Татар әдәбияты дәресе «Чәчәкләр — матурлык һәм үлемсезлек символы. М. Җәлил буенча»
Пояснительная записка к презентации
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Иске Матак урта гомуми белем мәктәбе”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Горшунова И.Н.
Сыйныф: 6 (рус төркеме)
Предмет: Татар әдәбияты
Тема: Чәчәкләр — матурлык һәм үлемсезлек символы.
М. Җәлил “Чәчәкләр” шигыре.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет — М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән таныштыру, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу.
Метапредмет
Регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.
Танып-белү: тарихтан Бөек Ватан сугышы чоры турында белү.
Коммуникатив: төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.
Шәхескә кагылышлы — туган илне ярату, туган илне саклау — мактаулы икәнен аңлау.
Материал: дәреслек (1 нче кисәк, 69—76 нчы битләр), эш дәфтәрендә 20—22 нче битләр.
методик әсбап: Мотыйгуллина Ә. Р., Ханнанов Р. Г., Гыйзәтуллина Э. Х., Мифтахетдинова Ә. З. Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), М.Җәлил тормышы турында презентация, М.Җәлилнең шигырь җыентыклары, слайдлар: чәчәкле болын күренешләре, һәйкәлләр рәсемнәре, нәркис, сөмбел, мәк рәсемнәре.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру
Дәресне башлау. Психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1) Өй эшен тикшерү: «Шүрәле» балетының эчтәлеге буенча фикер алышу (өйдә сөйләргә өйрәнгән балалар татарча сөйли, кемдер сорауларга русча җавап бирә, кемдер татарча җөмләләр төзи һ.б.)
2) «Шүрәле» балеты буенча әңгәмә.
- Нәрсә ошады?
- Балет кайсы илләрдә һәм шәһәрләрдә куелган? (Опера һәм балет театрында, чит илләрдә, Россиянең күп шәһәрләрендә.)
- Бу театр кем исемен йөртә?
- М.Җәлил турында нәрсәләр беләсез?
3. Уку мәсьәләсен кую
- Бүгенге дәреснең темасы: «Чәчәкләр — матурлык һәм үлемсезлек символы». (М.Җәлил иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен уку.)
- Темада язылган җөмлә белән килешәсезме?
- М.Җәлил белән бәйләнеш бармы?
- Чәчәкләр матур, Җәлил матурлык яраткан, Җәлилне онытмыйлар, һәйкәленә чәчәкләр китерәләр, шул исемдә шигыре дә бар.
Темадан чыгып, дәрескә уку мәсьәләсен укучылар белән бергәләп кую:
а) М.Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнергә;
ә) «Чәчәкләр» шигырен укырга, аңларга;
б) «символ», «строфа» теоретик төшенчәләрен истә калдырырга.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
1. Шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, музее турында мәгълүмат бирү.
1) М.Җәлилнең тормыш юлы турында презентация карау.
1941 елның июлендә М.Җәлилне гаскәри хезмәткә алалар. Башта ул Казан гарнизонында хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге хәрби сәясәтчеләр әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә немецлар якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә күчерелә. 1941 елның декабрендә укуны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка озатыла (февраль, 1942). Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган русча «Отвага» («Батырлык») исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби редакторы итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. Шул көннән аның тоткынлыктагы газаплы һәм каһарманнарча кыюлык белән узган кыска гомер этабы башлана. М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар — романнар, кыйссалар, драма әсәрләре һәм поэмалар языла, кинофильмнар төшерелә. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның көрәштәшләре ахыргы сулышларына кадәр туган халкына турылыклы калып, тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә (барысы да татарлар) Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләре Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фуад Сәйфелмөлекев, Фуад Булат, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Баттал, Әхәт Атнашев һәм Галләнур Бохараевларның гомерләре өзелә. Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен, М.Җәлилгә, вафатыннан соң (1956 елда), «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты — бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» өчен, СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге — Ленин премиясенә лаек була.
2) Укучылар презентациядә күргәннәрне өстәп, шагыйрьнең тормыш юлы турында җөмләләр әйтәләр.
3) Укытучының М.Җәлил турында, бигрәк тә сугыш чоры, Моабит дәфтәрләре турында сөйләве.
