12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Хусниева Алсу Сагитовна38
0

Урок по родному языку для 4-5 классов «Боерык фигыль»



Хөсниева А.С.,

Казан шәһәре Яңа Савин районының 89 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

4 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Боерык фигыль.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; татар телен өйрәнүгә омтылыш булдыру; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, белемнәрне структуралаштыру; аңлап уку күнекмәсе булу; логик яктан фикерли белү, үрнәк буенча эшләү; чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау.

Коммуникатив УУГ: фикереңне төгәл, ачык әйтеп бирү; башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү; кеше фикерен исәпкә алу; үз фикереңне исбатлау; төркемдәгеләрнең гамәлләрен күзәтү, төзәтү, бәяләү.

Регулятив УУГ: Дәреснең темасын, максатын формалаштыру; үз эшеңә контроль ясый, кирәкле урыннарда төзәтмәләр кертә белү, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, бәя бирә белү.

Предмет буенча: боерык фигыльләрне язма һәм телдән сөйләмдә куллана һәм җөмләләр төзи белү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр: боерык фигыль, нишлә? нишләмә? сораулары.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация, таратма материал.

Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”


 


 


 


 


 


 


 

Дәрес этаплары

Этаплар эчтәлеге

УУГ

Оештыру. Мотивлаштыру.

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? (1 нче слайд)

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

-Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез.

- Каршыдагы иптәшегезгә Хәерле көн теләгез.

-Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде! (Хәерле көн, исәнмесез!)

-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!

ШУУГ: сыйныфташларыңны һәм укытучыны ихтирам итү, әзерлеккә үзбәя бирү.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

РУУГ: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерләү һәм тәртиптә тоту.

Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар! Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз. (2 нче слайд)

Нәрсә икән ул?

Эшне , хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы- күпме

Икәнен дә беләбез. (Фигыль) (3 нче слайд)

-Әйе, фигыль. Сез фигыль турында нәрсәләр беләсез? Фигыль моделен төзик әле.

-Без “КЛАСТЕР” алымы ярдәмендә алган белемнәребезне искә төшерербез. Мин сезгә сораулар әйтәм, сез бергәләп җавап табасыз һәм төркемнән бер укучы җавап бирер.

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

- Нинди төрләре була?

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, анализ, синтез.

КУУГ: тыңлый белү, фикереңне әйтә һәм дәлилли белү, коллектив фикер алышуда катнашу.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Проблемалы ситуация булдыру

(4 нче слайд)

-Укучылар, хәзер сез мультфильмнан бер өзек карарсыз. Бу өзектән фигыльләрне табарга кирәк булачак. Игътибар белән карагыз.

- Бу өзек кайсы шигырьдән, аны кем язган? (5 нче слайд)

(Г.Тукай шигыре буенча эшләнгән, “Кызыклы шәкерт” дип атала) - Өзектә нинди фигыльләрне ишеттегез? (өйрән, тор, аума, утыр)

-Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз? Алар нәрсәне белдерәләр? Нинди сорауга җавап бирәләр? Сездә нинди сорау барлыкка килде?

- Димәк, безнең бүгенге темабыз нинди булачак? Дәрестә нәрсәләр эшләрбез икән? (укучыларның җаваплары) (6 нчы слайд)

- Бу шигырьдә автор нәрсә әйтергә теләгән? (укучыларның җаваплары)

- Әйдәгез, без дә дәрестә тырышып эшлик, актив булыйк, белемнәребезне арттырыйк.

-Яшьтән үк тырыш бул! дигән фикер бүгенге дәресебезнең девизы булсын. Дәфтәрләрне ачып, числоны һәм шушы фикерне матур итеп күчереп язабыз.

ШУУГ: татар әдәбиятына ихтирамлы караш булдыру.

ТБУУГ: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу, гомумиләштерү; уку мәсьәләсен чишүдә логик фикепләү;

КУУГ: сорау куя, җавап бирә белү.

РУУГ: дәреснең темасын, проблемасын, максатын формалаштыру; барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү.

Яңа тема өйрәнү.

- Яшьтән үк тырыш бул! җөмләсенең фигылен табыгыз. Сорау куегыз. Нәрсә белдерә? (укучыларның җаваплары)

- (7 нче слайд) Алдыгызда Терәк сүзләр бирелгән. Шул терәк сүзләр ярдәмендә боерык фигыль турында кагыйдәне чыгарыйк. (Боеру, эштән тыюны, белдерә, үтенүне, өндәү, эшкә кушуны, Боерык фигыль)

- Нинди кагыйдә килеп чыкты? (дәреслектән уку)

ШУУГ: уңышка ирешү-ирешмәү дәрәҗәсен аңлау.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, модельләштерү; анализлау; үрнәк буенча эшне башкарып карау.

КУУГ: үз фикереңне төгәл җиткерә белү.

РУУГ:укытучы һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак эш оештыру.

IV.Ял минуты.

(8 нче слайд) “МИКС-ФРИЗ-ГРУП” структурасы (фигыльне кабатлауга багышлана).

