Яңа ел әкияте
ТР Актаныш муниципаль районы
МББУ “Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Яңа ел
әкияте
(Башлангыч класс укучылары белән яңа ел бәйрәменә)
Оештыручы: Әмирова Айзилә Наил кызы
Яңа ел әкияте.
Катнашалар: Үги әни
Гөлбикә
Иркәбикә
Кыш бабай
Бүре
Куян
Төлке
Көй яңгырый. Гөлбикә өй эчендэ бәйләм бәйләп утыра.
Гөлбикә. Инде таң да ата, тиздән әтәчләр дә кычкырачак. Ә мин эшемне дә бетерә алмадым. Әгәр өлгермәсәм... уйларга да куркам. (Бәйли башлый һәм йоклап китә)
Үги ана. Ах син, ялкау кызый. Йокларга бирмисең, уяттың бит. Әле һаман эшлэрне бетермәдеңмени?
Гөлбикә. Бетердем, әнием, бетердем. Бүтән алай эшләмәм.
Үги ана. Ничек инде эшләмәм. Нәрсә уйлап таптың тагын! Бар әнә утын яр, мичкә як, су китер, Иркәбикәмә артәнге аш әзерлә!
Гөлбикә. Ярар, әнием.(китә)
Үги ана. Бар, бар, тиз бул!
Иркәбикә керә, авыз ачып исни.
Үги ана. Иркәбиркәм, алтыным, ничек йокладың бәбкәм? 12 ястык, 3 мендәр өстендә, 2 юрган астында кыен булмадымы, балакаем?
Иркәбикә. Начар, әнием. Аркаларым, билләрем авырта. Төне буе колагымда нидер чыңлады.
Үги ана. Гөлбикә ул, юньсез. Төне буе энәләре белән чыңлап утырды, йокларга бирмәде. Мә, кызым, кәнфит суыр.
Иркәбикә. Кирәкми кәнфит.
Үги ана. Минем матурыма нәрсә кирәк соң?
Иркәбикә. Миңа шундый күп бүләкләре, чып-чын тылсымлы Кыш бабае белән Яңа ел кирәк. Уртада чыршы утырсын. Утлары балкып, янып торсын.
Үги ана. Син нәрсә, кызым, урамда күзачкысыз буран котыра. Кем урманга чыршы артыннан барсын..
Иркәбикә. Әнә, Гөлбикә барсын.
Үги ана. Әйе шул. Гөлбикә барсын. Эше дә юк. (Чакыра) Гөлбикә, Гөлбикә...
Гөлбикә. Нәрсә, әнкәй?
Үги ана. Эшләреңне бетердеңме?
Гөлбикә. Әйе, утын ярдым, мичкә яктым, су китердем, ашарга пешердем.
Үги ана. Алайса, бар әле, урманга барып кайт.
Гөлбикә. Нигә, әнкәй?
Үги ана. Тиздән яңа ел. Кыш бабайны эзләп тап. Аннан күп итеп бүләкләр сора, иң матур, иң биек чыршыны алып кайт. Утлары янып, балкып торсын.
Гөлбикә. Анда бит буран, салкын. Мин адашырмын.
Үги ана. Каршы дәшмә! (Аяк тибеп кычкыра). Бар, юлыңда бул!
Әкиятче: Шулай итеп Гөлбикә урманга чыгып китә. Әйдәгез әле, балалар, Гөлбикәгә күңелсез булмасын өчен бергәләп бер җырлап китик.
Балалар түгәрәккә басып җыр җырлыйлар. Җыр беткәч,
балалар урыннарына утыралар, Гөлбикә кала.
Гөлбикә. Менә мин урманда. Берүземә бик куркыныч. Миңа кая барырга? Кыш бабайны каян табарга? Их, берәрсе миңа ярдәм итсен иде. (куянны күрә) Ой, кем син? Чык, курыкма. Мин сиңа тимәм.
(Куян яшеренгән урыныннан чыга, калтырый).
Куян. Өшедем, туңдым. Дер-дер киләм.
Гөлбикә. Бу кайгы – кайгы түгел. Мә, минем тунымны ал. Ул ап-ак, үзе җылы, йомшак. Ул сине җылытыр.
Куян. Рәхмәт, Гөлбикә. Ә син?
Гөлбикә. Борчылма. Миңа салкын түгел.
