6 нчы сыйныф өчен татар теле фәненнән эш прогаммасы

1
0
Материал опубликован 2 March 2017

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Н.А.Самигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбе”

Каралды”

МБ җитәкчесе

________Зиганшина Р.М.

Беркетмә № 1

“ 27” нче август 2016 нчы ел

Килешенде”

Укыту эшләре буенча директор урынбасары

_______Аглиуллина М.Ш.

“29” нчы август 2016 нчы ел

Расланды”

Директор

_______Хадиев М.В.

Боерык № 116

“31”нче август 2016 нчы ел

6 нчы сыйныф өчен татар теле фәненнән

Эш программасы

1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабитова Ания Фәрхәт кызы

2016-2017 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

6 нчы сыйныфта татар теленнән белем бирүнең төп максаты:

- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү; телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү; баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү; укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлары:

- Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

- Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

- Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

- Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

- Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

- Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

- Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

- Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

- Сөйләм культурасы булдыру.

2016-2017 нче уку елына укыту планы буенча 6 нчы сыйныфта татар телен өйрәнү өчен 3 сәгать исәбеннән 102 сәгать каралган. Шуңа өстәп мәктәп компонентыннан тагын 1 сәгать бирелде. Шулай итеп, эш программасы атнага 4 сәгать исәбеннән 136 сәгатькә исәпләнгән.

Уку предметының планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучылар белергә тиеш:

- сүзләрне морфологик яктан тикшерә белү;

- бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую;

- татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау;

- текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү.

Укучылар башкара алырга тиеш:

- өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;

- теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

- бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

- сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

- тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;

- изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

- эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү.

Предмет нәтиҗәләр:


- тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару;
- сүз төркемнәренең морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлау;
- сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү;
- морфологик анализ ясау элементларын үзләштерү;
- телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен урынлы куллану;
- төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру;
- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү;
- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;
- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру.

Укыту предметының эчтәлеге

Укыту предметының эчтәлеге

Оештыру форма-лары

Уку эшчәнлегенең төп төр-ләре

Татар әдәби теле (1 сәг.)

Шәхси, төркемләп, парлап

Туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту.

Алдагы сыйныфларда үткән-нәрне кабатлау (3 сәг.) Җөмләнең баш һәм иярчен ки-сәкләре. Ясалышы ягыннан сүз төрләре. Татар теленең сүз төр-кемнәре системасы.

 

Шәхси, төркемләп, парлап

Аралашу төренә һәм ситу-ациясенә бәйле сөйләмне кул-лана һәм үзара бәйли белү. Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү.

Сүз төркемнәре турында гому-ми төшенчә (1 сәг.) Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре.

Шәхси, төркемләп, парлап

Укыту процессында аңлату, сөйләү-лекция, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш, күчереп язу формаларын куллану.

Исем (12 сәг.) Исемнең лексик-семантик һәм морфологик – син-таксик үзенчәлекләре.Исемнәрнең мәгънә төркемчәләре. Исемнәрнең килеш, тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш бе-лән төрләнүе. Тартымны белдерү юллары. Исем ясалышы. Исем-нәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик анализ.

Шәхси, төркемләп, парлап

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тик-шеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оеш-тыру.

Сыйфат (5 сәг.) Сыйфатның лексик- семантик һәм морфологик –синтаксик үзенчәлекләре. Сый-фат дәрәҗәләре. Аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатларның җөмләдә кулла-нылышы. Сыйфатларның исемлә-шүе. Сыйфатларның ясалышы һәм сыйфат ясагыч кушымчалар. Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Шәхси, төркемләп, парлап

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикше-ренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оеш-тыру. Сөйләмдә сыйфатларны басымын дөрес әйтеп һәм урын­лы куллана белү; сыйфат төр-кемчәләрен аеру, аларның үзен­чәлекләрен аңлау; сый-фатларны морфологик яктан тикшерә белү, аларның исем-ләшү очракларын билгеләү.