«Моабит дәфтәрләре» — Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына тирән ышанычы, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. Моабит шигырьләре, Россиядәге барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, төрек, кытай, япон, мадьяр (венгр), румын, чех һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат матбугатта басыла.
4) Дәреслектән М.Җәлил турында уку.
5) - Шагыйрьнең тормышы турында тулырак кайдан белә алабыз? (Китаплары, музей.) Казанда М.Җәлилнең музей-квартирасы бар. Дәреслектән уку, тәрҗемә итү. Музей сайтындагы фотосурәтләр карау.
2. «Чәчәкләр» шигыре белән эш.
1) — Ничек уйлыйсыз, шигырь нәрсә турында икән? (1943 елның ноябрендә языла.)
2) Сүзлекчә белән эш:
татлы – сладкий
иренегез – ваши губы
төслеләр (кебек) – как,словно,будто
көйләп тирбәтә – баюкает
иркәли – ласкает
изге – святой
янгыннар - пожары
явымнар- осадки
давыллар – бури
дарылы елларда – годы, пропитанные порохом
сеңде – пропитались
кан тамды – капала кровь
йөрәге түрендә – в глубине сердца
ага – дядя
тир – пот
калкып чыктыгыз – выросли
ал таң – розовая заря
дәрт биреп – добавляя силы.
Сүзләрнең дөрес әйтеп укуны тыңлау, кабатлау,сүзтезмәләр, җөмләләр төзеп, аңлауны ныгыту.
3) Шигырьне диктор башкаруында тыңлау.
4) Сорауларга җавап бирү.
- Шигырь нәрсә турында?
- Нәрсәләр аңладыгыз?
5) Шигырьне яңадан уку, һәр юлын русчага сүзгә-сүз тәрҗемә итү.
6) Укучыларның эчтән яки ярымтавыш белән укулары.
7) Чылбыр буенча сәнгатьле уку.
3. Теоретик төшенчәләр кертү.
- Шигырьне ничек бүлеп укыдыгыз?
- Ни өчен башкача бүлмәдек?
Шигырь теземнәренең төркемләп бирелүе — «строфа» дип атала.
Строфа – шигырь теземнәренең төркемләп бирелүе. Строфада билгеле бер метрик буыннар, ритм, интонацион-синтаксик төзелеш, рифма саклана.
— Шигырь чәчәк турындамы? Нәрсә турында?
Чәчәк — символ буларак бирелә.
«Символ» төшенчәсенең аңлатмасын укып, истә калдыру.
Символ (гр. symbolon — танытучы билге) — универсаль сәнгати һәм мәдәни категория. Бер яктан — әдәби образ, икенче яктан, билге сыйфатларын үзенә туплый. Һәр символ — ниндидер мәгънә белдерүче, шул мәгънә белән кушылган, ләкин аның белән чикләнми торган образ ул. Символ да эчтәлек — формага, форма эчтәлеккә күчә, икепланлы бөтенлек туа: аның форма тарафыннан белдерелүче катламы — морфема, формадан зуррак катламы метаморфема дип атала.
4. Дәреслектәге сораулар һәм биремнәр.
- Болында нинди чәчәкләр үсә? Аларның исемнәрен атагыз.
- Шагыйрь чәчәкләрне нәрсә белән чагыштыра?
- Изге Җир-ана символы сугыш елларында нәрсәне аңлаткан?
- Шагыйрь балаларны нәрсә белән чагыштыра?
- Шигырьдә чәчәк символы нәрсәне аңлата?
- “Чәчәк” сүзе шигырьдә нинди сүзләр белән алыштырылып килә?
- Шигырьдә сурәтләнгән чорны кайсы юлларда күрәбез?
- “Һәйкәл” сүзен кайсы строфа алмаштыра?
5. Эш дәфтәрендәге сораулар, биремнәр.
III. Рефлексив бәяләү
1. Рефлексив кабатлау.
- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?
- М.Җәлил турында нәрсәләр белдегез?
- «Чәчәкләр» шигырен аңладыгызмы?
- Нәрсәләр исегездә калды?
2. Дәрескә гомуми бәя. Укучыларга билге кую.
3. Өй эше:
а) Шигырьнең үзеңә иң ошаган 4 строфасын сәнгатьле укырга әзерләнергә;
ә) Беренче 2—3 строфасын яттан өйрәнергә;
б) «Тик булса иде ирек» шигырен укырга.