Муса җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклында тел-сурәтләү чараларының кулланылышы

0
0
Материал опубликован 7 April 2023

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

“Дементьев В.С. исемендәге Алешкин – Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбе”




Юнәлеше: М.Җәлил әсәрләренең сөйләм һәм стиль үзенчлекләре



Фәнни эш



МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ “МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ” ЦИКЛЫНДА

ТЕЛ-СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫНЫҢ КУЛЛАНЫЛЫШЫ








Башкаручы:


Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Гөлфия Әмир кызы







ЭЧТӘЛЕК

Кереш..............................................................................................................3

Төп өлеш. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклында тел-сурәтләү чараларының кулланылышы

1)Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы турында...................................4

2)Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклының тел-стиль

үзенчәлекләре..........................................................................................................8

Йомгак..........................................................................................................18

Кулланылган әдәбият исемлеге.................................................................20






















КЕРЕШ

Муса Җәлил – татарның бөек улы, күренекле шагыйрь, яугир, батыр. Шагыйрьнең иҗаты бүгенге көндә дә күп әдәбиятчылар, тарихчылар, телчеләр тарафыннан өйрәнелә. Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты аның икегә бүленеп өйрәнелә: окоп чоры поэзиясе һәм “Моабит дәфтәрләре” циклы. Соңгысы – татар халкына гына түгел, ә бөтен дөньяга билгеле шигырьләрдән гыйбарәт. Аның шигырьләренең тел үзенчәлеге таң калдырырлык. Күп кенә галимнәр Җәлил шигырьләренең телен җентекләп өйрәнде, әмма кызыксыну әле дә булса кимеми. Әлеге эзләнү эшемнең актуальлеге дә шулар белән билгеләнә.

Фәнни хезмәтебезнең максаты булып Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклының стиль үзенчәлекләрен өйрәнү тора. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- татар телендәге стилистик сурәтләү чаралары белән танышу; 

- Муса Җәлилнең тормыш юлына, “Моабит дәфтәрләре” циклының тарихына күзәтү ясау;

- шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” циклының тел һәм стиль үзенчәлекләрен билгеләү.

Эзләнү эшенең тикшерү объекты – Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы, тикшерү предметы – “Моабит дәфтәрләренең” стиль үзенчәлекләре.

Эшебезне язган чакта төрле чыганаклар белән таныштым. Р.Мостафин хезмәтләреннән файдаландым. Электрон ресурсларга мөрәҗәгать иттем.

Билгеләп үтелгән максат һәм бурычлар эзләнү эшенең түбәндәге структурасын һәм күләмен булдырдылар. Фәнни эшем Кереш, Төп өлеш, Йомгаклау, Кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлештә Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклының тарихы турында мәгълүматларга күзәтү ясадым. Әлеге циклның стилистик бизәлешен өйрәндем.

Йомгаклау өлешендә тикшерелгән тема буенча гомуми нәтиҗәләр ясадым.


МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ “МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ” ЦИКЛЫНДА ТЕЛ-СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫНЫҢ КУЛЛАНЫЛЫШЫ

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы турында

Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. 1906 елның 15 февралендә туган Муса Җәлилне, ил күгендә сүнмәс, якты йолдыз булыр дип берәү дә уйламагандыр.

Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка чаклы ук инде Муса Җәлил нык танылган һәм популяр шагыйрь була. Аның шигырьләренә, поэмаларына укучылар һәм тәнкыйтьчеләр югары бәя бирәләр. Аның либреттосына Н.Җиһанов язган “Алтынчәч” операсы әлегә чаклы татар театры сәхнәсеннән генә түгел, бәлки илебезнең башка опера театрлары сәхнәләреннән дә төшми. Сугыш башланыр алдыннан Җәлил “Хат ташучы” дигән лирик поэмасын бастыра, “Илдар” операсының либреттосын тәмамлый, күп кенә яңа зур әсәрләр өстендә эшли.

Илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә. Муса сугышның беренче көннәреннән үк армиядә була. Башта политработниклар курсларында, ә аннан соң Волхов фронтының “Отвага” газетасы редакциясенә . 1942 елның маенда Икенче удар армия чолганышта кала. Монда Муса Җәлил дә була. Сугышчылар айдан артык фашистлар һөҗүменә каршы торалар. 1942 елның 26 июнендә Муса Җәлил бер группа сугышчылар белән чолганыш боҗрасыннан чыгарга тырышып карый. Машинага төялеп алар дошман тарафыннан һәрвакыт утка тотылып торган сазлык өстенә агач җәйгән юлдан зур тизлек белән баралар. Ләкин машинаның тәгәрмәче астында мина шартлый. Җәлил белән бергә булган кешеләрнең күбесе үлә. Ә Муса, авыр яраланып, шартлау дулкыны белән читкә алып ташлана. Шундый хәлдә ул гитлерчыларга әсирлеккә төшә.

Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьда шагыйрьне нәрсәләр кичергән һәм ниләр уйлаган булуың аның шигырьләре ачык сөйли. Ул коточкыч бәхетсезлеккә төшүенә, хурлыклы коллыкка эләгүенә бик нык кайгыра. Аның йөрәге әрни, исән калуы өчен Ватан каршында үзен гаепле саный.

Сугыш башында барлык әсир “азиатларны” кырып бетерергә приказ биргән немецлар командованиесе, 1942 ел ахырында Сталинград янында уңышсызлыкка дучар булгач, аларны үз Ватаннарына каршы көрәштә файдаланырга уйлый. Ашыгыч рәвештә “милли легионнар” – төрек, әрмән, грузин легионнары төзелә. Польшаның Радом шәһәрчегендә “Идел-Урал” легионы оештырыла башлый. Бирегә Идел буе милләтләреннән булган әсирләрне көчләп куып китерәләр. Фашистларның кәбахәт ниятләрен өзү, әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның үзләренә каршы бору – җәлилчеләр үзләренең алдына әнә шул бурычны куялар. Һәм алар бу максатка шактый дәрәҗәдә ирешәләр дә. Дөрес, бу аларга бик кыйммәткә төшә. Дошманны алдау өчен, җәлилчеләргә башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән булып кыланырга туры килә. Җәлилгә һәм аның дусларына бу карарга килү бик җиңел булмагандыр, әлбәттә.

Муса ак эмигрантларның “Идел-Урал” комитетында эшли башлый. Яшерен оешманың башка членнарын эмигрантларын “Идел-Урал” газетасы редакциясенә пропагандистлар һәм легион отделениеләренең командирлары итеп, типографияга радио тапшыру редакциясенә һәм башка җаваплы эшләргә урнаштырырга мөмкин була. Көнчыгыш фронтка җибәрелгән “Идел-Урал” легионының беренче батальоны (монда меңгә якын сугышчы була) фронтка барып җитмәс үк, Витебск районында восстание күтәрә, немец офицерларын һәм сакчыларын кырып бетерә, коралланган килеш, Белоруссия партизаннары ягына чыга. Бу вакыйга гитлечыларга җитди сабак була. Шуннан соң фашистлар татар легионнарын фронтка җибәрергә батырчылык итмиләр. Фашистлар яшерен оешма булу турында сизенәләр, провакаторлар җибәрәләр, шымчылыкны көчәйтәләр.

1943 елның августында гестапо подпольщикларның эзенә төшә. Хәрби әсирләрнең ныклап әзерләнгән гомуми восстаниесе башлануга берничә көн калганда, Җәлилне һәм аның яшерен группасының күпчелек членнарын кулга алалар.

