12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Валиева Г.Ш.76
Россия, Татарстан респ., Рыбно-Слободский район Республики Татарстан
0

Сәбәп-максат рәвешләре



Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Масловка урта гомуми белем мәктәбе

 

6 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес конспекты

Сәбәп-максат рәвешләре


 

( Белем бирү процессы рус телендә алып барыла торган

гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемендә татар теле дәресе)

Төзеде: беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Валиева Гөлсинур Шәмсемөхәммәт кызы

Сыйныфка кыскача характеристика: 6 сыйныф (татар төркеме)

Уку материалының темасы: Сәбәп-максат рәвешләре

Тематик бүленештә бу дәреснең урыны: Рәвеш темасына программада 18 сәгать вакыт каралган. Шуларның 12 теоретик материалны өйрәнүгә, 6 бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелә. Алдагы дәрестә рәвешләрнең мәгънә төркемчәләреннән саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, урын, вакыт рәвешләре өйрәнелде. Агымдагы дәрестә рәвешнең мәгънә ягыннан соңгы төркемчәсе өйрәнелә. Бу дәрестә алынган белем һәм күнекмәләр алдагы дәресләрдә рәвешләрнең башка төркемчәләре белән бергә кабатлану

барышында ныгытылачак.

Укыту-методик комплект:

1. Программа. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V-IX сыйныфлар”( Төзүчеләр; Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан 2013), Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен 5-9 нчы сыйныфлар ,төзүче –авторлар Р.К.Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина –Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты , 2015

2. Дәреслек : “Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф, (Сәгъдиева Р.К., Гарәпшина Р.М., Хәйруллина Г.И.) Казан, Мәгариф нәшрияты, 2015

3. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган)

Белем бирү максаты (укытучы өчен): « Сәбәп-максат рәвешләре » төшенчәсен аңлату, сәбәп-максат рәвешләрен башка төркемчә рәвешләреннән ае­ра, аларга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре формалаштыру;

(укучы өчен): универсаль уку гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда ярдәмчеллек, әдәплелек сыйфатлары, үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, дуслык һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.

Дәрес структурасы (планы):

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларны сәламләү.

2. Дәрескә әзерлекне тикшерү, дежур укучы рапортын тыңлау.

3. Уңай психологик халәт тудыру, дәресне башлау.

 

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй бирелгән эшнең үтәлеше дәрәҗәсен тест биремнәре ярдәмендә билгеләү.

2. Җавапларны парларда тикшерү.

3. Нәтиҗә ясау.

 

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

Карточкалар тарату. Тексттан калын хәрефләр белән бирелгән рәвешләрне табу, мәгънәләре ягыннан төркемчәләрен билгеләү.

Уку мәсьәләсен формалаштыру.

2. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Тактада бирелгән текст өстендә эшләү, сәбәп-максат рәвешләренең моделен төзү.

Сәбәп-максат рәвешләренең үзенчәлекләре турында нәтиҗә ясау.

Кагыйдә формалаштыру.

Физкульминут ясау

 

IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1. 250 нче күнегү буенча таблица тутыру. Бирем: рәвешләрне мәгънәләре буенча 6 төркемчәгә аерып язу.

2. Эшләрнең дөреслеген тикшерү.

3. Үзбәя, билгеләрне дәлилләү.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәреслектәге 251 нче күнегүне үтәү. Мәкальдәге төп фикерне ачыклау.

Бирелгән рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу, рәвешләрне үрнәк буенча анализлау.

 

VI. Өй эше, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1. 252 нче күнегүне эшлә.

2. Сәбәп-максат рәвешләре булган 5 җөмлә табып яз.

3. Рәвешнең төрле төркемчәләрен кулланып мәктәптә үткәрелгән ял кичәсе турында кечкенә күләмле хикәя яз.

VII. Йомгаклау. Рефлексия, үзбәя, бәяләү.

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

Күр, ничек эшли кояш: иртә тора,таң аттыра,
Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.
Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад(тырышлык) итсәң һаман,
Күп арасында кояш күк, ялтырарсың бер заман!

(Г.Тукай)

(Дежур укучыга сүз бирелә)

- Бүген 10 нчы февраль. Урамда кыш фасылының матур бер көне. Без татар теле дәресенә әзерләндек. Сыйныфта барыбыз да бар. Дәрескә бөтенебез дә әзер. Өй эше “ Рәфеш” темасына караган кагыйдәләрне искә төшереп килергә иде.

- Укучылар, сез бүген дә, ныклы белем алу теләге белән, татар теле дәресенә кердегез. Белем алу-хезмәт ул. Белем алу зур тырышлык, күп көч сорый. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим сезгә.