Куян. Минем туным шундый җылы. Мин хәзер бернәрсәдән дә курыкмыйм. Мин хәзер ап-ак. Туйганчы йөгерсәм дә, күңел ачсам да ярый. Бүре дә, төлке дә мине күрмәс. Гөлбикә, минем кишерем бар, әйдә уйныйбыз.
Гөлбикә. Күңелле синең белән, Куян. Ләкин мин ашыгам.
Куян. Кая ашыгасың?
Гөлбикә. Үги әнием мине урманга Кыш бабайны эзләргә җибәрде. Бик матур чыршы да алып кайтырга кушты.
Куян. Әйе, авыр икән синең хәлләр. Мә, ал бу кишерне. Әгәр сиңа минем ярдәм кирәк булса, шушы кишерне тотып:
“Бер, ике, өч кишер
Куянны монда китер” - диярсең.
Гөлбикә. Рәхмәт, Куянкай.
Куян. Әйдә, Гөлбикә, мин сине озатам, юлны да күрсәтермен.
Әкиятче: Куянкай Гөлбикәгә юлны күрсәтә киткән. Алар артыннан җиргә бер- бер артлы кар бөртекләре сибелеп калды. Әйдәгез әле, аларның биюләрен карап китик.
Кар бөртекләре биюе.
Бию туктагач, бүре керә.
Бүре. Мин ач соры бүре.
Урманда йөрим,
Җәнлекләр күзлим.
Картайдым шул инде,
Бетте бит хәлем.
У-У-у!
Менә кайгы, менә хәсрәт:
Аякларым өшеде,
Итекләрем тишелде.
Нишләргә инде?
Гөлбикә (керә). Кем анда шулай күңелсезләнеп утыра? Ә Бүре абзыкай, исәнме.
Бүре. Кем анда миңа абзый дип эндәшә? Ничә ел урманда яшәп, әле берәүнең дә миңа абзый дигәне юк иде. Күренеп тора, изге күңелле кызга ошагансың?
Гөлбикә. Кайгыңны күрдем, хәсрәтеңне белдем, Бүре абзыкай. Мә минем итекләремне. Алар яңарак та, калынрак та, сине шундук җылытырлар.
Бүре итекләрне кия.
Бүре. Әйе шул, аякларым шундук җылынып киттеләр. Биисе килеп тора.
Бии.
Бүре. Рәхмәт сиңа, Гөлбикә. Кая барышың болай?
Гөлбикә. Үги әни мине Кыш бабайдан күп итеп бүләкләр һәм матур чыршы алып кайтырга җибәрде. Тик менә аның кайда яшәгәнен генә белмим.
Бүре. Мин сиңа ярдәм итәрмен, юлны күрсәтермен. Үзеңнең яхшылыгың һәм юмартлыгың өчен бер күркә дә бүләк итәрмен. Әгәр синең белән берәр нәрсә булса, минем ярдәмем кирәк булса, шушы күркәне ыргыт та әйт:
“Чыршы күркәсе, чыршы күркәсе,
Бүре абзыкай бире килсәче”, - диген.
Гөлбикә. Рәхмәт сиңа, Буре абзыкай.
Бүре. Әйдә, Гөлбикә, киттек.
Әкиятче. Әкият тиз барса да, эшләр тиз генә эшләнми шул. Бүре белән Гөлбикә бара торган арада, әйдәгез, балалар бер җыр тыңлап китик.
3 класс укучылары башкаруында җыр.
Музыка астында уйнаклый-уйнаклый төлке керә.
Төлке. Кем исе килә монда? Куянмы? Юк. Бүреме? Юк. Әллә йомры икмәк исеме соң? Юк.
Гөлбикә. Исәнме, Төлке апакай. Мин әле бу урман буйлап йөрим. Кыш бабайны эзлим.
Төлке. Шушындый салкында кара урманда кар ерып берүзең нишләп йөрисең?
Гөлбикә. Мин бит үзем теләп түгел. Үги әнием бик усал минем. Ул мине урманга җибәрде. Кыш бабайны табарга, күп итеп бүләкләр, чыршы алып кайтырга кушты. Кыш бабайның кайда икәнен генә белмим. (елый)
Төлке. Кыш бабай барыбызга да кирәк шул. Тик аны бөтен кеше дә таба алмый шул. Борчылма, әгәр минем табышмакларыма җавап бирсәң, мин сиңа ярдәм итәрмен.
(табышмаклар әйтә. Кыз җавап бирә).