Ләкин җәлилчеләрне кулга алганнан соң да фашистлар совет патриотларының каршылыгын сындыра алмыйлар. Легионерларның күп өлеше төркем-төркем булып һәм берәмләп Польша һәм Франция партизаннары ягына кача һәм сугышның соңгы көннәренә чаклы кулларына корал тотып гитлерчыларга каршы сугыша.

Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, аяк-куллары богауланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал – сүз кала, һәм шагыйрь аны әче нәфрәт белән дошманнарының йөзенә ата.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф" татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.

«Моабит дәфтәре» (Moabit dəftəre, рус. Моаби́тская тетра́дь) — татар шагыйре Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы.

Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесе яңалиф белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган.

Аерым бер биттә, Җәлил белән төрмәдә көрәштәшләре исемлеге дә күренә. Исемлектәге 12 кешене җәлилчеләр дип атау гадәткә кергән.

Беренче дәфтәрдә – 50 шигырь, ә икенчесендә 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. 20се ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган.

Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тарафыннан сакланып калган.

“Моабит дәфтәрләре” — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

“Моабит дәфтәрләре” – әсирлеккә шагыйрьнең кичерешләрен турыдан-туры чагылдырган лирик көндәлек ул. Аларда тоткынлыкның авырлыгы да, азатлыкны сагыну да, йөрәк әрнүе дә бар. Коточкыч зур газаплар кичергәндә дә, авыр уйлану минутларында да без бу гаҗәеп кешенең гаять зур эчке көчен сизәбез.

Шагыйрь гомеренең соңгы көннәрендә иң тирән эчтәлекле һәм художество ягыннан камил әсәрләр тудыра: “Җырларым”, “Ышанма”, “Катыйльгә”, “Бүләгем”, “Серле йомгак”, “Алман илендә”, “Батырлык турында”.

Шагыйрьнең үлемсез батырлыгы турында матбугат битләрендә беренче мәгълүматлар күренү белән, бу темага шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар мөрәҗәгать итәләр.

Муса Җәлил татар халкы өчен генә түгел, бик күп башка халыклар өчен дә кадерле, җанын аямый көрәшкән, сокландыргыч һәм үрнәк образ буларак яши.

Җәлил шигырьләре дөньяның илледән артык теленә тәрҗемә ителгән. Сугыш беткәннән соң озак та үтмәстән, Франция һәм Бельгия аша патриот шагыйрьнең җырлары да әйләнеп кайта. Бу җырлар шагыйрь тарафыннан төрле кәгазь кисәкләреннән тегелгән ике кечкенә блокнотка тупланганнар. Анда йөзләп шигырь язылган. Бу шигырьләр Моабит циклы исеме астында бөтен дөньяга танылдылар.

1956 елның 2 февралендә немец-фашист илбасарларга каршы сугышта искиткеч ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, өлкән политрук Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. Ә 1957 елда “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы өчен ул, шагыйрьләр арасында беренче булып, Ленин премиясенә лаек була.

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклының тел-стиль үзенчәлекләре


Стиль – әдәби әсәрнең укучы тарафыннан эчтәлек һәм форма берлегендә бөтенлекне кабул ителүен тәэмин итә торган эстетик категория. Нәкъ менә стиль барлык элементларның бер-берсенә ярашлы, гармониядә булуын сорый, укучы, беренче чиратта, әсәрнең үзенә охшату-охшамавын шушы сыйфаттан чыгып билгели.

Һәр авторның үз индивидуаль стиле була. Әлеге стиль язучы яки шагыйрьнең шәхси кичерешләре, характер үзенчәлеге, чор үзенчәлекләре һәм башка бик күп факторлар белән тыгыз бәйле.

Муса Җәлилнең үз стиле инде сугышка тиклем формалаша. Бөек Ватан сугышы чорында исә аның таланты тагын да ныграк ачыла. Барлык җегәрен, көчен һәм талантын шагыйрь фашистларга каршы көрәшкә багышлый. Каләмен корал итеп, чын мәгънәсендә, ул хәтта тоткынлыкта да язуын дәвам итә.

