Дәрес конспекты «Һәмзә тартыгы» (5 нче сыйныф)
Нәбиуллина Ф.Х., Арча икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Класс: 5 класс, татар төркеме
Тема: хәмзә тартыгы
Максатлар |
-Һәмзә тартыгы турында мәгълүмат бирү, теманы ачу өстендә эшләү. - укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру; - үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белү сәләтен үстерү; - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. |
||||
Көтелгән нәтиҗә |
Предмет буенча: - [ , ] тартыгына характеристика бирә белү; - тоташ сөйләмнән [ ,] тартыклары кергән сүзләрне таба белү; -[, ] тартыкларын кертеп җөмләләр төзи белү; - текст белән эшли белү. |
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Регулятив: - уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; - куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. Танып белү: - куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; - тикшерүгә алынган авазларның билгеләрен анализлау; - гомумиләштерү. Коммуникатив: - сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү; - үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; Шәхси: - яхшы укучы сыйфатын аңлау; - үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү. |
|||
Предметара бәйләнешләр |
Татар әдәбияты, рус теле. |
||||
Дәреснең тибы |
Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе. |
||||
Төп төшенчәләр |
Һәмзә тартыгы, бугаз тартыгы, лорингал |
||||
Эшне оештыру төрләре |
Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү. |
||||
Чыганаклар |
төп: дәреслек: Шәмсетдинова Р.Р., Һадиева Г.К., Һадиева Г.В. Татар теле. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. Казан – “Мәгариф – Вакыт” нәшр.. 2015. |
||||
Этап |
Укытучының эшчәнлеге |
Укучының эшчәнлеге |
Универсаль эшчәнлек |
||
Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты) |
Эш ритмына кертү. Оештыру. ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану. Хәерле көн! Әйдәгез әле,бер-беребезгә хәерле көннәр теләп, башта җилкәдәш дуслар теләкләр әйтик. Ә хәзер кара-каршы дусларга телик. (Укытучының сөйләме.) |
Сыйныфны эшкә әзерләү. Дәрескә әзерләнә. МЭНЭДЖ МЭТ ярдәмендә бер-берләренә теләкләр телиләр. − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Бары тик яхшы билгеләр генә алыйк! − Бер-беребезгә ягымлы булыйк! − Барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик! |
Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; Регулятив: максат кую; Коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
||
Белемнәрне актуальләштерү |
Белем дәрәҗәсен тикшерү . Типик җитешсезлекләрне билгеләү. Укытучы өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү. Без сезнең белән хәрефләрне һәм авазларны өйрәнә башладык. Түбәндәге сорауларга 20 секунд җавап уйлыйбыз. [н ] - нинди тартык аваз? -[ң] - нинди тартык аваз? Уйладык, ә хәзер РЕЛЛИ РОБИН ярдәмендә кара-каршы дуслар чиратлап җавапларны бер-беребезгә әйтәбез. 1нче өстәлдәге 4нче укучы җавап бирә. 2нче өстәлдәге 1нче укучы кычкырып җавапны әйтә. – Балалар, сезгә өйгә эш итеп кайсы күнегү бирелгән иде? – Азалия, әйдә сүзләрнең транскрипциясен ничек эшләдең, сөйләп бир әле ? (Өйгә эшне карап чыгу) – Бу укучы нәрсәләрне аермый? – Укучылар, эшебезне алга таба дәвам итү өчен КЛОК БАДДИСларны алабыз. |
Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.
(укучылар 3-5 секунд уйлыйлар) -яңгырау, парсыз, тел алды тартыгы, тавыш һәм шаудан тора. - яңгырау, парсыз, кече тел тартыгы, тавыш һәм шаудан тора, сүз башында язылмый. (Җавапларын РЕЛЛИ РОБИН ярдәмендә кара-каршы дуслар бер-берсенә сөйлиләр.) Бер укучы укый, башкалар тикшереп бара. Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү. Укучылар өчен максат:өйгә эшнең дөреслеген тикшерү. – бирелгән сүзләрнең транскрипциясен язу. – Укучы җавабындагы хатаны таптым. 5җавапта хата бар. (Ирен-ирен тартыгы [м,н,ң] алдыннан килгән [н] авазы ирен-ирен тартыгы[м] белән алышына. Бу- ирен ассимиляциясе дип атала.) – Хәрефләрне һәм авазларны. (Укучылар очрашу вакытын билгелиләр.) |
Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге; коллектив фикер алышуда катнашу Танып белү: хәреф һәм авазларны аера алулары, билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ |
||
Проблемалы ситуация тудыру |
Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. Укытучы презентациядә рәсем һәм мисаллар китерә. Астына сызган сүзләрнең дөрес итеп уку. [‘] тартыгын билгеләү. - Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр ничек укыла? - Астына сызган хәрефләр нинди аваз белдерәләр? - Язуда нинди хәрефләр белән белдереләләр? 1) Маэмай һәм бала рәсеме астында: “Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул. Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул". Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”.