 

II. Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен, ягъни өй эше дөреслеген тикшерү.

-Укучылар, өй эшен тикшерү максатыннан, мин сезгә тест биремнәре әзерләдем. Бу биремнәргә дөрес җаваплар бирә алсагыз, бүгенге дәрес материалын үзләштерү сезгә күпкә җиңел булыр.(Һәр балага тест биремнәре таратыла. Укучылар биремнәр белән танышалар) Балалар, барыгыз да биремнәр белән таныштымы? Биремнәрнең бөтенесе дә аңлашыламы? Хәзер сез нәрсә эшләргә тиеш?

- Без бирелгән сорауларга бер дөрес җавапны гына сайларга тиеш.

-Укучылар, әгәр дә җавап бирү төгәлләнсә, янәшәдәге иптәшегез белән эшләрегезне алмаштырып, тест җавапларының дөреслеген тикшерик. (парларда тикшерү). Укучылар, дустыгызның эшен ничек бәяләргә тиешлегегез слайдта күрсәтелгән, игътибарлы булыгыз.

- Сезнең һәрберегез алдында үзегезгә үзегез бәя кую өчен әзерләнгән карточкалар ята. Хәзер беренче эш-тест өчен алган билгеләрегезне тиешле графага куегыз. (Укытучы өй эшенең үтәлеше буенча нәтиҗә ясый.)

 

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, хәзер без карточкалардагы текст өстендә эшләрбез. (Укучыларга карточкалар таратыла, кечкенә күләмле текстны укып чыгарга һәм русчага тәрҗемә итеп, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә).

Беркөн урамнан барам. Светофорның яшел уты яна.Урам аша чыга торган кечкенә генә малай белән әбине күреп, ирексездән туктап калдым. Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Юлны чыккач, кечкенә юлчының аркасыннан сөеп, әби:

– Рәхмәт,улым! – диде.

Малай тиз - тиз китеп барды. Шулчак мине бер абый туктатты. Ул үзенең ерактан килгәнен әйтте.

Сүзлекчә.

Ирексездән – поневоле

Төенчек – небольшой свёрток

(Тәрҗемә эше өчен үзбәя карточкаларга куела)

-Укучылар, әйдәгез бергәләп, бүгенге дәресебездә үзебез өчен максат куйыйк. Эшебезне түбәндәге сорауларга җавап бирүдән башлыйк. Әйтегез әле, без бу уку елында тел белеменең нинди зур бүлеген өйрәнә башладык? Ул бүлектә нәрсәләр өйрәнелә?

- Морфология бүлеген өйрәнәбез. Анда сүз төркемнәре өйрәнелә.

- Нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? Алар турында нәрсәләр белдегез?

- Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен, аларның ясалышлары һәм мәгънәләре буенча төркемчәләрен өйрәндек.

- Рәвеш сүз төркеме белән танышканда ничә төркемчәсе бар дигән идек? Без аларның ничәсе белән инде таныштык? Алар ниндиләр?

- Алты төркемчәсе бар дип беләбез. Шулардан бишесе белән таныштык: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, урын, вакыт рәвешләре.

- Әйтелгәннәрдән чыгып нинди нәтиҗә ясый алабыз?

- Димәк, бу дәрестә без рәвешнең тагын бер төркемчәсен үзләштерергә тиешбез.

-- Бик дөрес, укучылар.Эшебезне алга таба дәвам итәрбез. Сезнең бурыч: тексттан калын хәрефләр белән бирелгән рәвешләрне табып, мәгънәләре ягыннан төркемчәләрен билгеләргә. Бер укучы тактада, ә калганнар биремнәрне урыннарда башкаралар. Дәфтәрләргә бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз, гадәтләнгәнчә,тема өчен бер буш юл калдырабыз. Соңыннан калын хәрефләр белән бирелгән, сезгә таныш булган рәвешләрне, сорауларын һәм төркемчәләрен язабыз.

беркөн- кайчан? - вакыт рәвеше.

тиз-тизничек? – саф рәвеш.

шулчаккайчан? –вакыт рәвеше.

Ирексездән

- Кайсы рәвеш безгә әлегә таныш түгел? Ул нинди сүзне ачыклап килгән,нәрсәне аңлата?

- Эш хәлнең үтәлү сәбәбен аңлата.

- Димәк, эш ниндидер сәбәпләр аркасында үтәлми калырга, ниндидер бер максаттан чыгып башкарылырга да мөмкин икән. Текстта бирелгән җөмләдән чыгып, без шуны ачыкладык. Дәресебезнең темасы нинди булыр икән, укучылар?

- Сәбәп-максат рәвешләре.