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы үзенең тел-сурәтләү чараларына байлыгы белән аерылып тора. Әлеге курс эшебездә без шагыйрьнең шигырьләре белән танышып, аларда әлеге сурәтләү чараларын барлап карадык. Конкретрак алганда, синонимнар, антонимнар, омонимнар, чагыштырулар, эпитетлар, метафора, метонимия, синекдоха, символлар, сынландыру, күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә игътибар бирдек.

Гасабиле кичерешле бәгырь авазы булган «Моабит дәфтәрләре» — тоткынлыктан әйләнешле юллар белән илгә кайтып, мәгънәви һәм эстетик тирәнлекләре, гомумкешелек хыял-ниятләрен самими тәлгәшләргә төреп биргән батыр рухлы шигырьләре — татар һәм бөтендөнья халкын сискәндерде.

Муса Җәлил иҗатында еш очрый торган күренешләрнең беренчесе – юмор. Ул түбәндәге шигырьләрдә аеруча ачык чагылыш таба: “Минзәлә истәлеге”, “Ишек төбендә”, “Хәдичә”, “Томаулы гыйшык”, “Гашыйк һәм сыер”, “Табут”, “Тозлы балык”, “Бәла”, “Иркәм”, “Күршеләр”, “Бала йокысы”. Юморны үтемле итеп бирү өчен, М.Җәлил 10 төрле алым куллана:

Әдәби тел нормасында булмаган лексик катламнар: гади сөйләм, диалекталь, искергән сүзләр, китап сүзләре, шаярту сүзләрен куллану, сүз уйнату, сүзләрнең эчтәлеге белән форма арасындагы бәйләнешен бозып бирү:

Әй, Хәдичә, Хәдичә! 
Кичегеп кайтып кичә, 
Нинди эшкә чуалдың –
Яңа мода чыгардың.

Капкада тимер йозак, 
Хәдичә көткән озак. 
Тышта кунып булмый бит, 
Булса да гәрчә йөз ак.

( М.Җәлил “Хәдичә”)

Шагыйрь еш кына бик уңышлы итеп бер сүзнең мөмкин булган берничә мәгънәсен янәшә куллана, әлеге алым да юмористик хасият барлыкка китерә. Сүз уйнату ярдәмендә гомумкулланылыштагы гадәти сүзләргә дә шагыйрь көтелмәгән үткен, шаян мәгънә сала:

Капкада тимер йозак, 
Хәдичә көткән озак. 
Тышта кунып булмый бит, 
Булса да гәрчә йөз ак.

( М.Җәлил “Хәдичә”)

Азык булсын гөлем сыерына, 
Мин теләмим артык һичкемне! 
Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәм 
Каймак итеп эчсен гыйшкымны...

(М.Җәлил “Гашыйк һәм сыер”)

Юмор тонын көчәйтү максатында, шагыйрь синоним сүзләрдән дә файдалана:

Күрше белән борыннан 
Булмады һич татулык. 
Көн саен бер усаллык, 
Көн саен бер катылык.

(М.Җәлил “Күршеләр”)

Минем кызыл кәбестәм, 
Кыяклангач, өлгергәч, 
Быел бәлеш ашыйм дип, 
Эчкә җылы йөгергәч...

(М.Җәлил “Күршеләр”)

Бетте бакчам, кырылды, 
Һич чара юк каһәргә. 
Охшап калды түтәлләр 
Бомбаланган шәһәргә.

(М.Җәлил “Күршеләр”)

Муса Җәлил үз әсәрләренә уңай мәгънәле сүзләрне берәр тискәре сүзгә каршы кую, ягъни антонимнарда юмор рухы бирә:

Кыз торды да кинәт, әйтте миңа, 
Еламады үзе, көлмәде: 
«Сөям, диеп кызга үрелгәнче, 
Сөрт борныңны, егет, элгәре!»

