12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ширеева Алсу Сагитовна51
Россия, Татарстан респ., азнакаево

Технологик карта

Укытучы

Ширеева Алсу Сәгыйть кызы. МБГББУ “Азнакай шәһәре 4нче лицее”.

Дәрес

Татар әдәбияты

Сыйныф

7 (белем бирү процессы рус телендә алып барыла торган гомуми белем бирү оешмаларының татар төркеме).

Дәрес тибы

Яңа тема өйрәтү дәресе.

Дәрес темасы

Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы.

Максат

1) дидактик - поэма үзенчәлекләрен истә тотып, анализ ясау һәм аның идея эчтәлеген ачыкларга ярдәм итү;

2) үстерешле – укучыларның сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) тәрбияви – бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү, үз-үзеңə бəя куярга өйрəтүне дəвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Поэманың сюжетын сөйли белү; геройлар һәм табигать образларын, сурәтләү чараларын табып күрсәтә алу.

Төп төшенчәләр

Поэма, мифик образ, сурәтләү чаралары.

Предметара бәйләнеш

Тарих, рәсем сәнгате.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.7 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/Ф.М.Мусин, Ә.М.Закирҗанов, И.Г.Гыйләҗев, Р.С.Шәвәлиева.- Казан: Мәгариф, 2011.- 175 б.

Интернет ресурслар http://www.metodkopilka.ru/urok_po_tatarskomu_yazyku_na_...at_3_klass-59168.htm ?

Презентация Power Point № 1 (интел.уен), №2 “Шүрәле” поэмасы.

Аннотация

Дәрес эшкәртмәсе федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының сайтында китерелгән үрнәк программага нигезләнеп эшләнде. Дәреснең темасы программада Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты бүлегенә кертелгән. Бүлекне өйрәнүгә 5 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы темасы дүртенче дәрес итеп өйрәнелә.

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулланыла: креатив фикерләүне үстерү максатыннан синквейн төзү һәм танып белү активлыгын үстерүче мультимедиа технологиясе.

Дәрес балаларның яшь үзенчәлекләрен, дәреснең заманчалыгын исәпкә алып төзелде.

 

Формалашырга тиешле универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Шәхескә кагылышлы: 1) иптәшеңә терәк, таяныч булу ( парда эшләгәндә); 2) дөрес сөйләргә омтылу, үз сөйләм хаталарыңны тану, төзәтү; 3) шәхесне (партадаш иптәшеңне) кимсетүдән саклану, вакытында тыелып калу.

Метапредмет:

1) регулятив: УМ куя белү, парда чишү юлын билгеләү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗә ясау һәм аны дөрес формалаштыру, үзбәя кую;

2) танып белү: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, текст белән эшли белү;

3) коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү.

 

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I.Мотивлаштыру-ориентлашу этабы. (10 минут)

1.а) уңай психологик халәт тудыру

Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү, сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

 

-Хәерле көн, укучылар. Бүгенге дəресебез кызыклы һəм файдалы үтəр дип ышанам. Сезнең алдыгызда дәрес өчен кирәкле материаллар. Таблицага дəрес барышында үзегезгə билге куеп барырсыз. Бер-берегезгә зиһен, тел ачкычлары һәм уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк.

Укучылар эшкә әзерләнә (укытучыны һәм бер-берсен сәламлиләр, дәрескә кирәкле материалларны барлыйлар).

ШУУГ: үзмаксат кую.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ә) белемнәрне актуальләштерү

Максаты: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау,

укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.

Укучылар, үткән дәрестә без нинди теманы өйрәндек? Әйдәгез искә төшереп алыйк.

НТВ каналында барган “Своя игра” нигезендә Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы сораулар кергән уен үткәрү (презентация № 1)./data/files/g1490623556.ppt (Интеллектуаль уен "Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты" сораулар)

Көт. җавап: Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәндек.

Укучылар чылбыр рәвешендә сорауларны сайлап, кәгазь битендә җавап бирәләр, дөрес җавап белән чагыштыралар.

Үзбәя.

 

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү; анализ, синтез, модельләштерү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

2. Өй эше тикшерү.

Максат: куелган бурычларны иҗади чишү өчен

кирәкле белем һәм күнекмәләрне яңадан барлау һәм төзәтмәләр

кертү.

2-3 укучының ярым иҗади өй эшен тыңлау (Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр мәкале Тукай биографиясе белән ничек бәйле?)

2-3 укучы ярым иҗади өй эшен укый. Үзбәя.

ШУУГ: үзбәя бирү.

КУУГ : үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Максат: авырлыкларны ачыклау.

- Ә хәзер экранга карыйк. (презентация № 2, “Шүрәле” поэмасы аудиоязма белән)/data/files/t1490623942.ppt (“Шүрәле” поэмасы (презентация аудиоязма белән үрелеп бара)

Ничек уйлыйсыз, без бүген нинди УМ чишәрбез?

- Әйе, укучылар без бүген Г.Тукай иҗатының таҗы булган “Шүрәле” поэмасын өйрәнербез. Дәфтәрләрне ачып, число язабыз, теманы.

Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы. (тактага число һәм теманы язу)

Көт.җав.: Бүгенге дәресебезнең УМ - Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнү.

Дәфтәрләргә число һәм теманы язу.

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ: инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу.

II.УМ адымлап чишү этабы (30 минут)

4. УМ чишү

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү,

анализлау

- Укучылар, поэманы тыңлагач сездә нинди хисләр туды? Нинди күренешләр күз алдына килде? Җаваплар тыңлана, тулыландырыла.

Бу әсәр ни өчен поэма дип атала? Әкияттән кайсы ягы белән аерыла?

Нәрсә ул поэма? Дәреслектән укып китик әле.

Укучылар куелган сорауларга җавап бирә.

Үзбәя

Поэма әдәбиятның эпик һәм лирик төр сыйфатларын алган

үзенчәлекле жанр: сюжетында вакыйгалар белән хис-кичерешләр үрелеп

тасвирлана.

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

5.Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Максат:

һәр укучыны теманы аңлавына, күнегүләр башкара

алуына ышандыру.

Поэмада барлык сүзләр дә аңлашылдымы?(сүзлек белән эш оештырыла)

Гонҗә - ачылып җитмәгән чәчәк.

Садаи хуш – ягымлы тавыш.

Нам – исем.

Сауләт – батырлык.

Сабрит – сабыр ит.

Кариэм – укучым.

Инсан – кеше.

Фөрьяд – зарланып алу.

Асла – һич тә.

Поэманы ничә өлешкә бүлеп була?

Беренче өлешне карап үтик.

Г.Тукайга Кырлай авылы кайсы ягы белән кадерле? Ни өчен тормышында бу авыл бик зур урын алып тора?

Поэмада Кырлай табигате ничек тасвирлана?

-“Ул авылның. – һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде,”- ди шагыйрь, бу сүзләрне әйткәндә нинди хисләр кичерә?

Г.Тукай туган ягының урманын ничек сурәтли? (сурәтләү чараларын карап үтү). Шул өлешне табып укыгыз.

Икенче өлеше турында сөйлик. Поэмада нинди геройлар бар? Шүрәле нәрсә ул? Сез ничек уйлыйсыз? Без аны тормышта очратабызмы? (мифик персонаж турында аңлату) Шүрәленең тышкы кыяфәте ничек сурәтләнгән? Шул юлларны табып укыгыз әле.

Шүрәлегә нинди сыйфатлар хас? Былтыр аны кем дип атый ?

Ә Былтыр кем ул? Ул кайда яши? Аның тышкы кыяфәте турында ниләр әйтә аласыз? Аңа нинди сыйфатлар хас?

Былтыр Шүрәлене авыр хәлдә калдырып китә. Ничек уйлыйсыз дөрес эшлиме?

Физкультминутка. Күзләргә зарядка.

Поэманы ике өлешкә бүлеп була:

1. Кырлай авылы һәм урманы.

2.Былтыр белән Шүрәле вакыйгасы.

Укучылар куелган сорауларга җавап бирә.

Нәтиҗә чыгаралар: берәүне дә авыр хәлдә калдырырга ярамый, игелекле, шәфкатьле мәрхәмәтле булырга кирәк.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

6.Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Максат: теманы үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

- Укучылар, ә хәзер без сезнең белән дәрес темасына карата синквейн язып карарбыз. Искә төшерик.

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нче юл. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә.

5 нче юл. Нәтиҗә.

Җөп сан астындагы парта Шүрәлегә, так сан Былтырга төзи. Бу эшне сез партадаш иптәшегез белән башкарырсыз. Сезгә 3 минут вакыт бирелә.

Кемнәр үз эшләрен тәкъдим итәргә тели?

Укучылар партадаш иптәшләре белән синквейн төзи, аны тәкъдим итә. Үзбәя

 

 

 

ШУУГ: партадашыңа ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

ТБУУГ: төп билгеләрне

аерып алу нигезендә синквейн төзү.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

III.Рефлексив бәяләү этабы.

(5 минут)

Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес

бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый

белүе.

Дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек? Нинди максатлар куйган идек? Максатларга

ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга

мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Көт.җав.: “Шүрәле” поэмасының рефлексиясен әйтеп бирү. Биремнәр үтәүдә алган билгеләрдән гомуми билге чыгару. Үзбәя

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү.

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Өй эше.

Максаты: өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

мәҗбүри: поэманың беренче бүлеген яттан өйрәнергә;

иҗади: Былтыр урынында мин ничек эшләр идем.

-Укучылар, сез өч төстәге кәгазь битләрен күрәсез. Әгәр сез дәрестә бар материалны аңласагыз һәм сезгә дәрес ошаса, өстәлдәге яшел кәгазьне, әгәр дәрес материалын аңлап, берәр сораугыз калса сары кәгазьне, әгәр материал авыр булып, сез аны үзләштермәгәнсез икән кызыл кәгазьне ябыштырыгыз.

Дәрес тәмам, эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт.

 

РУУГ: үз уку эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

 

Үзбәя.

Эш төре

1

2

3

4

5

6

7

8

Дəрес өчен

Билге

                 

“5” - Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.

“4” - Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

“3” - Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.