12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Саетова Ляля Сагидулловна37
Россия, Татарстан респ., азнакаево

Тема: Көз турында хикәя язу (рус төркеме өчен)

Максат:

1. Хикәя язу турында алган белемнәрне актуальләштерү;

2. Сөйләм телен, фикер йөртү осталыгын үстерү;

3. Табигатькә карата игътибарлылык сыйфатларын тәрбияләү

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

- Исәнләшү. Дәреснең темасы, максаты әйтелә.

- Аваз разминкасы (а, ә, у, ү, о, ө, ы, и)

Актуальләштерү.

“Яфраклар” дигән мультфильмны рус телендә карау.

Мультфильм эчтәлеге буенча эш: рольләргә бүлешеп,  татар телендә мультфильмны карау,  әңгәмә.

Яфраклар”

Катнашалар:

1.Автор 2. Зур яфрак 3. Кечкенә яфрак 4.Бабай яфрак 5 Кошчык 6.Бөҗәк

Автор: - Табигатьтә ел фасыллары алышынып тора. Менә бер урманда яз көне бер агачның ике яфрагы туган: берсе – зур, ә икенчесе – кечкенә икән.

Зур яфрак: - Сәлам, ай син шундый кечкенә, мин сине “энекәш” дип йөртәчәкмен.

Кечкенә яфрак: - Сәлам, ә син шундый зур. Мин сине “абыем” дип йөртәчәкмен.

Зур яфрак: - Туган көнебез белән, энекәш!

Кечкенә яфрак:: - Әйе-е-е.

Автор:: - Вакыт үтә, яфраклар да үсә. Җәй дә үтеп бара.

Кечкенә яфрак: - Абыем, саклан, синең артыңда зур бөҗәк бар!

Зур яфрак: - Кайда? Нәрсә бар? А-а-а-а, булышыгыз!

Кечкенә яфрак: - А-а-а, ха-ха-ха. Алдадым, алдадым!

Зур яфрак: - Эх син, алдакчы! Ай энекәш , саклан ! Синең артыңда зур бөҗәк бар!

Кечкенә яфрак: - Юк, мин сиңа ышанмыйм!

Бөҗәк: - Ам-ам-ам-ам! Ам-ам-ам-ам! Аааааааай!

Кечкенә яфрак: - Ай, исән калдым бит.

Автор:: - Агач өстеннән очып барган бер кош яфраклар үскән ботакка килеп куна.

Зур яфрак: - Сәлам, кошчык!

Кошчык : - Сәлам, дуслар! Хәлләрегез ничек?

Кечкенә яфрак: - Хәлләр яхшы. Синдә нинди яңалыклар бар?

Кошчык : - Җылы якларга очучы дусларны озатырга ашыгам.

Зур яфрак: - Нигә китәләр?

Кошчык : - Сизмисезмени, салкын җилләр исә башлады, димәк, көз җитә. Дуслар, сез дә әзерләнегез .

Кечкенә яфрак: - Кө-ө-өз? Нәрсә соң ул?

Автор:: - Яфраклар яз гына туганга күрә, көз белән таныш түгелләр иде шул.

Зур яфрак: - Энекәш уян! Күпме йокларга була! Сизәсеңме көннәр суыта.

Кечкенә яфрак: - Әйе шул. Көн дә табигатьтә үзгәреш.

Зур яфрак: - Кайгырма, нык бул.

Кечкенә яфрак: - Ай, нинди салкын, көчле җил!

Зур яфрак: - Тотын, тотын! Энекәш, ныграк тотын!

Автор:: - Җил белән имән яфрагы очып килә.

Зур яфрак: - Бабай, бабай, хәлең ничек?

Бабай яфрак: - Мин исән. Борчылмыйм да. Мин үземнекен яшәдем инде.

Зур яфрак: - Бабай, алай димә, ныграк тотын.

Бабай яфрак: - Мин бу урманда озак яшим инде. Бик күп яфракларның ничек коелганнарын да күрдем.

Зур яфрак: - Ничек коелганнарын?

Бабай яфрак: - Сез белмисез мени?! Көз җитә бит. Ә көз көне агачларның яфраклары башта саргаялар, аннары коелалар.

Кечкенә яфрак: -Юк, мин коелырга теләмим!

Зур яфрак:- Чыннан да, безнең агачның да бик күп яфраклары саргайдылар бит.

Бабай яфрак: - Бу – табигать законы. Хушыгыыыыыыз!!!!

Автор: - Көннәр үтә... Безнең дусларыбыз да саргаялар.Алар үскән агачның бар яфраклары да диярлек коелып бетәләр. Дусларыбызның да көчләре әкренләп кими бара.

Зур яфрак: - Энекәш, уян!

Кечкенә яфрак: - Абыем, ни булды?

Зур яфрак:- Мин бүтән тотынып тора алмыйм. Көчем юуук.

Кечкенә яфрак: - Юк, абыем, ташлама мине...мин узем генә куркам.

Зур яфрак: - Курыкма!

Автор::- Кечкенә яфрак ялгызы гына бер көнне үткәрә. Ул агачта калган бердән-бер яфрак була.

Кечкенә яфрак: - Миңа да туганнарым артыннан очарга вакыт җиткәндер. Көзнең салкын җиле, абыем янына алып бар әле мине?

Ооооооооо

Вау! Нинди матурлык! Мин очам! Бу инде агачта эленеп тору түгел!Абыем! Менә очраштык бит!

Зур яфрак: Очраштык шул! Энекәш, безнең тормыш башлана гына әле!!!! Ур-ра!!!!

Яңа тема.

Көз турында әңгәмә. 1 нче команда – көзнең уңай сыйфатларын санарга. 2 нче команда – көзнең тискәре сыйфатларын санарга.

Ял минуты. “Көз билгеләре” уены

Кейслар белән эш.

1 нче команда Бирем:

Терәк сүзләрне кулланып, хикәя язарга.

Тема: «Көзге урман”

Терәк сүзләр:

Алтын көз, урман матур, төрле төсләргә керәләр, урманга бардык, кәрзин, гөмбә, табигатьне күзәттек, агачлар киенгән, сары, кызыл, көрән, миләшләр, кызыл алкалар такканнар, нарат, чыршы, ямь-яшел күлмәктән, һавада кошлар тавышы, җылы як, көз матур да, моңсу да.

1 нче команда  Бирем:

Терәк сүзләрне кулланып, хикәя язарга.

Тема: «Көзге бакча”

Терәк сүзләр:

Алтын көз, укулар башланды, кызыл, сары, көрән төсләр, мул уңыш өлгерде, гаиләбез белән, бәрәнге алдык, алма җыйды, кабак бәлеше, көн күңелле үтте, алтын көзнең истәлеге

Прект эшен яклау.

Өй эше.

Салкын көз”, “Алтын көз” темаларына кечкенә хикәя язып килергә.

Рефлексия.

Дәрес өчен рәхмәт.


План-презентация
PPTX / 851.2 Кб
https://vk.com/video7604842_456239055
Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.