Сан (11 сәг.) Сан турында гомуми төшенчә. Сан һәм саналмыш мө-нәсәбәте. Саннар дөрес язылышы. Сан төркемчәләре: микъдар саны, тәртип һәм бүлем саны, җыю саны, чама саны. Саннарның җөмләдә кулланылышы. Санның исемләшүе. Аларга морфологик анализ ясау.

Шәхси, төркемләп, парлап

Аңлату, сөйләү-лекция, дәрес-лек һәм башка чыганаклар белән эш, биремнәр үтәү, мөстәкыйль язма эш, практи-кум формалары куллану.

 

Рәвеш (9 сәг.) Рәвешләрнең лек-сик – семантик һәм морфологик -синтаксик үзенчәлекләре. Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр. Ох-шату- чагыштыру һәм күләм- чама рәвешләре. Вакыт һәм урын рә-вешләре. Сәбәп – максат рәвеш-ләре. Аларның җөмләдә кулланы-лышы. Рәвешләрнең дәрәҗәләре. Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы. Аларга морфологик анализ ясау

Шәхси, төркемләп, парлап

Рәвеш турында төшенчә бирү. Аңлату, сөйләү-лекция, дәрес-лек һәм башка чыганаклар бе-лән эш, биремнәр үтәү,мөстә-кыйль язма эш, практикум формаларын куллану.

Алмашлык (11 сәг.) Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмаш-лык төркемчәләре. Зат алмаш лыклары, аларның килеш белән төрләнеше. Күрсәтү алмашлык-лары, аларның төрләнеше. Билгеләү һәм сорау алмаш- лыклары. Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары. Тартым алмаш-лыклары. Алмашлыкларның җөм-ләдә кулланылышы. Алмашлык ясалышы. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле. Алмашлыкка морфологик анализ ясау.

Шәхси, төркемләп, парлап

Яңа теманы аңлату, сөйләү-лекция, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш, бирем-нәр үтәү, мөстәкыйль язма эш, практикум формалары куллану. Сөйләмдә алмаш-лыкларны дөрес басым белән әйтү һәм урынлы куллану; аларның төрле төркемчәләрен аера белү; һәр, һич, бер сүзләре белән ясалган алмашлыкларны дөрес әйтү һәм язу; алмашлыкларны морфологик яктан тикшерә белү.

Фигыль (35 сәг.) Фигыльнең лек-сик – семантик һәм морфологик -синтаксик үзенчәлекләре. Фигыль һәм аның нигезе. Фигыльнең бар-лык-юклык төре. Юклык төрен-дәге фигыльләрдә басым. Фи-гыль юнәлешләре. Фигыль төр-кемчәләре турында төшенчә. Зат-ланышлы фигыльләр, аларга хас грамматик категорияләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыль-дә басым. Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төр-ләнеше. Хәзерге заман хикәя фи-гыльнең мәгънәләре. Үткән заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгъ-нәләре, формалары һәм зат-сан бе-лән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгъ-нәләре һәм зат-сан белән төрләне-ше, дөрес язылышы. Шарт фи-гыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм җөм-ләдә куллланылышы. Затланыш-сыз фигыльләр, аларга хас грам-матик категорияләр. Сыйфат фи-гыль. Хәзерге заман сыйфат фи-гыль. Үткән заман сыйфат фи-гыль. Киләчәк заман сыйфат фи-гыль. Хәл фигыль. Хәл фигыль-ләрнең төрләре. Хәл фигыльгә морфологик анализ. Исем фигыль. Исем фигыльнең исемгә әйләнүе. Исем фигыльгә морфологик ана-лиз. Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылы-шы. Ярдәмче фигыльләр. Алар-ның җөмләдә кулланылышы. Мөс-тәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе. Фигыль ясалышы. Аларга морфологик анализ ясау.

Шәхси, төркемләп, парлап

Фигыльләрне танып-белү, сүз төркеме буларак үзенчәлеклә-рен билгеләү. Аңлату, сөйләү-лекция, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш, бирем-нәр үтәү, мөстәкыйль язма эш, практикум формаларын куллану.