(М.Җәлил “Томаулы гыйшык”)

Яшьлек үтте, инде картаелды,
Яшим хәзер читтә, ышыкта.
Теләсәм дә, хәзер ләкми миңа
Бер томаулы гына гыйшык та.

(М.Җәлил “Томаулы гыйшык”)

М.Җәлилнең юмористик әсәрләрендә фразеологик әйтелмәләр аерым урын алып торалар. Аның унөч шигырендә генә дә шундый иллеләп әйтелмә бар:

Иркәм минем бигрәк иркә, 
Үрле-кырлы сикертә. 

(М.Җәлил “Иркәм)

Күршем инде, билгеле, 
Киртә миңа һәр эштә.

(М.Җәлил “Күршеләр”)

Аның әсәрләрендә, юмористик тасвирлау чаралары буларак, чагыштырулар да зур роль уйный. Алар көтелмәгәнлеге һәм эш-хәлне, процессны көлкеле итеп сурәтләве белән үзенчәлекле:

Ә борын нәкъ төпсез кое кебек, 
Сәгать саен литр кимендә.

(М.Җәлил “Томаулы гыйшык”)

Муса Җәлил эпитет алымыннан да уңышлы файдалана:

Үзем күрдем, үз күзләрем белән, 
Үкереп акты ничек елгалар.

(М.Җәлил “Вәхшәт”)

Дөнья, дөнья... Ул да чын күңелдән 
Аны өзелеп сөйгән өченме, 
Яшьлегемнең кипкән сөягенә 
Салып мина агу эчерде.

(М.Җәлил “Назлы сөяркә”)

Шигырьләрдә төрле образлар да көлке чарасы булып хезмәт итә. Мәсәлән, сыер, томаулы гыйшык, күрше кәҗәсе, гашыйк егет образларын шагыйрь төрле кызыклы ситуацияләргә куя.

Сурәтле фикерләү үзенчәлекләре ноктасыннан караганда, 20 нче еллар иҗатында, алдагы унъеллыкның беренче яртысында, бөтен совет әдәбиятына хас булганча, тасвирчылык, сөйләп бирү, чакыру-өндәүләр, ягъни, нигездә публицистик хөкем өстенлек итә. Фикер һәм кичерешләрне нәкъ булганча, тормыштан «күчереп» алган, саннар, шигарләр белән чуарланган бу катламны «норматив» өслүп дип билгеләргә була. 30 нчы елларның икенче яртысыннан шагыйрь һәм шәхес буларак өлгереп җиткән Җәлил кысынкы, френч төймәләре ахыргача каптырылган норматив өслүптән чыгу юлларын эзләп, хакыйкый матурлыкны халык авыз иҗатында таба һәм җыр дөньясына, мифология галәменә, әкияти маҗарага чумып, шул кыйммәтләргә таянып, аларны шагыйрьлек хыялы белән баетып, кабатланмас рухлы, гүзәл яңгырашлы, хәзергәчә кыйммәтләрен югалтмаган әсәрләр тудыра. Бу катламны шартлы рәвештә «фольклор өслүбе» дип атап булыр иде. Фронт лирикасының, Моабит чоры әсәрләренең үзенчәлеген — өченче катламны — Җәлилнең «әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда» юллары төгәл чагылдыра кебек. Шулай ук табигать, яшәеш символикасын, көрәш, ут, язмыш, дошман, бүре, батыр егет, чишмә, сандугач кебек сүзләрне ачкыч итеп алган, символика, табышмак, серлелек, юл асты агымы, икенче, өченче мәгънәви төсмерләр әлеге өслүпнең эстетик юнәлешен билгели. Өслүпләр хәрәкәтен, үсешен исәпкә алганда гына Җәлилнең хис-кичереш, уй-фикер дөньясы кабатланмас матурлыгы, илаһи байлыгы белән ачыла, XX гасыр татар поэзиясенә тәэсире ачыграк күренә. Бу өслүпнең мәгънәви һәм эстетик эчтәлегенә «сагыш романтикасы» гыйбарәсе туры килә.