2) “Кәҗә бәкәе нәни, -Мә-ә, мә-ә,- дип мәэлди. Тик мин беләм телләрен, Аңлыйм барлык серләрен”. 3)Укучы малай рәсеме астында: Мәсьәләнең әллә нишләп, Тапмыйм чишү юлларын. Башны кашып, ручка тотмас Булды инде кулларым”. -Димәк, бүген безнең өйрәнәчәк авазыбыз нинди аваз булыр? Дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны язабыз. Сыйныф эше. Һәмзә тартыгы. Бирелгән схема буенча һәмзә тартыгына характеристика бирү. КЛОК БАДДИС ярдәмендә һәмзә тартыгына характеристика биреп карыйк. Алдыбыздагы сәгатьләрне алдык. Сәгать 3 тә очрашырга тиешле дусларыбыз белән очрашуга барабыз. (1-2 укучының җавабын тыңлау ) |
Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра. - бугазда тавыш ярыларының йомыла, аннан кинәт ачылып китә - һәмзә тартыгын. -э,ъ,ь хәрефләре белән язылалар. Э хәрефе белән -Ь хәрефе белән. -Һәмзә тартыгы ( Дәфтәрдә язалар) 11 нче ноябрь Сыйныф эше Һәмзә тартыгы Уйлыйлар (Укучылар кул күтәреп бер-берсе белән очрашуга баралар)
|
Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: танып белү максатын үзлектән билгеләү; проблеманы билгеләү. |
||
Яңа теманы өйрәнү |
Һәмзә тартыгы турындагы белемнәрне конкретлаштыру. [‘](һәмзә) тартыгы бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә: тәэмин - тә[‘]мин. Бу тартык татар телендә гарәп-фарсы алынмаларында гына очрый. Язуда ул ике төрле күрсәтелә: а) сузык авазлардан соң әйтелә торган [‘](һәмзә) тартыгы язуда э хәрефе белән күрсәтелә: маэмай-ма[‘]май, тәэмин-тә[‘]мин, тәэсир-тә[‘]сир. Ә)тартык авазлардан соң әйтелә торган [‘](һәмзә) тартыгы язуда ь белән күрсәтелә: җөрьәт-җөр[‘]әт, мәсьәлә-мәс[‘]әлә. Ябык иҗектән соң иҗек башында килгән [’] тартыгы, алдагы иҗекнең сузыгы калын булганда, ъ белән беледерелә: Акъәби |
1. Укучылар бирелгән сүзләрне укыйлар Сүзләрне кабатлап карыйлар Укучылар үзләренең билгеләмәләрен дәфтәрләренә язалар, аннан дәреслектәге кагыйдә белән чагыштыралар (55 нче бит). |
Танып белү: төп төшенчәләрне аеру. коммуникатив: мәгълүматны эзләү һәм сайлау барышын- да үзара хезмәттәшлек итү. Регулятив: бирелгән ситуациядә ориентлаша, үз вакытың белән идарәитә белү |
||
Беренче кат ныгыту |
Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел ныгыту (гомумиләштерү) Бирелгән сүзләрдән һәмзә тартыгы булган сүзләрне генә язып алырга (карточкалар ярдәмендә эш) Слайд ярдәмендә тикшерәбез. МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group) структурасы Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. Саннарны кычкырмыйсыз. Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр: -Татар телендә ничә сузык аваз бар? -Я, Ю, Е хәрефләре ничә аваз белдерә? -Тартыклар ничә төрле була? - Бу дәрес ничәнче дәрес? - Бүген дәрестә ничә кеше юк? 2. Ә хәзер дәреслекләрнең 55нче битен ачабыз. 126 нчы күнегүне табабыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, күчереп язабыз. Бугаз тартыгы булган сүзне күчереп алып транскрипциясен язабыз. КОНЕРС (углы) структурасы Өстәлләрегедә 1 номерлы конвертлар ята. 1 номерлы укучылар конвертны ала һәм иптәшләренә өләшеп чыга. 2 нче номерлы укучылар өстәлдә яткан ак кәгазьне алып икегә бөклибез, аннан тагын бер кат бөклибез һәм кисеп иптәшләренә тараталар. Карточкалардагы сүзләрнең траскрипциясен карыйсыз. Уйлыйсыз. Һәмзә тартыгы кайсы хәреф белән язылса шул почмакны кәгазьләрегезгә язып куясыз, язылган почмакка барасыз. (Э ХӘРЕФЕ, Ъ ХӘРЕФЕ, Ь ХӘРЕФЕ дип язылган) Шуннан соң ТАЙМД ПЭА ШЭА үткәрелә. Янәшә торган иптәшләре белән парлашыгыз. Сезгә 20 секунд вакыт бирелә. Ни өчен бу почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз. Мин 1 төркем янына барам. Алинә әйт әле, Алан бу сүзләр турында сиңа нәрсәләр сөйләде Хәзер икенче төркем янына барам. Кемнең буе озын, шул кеше эңгәмәне башлый. |