Аваз ияртемнәре (2 сәг.) Аваз ияртемнәре. Авз ияртемнәренең ясалышы, җөмләдә кулланылышы, дөрес язылышы. Аваз ияртем-нәреннән ясалган сүзләр, морфо-логик анализ.

Шәхси, төркемләп, парлап

Аңлату, сөйләү-лекция, дәрес-лек һәм башка чыганаклар белән эш, биремнәр үтәү. Аваз ияртемнәренең сөйләм-дәге әһәмиятен аңлау, алар­ны җөмләдә урынлы куллана белү. Эзләнү, өлешчә эзләнү,

тикшеренү методларын кул-ланып мөстәкыйль эшчәнлек-не оештыру.

Хәбәрлек сүзләр (2 сәг.) Хәбәр-лек сүзләр. Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү.

Шәхси, төркемләп, парлап

Укыту процессында аңлату, сөйләү-лекция, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш, биремнәр үтәү, мөстәкыйль язма эш, практикум форма-ларын куллану.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

(4 сәг.) Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик функцияләре. Бәй-лекләрнең төркемчәләре. Сөйләм-дә кулланылыш үзенчәлекләре. Бәйлек сүзләр. Бәйлек һәм бәйлек сүзләргә морфологик анализ.

Шәхси, төркемләп, парлап

Аңлату, сөйләү-лекция, дәрес-лек һәм башка чыганаклар белән эш, биремнәр үтәү, мөс-тәкыйль язма эш, практикум формаларын куллану. Дәрес-лек белән эш итә белү күнекмәсе.

Теркәгеч (4 сәг.)Теркәгечләр.Тер-кәгечләрнең төркемчәләре. Теркә-гечләрнең дөрес язылышы. Алар-ның сөйләмдә кулланылышы. Тер-кәгечләргә морфологик анализ.

Шәхси, төркемләп, парлап

Теркәгечләр турында белешмә бирү, төркемчәләрен аерырга ярдәм итү. Аңлату, сөйләү-лекция, практикум формала-рын куллану.

Кисәкчә (3 сәг.) Кисәкчә. Төркем-чәләре. Кисәкчәләрнең сөйләмдә кулланылышы, дөрес язылышы. Кисәкчәгә морфологик анализ.

Шәхси, төркемләп, парлап

Аңлату, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү; прак-тикум формаларын куллану.

Модаль сүзләр (1 сәг.) Модаль сүзләр. Мәгънәсе. Сөйләмдә кул-ланылыш үзенчәлекләре

Шәхси, төркемләп, парлап

Аңлату, модаль сүзләрне та-нып белү, алар янында тыныш билгесе кую кагыйдәләрен белү, күнегүләр эшләү.

Ымлык (2 сәг.) Ымлыклар. Төркемчәләре. Ымлыкларның сөй-ләмдә кулланылыш үзенчәлек-ләре. Ымлыкларга морфологик анализ.

Индивидуаль, төркемләп, парлап

Ымлык турында төшенчә фор-малаштыру. Аңлату, дәреслек, танып белү активлыгын үсте-рү; практикум формаларын куллану.

6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау ( 7 сәг.)

Шәхси, төркемләп, парлап

Ел буена үзләштергән белем-нәрне системалаштыру.

Бәйләнешле сөйләм үстерү ( 15 сәг)

Шәхси, төркемләп, парлап

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Эчтәлеген аңлый һәм дәвам итә белү. Кагыйдәләрне җөмләләр төзегәндә куллану.

 

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1

Татар әдәби теле.

2.09

   

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (3 сәгать)

2

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

5.09

   

3

Ясалышы ягыннан сүз төрләре.

7.09

   

4

Татар теленең сүз төркемнәре системасы.

8.09

   

5

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение №1 “Бәхет нәрсә ул?”

