12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Хисматуллина21
Россия, Татарстан респ., Казань
1

Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Һөнәрчелек сүзләре

Уку предметы: татар теле

Сыйныф: 5

Укытучы: Хисмәтуллина Гөлшат Ринат кызы

УМК: авторлар Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова

 

Дәреснең темасы: Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Һөнәрчелек сүзләре.

 

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү.

Максат:

Белем бирү: һөнәрчелек сүзләре турында белемнәр формалаштыру

Үстерелешле: дәрестә алган белемнәрне кирәкле ситуацияләрдә куллану;

 укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүдә шартлар тудыру;

Тәрбияви: хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү; Һөнәр ияләренә ихтирамлы булырга өйрәтү.

 

Төп төшенчәләр: һөнәрчелеккә караган сүзләр;

 

Көтелгән нәтиҗәләр: Һөнәрчелек  сүзләрен  аера белү;  һөнәр сайлауга этәргеч ясау;

 

Предметара бәйләнеш: татар теле, хезмәт дәресе

Предмет нәтиҗәләре:

шәхси: төрле һөнәрләр турында мәгълүмат туплау, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү;

регулятив : үз эшләрен планлаштырырга өйрәтү;

                           үзбәя бирү, иптәшләренә бәя бирү.

коммуникатив : төркемнәрдә эшләү күнекмәләре камилләштерү.

 

Җиһазлау: дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, . Татар теле.Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.

1. Презентация  Power Point – Һөнәрчелек сүзләре.

Кулланылган структуралар: МИКС-ФРИЗ-ГРУП, КЛОК БАДДИС.

 

 

 Дәреснең этаплары.

 

Укытучы эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

 

 Универсиаль укыту гамәлләре.

 

I этап. Оештыру моменты.

 

Максат: Укучыларны актив-лаштыру, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

 

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.

-Хәерле көн балалар!  Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп хәерле көн телик.

-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.                 

 

(слайд №1)

 

-Көннәр кояшлы булсын!

-Җирдә тынычлык булсын!

-Барыбызга да хәерле көннәр!

-Көнебез хәерле үтсен!

 

Коммуникатив универсаль уку гамәле

1.Башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәтү. .

2.Куелган максат буенча  дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру.

3.Төркемнәрдә, коллективта  эшләү күнекмәләре булдыру.

 Шәхси УУГ . 1.Күмәк эшчәнлеккә әзерләнү. 2.Үзеңне тоту кагыйдәләре турында төшенчә булдыру.

 

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

   Элек өйрәнгән кагыйдәләрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

 

Экранда рәсемнәр чыга. (Слайд №2)

  -Укучылар, игътибар белән экранга  карагыз әле. Бу рәсемдә кемнәр сурәтләнгән?

 

-Нәрсә ул һөнәр.

 

-Әйдәгез экранга карыйк әле.

Диалог укыла.

(Слайд №3-8)

 - Сез бишенче палатадагы авыруны карадыгызмы?

 - Әйе. Температурасы югары, тамагына ангина  чыккан. Хәзер сез аңа дару бирегез, бер сәгатьтән укол ясарсыз.

 

-Сез ничек уйлыйсыз,кемнәр сөйләшә монда?

-Кайдан белдегез?

 

-Яхшы, укучылар. Сезнең алда карточкалар ята. Хәзер шуларга күз салыйк әле.

( Матурлык, һөнәрле, малай, эшле, һөнәрчелек, вакыт, чаңгы, һөнәрче, һөнәрсез, ямьле, болытлы, һәйкәл, һөнәр, китапханә)

-Әйдәгез, шушы сүзләр арасыннан һөнәр сүзенә тамырдаш сүзләрне сайлап алыйк әле.

-Кайсы сүзне аңламадыгыз?

-Укучылар, нишлик соң? Мәгънәсен ничек белик?

-Нинди сүзлектән карап була соң?

(Слайд№9)

 

Укучыларның җаваплары тыңлана.

(табиб, укытучы, сатучы,эшчеләр, һөнәр кешеләре.һ.б)

-Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең бер төре.

-Һөнәр ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык. Махсус белем таләп итә торган эш.

 

-Табиблар.

 

Тактага язалар, тамырын билгелиләр.

 

-Һөнәрчелек.

-Сүзлектән карыйк.

 

-Татарча-русча, аңлатмалы, синонимнар һ.б

 

Регулятив УУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

 

Танып-белү УУ

гамәле : формалаштыру.

Коммуникатив УУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу.

 

 

III этап. Яңа материалны өйрәнү.

Укучыларны һөнәрчелек сүзләре  белән таныштыру.

 

Максат:

һөнәрчелек сүзләрен өйрәнүне оештыру.

Парларда эшләүне, эшләнгән биремнәрне бәяләүне оештыру.

 

Уку мәсьәләсен өлешләп чишүдә укучыларны катнаштыру.

 

-Ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге темабыз нәрсәгә бәйле?

-Тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

-Моңарчы караган рәсемнәр һәм диалоглар буенча һөнәрчелек сүзләрен нинди сүзләр дип күз алдына китерәсез?

-Яхшы, укучылар. Хәзер дәреслекләрегезне ачып, кагыйдәне карагыз. Сезнең әйткәннәрегез (фаразларыгыз) дөрес булганмы?

-Безнең дәресебезнең темасы “Һөнәрчелек сүзләре.” Без бүген дәрестә төрле һөнәр ияләре куллана торган сүзләр белән танышырбыз.

 

Максат:

 Күнегүләрне эшләүдә катнашу.

