12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
0

2 сыйныф өчен татар теленнән «Билгене белдерә торган сүзләр» темасына дәресе эшкәртмәсе



  

  Эшне башкаручы: Хәйруллина Гөлфия Гаптелислам кызы,   

                         МБГБУ  “Саба  районы Курсабаш төп гомумбелем бирү

                          мәктәбе ,башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

 

Тема:   Билгене белдерә торган сүзләр.

  Белем бирү максаты: предмет билгесен белдергән сүзләрне табарга өйрәтү;

Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның мөстәкыйль  фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру.

Тәрбияви максат: туган төбәгебезнең матур табигатенә сакчыл караш, ихтирам хисе, әйләнә-тирә табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1. Предмет нәтиҗәләре: теманы аңлау, җөмләләрдә билгене белдергән сүзләрне таба белү;;

2.Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру;

3.Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау;

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: матур сөйләм телен үстерү; аңлы эшчәнлекне активлаштыру;

УУГ формалаштыру:  Шәхси УУГ: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу;

Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру;

Танып белү УУГ: сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; билгене белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, капма-каршы мәгънәдәге сыйфатлар турында төшенчә бирү, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту, бәйләнеп килгән сүзләрен таба белү, сөйләмдә һәм язуда куллану;

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү, бәйләнешле сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә тулыландыра белү.

Дәреснең тибы. Катнаш дәрес.

Предметара бәйләнешләр: Интеграл дәрес буларак музыка, әдәби уку һәм әйләнә-тирә дәресләреннән дә элементлар кушу.

 Материал. Дәреслек (Татар теле: татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014 ел),

 Җиһазлау: ноутбук; карточкалар; дәреслекләр; проектор, презентация.

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.   Эмоциональ халәт тудыру.
-Исәнмесез ,балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, балалар, тәрәзәдән язгы яктылык, кояш ничек матур елмая. Әйдәгез , без дә бер-беребезгә шулай елмаеп исәнләшик. Күрегез әле, класс бүлмәсе яктырып, җылынып та китте. 
Гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз, дәресне башлыйбыз. Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик әле.(слайд) 
“Тел дигән дәрья бар, 
Төбендә энҗе- мәрҗән бар. 
Белгәннәр чумып алыр, 
Белмәгәннәр коры калыр.” 
- Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Барыгыз да әзерме?( “Без хәзинәне табарга әзер”)

 II.Актуальләштерү.

1. Кизү укучыга сүз бирелә.

2.  Матур язу күнегүләрен башкару

- Балалар,  хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз һәм матур язуга тактада бирелгән шигырьне дөрес итеп күчереп язабыз.слайд.

Яз, яз, яз җитә, 

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып итә

 Эре-эре тамчылар. 

3.Сораулардагы җавап саны буенча атлау һәм укытучы сорауларына җавап бирү:

– класстагы тәрәзәләр санынча атлагыз;

– утлар санынча атлагыз;

– класстагы ишек санынча атлагыз;

– Бүген атнаның ничәнче көне?

– Табигатьтә ничә ел фасылы бар?

Парларга сораулар.

– Татар алфавитында ничә хәреф? (39)

– Предметны белдергән сүзләрнең соравы? (Кем? Нәрсә?)

– Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрнең соравы ничек? (Нишли?)

– Татар алфавитында ничә сузык аваз бар?

– Ике аваз белдергән хәрефләрне әйтегез.

– Аваз белдермәгән хәрефләрне әйтегез.

III. Уку мәсьәләсен кую.

-  Балалар, бүген мәктәпкә килгәндә әйләнә-тирә табигатькә игътибар итүегезне сораган идем. Нинди үзгәрешләр  күзәттегез инде?  (балалар җаваплары тыңлана)

-  Ә хәзер әйдәгез әле әйләнә-тирә дәресеннән үткәннәрне искә төшереп үтик. - Кайсы кошлар безнең якларда  кышлыйлар?  (балалар җаваплары тыңлана) . Кайсы кошлар тиздән безнең якларга әйләнеп кайтырлар?

- Кайсы хайваннар кышны йоклап үткәрәләр?  (балалар җаваплары тыңлана)

- Нинди үзгәрешләр көтелә кеше тормышында яз көне”.

Игътибар белән тактага куелган картинага карагыз. Әйдәгез, картинага күз салыйк һәм сорауларга җавап биреп карыйк.

 

1)Бу картина сезгә танышмы? Аның авторы кем?( И.Левитан. “Весна.Март”)

2)Картинада сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итә?

3) Рәссам елның кайсы вакытын сурәтли?

4) Картинада кемнәрне һәм нәрсә күрәсез?

-  Балалар, сез булдырдыгыз. Дәрестә үткәннәрне яхшы истә калдыргансыз. Тагын берничә көннән  чынлап торып яз җитәр, табигатьтә,  хайваннар тормышында нинди үзгәрешләр  күзәтербез?   (балалар җаваплары тыңлана)

- Мин сезгә бүген нинди сорауны гел бирәм?   (балалар җаваплары тыңлана)

  Димәк без сезнең белән бүгенге дәрестә нинди темага эш башкарырбыз?  (балалар җаваплары тыңлана,  дәрес темасын әйтәләр) ( слайд)

- Әйе укучылар, без бүген сезнең белән нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче, предметның билгесен белдерүче сүзләр турында сөйләшербез, төрле биремнәр башкарырбыз, күнегүләр эшләрбез.

