– Урамда һава торышы нинди? |
– Урамда көн бик матур, салкын, кояшлы |
||||||||
Бүген атнаның ничәнче көне? өй эшен тикшерү “Минем гаиләм” хикәя. |
– Бүген атнаның өченче көне, чәршәмбе. Укучылар гаиләләре турында хикәя сөйлиләр |
||||||||
Белем һәм күнекмәләр булдыру Бүген без дәрестә һөнәрләр турында сөйләшербез |
Укучылар, өстәлдә нинди әйберләр күрәсез? Алар кайда кулланыла?Бу әйберләрне кемнәр куллана, кемгә кирәк, кемнәр күз алдына килә? , |
Өстәлдә глобус, указка, карандаш, бетергеч, кашык, тәлинкә, тонометр, фонендоскоп Укытучы, табиб, пешекче , сатучы, тәрбияче, төзүче, тегүче,
|
Регулятив: дәрес темасын, максатын формалаштыру Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм иптәшләрен хөрмәт итү. Танып белү: танып белү мәсъәләсен аңлау, синтез. Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау, аңлау, дөрес әйтелеш өстендә эшләү. Регулятив: хаталарны табу, төзәтү, үзконтроль. Предмет: тема буенча лексик материалны дөрес аңлау, өйрәнгән материалны кулланып, сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү. |
||||||
– Алар кайда кулланыла?? |
– Мәктәптә, шифаханәдә, ашханәдә, кибеттә |
||||||||
– Бу әйберләрне кемнәр куллана, кемгә кирәк, кемнәр күз алдына килә? |
– Укытучы, табиб, пешекче , сатучы, тәрбияче, төзүче, тегүче, |
||||||||
– Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында, кем турында сөйләшербез? |
– Кешеләр турында, һөнәрләр турында. |
||||||||
– Дөрес! Һөнәрләр турында |
|
||||||||
– Нинди максатлар куябыз? |
– тема буенча диалог һәм монолог төзи алу, төрле һөнәрләргә карата кызыксыну, һөнәр ияләренә карата хөрмәт |
||||||||
Ә нәрсә соң ул һөнәр? Укучылар, аңлатмалы сүзлектән һөнәр сүзенең мәгънәсен карыйбыз |
– Профессия- это у людей основной род занятий, трудовой деятельности. Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. |
||||||||
-һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. |
– белгечлек, эш, профессия, хезмәт |
||||||||
Яңа белемнәрне формалаштыру Максат: алган белемнәрне ныгыту Физминутка |
“ РАУНД ТЭЙБЛ” структурасы Беренче номерлы укучылар бер бит кәгазь алыгыз, 1минут эчендә һәр команда күпме һөнәр исемнәрен белә, шул кадәр язарга тиеш. Бирем: Укучылар, әйтегез әле тагы нинди һөнәрләр беләсез? Нәтиҗә: Статистика буенча, 40 меңнән артык һөнәр бар. |
Сатучы, хисапчы, оператор, пешекче,сәркәтип, шофер, нефтьче, тегүче, тәрбияче, төзүче, тукучы, механик, балта остасы, балыкчы, укытучы, инженер, җырчы, эшче, умартачы, бакчачы, шәфкать туташы, юрист, биюче, китапханәче, адвокат, табиб, атлар караучы, чәчтараш һ.б. (Иң күп һөнәр язучы команданы котлау) |
Шәхескә кагылышлы: үзбәя, һөнәрләр белән кызыксыну уяну. Танып белү: үрнәк буенча эшләү, язганны аңлату, анализлау, нәтиҗә ясау. Коммуникатиив: укытучы һәм сыйныфташлар белән теләктәшлектә булу, үз фикереңне төгәл итеп җиткерә алу, башкаларны тыңлау. Регулятив: эш максатын билгеләү, үз хаталарыңны һәм башкаларныкын табу һәм төзәтү. Предмет: өйрәнелгән лексиканың мәгънәсенә төшенү, җөмләләр төзи белү |
||||||