- Дөрес,укучылар.Ә хәзер үзебез формалаштырган максатыбызга ирешү юнәлешендәге эшебезгә тотынабыз.

(Дәрес темасын дәфтәрләргә язу, дәреслектән кагыйдәне уку, слайдтагы мисалларны укып аңлату)

2. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

- Хәзер, укучылар, тактада бирелгән текст өстендә эшләрбез. (укучылар тактада алдан язылып куелган текстны укытучы укында тыңлыйлар, анннары үзләре бер кат укып чыгалар.)

- Нинди сүзләрнең мәгънәләрен аңлый алмадыгыз? ( Сүзлек эше). Ә хәзер

рәвешләрне табып, мәгънәләрен, төркемчәләрен билгеләгез, дәфтәрләргә языгыз. ( Төркемнәрдә эшлиләр, соңыннан нәтиҗә ясала)

- Тексттагы рәвешләр арасында эш-хәлнең сәбәбен яки максатын аңлатканнарын атагыз.

- Юкка, юри.

- Алдагы темаларны үзләштергәндә алган күнекмәләрне искә төшереп сәбәп-максат рәвешләренең моделен төзеп карагыз. (Төркемнәрдә эш, тикшерү).

 

Схема

 

 

(Сәбәп-максат рәвешләренең үзенчәлекләре турында нәтиҗә ясау, кагыйдә формалаштыру).

Ял минуты.

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис , назларын.

 

IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

- Укучылар, дәреслектә бирелгән 250 нче күнегүне үтәүне җиңеләйтү өчен мин сезгә таблица формасында карточкалар әзерләдем. Сезгә шул таблицаны дөрес итеп тутырырга кирәк булыр. Соңыннан эшегезнең дөреслеген слайдтагы дөрес җаваплар белән чагыштырып,нәтиҗә ясарсыз, үзбәя карточкаларына билге куярсыз. Бирем: Рәвешләрне мәгънәләре буенча 6 төркемчәгә аерып язарга.

(Укчылар үзләренә куйган бәяләр белән таныштыралар, билгеләрнең куелышын дәлиллиләр).

 

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Дәреслектәге 251 нче күнегүдә бер мәкаль бирелгән. Укыгыз,дәфтәргә күчереп языгыз. Бу мәкаль нәрсә турында?

- Ярдәмләшеп яшәү, әдәплелек, дуслык турында.

- Мәкальдән соң бирелгән рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышыгыз һәм бер рәвешне үрнәк буенча анализлагыз.(Бер укучы тактада эшли)

 

VI. Өй эше, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1. 252 нче күнегүне эшлә.

2. Сәбәп-максат рәвешләре булган 5 җөмлә табып яз.

3. Рәвешнең төрле төркемчәләрен кулланып мәктәптә үткәрелгән ял кичәсе турында кечкенә күләмле хикәя яз.

 

VII. Йомгаклау. Рефлексия, үзбәя, бәяләү.

- Укучылар, без дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек ?

- Бүген дәрестә без нәрсәләр эшләдек ?

- Бу дәрестә без нәрсәгә ирештек?

- Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез?

- Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

- Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты?

- Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

- Инде дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, дәрес өчен гомуми билге куяр вакыт җитте. Бүген кемнәрнең көндәлекәрен “5” леләр бизәр икән? (Укучыларның үзбәяләре, дәлилләре тыңлана. Тиеш булса, укытучы өстәмәләр, төзәтмәләр кертә. Билгеләр көндәлекләргә куела.)

- Дәресебез тәмам,укучылар. Сез күп көч куеп, тырышып эшләдегез. Бүген алган белемнәрегез сезгә алдагы дәресләрдә уңышка ирешергә ярдәм итәр. Барыгызга да зур рәхмәт.


 

Дәрес конспектын әзерләгәндә кулланылган чыганаклар:

Методик ярдәмлек. Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар; Казан, 2015

Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф, (Сәгъдиева Р.К., Гарәпшина Р.М., Хәйруллина Г.И.) Казан, Мәгариф нәшрияты, 2015

 Г.Тукай. II том.Төзүчеләре: Х.Хисмәтуллин, Я.Агишев. Таткнигоиздат,1955. 41 нче бит.

Кушымта.

Карт. 2
Тест

1. Рәвеш ул-

а) мөстәкыйль сүз төркеме

ә) ярдәмче сүз төркеме

2. Рәвешнең сораулары:

а) ничә? ничәнче? ничәү ? ничәшәр?

ә) ничек? күпме? кайда? кайчан ?