9.09

   

Морфология һәм сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә (1 сәгать)

6

Хаталар өстендә эш. Морфология һәм сүз төркемнәре турында төшенчә.

14.09

   

Исем (12 сәгать)

7

Сүз төркеме буларак исем. Ялгызлык һәм уртак-лык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исем-нәр.

15.09

   

8

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

16.09

   

9

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

19.09

   

10

“Чишмәләрнең кадерен белик” хикәя иҗат итү.

21.09

   

11

Контроль диктант №1

22.09

   

12

13

Исемнәрнең тартым белән төрләнүе.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

23.09

26.09

   

14

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

28.09

   

15

Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек.

29.09

   

16

Исемнәрнең ясалышы.

30.09

   

17

Исемнәрнең ясалышы һәм язылышы

3.10

   

18

Синоним һәм антоним исемнәр.

5.10

   

19

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.

6.10

   

20

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, исемнәргә морфологик анализ ясау.

7.10

   

21

Тест (исем сүз төркеме буенча)

10.10

   

22

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение №1

12.10

   

Сыйфат (5 сәгать)

23

Хаталар өстендә эш. Сыйфат турында төшенчә. Асыл һәи нисби сыйфатлар. Сыйфат дәрәҗәләре.

13.10

   

24

Сыйфатлар ясалышы һәм сыйфат ясагыч кушым-чалар.

14.10

   

25

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

17.10

   

26

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение №2 “Татар җырларындагы моң, сагыш - ерак бабайларның тавышы ул”

19.10

   

27

Хаталар өстендә эш.Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы

20.10

   

28

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау

21.10

   

29

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение №2

24.10

   

Сан (11 сәгать)

30

Хаталар өстендә эш. Сан турында гомуми төшен-чә. Гарәп һәм рим цифрлары. Сан һәм саналмыш мөнәсәбәте.

26.10

   

31

Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дө-рес язылышы.

27.10

   

32

Диктант.

28.10

   

33

Сан төркемчәләре

31.10

   

34

Микъдар һәм тәртип саны.

2.11

   

35

Бүлем саны.

3.11

   

36

Чама саны.

11.11

   

37

Җыю саны. Сүзлек диктанты

14.11

   

38

БСТҮ. Эш кәгазе - акт язу

16.11

   

39

Саннарның җөмләдә кулланылышы

17.11

   

40

Санның исемләшүе.

18.11

   

41

Саннарның ясалышы.

21.11

   

42

Саннарны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау. Тест.

23.11

   

43

Контроль диктант №2

24.11

   

Рәвеш (9 сәгать)

44

Хаталар өстендә эш. Рәвешләрнең лексик – се-мантик һәм морфологик -синтаксик үзенчәлек-ләре.

25.11

   

45

Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр

28.11

   

46

Охшату- чагыштыру һәм күләм- чама рәвешләре

30.11

   

47

Вакыт һәм урын, сәбәп һәм максат рәвешләре

1.12

   

48

Искәртмәле диктант

2.12

   

49

Хаталар өстендә эш. Рәвешләрнең җөмләдә кул-ланылышы

5.12

   

50

Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы

7.12

   

51

Рәвеш дәрәҗәләре

8.12

   

52

Рәвешләрнең ясалышы. Аларның дөрес язылышы

9.12

   

53

Рәвешне гомумиләштереп кабатлау, аларга мор-фологик анализ ясау. Тест.

12.12

   

54

БСТҮ. Изложение №3

14.12

   

Алмашлык ( 11 сәгать)

55

Хаталар өстендә эш. Алмашлык турында гомуми төшенчә.

15.12

   

56

Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше

16.12

   

57

Күрсәтү алмашлыклары, аларның төрләнеше

19.12

   

58

БСТҮ . Мәкалә язу

21.12

   

59

Сорау алмашлыклары

22.12

   

60

Юклык алмашлыклары

23.12

   

61

Билгесезлек алмашлыклары

26.12

   

62

Билгеләү алмашлыклары

28.12

   

63

Тартым алмашлыклары

11.01

   

64

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы

12.01

   

65

Алмашлык ясалышы. Алмашлыкларның сөйләм-дәге роле.