-Укучылар, хәзер музыка яңгырый, музыка астында сез биисез, ә музыка туктагач, мин сезгә сораулар бирәм. Җавабы ничә була, шул кадәрле басарсыз.

Фигыльләр ничә төркемчәгә бүленә? (2)

Фигыльнең ничә заманы бар? (3)

Фигыль сүзендә ничә аваз бар? (5)

Булдырдыгыз, укучылар. Бик яхшы.

 

Яңа белемнәрне ныгыту.

1.-Алдыгызда ак кәгазьдә җөмлә язылган. Җөмләләрне сәнгатьле итеп укыгыз һәм боерык фигыльләрне табыгыз. (9 нчы слайд)

Аз сөйлә, күп эшлә.

Барлык җиләк-җимешләрне юыгыз, турагыз һәм каймак салып бутагыз.

Хөрмәтле укучылар! Биергә өйрәнәсегез киләме? Бию түгәрәгенә килегез. Без сезне көтеп калабыз.

-Һәр төркемнән 2 нче номерлы укучылар җавап бирәләр. Боерык фигыльләрне табып әйтегез. (укучыларның җаваплары)

-Димәк, боерык фигыльләрне кайларда очратырга мөмкин? (укучыларның җаваплары) (10 нчы слайд)

-Мәкальләрдә, рецептларда, белдерүләрдә, инструктажда.

2. “КОНЭРС” структурасы. (11 нче слайд)

- Һәр укучы зәңгәр биттә язылган фигыльне ала. Укыйбыз, сорау куябыз. Урыннардан торабыз һәм үзегезгә кирәкле сорауны табып, шул почмакка барып басабыз.

-Аңлатабыз, ни өчен бу почмакны сайладыгыз? “РЕЛЛИ РОБИН” структурасы.

-Кемнең буе кыска, шул аңлата. (укучыларның җаваплары)

-Рәхмәт, урыннарга утырабыз. Димәк, боерык фигыльнең нинди формалары бар? (Барлык, юклык формалары)

-Юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? (-ма, -мә)

ШУУГ: укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру; төркемнәрдә, парларда килешеп эшли белү; иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү.

ТБУУГ: гомуми ысул кулланып, күнегүләр эшли белү.

КУУГ: фикереңне төгәл, ачык әйтеп бирү; башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау.

РУУГ: үз эшеңә контроль ясый, кирәкле урыннарда төзәтмәләр кертә белү, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү; бәя бирә белү.

Үзаллы эш.

-Алдыгызда яшел биттә мәкальләр һәм әйтемнәр язылган. Әмма боерык фигыльләрдә хаталар киткән. Дөресләп язарга кирәк сезгә. Һәр укучыга бер җөмлә. (12 нче слайд)

- Җиде кат үлчәмә, бер кат кис. (Җиде кат үлчә, бер кат кис.)

- Бүгенге эшне иртәгә калдыр. (Бүгенге эшне иртәгә калдырма.)

- Олылар сүзен тыңлама. (Олылар сүзен тыңла.)

- Өлкәннәр белән исәнләшмә. (Өлкәннәр белән исәнләш.)

(13 нче слайд) (Экрандагы үрнәк белән чагыштырып, үзләрен тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр)

ШУУГ:парларда эшли белү, үз уңышыңа һәм башкаларныкына сөенә белү.

ТБУУГ:хаталарны табып, белемнәрне тикшерә белү.

РУУГ: үз вакытыңны планлаштыру һәм контрольдә тоту; хаталарны төзәтү; үзанализ; эш сыйфатына бәя бирә белү.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Өй эше.

Сайлап алу мөмкинлеге.

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

- (14 нче слайд) Әйдәгез, дәрестә алган белемнәрне модельләштерик. (“КЛАСТЕР” алымын дәвам итү).


 

(15 нче слайд)

198 нче күнегү. Җәяләрне ачып, җөмләләрне күчереп язарга.

Боерык фигыльләр кергән 5 мәкаль язып килергә.

Юлны дөрес чыгу кагыйдәләре буенча дустыңа киңәш бирергә.


 

-Үзбәя бирү. (16 нчы слайд)

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам дип уйлаучылар, кызыл алманы ала.

Әйбәт эшлим, материалны аңладым дип уйлаучылар, яшел алманы ала.

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим дип уйлаучылар, яфрак алырга тиеш булалар.

- Һәм тактадагы агачыбызны шул рәсемнәр белән бизәп куйыйк.

- (17 нче слайд) Бүгенге дәрестә, укучылар, бик тырышып эшләдегез һәм зур уңышларга да ирештегез. Димәк, эш беткәч, уйнарга ярый. (Мультфильмнан өзек) (18 нче слайд)

ШУУГ: алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан куллана белү.

ТБУУГ:дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү.

КУУГ:фикереңне төгәл, тулы белдерү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен максатлар белән чагыштыру, бәяләү.


Боерык фигыль
PPTX / 1.9 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.