Төлке. Булдырдың, молодец! Менә сиңа шуның өчен пешкән җиләкләр. Әгәр сиңа минем ярдәмем кирәк булса, җиләкләрне селкетерсең, шундук килеп җитәрмен.
Гөлбикә. Рәхмәт сиңа, Төлке апакай. Миңа ярдәмең өчен мин сиңа үземнең бияләйләремне бүләк итәмен.
Төлке. Ой шундый матурлар, шундый җылылар. Күптән шул бияләйләргә кызыгып йөри идем. Әйдә мин сине озатам, юлны күрсәтәм.
Әкиятче: Көн киттеләр, төн киттеләр Төлке белән Гөлбикә. Һаман барып җитә алмадылар Кыш бабай янына. Әйдәгез, балалар, алар өшемәсеннәр, тизрәк Кыш бабайны тапсыннар өчен бергәләп җыр җырлап алыйк.
Җыр.Әйлән-бәйлән.
Җыр туктагач Гөлбикә керә. Өшегән.
Гөлбикә. Мин адаштым бугай, юлны да югалттым. (Чыршы төбенә бүрәнәгә барып утыра)
Мин бик өшедем. Кыш бабайны ничек табарга соң? (елый)
Кыш бабай (керә). Тс! Шауламагыз! Мин ниндидер тавыш ишетәм. Әллә тамчы тама инде: тып-тып-тып. Юк, шыбырдап яңгыр ява бугай. Ошамаган. Ә-ә-ә, монда бер кызыкай елап утыра икән.
Кыш бабай. Җылымы сиңа, кызыкай?
Җылымы сиңа, матуркай?
Гөлбикә. Җылы, Кыш бабай,
Җылы, Суык бабай.
Кыш бабай (салкын сулышын өреп): Ә хәзер җылымы сиңа, кызыкай?
Җылымы сиңа, сылукай?
Гөлбикә. Җылы, Кыш бабай,
Җылы, Суык бабай.
Кыш бабай (3нче тапкыр салкын сулышын өреп): Ә хәзер ничек, кызыкай?
Гөлбикә. Җылы, Кыш бабай,
Кыш бабай. Ах, юләр карт! Тишек баш! Катып үлә бит кызыкай. (таягы белән суга) Кар бөртекләрем, тизрәк тун китерегез әле ! (Кар бөртекләре тун кертәләр). Кар бөртекләрем, итекләрне алып килегез! (кар бөртекләре итек алып керәләр). Кар бөртекләрем, бияләйләр кая? (Кар бөртекләре бияләйләр алып килә).
Гөлбикә. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай.
Кыш бабай. Шундый салкын көндә урманда нишләп йөрисең, балакаем?
Гөлбикә. Мине үги әнием җибәрде. Чыршысыз һәм бүләкләрсез кайтмаска кушты.
Кыш бабай. Мин синең арттан күптән күзәтәм, балакаем. Син бүләкләргә лаек. (Бүләкләр бирә). Менә бу иң матур, иң зур чыршыны да үзең белән алырсың. Әйдә озатып куям.
Әкиятче. Гөлбикә өенә исән – сау килеш, күп итеп бүләкләр төяяп кайткан. Үги ана белән Иркәбикә көнләшүдән үлә язганнар. Шуңа күрә алар Иркәбикәне дә урманга җибәрергә булганнар. Калын тун, киез ката кидергәннәр, башына җылы шәл бәйләткәннәр. Кулына 1 кәрзин пирожкилар тоттырганнар да урманга озатканнар. Бара кыз, бара сөйрәлеп. Хәле бетә.
Иркәбикә йөри-йөри дә бүрәнә өстенә барып утыра.
Иркәбикә. Арыдым. Утырып ашап алыйм әле.
Музыка астында куян керә.
Куян . Нинди тәмле ис килә. Кызыкай, миңа да бир әле.
Иркәбикә. Кит әле, кылый. Үземә дә әз.
Куян. Кара син нинди саран. (Китә)
Бүре керә.
Бүре. Нинди тәмле исләр килә. Ит пирожкие бугай. Сорап карыйм әле. Кызыкай, бүре абзыеңны да сыйла әле.
Иркәбикә. Югал күз алдымнан, ач тәре. Хәзер сыртыңа бирермен.
Бүре. У-у-у, саран. Нинди әдәпсез кыз! (китә)
Иркәбикә. Үзең син саран. Пешер дә аша.
