12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год
0

Урок «Сертотмас үрдәк әкияте буенча дәрес планы. Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы»



Олы Елга урта мәктәбе

Укытучы: Мөбәрәкшина Ә.Ә.

 

Тема.А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә әдәплелек мәсьәләсенең куелышы.

Лексик тема. Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы.

Максат: Укучыларның “Сертотмас үрдәк” әкиятендәге төп теманы аңлауларына ирешү, аларның сөйләм һәм фикерләү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү, укучыларда сер саклау, җаваплылык хисе кебек әдәп-әхлак сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, эзләнү-тикшеренү методы, әдәби әсәрне анализлау алымы.

Җиһазлау. 1) А.Алиш портреты.

2) “Сертотмас үрдәк” әкиятенең тексты.

3)Плакат: “Сереңне саклый белгән даһи бул”.

4)Р. Фәхреддинның “Җәвәмигуль калим шәрхе” китабы.

5)”Сертотмас үрдәк” әкияте буенча Татар дәүләт курчак театры спектакле- DVD-диск.

6) Дәрес эчтәлеге буенча компьютер презентациясе.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

1) Уңай психологик халәт булдыру.

2) Дәреснең максатын аңлату.

Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү.

1)А. Алишның тормыш юлы буенча тест сорауларына җавап бирү.Слайд 2.

2)А. Алишның әкиятләрен искә төшерү. Слайд 3.

III. Яңа дәрес материалы өстендә эшләү.

1)Укытучы сүзе. Балалар, күренекле мәгърифәтче Ф.Фәхреддин болай дигән:Слайд 4.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән бу сүзләрнең никадәр дөрес булуын “Сертотмас үрдәк” әкиятендә бирелгән вакыйгалар аша расларбыз. Әйдәгез, моның өчен иң беренче әкиятнең сюжетын искә төшерик.(1 укучы эчтәлек сөйли).

2) Бирем. Димәк, әкияттә нинди хайваннар катнаша? Әйдәгез, рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.(Слайдтагы рәсемнәрнең урыннары алыштырылып куела)

3)Без әкият геройларының кемнәр булуын бик яхшы белдек. Ә сезнең алар белән якынрак танышасыгыз киләме? Шулай булса, рәхим итегез. (курчак театры спектакленең кереш өлешен дисктан карау)

4) Әкиятнең темасын һәм проблемасын ачыклау. Укучыларны бирелгән сорауларга нигезләнеп фикерләргә өйрәнү. Слайд 6.

5) Әсәрнең темасын халык авыз иҗаты белән бәйләү.

6)Балалар, димәк сер саклый белү күркәм сыйфатларның берсе. Бу турыда безнең халкыбыз элек-электән бик матур фикерләр әйтеп калдырган. Әйдәгез, бу турыдагы мәкальләрне укыйк әле. Слайд 7.

7) Дәфтәрләрдә язма эш. Ә хәзер бу мәкальләрне дәфтәрләрегезгә язып куегыз һәм исегездә калдырыгыз.

8) Әңгәмәне дәвам итү.

-Балалар, бу мәкальләрнең кайсысы үрдәк образына туры килә? (Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы).

-Үрдәккә нинди сыйфат җитми?(җаваплылык)

-Ул иптәшләрендә үзенә булган нәрсәне югалтты.(ышаныч)

-Нәрсә ул ышаныч?

9) Сүзлек өстендә эш. Слайд 8.

10)Әсәрнең эчтәлеге буенча нәтиҗә ясау.

-Үрдәк ни өчен фаҗигагә юлыга?

-Сер саклый белмәве аның үзенә генә зыян саламы?

-уйлап карагыз әле, бу әкияттә сүз хайваннар турында гына барамы? Кешеләр белән дә мондый хәлләр булырга мөмкинме?

-Сер саклый белү кешеләрдә нинди сыйфат санала?(яхшы)

-Яхшы сыйфатларга ия булган кешене нинди кеше дип атыйлар? (әдәпле,әхлаклы) Балалар,мин яңадан күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин сүзләренә мөрәҗәгать итәм.Тыңлагыз әле, галим нәрсә ди:

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә-тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала-дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас-аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушсалар, бәяхас хурларлар вә кимсетерләр генә”. Мин сезгә бу сүзләр язылган карточкалар бүләк итәм. Сез аны һәрвакыт иң күренә торган урынга куегыз, ул сезгә әдәпле, кадерле бала булу турында исегезгә төшереп торсын.

11. Өй эше. Слайд 10.

Укытучы сүзе. Балалар, сез дәрестә бик тырышып эшләдегез, хәзер рәхәтләнеп ял итсәгез дә була. Әйдәгез, курчак театрының калган өлешен карап бетерик.

Презентация

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.