12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
dinara hilazova38
Россия, Татарстан респ., Нижнекамск
0

Шәүкәт галиевнең «Җәйге болында» шигыре



Тема: Шәүкәт Галиевнең “Җәйге болында” шигыре.

Җәй билгеләрен өйрәнү өчен циклда 2 сәгать бирелгән:

1нче дәрес – ЛКФ

2нче дәрес – Д/М сөйләм дәресе.

Циклдагы 1нче дәрес.

Лексик күнекмәләрне формалаштыру (ЛКФ) дәресе.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

Җәйге болында” шигырендәге яңа сүзләр белән таныштыру;җәй билгеләре турында әйтә һәм сорый белү; шигырьне сәнгатьле уку.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

Логик фикерли белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; парларда һәм күмәк эшли белү, аралаша белү сәләтен үстерү;

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; матурлыкны күрә белү, табигатькә сак караш тәрбиясе булдыру.

Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

Җәй билгеләре турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, сюжетлы рәсем, таратма материал.

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова. Татар теле. 4 сыйныф: рус телендә башлангыч сыйныф укучылары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: Татармультфильм, 2014. – 128б.

Дәрес барышы.

(укучылар төркемнәрдә утыралар, парталарда таратма материаллары папкасы, фломастерлар, кояшның бите, һәрбер дөрес җавап өчен укучыга кояшның нурлары бирелә- үзбәя өчен кирәк була).

Шигырь

Җәйге болында

Кызыл, сары, зәңгәр, күк...

Бик күп төрле чәчәкләр

Сабантуйга җыелган.

Яңгыр үтте, җил тынды,

Күр салават күперен –

Бар да шуннан коелган:

Кызыл, сары, зәңгәр, күк...

(Шәүкәт Галиев)

 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Мотивацион өлеш.

Укучылар белән исәнләшү:

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәлләрегез ничек?

-Хәерле көн сезгә!

2) Бүгенге көн турында әңгәмә оештыру (слайд №4):

- Лёня, спроси у Нади какая сегодня погода на улице.

Влада, спроси у Руслана какое сейчас время года.

Варя, спроси у Лизы, нравится ли ей весна и почему?

Өй эшен тикшерү (слайд №5)

(Җәй турында 3-4 җөмлә. Берничә укучыдан сорый.)

Укытучы белән исәнләшәләр.

-Исәнмесез!

-Яхшы.

-Хәерле көн сезгә дә!

Бүгенге көн турында әңгәмә оештыру:

Надя, бүген урамда көн нинди?

Бүген урамда көн матур, җылы, кояшлы, кояш көлә, кар эреде, җылы җил исә...

Руслан, хәзер кайсы ел вакыты?

Хәзер яз.

Лиза, сиңа яз ошыймы?

Әйе, миңа яз ошый, чөнки көн матур, кояшлы, чәчәкләр үсә.

Өй эшен тикшерү (Җәй турында 3-4 җөмлә. Берничә укучы җавап бирә.)

Белемнәрне актуальләштерү өлеше.

Эр-Ар-Гайд таблицасының сул ягын тутыру (слайд №6).

Укучылар, таблицаны тутырабыз. Әгәр сез бу җөмләләр белән килешәсез икән, “до” баганасына “+” тамгасы куясыз, килешмисез “-“ тамгасы.

до

сораулар

после

 

Җәйге болында чәчәкләр, җиләкләр үсә.

 
 

Җәйге болында күбәләкләр очмый.

 
 

Яңгыр ява, аннан соң салават күпере чыга.

 
 

Салават күпере өч төсле.

 

Таблицаны парта кырыена алып куябыз.

Эр-Ар-Гайд таблицасының сул ягын тутыралар.

до

сораулар

после

 

Җәйге болында чәчәкләр, җиләкләр үсә.

 
 

Җәйге болында күбәләкләр очмый.

 
 

Яңгыр ява, аннан соң салават күпере чыга.

 
 

Салават күпере өч төсле.

 

Таблицаны парта кырыена алып куялар.

Уку мәсьәләсен кую өлеше.

Си-Финк-Уандэ. (нәрсә күрәсез? Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?)

Слайдта (слайд №7) билгеле бер вакыт эчендә рәсемнәр килеп чыга, бу рәсемнәр буенча (проблемалы сораулар ярдәмендә) дәреснең темасын китереп чыгару.

Бу нәрсә?

Кояш нишли?

Кояш нинди?

Ә болар нәрсәләр?

Алар нинди?

Чәчәкләр нишли?

Юля, син чәчәкләр яратасыңмы? Ә сиңа нинди чәчәкләр ошый?