Шулай итеп, алда санап үтелгән чараларның барсын да М.Җәлил юморны бирү алымнары буларак куллана.

М.Җәлил иҗатында поэтик чараларның тагын берсе – аз сүз белән күп мәгънә аңлату. Муса Җәлил шигырьләрендә аеруча күп һәм урынлы кулланылган чараларның өченчесе – сынландырулар. Шагыйрь сурәтләү чарасы буларак яратып кулланган чараларның дүртенчесе – мәкаль һәм әйтемнәр.

Әлеге мәкаль һәм әйтемнәрне өч төркемгә бүлеп карарага мөмкин: беренче төркем: әзер килеш кулланылган мәкальләр; икенче төркем: автор үзгәртеп кулланган мәкальләр; өченче төркем: шагыйрьнең үз мәкальләре.

Күзәтүләрдән чыгып, шундый нәтиҗәләр ясадык. Халыкның тапкыр, шаян рухын чагылдырган, үткен һәм җор телдә язылган шигырьләре М.Җәлилнең чын мәгънәсендә юмор остасы булуы турында сөйли. Шактый зур һәм эчтәлекле идеяләрне халык телендәге гади тел чаралары ярдәмендә ачып бирә, ягъни аз сүз белән күп мәгънә аңлата. М. Җәлил әсәрләренең теле искиткеч бай, аларда мөмкин булган барлык поэтик чаралар киң кулланылган; аларның барысы да тирән мәгънәгә ия һәм зур фәлсәфи вазифа башкара. М.Җәлилнең һәр сурәтләү чарасында халык авыз иҗаты традицияләрен күреп була. Шулар мисалында М.Җәлилне халкыбыз тарихын, телен, авыз иҗатын искиткеч яхшы белгән дип әйтергә нигез бар.
М.Җәлил үзе дә телебезне баетуга, үстерүгә бик зур өлеш кертте.
Тагын да тирәнрәк күзәтсәң, М.Җәлил иҗатында татар халык иҗаты традицияләреннән тыш, классик әдәбият, рус һәм Көнчыгыш поэзиясе үрнәкләрен дә күпләп очратырга мөмкин.

Кичер, илем!” шигырендә шагыйрь риторик эндәш куллана. Ватаны алдында үз гаебе булмавын раслау, аклану – тоткынга эләккән Җәлилнең күп кенә шигырьләре өчен хас тема. “Мин түгелме шигырь утым белән ант итүче канлы сугышта?” – дип риторик сорау бирә шагыйрь.

Борчылма, дип, тормыш юлдашым,

Соңгы тамчы каным тамсын,

Тик антыма таплар кунмасын! –

дип риторик өндәү белән яза, ачынып, тынгысыз шагыйрь каләме.

Муса Җәлил җанландыру алымын да куллана:

Таң атып, нурлары 
Үпкәндә кырларны, 
Чишмәләр, күлләрне 
Һәм калын урманны...

(М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә”)

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

( М.Җәлил “Кызыл ромашка”)

Бу шигырьләрдә эчтәлекне образлы итеп ачу өчен мәхәббәт, кайгы, таң нурлары, ромашкалар кешеләргә хас үзенчәлекләр белән җанландырып сурәтләнгәннәр. Бу төшенчәләрне җанландырып бирү сөйләмнең аһәңен арттыра, нәфислек өсти. Матур әдәбият әсәрләрендә, гомумән, мондый җанландыруларны күп очратырга була.