“ РЕЛЛИ КОУЧ” структурасы А тамгасы астында утырган укучы башлый, биремне аңлатып эшли, Б тамгасы астында утырган укучы карап тора, дөрес булса мактый. Шулай чиратлап дәвам итә. Бирем: Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз. Нәтиҗә: Кайбер һөнәр исемнәре –чы/-че кушымчалары ярдәмендә ясала. |
|
||||||||
“Финк-райт-раунд робин”структурасы (укучы уйлый,аннан соң кәгазьгә яза һәм төркемдә сөйләшү уздырыла) Как ты скажешь о том, что : Ваш брат работает врачом (нефтяником) Ваша сестра работает учителем ( прадавцом ) Ваш папа работает строителем ( шофером) Ваша мама работает поваром (воспитателем) Нәтиҗә: |
Минем абый табиб булып эшли. Минем абый нефтьче булып эшли. Минем апа укытучы булып эшли. Минем апа кибетче булып эшли. Минем эти төзүче булып эшли. Минем әти машина йөртүче булып эшли. Минем әни пешекче булып эшли. Минем апа тәрбияче булып эшли. |
||||||||
“МАЙМ” структурасы. Әйдәгез пантомима уенын уйнап алыйк. Сезнең өстәлләрдә карточкалар ята. Сез шул һөнәрне сүзсез аңлатып бирергә тиешсез. Стол№1(табиб), Стол №2 (укытучы), Стол №3 (сатучы), Стол№4 (чәчтараш) |
Укучылар мимикалар, жестлар ярдәмендә аңлатырга тиеш. |
||||||||
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү |
Дәреслектәге күнегүрырга тиеш)нем апа тәрбияче булып эшли.ктәбенеңне эшләтә. 45 нче бит, 6нчы күнегү10 нчы күнегү . Бирем: текстны укып чыгарга , сораулар төзергә, сорауларга җавап бирергә. |
Күнегүләрне эшлиләр (җөмләләрне дәвам итәләр, җөмләләргә сораулар куялар, текст нигезендә төркемнәрдә эшлиләр) |
Шәхескә кагылышлы: үзбәя. Танып белү: үрнәк нигезендә эшләү, гомумиләштерүләр ясау, чагыштыру, нәтиҗә чыгару. Коммуникатив: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү, башкаларның фикерен тыңлау һәм аңлау. Регулятив: хаталарны табу һәм түзәтү. |
||||||
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү |
«Сиңа нинди һөнәр ошый?» темасына диалог төзетә, парда эшләтә, диалогларын укыта |
Парда диалог төзиләр, кычкырып укыйлар / сөйлиләр, бер-берсен бәялиләр, уңышлы диалогларны сайлыйлар |
Шәхескә кагылышлы: үзбәя. Танып белү: диалог төзи белү, башка укучыларның диалогларында ориентлашу. Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыйлау һәм аңлау. Регулятив: үзбәя, контроль, анализ, планлаштыру. Предмет: тема буенча диалог төзи алу |
||||||
Тест уздыру |
Бу тест мәктәпне тзмамлагач нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк. Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып, 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз |
Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр. Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч. Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле. Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала. Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән. Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле. |
|||||||
Монологик сөйләмне камилләштерү |
“Рафт” структурасы Үтелгән тема буенча төркемнәрдә бер проект эше үтәлә. Проект эшен нинди формада, нәрсәләрне күздә тотып эшләүне төркемнәрдәге укучылар үзләре билгелиләр. Төп шарт: проект эше кыска һәм аңлаешлы булырга тиеш. Әзер проектлар калган төркемнәр алдында яклана.