Спроси у Ангелины, какие цветы ей нравяться?

Ә болар нәрсә? (Җиләк рәсеме)

Алар нинди?

Син җиләк яратасыңмы? Җиләктән нәрсә ясыйлар?

(Күбәләкләр рәсеме) Болар нәрсәләр?

Алар нишли?

Укучылар, сезнең парталарыгызга бүген күбәләкләр очып килгән, аларның берсен сайлап алыгыз, кулыгызга куегыз. Синең күбәләгең нинди төстә? Спроси, какого цвета бабочка Лизы?...)

(Бал кортлары турында да шул тәртиптә)

Укучылар, чәчәкләр, җиләкләр кайда үсә? Бал кортлары, күбәләкләр кайда оча? җаваплар тыңлана:

Әйе, алар болында үсәләр, очалар. Бу рәсемдә кайсы ел вакыты сурәтләнгән?

Димәк, бүген нинди болын турында сөйләшербез? Русча да ярый. (слайд №8)

Руслан, бу рәсемне (Слайд №9) кышкы болын белән чагыштыр. (кышкы болын нинди? Җәйге болын нинди? җавап тыңлана).

Си-Финк-Уандэ. (нәрсә күрәсез? Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?)

Интерактив тактада бер-берартлы рәсемнәр килеп чыга, бу рәсемнәр буенча (проблемалы сораулар ярдәмендә) дәреснең темасын китереп чыгаралар.

Бу кояш.

Елмая, көлә, җылыта, кыздыра...

Матур, сары...

Чәчәкләр

Алар матур, төрле төсле...кызыл, ак, сары...

Үсә

Әйе, мин чәчәкләр бик яратам. Миңа ромашка бик ошый.

Ангелина, ә син чәчәкләр яратасыңмы? Сиңа нинди чәчәкләр ошый?...

Җиләкләр

Тәмле, кызыл, пешкән

Әйе, мин җиләк яратам, җиләктән варенье, компот ясыйбыз.

Күбәләкләр

Очалар

Күбәләкләрнең берсен сайлап алалар, кулларны куеп карыйлар.

Минем күбәләгем кызыл. Лиза, ә синең күбәләгең нинди төстә?

(Бал кортлары белән шулай ук рәсем буенча әңгәмә кору).

Аланда, урманда, болында...

Җәй

Җәйге болын турында. Без бүген җәйге болын, җәй билгеләре турында сөйләшергә, яңа сүзләрне истә калдырырга, алар белән сөйләм оештыра белергә тиеш.

Кышкы болында кар ява, салкын җил исә, күбәләкләр, бал кортлары, кошлар очмый, чәчәкләр, җиләкләр үсми...

Уку мәсьәләсен чишү өлеше.

Сүзлек өстендә эш (слайд №10)

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Күк – [ күк ]

Тынды – [тынды]

Салават күпере – [ салаwат күпере]

Шуннан – [шуннан ]

Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү)

Бу сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (хор белән, аерым-аерым)

Сүзтезмәләр, җөмләләр әйтү: салават күпере матур, шуннан карыйбыз, җил тынды, буран тынды, күк төс...

Укучылар, 93 битне ачыгыз әле. Анда Шәүкәт Галиевнең шигыре бар. Ул ничек атала? (“Җәйге болында”).

(Слайд №11)

Без Ш.Галиевнең тагын нинди шигырьләрен беләбез?

Мин шигырьне укыйм, сез карап барыгыз.

Хәзер үзегез укыгыз.

(слайд № 12) Җәй билгеләрен табыгыз. (....), Җәйге болында нәрсәләр булган?

(слайд №13)Ни өчен чәчәкләр Сабантуйга җыелган? Сез моны ничек аңлыйсыз?

Нәрсә ул салават күпере?

Синең салават күперен күргәнең бармы? Ул ничә төстән тора? Ул нинди төсләрдән тора?

Салават күпереннән нәрсәләр коелган? Моны ничек аңлыйсыз?(слайд №14билгеле бер вакыт эчендә рәсемнәр килеп чыга, шулар буенча әңгәмә)

Димәк, табигатьтә салават күперенең барлык төсләре дә бар.. Кояш сары төстә, үлән... (яшел), күк (зәңгәр), чәчәкләр, күбәләкләр (....).

Руслан, безгә шигырьне тагын бер кат укып күрсәт әле.

Җәй ни өчен күңелле, рәхәт?

Физкультминут.

Сүзлек өстендә эш

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Күк – [ күк ]

Тынды – [тынды]

Салават күпере – [ салаwат күпере]

Шуннан – [шуннан ]

Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү)

Бу сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (хор белән, аерым-аерым)

Сүзтезмәләр, җөмләләр әйтү: салават күпере матур, шуннан карыйбыз, җил тынды, буран тынды, күк төс...

