12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Исмагилова Гульнара Тагировна18

Татарстан Республикасы Буа районы Зур Фролово мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы

Мастер-класс.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Сингапур структурасын куллану.

Әйдәгез, танышабыз. Минем исемем Гөлнара.

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Сезнең исемегез ничек. (Исемнәрен әйтәләр.)

Уйлап карыйк әле, кешеләр бер-берсенә яхшылыкны, җылылыкны ничек өләшәләр икән? Бер-берсенә кул бирү аркылы. Ә җылы, йомшак куллар кешенең хәлен ничек беләләр? (тоеп). Алар кешенең хәлен белгәндә үзенең җылысын бер кулдан икенчесенә күчерә, туңган кулларны җылыта. Әйдәгез, без дә җылы, йомшак куллар чылбыры төзик. (Куллары белән җитәкләнешәбез). Чылбырыбыз нык булып чыкты. Бер – беребезнең йөрәк җылысын тойдык. Бер – беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә икәнлегебезне аңладык. Бу хис безгә остаханәбездә ярдәм итәчәк. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк, һәр командада 4 кеше булырга тиеш. (командаларга бүленү).

Бизәнү әйберләре гасырлар дәвамында сакланып, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Ләкин алар турында без бик аз беләбез. Шуңа да кайбер сүзләр белән танышып китәргә һәм мәгънәләренә төшенер өчен җөмләләр төзергә туры туры килер. (Экранга игътибар белән карасак, анда без татар халкының милли киемнәрен һәм бизәнү әйберләрен күрәбез.)

Калфак

Түбәтәй - тюбетейка Читек-ичиг

Беләзек-браслет. Камзул

Алка-серьги. Күкрәкчә -нагрудник-

Чулпы-накосник. Чәч тәңкәсе-монета для волос

Сезнең өстәлләрдә дә карточкалар бар. Анда сүзләр язылган. (ТИК-ТЭК-ТОУ). Бу сүзләрне бутыйбыз һәм 3әр итеп 3 рәткә урнаштырабыз. Һәр кеше, сүзләрне вертикаль, горизонталь яки диагональ рәвештә кулланып, җөмләләр төзергә тиеш. Аннан җөмләләрне укыйбыз.

(Экранда фотолар)

Бу милли киемнәрне кайда кияргә була? Бу киемнәрне кайдан табарга була?

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (уйла, яз, төркемдә фикер алыш)

(Берәр фикерне тыңлап та китәрбез)

ЭЙ АР ГАЙД (алдан һәм аннан соң)

Кадәр (до)(до)

Раслаулар (Утверждения)

Соңрак

(после)

 

Татар кызларының бизәнү әйберләре күп булган.

 
 

Чулпыларны күп такканнар.

 
 

Бизәнү әйберләре авыр булган.

 
 

Татар кызларын иң элек ишетәсең

 


 


 

«Татар кызын иң элек ишетәсең, аннары гына күрәсең»,- дигән әйтем бар. Чыннан да, элек татар хатын – кызларының бизәнү әйберләре шулкадәр күп булган: атлаган саен чылтырап торганнар алар. Барысыннан да ныграк чулпылар чыңлаган. Элек хәтта чулпы авырлыгыннан чәчләр тизрәк үсә дип тә уйлаганнар. Чулпы, муенса, беләзек, алка һәм башка шундый әйберләрнең авырлыгы кайвакытта сигезәр килога җиткән. Бәлки бу йөкне күтәреп йөрү уңайсыз да булгандыр, әмма матур булу өчен анысына гына түзгән инде хатын –кыз.

Фикерләрегез үзгәрдеме? Кайсылары?

Калфак хатын-кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккән, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барган. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Алай гына да түгел, ул әле – йола киеме дә саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган бит.  Ә читекләр турында инде сез яхшы беләсез.

Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”. -диләр

Игътибар иткәнсездер инде, каршыбызда торган татар кызының читеге юк, калфагы да гади генә. Сезнең өстәлләрдә читек һәм калфак үрнәге бар. Сез хәзер аларны татар орнаментлары белән бизәрсез. Татарларның ачык төс яратканлыгын сез экранда да күрәсез. Бизәкләре башка халыкларныкыннан аерылып тора. Анда кыңгырау, ләла чәчәкләре, ярымтүгәрәк төшерелгән. Ә төсләргә килгәндә сары, яшел, зәңгәр төсләр кулланыла. Сезнең алдыгызда чәчәк шаблоннары куелган. Хәзер сез аларны төсле кәгазьләргә төшерерсез. Мин читек һәм калфакны үземчә бизәдем, сез дә, минем үрнәккә таянып, я үзегезнең күзаллауларыгыз буенча бизәп чыгарсыз һәм аңа реклама ясарсыз. «Ак калфак» җырын әкрен генә куям.

Инде бик оста икәнлегегез күренеп тора. Каршыгызда торган кызны да матур итеп киендерик әле. (калфак һәм читекне кигезәләр)

Калфагымныны кидем мин,

Бик ераклардан килдем мин,

Төскә матурлыгым белән

Шаккаттырыйм, әле мин, - ди кызыбыз

Сезнең алдыгызда кәгазь битләре бар. Анда җөмләләр язылган.Үзегезгә охшаганны алып, җөмләләрне дәвам итегез. Ул җаваплар остаханәдән чыгу өчен билет булып торыр.

Бүген мин белдем ( Сегодня я узнал...).....

Миңа ошады ( Мне понравилось….)….

Мин биремне эшләдем ( Я выполнила задание).....

Мин аңладым ( Я поняла , что....)…….

Хәзер мин эшли алам(Теперь я могу…)....

Мин өйрәндем (Я научился…)....

Мин эшләп карыйм (Я попробую…)...

Мине гаҗәпләндерде (Меня удивило...)...

Җөмләләрне (билетларны) кызга бирәбез. Билетларыбыз булды. Хәзер сәяхәткә кузгалырга вакыт. Хәерле сәгатьтә!

 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.