Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Сугыш эзләре буйлап...” темасына “Җиде таҗлы серле чәчәк”интеллектуаль уены

0
0
Материал опубликован 23 October


Бөек  Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Сугыш эзләре буйлап...”  темасына

                      “Җиде таҗлы серле чәчәк”интеллектуаль уены

Максат:Укучыларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен камилләштерү, укучыларга  хәрби-патриотик тәрбия бирү, сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны аларның тормышы һәм батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү, аларда ватандарлык хисләре, сугыш чоры балаларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтү. 

Җиһазлау:бирем язылган карточкалар, 7 таҗ,  яра бәйләргә бинтлар, 2 яулык (күз бәйләргә), уенчык: пистолет, автомат;чүкеч,кадак, каска,кашык, котелок, пилотка, каеш.

                                                         Уен барышы:

1 а.б. Батырлык.Бу купшы сүз түгел,

          Хәтерләрдән тиз җуела торган.

          Мәгънә асылында мәңгелеккә

          Күңелләргә, җанга уела торган.

          Кайсы тауның ташларыннан икән

          Чорлар җиле ташларны да уя,

          Тик мәңгелек хәтер кыясы!

          Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

          Күпме аны күккә күтәрмик,

          Ише бармы бөеклекнең солдат

          Кылган батырлыкка тиңләрлек?

2а.б.Бөек Ватан сугышы...Бөек Җиңү...Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар

80 еллык тарих катламы астында калды.Ләкин әнә шул катламнар астыннан да әле ул, әлегә исән, ләкин сафлары елдан-ел сирәгәя баручы сугыш ветераннары, тыл ветераннары аша безгә аваз сала.Безгә аң булырга куша. Ватан сугышы каһарманнары белән башка сугыш геройларын тиңли күрмәгез, ди кебек.Туган туфрагын яклап сугышканнар –изге сугыш каһарманнары. Аларның даны мәңгелек!

Җыр  яңгырый “Священная война» 1 куплет. Ул акрыная бара.

Җир-Ана.

               Тыңлагыз, улларым, кызларым,

                Үлемсез Җир-Ана моң-зарын.

                Сезне яңадан илсез дә,җирсез дә итәргә

                 Каныгызны еландай имәргә,

                 Кара көч дөньясы коралга тотына.

                 Кара дошман-кара болыт

                 Каплый ил күген.

                 Канга-кан, җанга-җан,

                 Я-җиңү, я-үлем.(Шомлы музыка)

Солдат.Мин-солдат.Мин-сугышның беренче көнендә һәлак булган солдат.Ул июнь таңы гомеремнең соңгы таңы булды. Мин ул көнне кояшны соңгы тапкыр күрдем.Гап-гади җәйге ямьле көн иде ул


Укучы:


Солдат булып кулга корал алдым.

Куркынычта илем язмышы,-

Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым,

Һәр кайгыдан авыр һәм ачы.

Бөтен көчем, бетен тормышымны

Багышлыйм мин аны сакларга.

Мин үләрмен, ләкин изге җирнең

Бер карышын бирмәм ятларга.

Көрәшләргә чыктык ил чакыргач,

Газиз башлар ниләр күрмәде!

Нинди генә суны кичмәдек тә,

Нинди генә утка кермәдек.

Борчылмагыз, дуслар, намус белән

Без үтәрбез Ватан кушканны.

Без үтәрбез илнең чикләреннән,

Тар-мар итеп явыз дошманны.


Җир-Ана


Көннәрегез авыр ул-кызларым,

Юлларыгыз озын, тынгысыз,

Тик шулай да ачынмагыз,

Бу көрәштә ялгыз түгелсез.

1 а.б.Кыңгыраулы пар атка утырып, гармун уйнап, җырлап басу капкасыннан чыгып киткәндә, сез 18 яшьлек егет-кызлар идегез.

Җыр: “Озатып вокзаллар каршында”


Җир-Ана:

Балаларым, фронтларга

Батыр булып керегез.

Безнең изге җиребездән

Дошманнарны сөрегез.

Булмагыз сез куркаклардан

Сугышларга кергәндә.

Үзегезне аямагыз,

Дошманнарны күргәндә.

Әгәр дошман каршы килсә,

Мылтыклардан атыгыз.