3. Рәвешнең дәрәҗәләре:

а) 4

ә) 3

4) Татар телендә рәвешләр бүленә:

а) тамыр һәм ясалма

ә) тамыр һәм парлы

5) Болар нинди рәвешләр: кинәт, аягүрә, әкрен

а) күләм-чама рәвешләре

ә) саф рәвешләр

Карточка № 1

Беркөн урамнан барам. Светофорның яшел уты яна.Урам аша чыга торган кечкенә генә малай белән әбине күреп, ирексездән туктап калдым. Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Юлны чыккач, кечкенә юлчының аркасыннан сөеп, әби:

– Рәхмәт,улым! – диде.

Малай тиз - тиз китеп барды. Шулчак мине бер абый туктатты. Ул үзенең ерактан килгәнен әйтте.

Сүзлекчә.

Ирексездән – поневоле

Төенчек – небольшой свёрток

 

К 3

 

Технологик карта


 

6 нчы сыйныфның татар төркемендә

татар теле дәресенең технологик картасы

Тема

Сәбәп-максат рәвешләре

Максат

1) сәбәп-максат рәвешләре турында мәгълүмат бирү;

2) укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;

3) укучыларда ярдәмчеллек, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

сәбәп-максат рәвешләрен аера һәм куллана белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү һәм беренчел ныгыту дәресе.

Төп төшенчәләр

Рәвеш, сәбәп-максат рәвеше.

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, рус теле, табигать белеме.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль.

Чыганаклар

төп: дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф, Сәгъдиева Р.К., Гарәпшина Р.М., Хәйруллина Г.И. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2015

өстәмә: слайдлар, компьютер, тест, карточкалар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру, мотивлаштыру

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшү, дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү.

К: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Өй эшен тикшерү

Өй эшенең үтәлеш дәрәҗәсен билгеләп үтү.

Тест сорауларына җаваплар бирү, эшләрне алмашып тикшерү, билгеләр кую.

Ш: үз уңышларыңның

( уңышсызлыкларыңның) сәбәпләре турында фикер йөртү.

Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

1. Карточкаларда бирелгән текстның эчтәлегенә караган биремнәр белән бәйле сораулар бирү, җавапларны тыңлау.

1.Текстны уку, җөмләләрне русчага тәрҗемә итү, калын хәрефләр белән бирелгән рәвешләрне күчереп алу, сорауларын, төркемчәләрен билгеләү. Арада таныш булмаган рәвешне табып, аның нәрсә аңлатканын ачыклау.

Р: бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

Т: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау

Дәреснең темасын һәм максатын ачыклауга җитәкчелек итү

Төркемнәрдә эш: фикер алышу,нәтиҗә ясау.

К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү;

Т: яңа белемнәр табу.

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

1. тактада бирелгән текстның биремен аңлату.

Җавапларны тыңлау.

Текстны уку, рәвешләрнең мәгънәләре ягыннан төркемчәләрен, дәрәҗәләрен билгеләү.

сәбәп-максат рәвешләренең моделен төзү, кагыйдә формалаштыру.

К: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү.

Т: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү.

2. Слайдтан кагыйдә белән таныштыру

2. Кагыйдәне уку, истә калдыру, бирелгән рәвешләрнең мәгънәләрен аңлату.

Динамик пауза ( Ял вакыты)

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

250 нче күнегүнең эшләнешен күзәтү, бәяләү. Күнегүдә бирелгән кайбер сүзләрнең мәгънәләрен дөрес аңлау белән бәйле әңгәмә үткәрү.

Рәвешләрнең мәгънәләре ягыннан төркемчәләрен аерып таблицага язу, телдән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү.

Т: Танып – белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклап, максат куйдылар.

Р: кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Яңа белемнәрне ныгыту

1. 251 нче күнегүнең биреме белән бәйле әңгәмә үткәрү, рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе белән таныштыру.

1. Мәкальне уку, фикер алуда катнашу, рәвешләргә морфологик анализ тәртибе белән танышу,

рәвешләргә анализ ясау

К: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү.

Т: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.

Ш: укучының башкаларны кабул итүе, аңлавы , фикерләрен җиткерә алуы.

Өй эше

1. 252 нче күнегүне эшлә.

2. Сәбәп-максат рәвешләре булган 5 җөмлә табып яз.

3. Рәвешнең төрле төркемчәләрен кулланып мәктәптә үткәрелгән ял кичәсе турында кечкенә күләмле хикәя яз.

 

Р: үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белү – белмәү чикләрен чамалау.

Рефлексия, бәяләү, үзбәя.

Эшчәнкә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Сорауларга җавап бирү, үзбәяне дәлилләү.

 


Презентация
PPTX / 243.01 Кб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.