|
1,3 төркемннәр реклама газетасы ясый, 2,4 команда –буклет ясыйлар. Әзер проектлар калган төркемнәр алдында яклана. |
Шәхескә кагылышлы: төрле һөнәрләр белән кызыксыну, һөнәр ияләренә карата хөрмәт хисләре булдыру. Танып белү: конкрет рәсем буенча эшләү, аңлап һәм ирекле сөйләү, белемнәрне структурлаштыру. Коммуникатив: сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү, башкаларны тыңлый һәм аңлый белү. Регулятив: практик мәсъәләне танып белү мәсъәләсенә әйләндерү |
||||||
Рефлексия
|
Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый. Укучылар, сезнең парталарда диалог язылган битләр. Хәзер диалогны укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. - Әйдәгез укучылар җавап бирәбез:” Кайсы һөнәр кирәклерәк?” Нәтиҗә: Барлык һөнәрләр дә бик кирәкле! Укучыларның эшенә бәя бирә, өй эшен аңлата (1 нче төр: әти-әниеңнең һөнәрләре турында җөмләләр язарга (4–5 җөмлә), 2 нче төр: әти-әниең, туганарыңның һөнәрләре, кайда эшләүләре турында хикәя язарга (7–8 җөмлә) |
Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулары булса, бирәләр Лиза: Мин табиб булам. Даниил: Ә мин төзүче булам. Төзүче һөнәре кирәклерәк, чөнки ул хастаханәләр төзи. Эльза: Юк, пешекче һөнәре кирәклерәк. Ул төзүчегә ашарга пешерә. Ксюша: Минемчә (по-моему), сатучы һөнәре кирәклерәк. Ул пешекчегә ашамлыклар сата. Аида: Ә сатучы авырса (если заболеет), ашамлыклар сатмаса (если не продаст) нишләргә. Кирилл: Аны табиб дәвалый. Рузиля: Шулай булгач (раз так), кайсы һөнәр кирәклерәк?
|
Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү, уңыш-уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау, үзбәя. Танып белү: дифференсацияләнгән бирем (өй эше). Регулятив: үзбәя, коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү |
Приложение №1
“ РЕЛЛИ КОУЧ” структурасы
А тамгасы астында утырган укучы башлый, биремне аңлатып эшли, Б тамгасы астында утырган укучы карап тора, дөрес булса мактый. Шулай чиратлап дәвам итә.
Бирем: Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.
А В
... аш пешерә, ... күлмәк тегә. |
... кешеләрне дәвалый, ... ашамлыклар сата. |
|
|
... хатлар тарата, ... балалар укыта. |
... балык тота, ... балалар тәрбияли. |
Бирем: Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.
В А
... кешеләрне дәвалый, ... ашамлыклар сата. |
... аш пешерә, ... күлмәк тегә. |
... балык тота, ... балалар тәрбияли. |
... хатлар тарата, ... балалар укыта |
Приложение №2
“Финк-райт-раунд робин”структурасы
(укучы уйлый,аннан соң кәгазьгә яза һәм төркемдә сөйләшү уздырыла)
Как ты скажешь о том, что :
Ваш брат работает врачом (нефтяником)
Ваша сестра работает учителем ( прадавцом )
Ваш папа работает строителем ( шофером)
Ваша мама работает поваром ( воспитателем)
Приложение №3
“МАЙМ” структурасы.
-Әйдәгез пантомима уенын уйнап алыйк. Сезнең өстәлләрдә карточкалар ята. Сез шул һөнәрне сүзсез аңлатып бирергә тиешсез.
Команда №1(табиб), Команда №2 (укытучы), Команда №3 (сатучы), Команда №4 (чәчтараш) Приложение №4
“Рафт” структурас
Үтелгән тема буенча төркемнәрдә бер проект эше үтәлә. Проект эшен нинди формада, нәрсәләрне күздә тотып эшләүне төркемнәрдәге укучылар үзләре билгелиләр. Төп шарт: проект эше кыска һәм аңлаешлы булырга тиеш. Әзер проектлар калган төркемнәр алдында яклана.
Приложение №5
Үзбәя.
Эш төре
|
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
6 |
7 |
Дəрес өчен |
Билге |
Приложение №6
Приложение №7
Лиза: Мин табиб булам.
Даниил: Ә мин төзүче булам. Төзүче һөнәре кирәклерәк, чөнки ул хастаханәләр төзи.
Эльза: Юк, пешекче һөнәре кирәклерәк. Ул төзүчегә ашарга пешерә.
Ксюша: Минемчә (по-моему), сатучы һөнәре кирәклерәк. Ул пешекчегә ашамлыклар сата.
Аида: Ә сатучы авырса (если заболеет), ашамлыклар сатмаса (если не продаст) нишләргә.
Кирилл: Аны табиб дәвалый.
Рузиля: Шулай булгач (раз так), кайсы һөнәр кирәклерәк?
Бөтенесе бергә: барлык һөнәрләр дә бик кирәкле!
Приложение №8
ТЕСТ эшләү
Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк. Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр.
3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып
10 элемнттан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз
Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.
Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.
Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.
Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.
Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.
Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.