Искәндәр Рәфыйковның «Сугыш еллары» картинасы өстендә эш
Пояснительная записка к презентации
Тема: Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы өстендә эш
Максат һәм бурычлар:
Укучыларны Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы, аның идеясе белән таныштыру.
Укучыларның бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Сугыш чорында яшәгән кешеләргә карата ихтирам, игътибарлылык тәрбияләүне дәвам итү; аларның батырлыгын онытмаска чакыру.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет: Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы турында фикер алышу.
Метапредмет: Картина эчтәлегенә бәя бирә белү.
Шәхси: Сугыш чорына үз карашыңны булдыру.
Дәреснең тибы: яңа материалны ачу дәресе; бәйләнешле сөйләм үстерү.
Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, сынлы сәнгать, тарих.
Дәреслек: Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 4 нче с-ф. 2 нче кисәк/Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова; - Казан: “Мәгариф”; презентация.
Җиһазлау: Компьютер, экран.
Интернет чыганакларына сылтамалар:
https://tt.wikipedia.org/wiki/Искәндәр_Рәфыйков
http://madanizhomga.ru/tt/ads/item/1607-surәtlәrgә-iңgәn-batyirlyik.html
Дәрес этаплары
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы
Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик. (1 нче слайд)
II.Актуальләштерү.
1.Табышмаклар чишү
а)Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,
Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.
ә)Аягы юк – китәр,
Җибәргән җиргә җитәр, Кушкан йомышны үтәр. (Хат) (2 нче слайд)
2.Фронт хатлары рәсемен күрсәтү (3 нче слайд)
- Бу хатлар гадәти хатлардан нәрсә белән аерыла?
- Бу хатлар – фронттан җибәрелгән хатлар. Алар арасында өчпочмаклылары да бар.
Укытучы: Сугыш вакытында фронттан өйләргә һәм өйдән фронтка меңләгән хатлар килеп торган. Конвертлар җитмәгәнлектән, хатларны өчпочмаклап төреп кенә дә җибәрә торган булганнар. Хат ташучыны һәр өйдә зарыгып көтеп торганнар. Әмма хатларның күңелсезләре дә булган. Кара печать сугылган хат фронттагы туганыңның үлемен хәбәр иткән. Сугыш вакытында мондый хатны алудан куркып яшәгәннәр. (4 нче слайд)
Өчпочмаклы хатны укучылардан ясатып карау. (5 нче слайд)
3.Уку мәcьәләсен кую
-Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нәрсә турында һәм кайсы вакыт турында сөйләшербез.
- Бүгенге дәрестә сугыш вакыты турында сөйләшербез.
- Дөрес, укучылар, бүген без дәрестә рәссам Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы белән танышырбыз һәм әлеге картина буенча сочинение язарга өйрәнербез.
Эшне ничек оештырырбыз икән?
Эш ысулларны хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә кабатлау: (6 нчы слайд)
Картинаны күзәтербез.
Картинаның исемен, авторын истә калдырырбыз. Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз.
Персонажларны табарбыз.
Аларның тышкы кыяфәтләренә бәя бирербез.
Картинаның ни турында булуын - темасын ачыкларбыз.
Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.
III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү
1.Искәндәр Рәфыйковның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү (Рәссамның портреты күрсәтелә) (7 нче слайд )
Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков —Татарстанның халык рәссамы, Русиянең атказанган сәнгать әһеле.
1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала.
Искәндәр Рәфыйков – портрет жанрында да, пейзаж, натюрморт, китаплар бизәлешендә дә үзен оста рәссам итеп танытты. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Русия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана.
Үзенең бала чагы, үсмер еллары сугыш вакытына туры килгәнлектән, Бөек Ватан сугышына багышлап та картиналар язган.
2.Картинаны күзәтү, сорауларга җавап бирү: (8 нче слайд )
- Укучылар, картинага карап, исемен һәм авторын әйтегез.
- Бу картина – Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы.
- Картинаның алгы планында кемнәр сурәтләнгән?
-Картинаның алгы планында ана, кыз һәм малай сурәтләнгән.
-Бу гаилә ни өчен бергә җыелган? Аларга нинди хәбәр килгән дип уйлыйсыз?
-Бу гаилә фронттан килгән өчпочмаклы хатны укырга җыелган. Әниләренең кулында хат. Малай урамда уйнап кергән җиреннән йөгереп кергәнгә охшаган. Барысы да әтиләреннән сөенечле хат көткәннәр. Әмма хат кайгылы хәбәр китергән. Сугышта аларның әтиләре үлгән.
3. Төркемнәрдә эш. Өч төркемгә өч төрле бирем бирелә. (9 нчы слайд )
Төркемнәргә әзерләнер өчен вакыт бирелә. Вакыт чыккач, һәр төркемнең җавабы тыңлана.
