12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ефимова Людмила162
Россия, Татарстан респ., Казань
2

«Тавык, Тычкан һәм Көртлек» әкияте



2 нче сыйныфлар өчен уку дәресе (татар төркеме)

Тема: “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкияте

Максат. Әкият ярдәмендә хезмәтнең кешене тәрбияләү чарасы булуын аңлату, хезмәт кешесенең хөрмәткә лаек икәнен төшендерү

Бурычлар:

1) Татар халкының “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен укып, төп фикерне ачыклау;

2) Хәтер эшчәнлеген үстерү, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү;

3)Тырыш булсаң гына уңышка ирешергә мөмкин икәнлекне аңлату.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Регулятив УУГ: әкиятне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

Предмет: "Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү.

Шәхескә кагылышлы: балаларда хезмәткә карата кызыксыну уяту.

Формасы: төркемнәрдә эшләү

Метод: эзләнү-тикшеренү

Алымнар: әңгәмә, дәреслек белән эш.

Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Мияссарова И.Х. Әдәби уку: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен). – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.

Өстәмә материал 1. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен метод. әсбап (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 2 нче с-ф. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013 ел.

2. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х. Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 2 нче с-ф. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013 ел.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация.

Дәрес барышы

I. Ориентлашу этабы.

1. Исәнләшү.

Укытучы. Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

Укытучы. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Яңа көн тынычлык алып килсен!

- Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!

Укытучы. Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү

1.Өй эшен тикшерү (“Кем нәрсә ярата?” әкиятенең эчтәлеген сөйләү).

2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру.

Укытучы. Экрандагы мәкальләрне укыгыз. (2 нче слайд)

*Кем эшләми, шул ашамый.

*Тырышып эшләсәң, тәмләп ашарсың.

*Тырышлык бәхет китерер,

         Ялкаулык ачтан үтерер.

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.

- Эшләмәгән кеше бушка ашарга тиеш түгел.

- Тырышып эшләсәң, ашаган ризык та тәмле була.

          - Тырышлык һәрвакытта да бәхет, шатлык китерә. Ә ялкау булу ачлыкка китерә.

Укытучы. Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

- Тырышлык, ялкаулык турында сөйләшербез.

Укытучы: Аның өчен без “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” исемле татар халык әкиятен укырбыз. (3 нче слайд) Әйтегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

- Эчтәлекне истә калдырырбыз.

- Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз.

- Катнашучыларны табарбыз. Аларның гамәлләренә бәя бирербез, сыйфатларын табарбыз.

- Сюжетын үз сүзләребез белән сөйләрбез.

- Әкиятнең ни турында булуын ачыкларбыз.

- Нәтиҗә ясарбыз.

Искәрмә: әлеге әсәрне өйрәнү ысуллары күрсәтелә (4 нче слайд). Балалар хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә ысулны кабатлыйлар.

3. Физкультминутка. (5-8 нче слайдлар)

III. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1. Сүзлек эше оештырыла: (9 нчы слайд)

Көртлек - тетерев

көннәрдән беркөнне - однажды

арпа бөртеге - ячмень

кытаклап җибәрде - закудахтала

тегермәнгә – на мельницу

камыр изә – сбивает тесто

уңдылар – хорошо получились

бармыйм – не пойду

измим – не буду сбивать

(Сүзләрне дөрес уку, тәрҗемәсен әйтү, укучыларның үзләштерүен тикшерү).

2. Әкиятне уку. (Башта укытучы, аннары укучылар укый).

3. Әкиятне өлешләргә бүлү

Укытучы: әкиятне өлешләргә бүлик әле.

- Тавыкның арпа бөртеге табуы.

- Тавыкның тегермәнгә баруы.

- Тавыкның он алып кайтуы.

- Тавыкның он изүе.

- Тавыкның мичкә ягуы.

- Тавыкның икмәкне мичкә куюы.

- Тавыкның икмәкне өстәлгә куюы.

4. Катнашучыларның гамәлләрен атау.

Укытучы: Катнашучыларны табыгыз.

- Тавык.

- Тычкан

- Көртлек

Искәрмә: тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге схема языла – эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә (10 нчы слайд)

Укытучы. Укучылар, катнашучыларның нәрсә эшләүләрен/эшләмәүләрен әйтик әле.

 

- Тавык арпа бөртеге таба, арпаны тегермәнгә алып бара, онны алып кайта, ипи изә, мичкә яга, ипине мичкә куя, ипине мичтән ала.

- Тычкан өстәл янына килеп утыра, тегермәнгә бармый, онны алып кайтмый, ипи изми, мичкә якмый, мичкә ипи куймый, ипине алып куймый.

- Көртлек өстәл янына килеп утыра, тегермәнгә бармый,онны алып кайтмый, ипи изми, мичкә якмый, мичкә ипи куймый, ипине алып куймый.

5. Катнашучыларның сыйфатларын табуМодельләштерү (дәвам итәбез)

Укытучы: Укучылар, тактада сүзләр бирелгән. Әлеге сүзләр геройларыбызның нинди икәнлекләрен билгеләү өчен кирәк. Шулар арасыннан туры килгәннәрен сайлап алырсыз. Сез Тавыкта нинди сыйфатлар күрдегез?

- Ул тырыш, тәрбияле, эшчән.

Укытучы: Ә Тычкан нинди?

- Ул ялкау, тәрбиясез, әдәпсез.

Укытучы: Көртлек нинди?

- Көртлек тә ялкау, тәрбиясез, әдәпсез. (10 нчы слайд)

Укытучы: Хәзер тактадагы терәк сүзләргә карап әкиятнең сюжетын сөйләп карыйбыз. (Балалар әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр.)

Укытучы: Сюжетны кыскартып, бер җөмлә белән генә биреп карагыз. Әкият нәрсә турында?

- Әкият Тавыкның тырышлыгы турында.

- Тычканның һәм Көртлекнең ялкау, әдәпсез булулары турында.

Укытучы: Әкият безгә Тавык кебек тырыш булырга, эшләп ашарга өйрәтә. Тычкан, Көртлек сыман ялкау булсаң, сиңа беркем дә ашарга биреп тормаячак.

IV.Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия. (11 нче слайд)

Укытучы: Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә).

Укытучы: Нинди нәтиҗә ясадык?

- Әсәрнең сюжетын сөйләдек.

- Текстның эчтәлеген кыскартып бер җөмлә белән әйтеп карадык.

- Катнашучыларны билгеләдек.

- Катнашучыларның гамәлләре, сыйфатлары турында сөйләштек.

          - Белгәннәребезне гомумиләштереп модель төзедек.

2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя. (11 нче слайд)

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан файдаланмыйча, үз-үзенә сөйли алса - «5»;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча, укытучының ярдәмче сораулары белән сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан, (тактадан) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3».

3. Өйгә эш алу. (12 нче слайд)

1) “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен сәнгатьле укырга;

2) Эш дәфтәрендә 52-53 битләр, 1 бирем: тестны эшләргә;

3) Эш дәфтәрендә 53 бит, 2 бирем: тавыкның нишләгәнен план итеп төзеп сөйләргә.

4.Саубуллашу.


Тавык, Тычкан һәм Көртлек
PPTX / 11.61 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.