12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Фания24
0

«Шәһәр» лексикасын өйрәнү дәресе конспекты



3 “А” сыйныфында туган телдә белем алучы төркем өчен туган тел һәм әдәби укудан (татар) “ Безнең шәһәр” темасы лексикасын өйрәнү дәресе

конспекты.

Түбән Кама районы Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сибгатуллина Фәния Әкрам кызы.

/data/files/h1523252078.pptx (Презентация)

Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты.

1. « Безнең шәһәр » темасы буенча сүзләр белән танышу һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.

2. “ Безнең шәһәр” хикәясе белән таныштыру.

3 “Татарстан шәһәрләре” темасына караган лексиканы кабатлау.

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты.

Татар теленә кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау.

1. Татарстан республикасы картасы;

2. Р.З. Хәйдәрова. “Татар теле һәм уку китабы”. 3 нче сыйныф өчен дәреслек; УМК.

Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Хәйдәрова. “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” (аудирование күнегүләре җыентыгы.), эш дәфтәрләре;

3. Шәхси эшләү өчен карточкалар; теманы үзләштерүне тикшерү тесты.

5 “Безнең шәһәр “темасы буенча презентация ,слайдлар.

Дәреснең структур моментлары:

I. Оештыру өлеше.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

IV. Белемнәрне ныгыту.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик атмосфера тудыру.

(балалар белән бергәләп бармак уены уйнау)

Без, без, без идек,

без унике кыз идек.

Базга төштек, май ашадык,

келәткә кердек, бал каптык,

авызыңны ач та йом.

1 Сәламләү, дежур укучы һава торышы, атнаның ничәнче көне турында әйтү. Төркем белән атна көннәрен санап үтү: слайд1

Бер атнада ничә көн?

Бер атнада җиде көн.

Җиде төрле исеме,

Җидесен дә яттан бел:

дүшәмбе,сишәмбе,

чәршәмбе,пәнҗешәмбе,

җомга, шимә, якшәмбе.

Укучыларны күңелләрен күтәрү, эшкә өндәү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәфтәрләргә число яздыру.

Укучылар дәфтәрләрен

Парталарга тезеп салган.

-Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть?

-Онытылган... өйдә калган...

II. Өй эшләрен тикшерү.

Нечкә һәм калын сузык авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү күнегүләре: слайд2

Фонетик зарядка.

ни-ни-ни-бу минем әни,

ти-ти-ти- бу минем әти,

би-би-би- бу минем әби,

бай-бай-бай- бу минем бабай,

ңел- ңел-ңел- бу минем сеңел,

ап-ап-ап- бу минем апам,

нем-нем-нем- бу минем энем,

бый-бый-бый- бу минем абый.

III. Гаилә- Туган ил- Ватан төшенчәләре белән сорау- җавап аша лексик күнегүләрне кабатлау: слайд3.

Республика турында сөйләшү, шәһәр исемнәрен татарчага тәрҗемә итү. Картадан шәһәрләрне күрсәтә белү.

Гаилә сүзенең тәрҗемәсе- семья.

Сезнең гаилә зурмы?

Слайдта кемнәр тасвирланган?

Әбиең,бабаең кайда яши?

Әни-әтиеңнең исеме ничек? һб. (Сорауларга җавап эзләү, ситуацяга карап, сорау- җавап эчтәлекләре төрле булырга мөмкин) : слайд4.

IV. Актуальләштерү

1. Сүзлек диктанты (слайдтан күчереп язалар).Татарчадан русчага тәрҗемә итү. Тикшерү: слайд 5.

2. Шәһәр темасына караган лексиканы табу, укып аңлау, сүзлеккә яздыру.

V. Яңа теманы аңлату.

Слайдтагы сүзләр ниди темага карый?- укучылар фикерен тыңлау,җаваплар,

димәк, дәреснең темасын ничек дип билгели алабыз?- укучылар җавабы, тема чыгару. Тактага язу.

тема: “Безнең шәһәр” ( темасы лексикасын өйрәнү).

Белемнәрне ныгыту.

3. 1 нче ситуатив бирем. Сорау- җавап, укучылар өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә кулланып карыйлар. Кат-этаж- сүзен тәрҗемә итеп, сүзлеккә язалар, үз-ара әңгәмә коралар. Синең өең ничә катлы? Син ничәнче катта яшисең? һб слайд6

4. 2 нче бирем. Китап белән эш. 37 нче бит, 3 нче күнегү. Текстны бергәләп укырга. Укыганнан соң сораулар бирү:

- Эчтәлек аңлашыламы? Нинди сүзләрне тәрҗемә итергә кирәк?

(бу сүзләрне тактага язып кую)

- Яңа сүзләр нинди темага карый ?( шәһәр темасына). Текстны ничек дип исемләргә була? (“Безнең шәһәр”)

5.Слайдта сүзләрдән (пазллардан) дөрес җөмләләр төзеп уку: (слайд 7)

Ф и з к у л ь т м и н у т к а.

VI. Белемнәрне тикшерү. Беренчел ныгыту:

слайд8.

Тест биремнәрен чишү. Тикшерү.

Дәреслек белән эш. Текст буенча тактага язып алынган (телдән) сүзләрне укырга, тәрҗемә итергә.

Хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә.

VII. Йомгаклау.

Күңелле безнең шәһәр” җырын тыңларга. Җырны бергәләп өйрәнергә. Дәрестә җырны җырлап карарга. (Лексиканы тулыландырырга)

Рефлексия: слайдтан ошаган төсләрне сайлау (сары, кызыл, яшел, коңгырт)

Билгеләр кую.

Өй эше

  1. 37 нче бит, 3 нче күнегүдә бирелгән хикәянең эчтәлеген кулланып, үзең турында 2-3 җөмлә уйлап килергә.

    5,6,9,12 нче кат сүзтезмәсе белән җөмләләр төзергә.

Дата проведения:  5 апреля 
Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.