Төлке керә.
Иркәбикә. Әнә тагын бер хәйләкәре килә (пирожкиен яшерә).
Төлке. Тавык итеннән пешкән пирожки исе килә.
Иркәбикә. Монда бүре исе килә.
Төлке. Син мине алдый алмассың. Нишлисең монда.
Иркәбикә. Әйтмим әле.
Төлке. Әйтмәсәң дә беләм. Кыш бабайны көтәсең. (китә)
Кыш бабай. Кара әле, тагын бер кыз утыра. Кемнедер көтә бугай. Тикшереп карыйк әле. (Кыз янына килә). Өшедеңме, кызым.
Иркәбикә. Күрмисеңмени, катып үләм!
Кыш бабай (салкын сулышын өрә). Ә хәзер, кызыкай?
Иркәбикә. Өшим, тизрәк бүләкләреңне бир!
Кыш бабай. Ярар, синеңчә булсын. Кар бөртекләрем, китерегез әле, бүләкләрне. (Таягы белән суга, кар бөртекләре, себерке алып чыгалар)
Иркәбикә. Кирәкми миңа болар. Миңа бүләкләр кирәк!
Абау, кара нинди холык! Эттэн дэ явызрак бу. Кара ничек ачулана! Кара ничек өрә! Шундый дорфа булганың өчен мин сине эткә әйләндерәм.
Иркәбикә чыршы артына йөгереп кереп китә,
икенче яклап шуннан ук өрә-өрә эт килеп чыга.
Әкиятче. Шулай икенче кыз эт булып кайтып керә. Капка төпләрендә күпме генә өрсә дә кертүче генә булмый.
Үги әни керә. Бар әле, өреп торма. Кит моннан, кит. Хәзер мин сине себерке белән...
Гөлбикә йөгереп чыга.
Гөлбикә. Юк, тимәгез аңа, тимәгез. Карагыз ничек ачыккан, өшегән. Хәзер мескенкәем мин сине ашатам. (башыннан сыйпый, ашарга бирә) Бу бит безнең Иркәбикәбез!
Үги ана. Кит аннан, ни сөйлисең җүнсез! Бу көчек ничек минем кызым булсын! Минем Иркәбикәм, алтын бөртегем, бүләкләр белән кайтачак.
Гөлбикә кесәсеннән кыңгырау ала, шалтырата.
Кыш бабай. Ишетәм-ишетәм, киләм-киләм. Чакырдыңмы, кызым?
Гөлбикә. Чакырдым, бабакай. Бездә бүген кайгы. Иркәбикәбез эткә әйләнгән. Ярдәм ит зинһар!
Кыш бабай. О-хо-хо!Мин моны үзем генә эшли алмыйм. Урман җәнлекләренең ярдәме кирәк.
Гөлбикә. Мин беләм нишләргә кирәген.
Кишер, күркә, җиләкләрне файдаланып җәнлекләрне чакыра.
Куян, Төлке, бүре керә.
Бергә. Чакырдыңмы безне? Ни булды?
Гөлбикә. Ярдәм итегез, дусларым, Иркәбикәне кабат матур кызга әйләндерергә иде..
Куян.Ул бит усал. Мин куркам.
Бүре. Ул бит саран. Минем булышасым килми.
Төлке. Ул миннән дә хәйләкәррәк. Булышмыйм.
Гөлбикә. Юк, ул андый түгел. Ул бүтән саран да, усал да, хәйләкәр дә булмас. Ул бик акыллы, әйбәт кыз. Шулай бит, Иркәбикә?
Эт баш кага.
Бергә. Ярар алайса, булышырбыз.
Куян. Менә сиңа кишер.
Бүре. Менә сиңа күркә.
Төлке. Менә сиңа җиләк
Бергә. Матур кызга әйлән тизрәк!
Эт сикерә, өрә башлый. Чыршы артына кача.
Икенче яклап Иркәбикә йөгереп керә.
Иркәбикә. Исәнме, Әнием. Мин сине шундый сагындым!(Йөгереп килеп, әнисен кочаклый). Исәнме, Гөлбикә! (Шатланышып әйләнәләр). Исәнме, Кыш бабакай! Исәнмесез, дусларым! Мине коткаруыгыз , ярдәм итүегез өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Гафу итегез мине, мин беркайчан да бүтән ялкау, киребеткән булмам.
Яңа ел җыры башкарыла