типик биремнәрне чишәләр. (укучылар тикшерә ) Балалар көй астында бииләр, көй туктагач, бирем җавабына карап, төркемнәргә тупланалар 12 2 2 6 3 Дәфтәрләрдә язалар һәм сүзне билгелиләр, транскрипциясен ясыйлар. КОНЕРС (углы) структурасы буенча эшләү. язып куялар Дәлилләргә әзерләнәләр ( Һәр почмакка баскан бер укучыга сүз бирелә). |
Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; авазларны аера белү; дөрес язу күнекмәсе булдыру коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, иптәшләренең җавапларын тыңлап, ялгышлар булса төзәтмә кертү, аны бәяләү. |
||
Мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. |
Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. Тест эшләү 1 нче слайд: 1) Яңгырау тартыклар нәрсәдән тора? а) тавыш һәм шаудан; б) тавыштан; в) шаудан. 2) Саңгырау тартыклар нәрсәдән тора? а) тавыштан; б) тавыш һәм шаудан; в) шаудан. 3) Ирен-ирен [w] тартыгы нинди сүзләрдә кулланыла? а) алынма сүзләрдә; б) татар теленең үз сүзләрендә; в) икесендә дә. 4) Ирен-ирен [w] тартыгы һәм ирен-теш [в] тартыгы өчен ничә хәреф кулланыла? а) икесенә бер хәреф; б) һәрберсенә аерым хәреф; в) аерым хәреф кулланылмый. 5) [х] һәм [һ] тартыклары нинди сүзләрдә кулланыла? а) гарәп алынмаларында; б) татар теленең үз сүзләрендә; в) рус сүзләрендә. 6) [м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала? а) саңгырау тартыклар; б) борын тартыклары; в) ирен-теш тартыклары. 2 нче слайд: Тикшерегез! а. 2) в. 3) б. 4) а. 5) а. 6) б. |
Мөстәкыйль эш. Җавапларны тикшерү |
Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
||
Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) |
Рефлексияне оештыру. СТЁ ЗЕ КЛАСС ( Перемешай класс) -Һәр өстәлдән 2 нче номерлы укучылар өстәлдә яткан ак кәгазьне алып икегә бөклиләр, аннан тагын бер кат бөклиләр һәм кисеп иптәшләренә тараталар. Һәмзә тартыгы кергән сүзләр уйларга. (Укытучы сорауны әйтә һәм уйлау өчен 1 минут вакыт бирә. Берничә партнер алыштырып күбрәк сүз язарга кирәк). Вакыт бетте. Бер-берегезгә рәхмәт әйтеп, урыннарыгызга утырыгыз. Икенче сызык сызыгыз. Ә калганнар тыңлыйлар, үзләрендә булса билгеләп куялар, булмаса икенче сызыктан соң язып куялар) ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН структурасы . 1 номерлы укучы үзе язган һәм иптәшләреннән җыйган сүзләрне укый. Әгәр дә үзләрендә кабатланса галочка куялар, булмаса икенче сызыктан соң язып куялар.( тактада күрсәтү) Аннан соң 2,3,4 номерлы укчылар әле әйтелмәгән сүзләрне укып чыгалар. Кемнеке ун сүздән артык. Аларга -5, кемнеке 8 – аларга 4ле билгесе. Нәтиҗә ясау. Һәмзә тартыгы турында нәрсәләр белдек? 2.Өй эше - Кагыйдәләрне кабатларга, 55 нче бит 77нче күнегүне эшләргә. |
Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру. СТЁ ЗЕ КЛАСС ярдәмендә балалар алларындагы битләрендә эшлиләр Вакыт беткәч, урыннардан торалар, үзләренең өстәлләреннән булмаган кешене табалар, үзләрендә булмаган сүзләрне язып куялар. Укучылар бирелгән вакыт эчендә күбрәк җавап язарга тырышалар. Һәр җавапларын номерлап баралар. (Тактага язып күрсәтә).Укытучы туктарга кушкач, иң ахыргы җаваптан соң сызык сызып куялар. Укучылар торып, кул күтәрәләр һәм үзләренә икенче өстәлдән пар табалар. Укучылар бер-берсенә җавапларны укыйлар, җаваплар кабатланса, билгеләп куялар, яңа җавапларны сызыктан соң номерларын дәвам итеп язып куялар. ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН буенча эшләү. -бугаз тартыгы, лорингал. Тавыш яраларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. -Саңгырау, парсыз, авыз авазы |
Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару |
7