«Күлмәк» балладасында сөйгәненең тавышын ишетү, ул чиккән кулъяулык белән битен сөртү, Дилбәр кулыннан узган күлмәкне киюгә, дошманнары җәзалаган егет терелә һәм үч алуын дәвам итә. Мондый шартлы күпертү романтик әдәбиятка гына хас. Шагыйрь реаль тормышта мондый хәл-әхвәлнең була алмавын аңлый, әзерлекле укучысын әлеге вакыйгага ышандырырга тырышмый да. Баллада авторы өчен иң мөһиме – хәтәр мизгелләрдә ярдәмгә килә, салкын йөрәкне җылыта, теләсә нинди авырлыкларны җиңә, тау-ташларны, кара урманнарны ерып чыга алырдай саф, илаһи мәхәббәткә дан җырлау, аның шифалы, савыктыргыч көчен күрсәтү!

Йөз үлемнән мине тартып алды 
Синең керсез кайнар сөюең.

(М.Җәлил “Ана бәйрәме”)

дигән канатлы гыйбарә, күпертү Көнчыгыш дастаннарының мәхәббәтне олылаган, теләсә нинди авырлыкны, мәкер-низагларны ерып чыгарга өндәгән әсәрләренә аваздаш. «Ана бәйрәме» балладасында сугыш афәте, фаҗигасе өч йөрәк парәсен сугышка озаткан ана кичерешләре аша ачыла. 

Җәлил һәм аның иптәшләре үлем җәзасы көтәләр: күзләр караңгы, тешләр кысылган, чырай сытылган, «дошманнар көлә», «елмаюларны онытты Муса...» Дуслары, киресенчә, күңелләрне җылы сүзең, җор гыйбарәң белән җылыт, диләр. Кечкенә кәгазь кисәгенә язылган юмористик, шаян юлларны ул әсиргә суза, аны укыгач, «елмая йөзләр, яктыра күзләр». Бу юллар кайбер тәнкыйтьчеләрнең «үзе язганча, авыр шартларда яшәсә, ничек инде Муса шук, елгыр шигырьләр иҗат итә алган» дигән шаукымлы соравына да җавап булып тора. «Елмайган кеше» тормышны сөя, «тормыш сөйгәннәр көрәшче була», көрәшчеләр үлемнән курыкмый, ди шагыйрь. Аның каравы фашист шомлана, «ул инде көлми, күрә: эш яман».

Шулай итеп, “Моабит дәфтәрләре” циклында шагыйрь төрле тел-сурәтләү чараларыннан мул куллана. Муса Җәлилнең әлеге циклының тел һәм стиль бизәлеше таң калдырырлык. Шагыйрь синоним, антоним, җанландыру, чагыштыру, риторик эндәш кебек сурәтләү чараларын яратып куллана.




























ЙОМГАК

Сәнгатьчә сурәтләү алымнары, сөйләмдә югары яңгырашка ирешүдә, аның аһәңлелеген күтәрүдә матур бизәкләр һәм нәфис чигешләр – орнаментлар итеп кенә каралмыйча, әйтелә торган фикерне фәлсәфи юнәлештә әдәби тел белән аңлатырга мөмкинлек тудыра торган чара итеп тә бәяләнергә тиеш. Аларның бер максатка ярашлы кулланылуы нәкъ шуның белән аңлатыла да. Музыкада тормыш күренешләре, вакыйгалар тыңлаучыга үзенчәлекле итеп, үзенә хас чаралар белән җиткерелгән кебек, матур әдәбиятта да тормышны, чынбарлыкны чагылдыру махсус кануннарга нигезләнә. Тел, элекке традицияләр җирлегендә өзлексез үсеп һәм яңарып тора. Яңа формалар, телдәге сурәтләү чаралары белән тыгыз бәйләнешкә кереп, сөйләмне тагы да баета һәм камилләштерәләр. Сурәтләү-тасвирлау алымнары әсәрнең идея эчтәлеге, төзелеше һәм анда катнашучыларның характерын ачу белән тыгыз бәйләнгән була. 

