Научно-исследовательская работа «Творчество Салисы Гараевой»

0
0
Материал опубликован 28 February 2018

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре

1 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе”
 

Тема: Cалисә Гәрәева иҗаты .

Проект эшен башкарды :5 нче А сыйныф

укучысы Титова Сабина Константин кызы

Проект эшнең җитәкчесе : I квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы ЗиязиеваРәйлә Шәрипҗан кызы

 

2017 ел

 


 

План .

I. Кереш өлеш .

Проект эшенең максаты , бурычлары .

II.Төп өлеш .

1. Минзәлә районы кызы Салисә Гәрәева.

2. Шагыйрәнең туган як истәлекләре .

III .Йомгаклау .

Проект эшененә нәтиҗә ясау .

IV. Кулланылган әдәбият .

И,Туган җир!Куеныңда
Сөелеп буйга җиттем.
Һәм синдә башланган юлдан
Иркен дөньяга киттем.
.

Кереш .

Салисә Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында эшче гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Калмыя авылы (хәзер Тукай районына керә) китапханәсе мөдире вазифасын башкара. 1961 елда Казан дәүләт университетына укырга керә, 1962 елда Чиләбе шәһәренә күченеп китә, шунда яши һәм читтән торып укый.

Шагыйрәнең кечкенә генә йөрәге халкыбызның колач җитмәслек киң, бай рухи дөньясын үзенә сыйдырган. Милләтебез язмышына кагылган катлаулы проблемалар, аяныч вакыйгалар, тарих китергән авыр сынаулар, телебезне, милләтебезне саклау, дәүләтчелегебезне торгызу зарурлыгын алга сөргән кыю фикерләре кемне генә битараф калдырыр икән. Алар бит татар җанын уянырга чакыралар, максатка ирешү юлларын күрсәтәләр, киләчәккә якты өметләр уяталар.

Эзләнү - тикшеренү эшемнең максаты:

-Салисә Гәрәева иҗаты турында күбрәк материал туплау.

-иҗадилык, эзләнүчәнлек, проект төзү технологияләрен үзләштерү ,

-фәнни эшне яклый белү.

 Бурычлары: 1.Салисә Гәрәева гаиләсе белән бәйле материаллар туплау;

2)Иҗаты белән бәйле истәлекләрне туплау, мәгънәсенә төшенү.

Төп өлеш .

1938 нче елның 6 ноябрендә Тулбай дигән бер авылда Миңлегәрәй Ханов гаиләсендә алтынчы бала булып төпчек кыз туа. Аңа Салисә дигән исем бирәләр. Киләчәктә күренекле шагыйрәгә әверелергә тиеш була ул.

Кечкенә Салисә үзен күрсәтә башлый: ат өстендә чаба,малайлар белән дуслаша, агач башларына үрмәли.

Кыскасы,малайлардан һич калышмый.Өч абыйсы да,авыл халкы да:”Нигә бу Салисә ир бала булып тумады икән?”- диләр. Әтисе кызын бик ярата һәм аңа “Улым”- дип кенә эндәшә.

Башта Тулбай, аннан Күзкәй мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый.Беренче шигырьләрен 1954 нче елда (мәктәптә укыган вакытта яза)һәм беренче иҗат җимеше Минзәләнең “Ленин байрагы” газетасында басылып чыга

 

Алабуга китапханә техникумына укырга кереп, аны 1956 нчы елны тәмамлый.

Техникумны тәмамлагач,Минзәлә районы Калмия авылы китапханәсе мөдире булып эшли. Колхоз идарәсе каршындагы «Безнең чаян» исемле газета чыгарып,үткен шигырьләре белән халыкны шаккаттыра.

Төпле белемсез олы иҗат юлына чыгып булма-ганны аңлый яшь шагыйрә.Габдрахман Әпсәләмов белән Мөхәммәд Садри кызның шигырьләрен яраталар һәм университетка керергә киңәш бирәләр.


 


 

Салисә 1961 нче елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.Ләкин икенче курсны тәмамлауга,язмыш Салисәне Чиләбегә илтеп куя(Салисә укуын читтән торып дәвам итә,диплом ала) һәм 30 ел тоташ шунда яши.

Чиләбедә ул 30 елга якын яши. Анда Н.Гоголь исемендәге Чиләбе шәһәр китапханәсенең бүлек мөдире вазифасын башкара, биредә С.Орджоникидзе исемендәге производство берләшмәсенең радиотапшыру мөхәррире булып эшли. Соңрак исә Чиләбе телерадиотапшырулар комитетына бүлек мөхәррире итеп чакырыла. 1986 елда Чиләбе производство берләшмәсенең “Сигнал” радиотапшыруы мөхәррире булып урнаша һәм анда 1990 елга кадәр эшли.

1963 елдан алып 1990 елга кадәр С.Гәрәева М.Җәлил исемендәге әдәби берләшмәне җитәкли. Татар халкының тарихы буенча лекцияләр укый, Чиләбе, Свердловски, Төмән, Курган өлкәсе халыклары арасында татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен пропагандалау юнәлешендә эш алып бара. Чиләбедә 30 ел яшәү дәверендә шагыйрә Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлилнең тормышы һәм батырлыгы турында 4 меңгә якын лекция укый. Телевидениедә һәм радиода “Татар китабы тарихыннан” һәм “Кол Галидән алып безнең көннәргә кадәрге шагыйрьләр” исемле цикл алып бара.

2. Туган як барыбер үзенә тарта. Салисә Татарстанга әйләнеп кайта.”Татарстан хәбәрләре” газетасында эшли башлый. Аннары “Мәдәни җомга” газетасында эшен дәвам итә.

Казанга кайткач,туган ягына кайтуы җиңелрәк була.Минзәлә шәһәрендә,Тулбай, Күзкәй, Калмыя авылларында үзенең якташлары һәм авылдашлары белән очрашып тора.

Шул елларда бастырылып чыккан район газета битләре Салисә Гәрәева белән очрашулар турында язалар.


 

2016 нчы елның язында Салисә Гәрәева туган авылы Тулбайга,туган йортка,авылдашлары белән очрашуга кайткан иде.Салисә апаны авыл халкы бик җылы каршы алды.Шагыйрә авыл клубы сәхнәсеннән авылдашларына шигырьләрен бүләк итте.

Йомгаклау.

Шагыйрәнең кечкенә генә йөрәге халкыбызның колач җитмәслек киң, бай рухи дөньясын үзенә сыйдырган. Милләтебез язмышына кагылган катлаулы проблемалар, аяныч вакыйгалар, тарих китергән авыр сынаулар, телебезне, милләтебезне саклау, дәүләтчелегебезне торгызу зарурлыгын алга сөргән кыю фикерләре кемне генә битараф калдырыр икән. Алар бит татар җанын уянырга чакыралар, максатка ирешү юлларын күрсәтәләр, киләчәккә якты өметләр уяталар. Бай тарихыбыз сәхифәләрен яңарталар. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993),Журналистлар союзы, РФ һәм РТ Язучылар союзы әгъзәсы Салисә Гәрәева тормышын, иҗатын туган җиренә һәм яраткан халкына багышлый. Үзенең язмышы белән ул бик тә бәхетле!

Кулланылган әдәбият  чыганаклар.

1.  Туган якны өйрәнү музееннан алынган архив   материаллары.

2.    ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты

3.     Гаилә альбомында сакланган фотографияләр .

4.     Тулбай авылы клуб мөдире архивыннан алынган материаллар.

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.