Минем теләгем шул сезгә

Батыр булып кайтыгыз.


Солдат


Мин үкенмим , илгә кайтып үлсәм,

Җир яшерсә ,туган баласын.

Соң беләм бит каберем эргәсендә

Һәйкәл булып җырым каласын.

Илдән киттем, ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

Җир-Ана:

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

Ә шулай да борчылмагыз,

Ватан өчен җан биргәннәр,

Мәңге яши, мәңге үлемсез!

1 а.б.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Сугыш эзләре буйлап...” темасына “Җиде таҗлы серле чәчәк”интеллектуаль уенын башлыйбыз.

2а.б.

Уеныбызда 2 команда көч сынаша. Каршы алыгыз 1 команда-“Батырлык”,

2 команда- “Җиңүчеләр”.

1а.б.Жюри составы белән таныштырып үтәм:…., ...., ......

2 а.б. Уенның тәртибе белән таныштырам. Командалар чиратлап өстәлдән чәчәк таҗларын алалар  һәм икесе дә андагы биремнәрне үтиләр.

1 таҗ “Белем сандыгы”

Экранда Бөек Ватан сугышы турында информация чыга.  Команда  аны 30 секунд эчендә истә калдырырга тиеш. Аннан соң командалар бирелгән сорауларга чиратлап җавап бирәләр. Һәр дөрес җавап өчен1 балл бирелә.

  1942 елның көзендә Саба районы яшьләре  Татарстан яшьләренә  мөрәҗәгать  белән чыгалар:

“Кадерле иптәшләр!Без Саба районы комсомоллары һәм яшьләре “Татарстан колхозчысы” дип исемләнгән танк колоннасы  төзү өчен 400 мең сумнан  артык акча җыйдык. Республика колхозчыларын  безнең башлангычка кушылырга чакырабыз, һәр район үзеннән җыелган акчага бер танк төзетсен.”

1942 ел ахырына Татарстан хезмәт ияләре “Татарстан колхозчысы” танк колоннасы төзү өчен 100 миллиард сум шәхси  акчаларын җыялар.

  Җыелган акчага “Татарстан колхозчысы” төзелә.Татарстан  делегациясе  танкистларга 200 сугыш машинасын тапшыра.

  1944 елда Татарстан  хезмәт ияләре тагын 62 миллион сум акча җыеп, “Кызыл Татарстан” исемле танк колоннасы төзиләр.

 1941 елның ноябрь аенда  “Татарстан комсомолы” танк колоннасы төзү өчен акча җыю башлана.

  Саба районы Казан госпитальләренә шефлык  итә. Авыруларга 1943 елның февраль аенда гына 1,5 ц ит, 15 мендәр, 50 тартма теш порошогы җибәрелә.

 


 Сораулар

-Ничәнче елда Саба районы яшьләре  Татарстан яшьләренә  мөрәҗәгать  белән чыга?-1942 елда

- Саба районы комсомоллары һәм яшьләре нинди исемле  танк колоннасы  төзү өчен 400 мең сумнан  артык акча җыя?- “Татарстан колхозчысы” дип исемләнгән танк колоннасы 

- “Кызыл Татарстан” исемле танк колоннасы ничәнче елда төзелә?- 1944 елда.

-Тагын нинди исемдә танк колонналары  төзелә?- Татарстан комсомолы”

-2 таҗ “Блицтурнир”                                   

Бирелгән сорауларга кайсы команда белә, тиз генә җавапны әйтә.Һәр дөрес җавап өчен 1 очко ала.

1.Бөек Ватан сугышы ничә ел дәвам иткән? - 4 ел

2.Георгий лентасының төсләре нәрсәне аңлата? - Кара төс-төтен,кызыл- сары төс- утны аңлата.

3.СССРга каршы немец фашист илбасарлары планы ничек атала?- Барбаросса

4.Фашистлар  Германиясен  җиңүебез турында радиодан хәбәр итүче дикторның исем фамилиясе ничек?- Левитан Юрий Борисович.

5.1945  нче елда Җиңү парадын кабул иткән Советлар Союзы маршалының исем фамилиясен атагыз?- Г.К.Жуков

6.Беренче Җиңү парады кайда үткәрелде ?- Мәскәү.Кызыл мәйдан.