Бер-береңә ярдәм һәм контроль оештыру . (парлап эшләү)

 Эшләнгән биремнәрнең дөреслеген бәяләү.

 

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

 

-Һөнәр белән бәйле.

-Һөнәргә караган сүзләр.

-Аерым һөнәрләргә караган сүзләр.

 

Кагыйдәне укыйлар. Фикерләрен әйтәләр.

 

Китаптагы кагыйдәне уку.

 

Шәхси УУГ: танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Регулятив УУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Танып-белү УУГ

Текстан, рәсемнәрдән яңа информацияне таба белү кунекмәләре булдыру.

 

IV этап.  Өйрәнгәннәрне ныгыту.

  Һөнәрчелек сүзләрен аера белү, дөрес язарга өйрәнү, мәгънәләрен аңлату.

 

 

Ял итү.

“МИКС-ФРИЗ-ГРУП”

Парларда эшләгәндә бер-береңә  ярдәм күрсәтү, тикшерү оештыру.

 

 Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

 

Дәреслектә бирелгән 204 нче күнегү өстендә эшләү.

 

204 нче күнегү дәфтәрләрдә эшләнә.

-Бу сүзләрне кайсы һөнәр ияләре куллана?

Сүзләрне аерып язарга.

 

Тикшерү. Нәтиҗә ясау.

 

Сораулар:

1) Тәрбияче  сүзендә ничә иҗек бар?(4)

2) һөнәр сүзендә ничә сузык аваз бар?(2)

3) Игенче сүзендә басым ничәнче иҗеккә төшә?(3)

4) Сыйныфташлар сүзендә ничә хәреф бар?  (12)

(Слайд №11)

Максат:

Парларда эшләүне оештыру, эшләнгән эшләргә контроль булдыру.

Дәреслек буенча эш оештыру.

 

Укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуда катнаштыру.

 

 

Төзүче, укытучы, табиб, эшче,

 

Максат: Парларда эшләүне оештыру, эшләнгән эшләргә контроль булдыру.

               

Дәфтәрләрен алыштырып тикшерәләр.

 

Регулятив УУГ

1.Укытучы ярдәмендә дәрестә эшләнәчәк эшләрне  планлаштыру.

2. Дәреслек материалы өстендә эшләгәндә үз фикереңне әйтә белүне булдыру.

 

  Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ

 

Мөстәкыйль эш.

.(Слайд №12)

 1.Хәзер экранга игътибар итик әле.

Җеп, тукыма, метр, акбур, чүкеч, салат, пычкы, көрәк, пычак, кадак, такта, тырма, кайчы, инә, орлык, түтәл, сорт.

-Бу нинди сүзләр?

-Кайсы һөнәр ияләренә караган сүзләр?

-Тагын кайсы дәрестә сез бу сүзләрне кулланасыз?

 

2.Нейтбукларда эш.

Тест “Һөнәрчелек сүзләре.

 

 

2.-Укучылар, сезнең үзегезнең дә сайлыйсы килгән һөнәрләрегез бардыр. Хәзер эшебезне дәвам итү өчен

    КЛОК БАДДИСНЫ алабыз. 12 дә кем белән очрашырга тиеш, шуның белән парлашасыз. Кемнең исемендә хәреф саны күбрәк, шул сөйли башлый. Бер кешегә 30 секунд вакыт бирелә.

1-2 пардан җаваплар сорала.

 

 

 Күреп торам барыгызның да сайлыйсы килгән һөнәре бар. Теләк булу бик яхшы ул,балалар. Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле яхшы табиб, умартачы, язучы, йөк төяүче… Ләкин сез ялкау булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, беркемгә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз. Тырышып укыгыз.

 

-Хәзер укучылар, менә бу таблицаны тутырыйк әле.

(Слайд №13)

 

Һөнәрчелек сүзләре.

-тегүче, балта остасы, бакчачы, пешекче(аш-су остасы)

 

Үзбәя 

 

 

Кагыйдәләр искә төшерелә.

 

Регулятив УУГ

1.Үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

2.Уку эшчәнлеген, куелган максаттан  чыгып, бәяли белү күнекмәләре булдыру.

 

Шәхси УУГ

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инисиативасы күрсәтү.

Коммуникатив УУГ

Мәгълумәт туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

 

 

VII. Йомгаклау.  Рефлексив-бәяләү этабы.

   Дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә, йомгак ясау.

 

-Укучылар бүген без өйрәнгән һөнәрчелек сүзләре тормышта кирәк булыр микән?

-Үзегез өчен нинди файдалы фикерләр ишеттегез?

 

Үзегезне ничек бәяләр идегез.

 

Үзбәя. (Слайд №15)

“5” – мин биремнәрне мөстәкыйль эшләдем, иптәшемә дә булыша алам.

“4” – Кайбер күнегүләрне эшләгәндә кыенлыклар сиздем.

“3” – Ярдәмсез биремнәрне эшли алмыйм.

Өй эше.Өй  эше:

  1. Әти-әниләренең һөнәрләре буенча презентация ясарга.
  2.  Һөнәрчелек сүзләрен кертеп хикәя төзергә.
  3. Әти-әниләренең  һөнәрләренә бәйле сүзләрне дәфтәргә язарга.

 

Танып-белү УУГ Анализ ясау, схема буенча йомгак ясау күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив УУГ

Үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү.

Шәхси УУГ

Нәтиҗәләр чыгару, үз мөмкинлекләрен бәяләү.

Регулятив УУГ

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.