1 нче төркем. Әни кешенең тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди? (- Ана кешенең өстендә иске телогрейка, аякларында ак оекбашлар һәм эш ботинкалары. Муенында ак шәл. Ананың кулында кәгазь кисәге. Ул фронттан килгән өчпочмаклы хатка охшаган. Әниләре кайгылы күзләре белән бер ноктага карап утыра. Күрәсең, аларга кайгылы хат килгән. Ул елый да алмый. Алга таба ничек яшәрбез дип борчыла. Балаларын үзенең кочагына алган)
2 нче төркем. Малайның тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди? (- Кызның өстендә кызыл төстәге кофта, күлмәге кыскарып беткән. Ялан аякка итекләр кигән. Кызның йөзе күренми. Ләкин аның борчылганын белергә була. Ул йөзен яшергән, әнисенә сыенып, акрын гына елый кебек.)
3 нче төркем. Кызның тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди?
(- Малай әле генә урамнан кергәнгә охшаган. Пәлтә кигән, аның өстеннән шәл ураган. Башында бүрек, аягында итекләр. Малай әле кечкенә булганлыктан, бәлки, барысын да аңлап та бетермидер. Ләкин ул да өйгә зур кайгы килгәнен сизә. Малай әнисенә сыенган. Әмма ул еламый. Әйтерсең, малай киләчәктә әнисенә һәм апасына терәк булырга тиешлеген аңлый).
Ял минуты. (10 нчы слайд )
Алга таба бару өчен, безгә ял итеп, көч туплап алырга кирәк.
Хәзер сез, үзегезне солдатлар итеп хис итеп, минем команда белән стройда атларга тиеш буласыз.
Гәүдәләр төз, башлар югары. Без бит солдатлар.
Бер, ике, өч – безнең кулда көч,
Безнең ил тыныч.
Бер, ике, бер – биеккә сикер!
Бер, ике, өч – суда йөз!
Бер, ике, бер – бик тиз йөгер!
Төркемнәрдә эшне дәвам итү. (11 нче слайд )
Төркемнәргә әзерләнер өчен вакыт бирелә. Вакыт чыккач, һәр төркемнең җавабы тыңлана.
1нче төркем. Йорт эченә игътибар итегез әле. Анда нәрсәләр күрәсез? (- Өй эче ярымкараңгы. Мичнең бер өлеше күренеп тора. Өстәлдә кызыл башлы сөлге һәм котелок тора. Йортта бик салкын күрәсең, әнисе дә, балалар да булдыра алганча җылы итеп киенгәннәр).
2 нче төркем. Рәссам нинди буялар кулланган? Ни өчен дип уйлыйсыз? Яшел, кызыл төстәге буяулар кайсы вакытка ишарәли (күрсәтә)? (Рәссам караңгырак төстәге буялар кулланган. Чөнки бу картинада кайгылы вакыйга сурәтләнгән. Яшел, кызыл төсләр сугыш вакытына ишарәли).
3нче төркем. Ничек уйлыйсыз, автор бу картинасы белән кешеләргә нәрсә әйтергә тели? (Автор бу картинасы белән сугыш елларының авырлыгын күрсәтергә теләгән. Фронттагы кешеләргә генә түгел, аларның өйләрендә калган туганнарына да яшәве бик авыр булган. Рәссам безне бу елларны онытмаска чакыра).
4. Эш дәфтәренә сочинение өчен план язу. (12 нче слайд )
План.
1.Картинаның исеме, рәссамы.
2.Йорт эче.
3.Әниләре.
4.Кыз.
5.Малай.
6.Авторның әйтергә теләгән фикере.
IV.Рефлексия, бәяләү.
1.- Укучылар, без дәрестә кемнең картинасы белән таныштык?
Нәрсәләр белән шөгыльләндек?
Сезгә әлеге картина ошадымы?
Ничек уйлыйсыз, әлеге гаилә бу кайгыны җиңеп чыга алырмы?
2.Дәреслектән Фәрит абыйның сүзләрен табып уку:
- Искәндәр Рәфыйков “Сугыш еллары” картинасында сугышның балаларга китергән газаплары турында сөйли. Рәссам, балаларның күз яшьләре коелмасын, йөзләрендә шатлык уйнасын, балачак еллары тыныч булсын, Җир йөзендә сугышлар булмасын, дигән теләктә кала.
3.Өй эше бирү: Картина буенча сочинение язып килергә (теләк буенча хикәя, шигырь һ.б. язып карарга мөмкин).
4.Белемнәрне бәяләү. Үзбәя. (13 нче слайд)
- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
1)Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. –“5”
2)Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-“4”
3)Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. –“3”
-Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт.
Дәрес Эльвира Хаматнурова башкаруында “Хатлар килсен» җырын тыңлау белән тәмамлана. Гөл Мирһади сүзләре Э.Хаматнурова көе. (14 нче слайд )