7.Өч елга якын блокадада яшәүче герой шәһәрне атагыз?-Ленинград

8.”Яшәү юлы”  (Дорога жизни) нәрсә ул.?- Яшәү юлы-Ленинград шәһәрен блокада вакытында Зур Җир белән тоташтыручы,Ладога күле аша үтүче магистраль.

9.Һәйкәл түгел , ләкин сугыш геройларына һәйкәлләр , геройлар каберләре янында урнашкан Бөек  Ватан сугышында һәлак булган солдатларга  мәңгелек дан символы нәрсә ул?- Мәңгелек ут.

10. Т-34 нәрсә ул?- танк

3 таҗ “Көйне таны”

Музыка яңгырый,  кайсы команда белә, шулар җырның исемен әйтә яки җырлап күрсәтәләр.

-“Журавли

- “Солдатлар”

-“День Победы

-“Хәбәрсез югалганнар”

-“Катюша

-“Герман көе”

-“Офицеры

-Три танкиста

4 таҗ “Капитаннар ярышы”

Бирелгән текстка төшеп калган сүзләрне куеп язарга. Бу нинди документ, аны кем укый?

Сегодня,_____июня, ровно в_____ часа утра, к ___________без объявления __________германские войска ______ на нашу страну, _______ наши границы во многих ______ и подвергли________________ со своих _____________ наши ____________ Наше дело ___________. Враг будет _______ Победа будет _____________ .

Җавап : Сегодня, 22июня, ровно в 4  часа утра, к Советскому Союзу  без объявления войны германские войска  напали  на нашу страну, атаковали  наши границы во многих  местах  и подвергли бомбежке  со своих самолетов  наши города. Наше дело правое. Враг будет разбит. Победа будет  за нами .

Бу  Мо­ло­то­вның 1941 ел 22 июнендә  сугыш башлануын хәбәр итү чыгышы.

5 таҗ “Даталар һәм вакыйгалар”

Командаларга дата һәм вакыйгалар язылган  карточкалар бирелә. Аларны дөрес итеп парларга: датаны да, вакыйганы да берүк төскә буярга.

Даталар

Вакыйгалар

1941 ел 22 июнь

Җиңү көне

4 ел

Сугыш барган ел

1418 көн

Ленинград блокадасы

1945 ел 9 май

Бөек Ватан сугышы башлану

900 көн

Сугыш  булган  көн саны

6 таҗ “Госпитальдә”

  Сугыш. Бик каты атыштан соң яралылар саны артты. Шәфкать  туташлары беренче ярдәм күрсәтергә өлгерә алмыйлар.Командаларга бирем: аяк бәйләргә, баш бәйләргә.

7 таҗ “Солдатлар”.

Һәр командадан кешенең күзләре бәйләнә.Алар жюри өстәлендәге предметларны  танып әйтергә тиеш.Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә. Предметлар: пистолет, автомат, чүкеч,кадак, каска,кашык, котелок, пилотка, каеш.

1а.б. Уеныбыз ахырына якынлаша. Командалар биремнәрне үтәп чыктылар.

2.а.б. Безнең 7 таҗлы  серле чәчәгебез  әзер.Сүзне  жюрига  бирәбез.

Жюри чыгышы.Бүләкләү.


1а.б.Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең


Кадерен белеп яшә юлдашым.

Безнең көннәр алда тагы да ямьле

Тик сугышлар гына  булмасын.

2 а.б.Тормышыңда барган вак нәрсәләр,

Хыялыңны читкә бормасын.

Чынга ашар бөтен хыялларың,

Тик сугышлар гына булмасын.

1а.б.Кайчак күгең болыт каплаганда,

Йөрәк дәртең суынып калмасын.

Ни теләсәң барын башкарырсың,

Тик сугышлар гына булмасын.

Җыр”Матур булсын”

1,2 укучы:Сабыйлар тыныч йокласын,

                   Кан түгелмәсен!

3,4 укучы:Безнең әниләр яңадан

            Хәсрәт күрмәсен!

5,6 укучы:Теләмибез сугышны без,

                    Без тынычлык телибез!

7,8 укучы:Безнең якты тормышыбыз

                   Мәңге балкысын дибез!

Җыр “Һәрвакыт булсын кояш!”

Комментарии
Комментариев пока нет.