Татар әдәбияты теле гаять бай. Һәр язучының, шагыйрьнең үзенчәлекле стиле була. Матур әдәбият әсәрләрендә төрле сурәтләү чаралары, троплар куллану нәтиҗәсендә шагыйрьләр һәм язучылар үз әсәрләре теленең укучы өчен аңлаешлы, образлылыкның югары булуына ирешәләр. Шагыйрь һәм язучыларның әсәрләренең телен, стилистик бизәлешен өйрәнү тел белгечләрендә һәрвакыт зур кызыксыну уята. Аеруча классик әдипләрнең телләре әлеге җәһәттән даими рәвештә өйрәнелеп килә. Шундый әдипләрнең берсе – Муса Җәлил.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде.

Җәлилнең шигъриятенең Бөек Ватан сугышы чоры, ә конкретрак алганда – “Моабит дәфтәрләре” циклы бөтен дөньяга таныш. Әлеге циклдагы шигырьләр – үлемсезлек гимны буларак яңгырый.

Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да. Шагыйрь төрле сурәтләү чараларыннан мул куллана. Бу исә аның әсәрләренең сәнгатьчә эшләнешен арттыра, камилләштерә, образлылыкны югары дәрәҗәгә күтәрә.

Әлеге эзләнү эшендә мин дә үз чиратымда татар теленең тел сурәтләү чараларына күзәтү ясадым. Муса Җәлилнең биографиясе, “Моабит дәфтәрләре” циклының тарихы белән таныштык. Әлеге циклдагы шигырьләрнең тел һәм стилистик бизәлешен, алардагы тел сурәтләү чараларының кулланылышын тикшердем.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгына кергән шигырьләр тел сурәтләү чараларына гаять бай. Шагыйрь кабатлау, сынландыру, эпитет, метафора, юмор, ирония, гипербола кебек сурәтләү чараларын яратып куллана.

Тел-сурәтләү чараларында геройларның характерлары, психик халәтләре чагылыш таба. Әлеге сүзләр сөйләмне тәэсирле, образлы,
сурәтле итеп, фикерне ачык, төгәл итеп җиткерергә ярдәм итәләр.

Йомгаклап әйткәндә, тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә шагыйрь теге
яки бу төшенчәне, фикерне белдерүдән тыш, бер үк вакытта вакыйгаларга,
кешеләргә мөнәсәбәтен дә чагылдыра һәм сөйләмгә үткенлек, җанлылык
кертә торган бу чара автор сөйләмендә дә, персонажлар телендә дә еш очрый.

Шигырьләрне уку, өйрәнү, гомумән, Муса Җәлил кулланган сурәтләү чараларының гаҗәеп төрлелегенә ышандыра. Мәсәлән, портретлар, аннары пейзажның вазифасы идея – эчтәлекне, образларның эчке дөньясын төшенергә, кичереш, хисләр уятуга ярдәм итә. Шагыйрь халкына һәрвакыт якын булган, аның үткәнен, тел үзенчәлекләрен, фольклорын яхшы белгән. Бай табигать, үсемлекләр дөньясы туган якның матурлыгына соклану хисе уяткан. Ватанына тугрылыклы калган кеше генә әнә шундый шигъри әсәрләр иҗат итә аладыр.



КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ


I. ЧЫГАНАКЛАР

1.1. Муса Җәлил. Җыентыклар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973 ел.

1.2. Муса Җәлил. Кызыл ромашка. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984 ел.

1.3. Муса Җәлил. Моабит дәфтәре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986 ел.


II. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

2.1. Галиуллина Г.Р., Шәкүрова М.М. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар) - Казан: Таткитнәшр, 2008. – Б. 23.

2.2. Мостафин Р. Муса Җәлил. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986 ел.

2.3. Мостафин Р. “Өзелгән җыр эзеннән” – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982 ел.

2.4. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Зәкирҗанов, Т.Ш.Гыйлаҗев, Н.М.Йосыпова. – Тулыл.2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 87.


в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.