13.01

   

66

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау. Алмашлыкка морфологик анализ ясау

16.01

   

67

Тест. Алмашлык төркемчәләре буенча.

18.01

   

Фигыль ( 35 сәгать)

68

Фигыльнең лексик – семантик һәм морфологик -синтаксик үзенчәлекләре

19.01

   

69

Фигыль һәм аның нигезе

20.01

   

70

Фигыльнең барлык-юклык төре. Юклык төрен-дәге фигыльләрдә басым

23.01

   

71

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

25.01

   

72

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

26.01

   

73

Фигыль юнәлешләре

27.01

   

74

Фигыль юнәлешләре. Тест.

30.01

   

75

Тикшерү диктанты

1.02

   

76

Хаталар өстендә эш. Фигыль төркемчәләре турында төшенчә.

2.02

   

77

Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше

3.02

   

78

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше

6.02

   

79

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре.

8.02

   

80

Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгъ-нәләре һәм зат-сан белән төрләнеше. Тест.

9.02

   

81

БСТҮ. Сочинение –сыйфатлама №3

10.02

   

82

Үткән заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгъ-нәләр , формалары һәм зат-сан белән төрләнеше

13.02

   

83

Үткән заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънә-ләре , формалары һәм зат-сан белән төрләнеше. Тест.

15.02

   

84

Киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгъ-нәләре һәм зат-сан белән төрләнеше, дөрес язы-лышы

16.02

   

85

Киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше, дөрес язылышы

17.02

   

86

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм җөмләдә куллланылышы

20.02

   

87

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм җөмләдә куллланылышы

22.02

   

88

Затланышсыз фигыльләр, аларга хас грамматик категорияләр

24.02

   

89

БСТҮ. Изложение №4

27.02

   

90

Сыйфат фигыль.

1.03

   

91

Хәзерге заман сыйфат фигыль

2.03

   

92

Үткән заман сыйфат фигыль

3.03

   

93

Киләчәк заман сыйфат фигыль

6.03

   

94

Сыйфат фигыльләрне гомумиләштереп кабат-лау. Сыйфат фигыльгә морфологик анализ. Тест.

9.03

   

95

Хәл фигыль

10.03

   

96

Хәл фигыльләрнең төрләре. Хәл фигыльгә мор-фологик анализ

13.03

   

97

Контроль диктант №3

15.03

   

98

Исем фигыль

16.03

   

99

Исем фигыльнең исемгә әйләнүе. Исем фигыльгә морфологик анализ

17.03

   

100

Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы

20.03

   

101

Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы. Инфинитивка морфологик анализ.

22.03

   

102

БСТҮ. Эш кәгазе - расписка язу

23.03

   

103

Ярдәмче фигыльләр. Аларның җөмләдә кулла-нылышы

3.04

   

104

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе

5.04

   

105

Фигыль ясалышы

6.04

   

106

Фигыльне гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау

7.04

   

107

Тест. Фигыльне гомумиләштереп кабатлау,

10.04

   

108

БСТҮ. Сочинение –хикәяләү №4

12.04

   

Аваз ияртемнәре ( 2 сәгать)

109

Аваз ияртемнәре

13.04

   

110

Авз ияртемнәренең ясалышы, җөмләдә кулла-нылышы, дөрес язылышы. Аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләр, морфологик анализ.

14.03

   

Хәбәрлек сүзләр (2 сәгать)

111

Хәбәрлек сүзләр

17.04

   

112

Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү

19.04

   

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр (4 сәгать)

113

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик функцияләре

20.04

   

114

Бәйлекләрнең төркемчәләре. Сөйләмдә кулла-нылыш үзенчәлекләре

21.04

   

115

Бәйлек сүзләр

24.04

   

116

Бәйлек сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау Бәйлек һәм бәйлек сүзләргә морфологик анализ

26.04

   

115

БСТҮ Сочинение №5 “Минем дустым”

27.04

   

Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр ( 4 сәгать)

117

Теркәгечләр

28.04

   

118

Теркәгечләрнең төркемчәләре.