93 битне ачалар. “Җәйге болында” шигырен табалар.

Җәйге болында.

Кунаклар”, “Шәвәли”....

Таныш булмаган сүзләрне табалар.

Шигырьне тыңлыйлар.

Шигырьне үзлектән укыйлар.

Чәчәкләр Сабантуйга җыелган, яңгыр яуган, салават күпере чыккан...

...

 

Радуга

Салават күпере бик матур, ул җиде төстән тора: шәмәхә, зәңгәр,зәңгәр-су, кызыл, кызыл-сары, сары, яшел...

Төсләр, алар: төрле төстәге чәчәкләр, яшел үлән, зәңгәр күк...

Шигырьне тагын бер кат уку.

Чөнки, җәй көне көннәр җылы, төрле төстә чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча, без су коенырга барабыз, балык тотабыз...

Белемнәрне мөстәкыйль куллану өлеше.

Парларда эш: (уклар белән тоташтырырга)

Кояш пешә

Күбәләкләр кыздыра

Җиләкләр сайрый

Кошлар оча

Гөмбәләр үсә

Салават күпере ява

Яңгыр чыга

Күнегүне парларда эшлиләр: бер-берсенә сораулар бирәләр, аннан соң борылалар да кара-каршы тикшерәләр. Аннан соң тактада дөрес вариантны карыйлар: Слайд №16

Восстанови диалог

... ?

Әйе, мин җәйне яратам.

Ә ни өчен?

... .

Синең салават күперен күргәнең бармы?

... .

Салават күперендә нинди төсләр бар?

... .

(Берничә парны сорый).

Парларда эш: (уклар белән тоташтыралар)

Кояш пешә

Күбәләкләр кыздыра

Җиләкләр сайрый

Кошлар оча

Гөмбәләр үсә

Салават күпере ява

Яңгыр чыга

Күнегүне парларда эшлиләр: бер-берсенә сораулар бирәләр, аннан соң борылалар да кара-каршы тикшерәләр. Аннан соң тактада дөрес вариантны карыйлар.

Восстанови диалог

... ?

Әйе, мин җәйне яратам.

Ә ни өчен?

... .

Синең салават күперен күргәнең бармы?

... .

Салават күперендә нинди төсләр бар?

... .

(Берничә парны сорый).

Белемнәрне ныгыту өлеше.

-А4 форматлы кәгазь битләре алыгыз. Ә сезнең җәйге болыныгыз нинди булыр? Проект ясагыз.Төркемнәрдә эшләгез. 1нче сан астындагылар җөмләләр төзи, 2нче санлылар – рәсем төшерә. 3нче – сүзлек белән эшли, 4нче сан астындагы укучы – проетны яклый. Проектны якларга барлык төркем укучылары да чыга. (проект эшләү музыка астында бара – җәйге атмосфера тудыра торган музыка). (1, 3нче номерлар 2, 4нче номерлар эшләре белән алмашалар да, үзара тикшерәләр).

Проект ясыйлар: төркемнәрдә эшлиләр. 1нче сан астындагылар җөмләләр төзи, 2нче санлылар – рәсем төшерә. 3нче – сүзлек белән эшли, 4нче сан астындагы укучы – проетны яклый. Проектны якларга барлык төркем укучылары да чыга. (проект эшләү музыка астында бара – җәйге атмосфера тудыра торган музыка). (1, 3нче номерлар 2, 4нче номерлар эшләре белән алмашалар да, үзара тикшерәләр).

Рефлексия.

Эр-ар-гайд таблицасының уң ягын тутыру һәм тикшерү.слайд №17

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Ничек эшләдек?

Үзбәя.(слайд №18)

Кайсыгызның кояшында нурлар күбрәк? Димәк, үзегезгә ничәле билгесе куярсыз? (“5”ле.. –Мин дә шулай уйлыйм...)

Кемнеке әзрәк? Аларга ничәле куябыз? (“4”...)

Калганнарга, димәк бүген “3”ле билгесе генә.

Өй эше бирү.

Шигырьне ятларга;

Шигырьне сәнгатьле укырга;

Хикәя төзергә.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Эр-ар-гайд таблицасының уң ягын тутыру. Дөрес җаваплар тикшерелә.

Җәй, җәйге болын турында.

Рәсемнәр карадык, сораулар бирдек, укыдык, чагыштырдык, рәсем төшердек...

Үзбәя.


музыка для урока
MP3 / 3.65 Мб

Җәйге болында. презентация
PPTX / 7.53 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.