    IV. Уку мәсьәләсен чишү.

А) Мөстәкыйль эш.

 Карточкалар буенча биремнәр башкару.

-Һәр укучыга текст бирелә.

-предметның билгесен белдерүче сүзләрне табып астына сызарга,

-тикшерү(бер – берсенә биреп)

                                                                ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

Б)“Уйлап тап” ( слайд) – уены

 Билгене белдерә торган сүзләргә карап, предмет исемен табарга. Башта телдән аннан соң дәфтәрләрдә язмача эшләү.

Яшел,йомшак, йомры, мөлаем, сөйкемле, яшь, тыйнак, язгы, ямьле,ышанычлы, сыек,  оялчан, өлгер.

В) Яз фасылына багышланган җырлар бик күп. Бүген без сезнең белән балалр җырының бер күплетын дәфтәргә яздык. Әйдәгез бергәләп бу җырны башкарый, бәлки яз безне ишетеп тизрәк атлар безнең якка.

“Яз җитә” – татар халык җырын җырлау.

г) КОНЕРС (Почмакларга бару. Почмакларда исем сүз төркеме бирелә).

 Укучыларга бирем: шул сүзне укып , аңа хас билгене әйтергә.

Мисал китерелә: Тиен сүзе язылган . Нинди? Соравы куеп җаваплар әйтелә (Йомшак, җирән, җитез.)

Бу биремгә түбәндәге сүзләрне кулланырга мөмкин.

Тирән, киң, зур (елга).

Җилле, салкын, аяз (көн).

         Йолдызлы, тыныч, айлы (төн).

Тырыш, акыллы, тыйнак  (укучы).

Кыю, көчле, батыр (егет).

V. Физкультминут

Музыкага эшләнә.МИКС-ФРИЗ-ГРУП (музыка туктагач, кызыклы сораулар буенча төркемләшәләр)

VI.  Ныгыту өчен күнегүләр.

А)Дөресләп яз. (слайд)

Баганалап сүзләр язылган.  Сүзләрне парлаштырырга кирәк.

озын                   күк

 тозлы               кар

 ак                    чирәм

яшел                 кыяр

зәңгәр               карандаш

Группада эш: сүзтезмәләр ярдәмендә җөмләләр төзү.

б)Балалар, сез мәкальләр беләсезме?   Әйдәгез тикшереп карыйк.

Мин башлыйм, сез дәвам итерсез.

Кар матур да, ........(аякны туңдыра) 

Кунак булсаң, ....(тыйнак бул). 

Сабыр төбе......( сары алтын). 

Хэзер группаларда эшне дәвам итәбез. Һәр  группа бер мәкальне ала, мәгънәсен аңлата. Мәкальдә билгенә белдергән сүзләрне таба.

В) дәвам итәбез . Мин табышмак эйтәм, җавабы сездән.

      Ул – йомшак, иркә, сырпаланучан,  күзләре  яшел

      Ул- кызыл да, яшел дә, сары да, баллы да, ачы да

      Ул – җирән, йомшак, җитез, хәйләкәр

       Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган

      Кара, мөгезле, печән  ярата, сөт бирә

      Ул – якты, чиста, зур, безгә анда рәхәт, күңелле

-                     Табышмакларның җавапларын нинди сүзләргә карап билгеләдек?  (балалар җаваплары)

В)Балалар, әйдәгез, уйнап алабыз .Хәзер сез парланасыз һәм мин һәр кешегә карточка бирәм. Сез үзегезнең пардагы кешегә күрсәтмисез. Капма-каршы мәгънәле сүзләр өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерергә кирәк.. (слайд)

-         Кышын көн кыска, ә төн ... . 

-         Китап калын, ә дәфтәр ... . 

-         Алма баллы, ә лимон ... .  

-         Кар йомшак, ә боз ... .  

-         Шикәр ак, ә күмер ...

Һәр юлдагы “артык сүзне тап”

-         Кыяр, яфрак, яшел, агач. 

-         Алма, карбыз, җиләк, тәмле. 

-         Хәйләкәр, кыз, укучы, малай. 

-         Җил, кояш, кар, кечкенә. 

-         Дәфтәр, каләм, китап, кояшлы.

-         Сыер, кәҗә, кызыл, сарык. 

Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

 

 VII. Рефлексия. Карточкалар таратыла.

-       Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам, төсне  белдергән сүзләрне кызыл, тәмне белдергән сүзләрне зәңгәр төскә буягыз.

кызыл

кара

зәңгәр

ачы

ал

яшел

баллы

сары

тозлы

тәмле

соры

татлы

 

          

VIII .Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек? Тактага куелган кояш янындагы агачка, дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде яшел элеп яфрак куя.

Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз болыт рәсеме куегыз.

Сезгә эшләр бик авыр тоелган һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз, кара төстәге болыт куясыз.

Менә нинди матур агач килеп чыкты. Безнең бүлмәгә дә яз килде.

IX.Өй эше: “Яз җитте” дигән темага, билгене белдергән сүзләр кулланып, хикәя язарга.

 

 

 

                          

                             Кушымта

    БАЛАЛАРГА ТАРАТУ ӨЧЕН                                            

                                                             ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

 

 

 

 

кызыл

кара

зәңгәр

ачы

ал

яшел

баллы

сары

тозлы

тәмле

соры

татлы

 

 

 

 

 


"Билгене белдерә торган сүзләр" 2 нче сыйныф
PPTX / 7.25 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.