3.05

   

119

Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Аларның сөйләмдә кулланылышы.

4.05

   

120

Теркәгечләрне гомумиләштереп кабатлау. Теркәгечләргә морфологик анализ.

5.05

   

Кисәкчә ( 3 сәгать)

121

Кисәкчә. Төркемчәләре.

8.05

   

122

Кисәкчәләрнең сөйләмдә кулланылышы, дөрес язылышы.

10.05

   

123

Кисәкчә сүз төркемен гомумиләштереп кабат-лау. Кисәкчәгә морфологик анализ.

11.05

   

124

БСТҮ Изложение №5

12.05

   

125

БСТҮ Изложение №5

15.05

   

Модаль сүзләр ( 1 сәгать)

126

Модаль сүзләр. Мәгънәсе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре

17.05

   

Ымлыклар ( 2 сәгать)

127

Ымлыклар. Төркемчәләре.

18.05

   

128

Ымлыкларның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлек-ләре. Ымлыкларга морфологик анализ

19.05

   

Морфология буенча үткәннәрне кабатлау ( 7 сәгать)

129

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау

22.05

   

130

Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен кабатлау

24.05

   

131

Арадаш аттестация эше. Контроль диктант №4 “Нарат чыпчыгы”

25.05

   

132

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне ныгыту.

26.05

   

133

Дәрес-экскурсия “Исәнме, җәй!”

29.05

   

134

Ел дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

29.05

   

135

Ел дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

31.05

   

136

Йомгаклау дәресе.

31.05

   

 

Әдәбият исемлеге

Укытучылар өчен:

1. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен укыту әсбабы Ф.Ю..Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014

2. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.

3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2002.

4. Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

II. Өстәмә:

1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.

2. Харисова Ч.М. Татар теле. Анализ үрнәкләре. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. – Казан: «Мәгариф” нәшрияты, 2006.

 

Укучылар өчен тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге

1. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен укыту әсбабы Ф.Ю..Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014

Мәгълүмати-электрон ресурслар

1. "Татар теле. 5-11", "Белем.ру" ҖЧҖ, 2009. Мультимедияле ярдәмлек.

2. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com

Кушымта №1

 

6 нчы сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация эше

Контроль диктант

Нарат чыпчыгы

Болытлы яңгырлы көнне нарат чыпчыгы – күзгә күренми торган соры бер кошчык. Ул куак арасыннан күренеп ала да тагын юк була. Менә ялтырап кояш чыга. Каен һәм шомырт яфракларында кояш нурлары уйный башлагач, нарат чыпчыгы үзе дә кояш нурына охшап кала. Җитез кош, агачка кунып, куе яфраклар арасына яшеренә дә сайрарга тотына.

Шомырт ботаклары буйлап алтынсу-яшькелт кош сикерә. Ул яфрак асларын карый, кызыксынучан томшыгы әле монда, әле анда тыгыла.

Безнең урманнарда бу кошларның унөч төре яши. Аларны бер-берсеннән сайрауларына карап аералар.

Нарат чыпчыклары, зарарлы бөҗәкләрне юк итеп, бик зур файда китерәләр. Әлеге кошның авырлыгы 5 граммнан 12 граммга кадәр. Ул көн буена 17 граммга кадәр бөҗәк ашый.

 

Грамматик бирем: 1. 1 вариант – 1 нче кызыл юл, 2 вариант- 2, 3 нче кызыл юлдагы сүзләрне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

2. Үзегезнең якта яшәүче кошларның исемнәрен язарга.

Материал: “Мәгариф” журналы, №4, 2010 нчы ел

Арадаш аттестация эшен бәяләү

Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.

2 хатага “4” ле билгесе куела.

5 хатага “3” ле билгесе куела.

12 хатага кадәр “2” ле куела.

12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.