Урок «Сан
Укытучы: |
Халикова Дания Юнусовна |
|
Предмет: |
Татар теле |
|
Тема: |
Сан |
|
Максат: |
1. Сан турында мәгълүмат булдыру, саннарны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру, саналмыш турында белемнәр булдыру; 2. Санны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның сөйләм телен үстерү; 3. Туган телдә аралашуга омтылыш тәрбияләү. |
|
Көтелгән нәтиҗә: |
шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре |
Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белә; табигатькә сакчыл карый; |
регулятив универсаль уку гамәлләре |
күнегүләрне бирелгән үрнәк һәм кагыйдә буенча планлаштыра ала, тикшерә, башкара; |
|
танып-белү универсаль уку гамәлләре |
ничә?, күпме?, никадәр?, ничәнче? соравына җавап булган сүзләрне аера һәм таный; сан сүз төркеме дип аңлый; санны сөйләмдә куллана ала; |
|
коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
укучыларның сүзлек хәзинәсе арта, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп белдерә алалар, кара-каршы әдәпле сөйләшә һәм кеше хезмәтенә хөрмәт уяна. |
|
Төп билгеләр: |
Сан, саннарны сөйләмдә дөрес куллану, саналмыш |
|
Предметара бәйләнеш: |
Әдәби уку, рус теле, математика. |
|
Чыганаклар: |
Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. 4 класс. Мөстәкыйль эш өчен биремнәр. Тест. Эш дәфтәрләре. |
|
Җиһазлау: |
Компьютер, карточкалар, “Татар теленнән презентацияләр” диск |
|
Эшне оештыру: |
Фронталь, парларда, төркемнәрдә |
|
Дәрес тибы: |
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру |
|
Класс |
4 |
Дәрес этаплары |
Дәрес этабының максаты |
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге |
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы ууг РУУГ- регулятив ууг ТБУУГ-танып белү ууг КУУГ- коммуникатив ууг |
Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру |
Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү |
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Укытучы: − Хәерле көн, балалар! − Кәефләрегез ничек? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Бер-беребезгә карап матур итеп елмаешыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. |
Укучылар бер – берсенә теләкләр тели |
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
Актуальләштерү Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру |
Укытучы өчен максат: үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: сүз төркемнәрен, аларның сорауларын искә төшерү |
Матур язу күнегүе. Бб хәрефләрен язу. Бер колагыннан керде, Икенче колагыннан чыкты. -Укучылар, тактага язылган җөмләгә игътибар итәбез, монда нәрсә язылган? Игътибарлылык турында тәрбия моменты. -Укучылар, без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? -сорауларын әйтегез әле. |
Матур язуны башкаралар. (Мәкаль) Бер укучы мәкальне кычкырып укый. (мәгънәсен аңлату) Тулы итеп җавап бирәләр (исем, сыйфат, фигыль һәм аларның сорауларын әйтәләр) |
ТБУУГ: сан турында кагыйдә формалаштыру РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
Уку мәсьәләсен кую |
Укытучы өчен максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү |
Бу җөмләдә без өйрәнгән сүз төркемнәре бармы икән? -Әйдәгез, табыйк әле. -Сүзләргә сорау куябыз. -Бу сүз нинди сүз төркеме? Кайсы килештә? -Тагын нинди сүз төркеме бар? -Укучылар, тагын без өйрәнмәгән сүзләр бармы икән? Нинди сүз? -Укучылар, бу сүзләргә сорау куйыйк әле. -Бик дөрес. Димәк, бу сүзләр нинди сүзләр була?
Без дәрестә нәрсә турында өйрәнербез? Нинди максат белән эшлибез? Саннар нинди сорауларга җавап бирә икән? |
Укучыларның җаваплары (Әйе,бар.) (колагыннан, керде, чыкты) (колагыннан - нәрсәдән?) (Исем, чыгыш килешендә) (керде, чыкты - нишләде? Фигыль) Әйе, бар. (бер, икенче) Ничә? Күпме? (Саннар)
Сан, сорауларын. (Ничә? Ничәнче? Ничәшәр? Ничәләп? Ничәү?). |
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. |
Укытучы өчен максат: Сан турында күзаллау булдыруда ярдәм итү Укучылар өчен максат: Саннарны тормышта куллану |
Нәтиҗә ясыйк. Кагыйдә чыгару. Сан нәрсә белдерә?
Без чыгарган кагыйдә белән дәреслектәге кагыйдә туры киләме?
Әйтегез әле, саннарны тормышта кайларда кулланабыз?
Саннар безнең тормышта нинди роль уйный? |
Сан предметның санын, исәбен белдерә, ничә? ничәү? күпме? Сорауларына җавап бирә. (Дәреслектәге кагыйдәне уку, 28нче бит) (Әйе, килә.)
(сәгать, математика дәресендә, кибеттә)
Еллар, айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да саннар ярдәмгә килә, математика дәресендә саннар белән эшлибез. Без саннардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. |
ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Яңа белемнәрне беренчел ныгыту |
Укытучы өчен максат: Башка сүз төркемнәренншн санны аеруда ярдәм итү Укучылар өчен максат: саннарны аера белү |
Сүзлек диктанты Баганаларга бүлеп язабыз. Алмагач, коңгырт, хакыйкать, тозсыз, кайтты, өченче, шәфкатьле, унбиш, һәйкәл, борынгы, күзәтә, егерме алты, ташбака, зәңгәр, йөз. |
Сүз төркемнәрен язып куялар һәм әйткән сүзне тиешле баганага язып баралар. (Дәфтәрләрне алыштырып тикшерү) Үзбәя |
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау |
Динамик пауза |
Микс-фриз-груп структурасы Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып калалар.Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый. Шул сан белән төркем барлыкка килә. - Елның ничә фасылын беләсез ? - Бүген атнаның ничәнче көне? - Бер атнада ничә көн? - Кышның ничә ае бар? - Сез класста ничә укучы? Менә шулай бердәм булып дәресебезне дәвам итәбез. |
4 фасылын 3 көне 7 көн 3 ай 8 укучы |
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү |
|
Яңа белемнәрне ныгыту |
Укытучы өчен максат: белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү |
Инде хәзер тактага карагыз. Презентация. Җөмләләрне укыгыз.
Сүзтезмәләрне язарга.
Укыйк:
Игътибар итегез, укучылар, саннар нинди сүзләрне ачыклап килгәннәр? Ул ничек аталыр икән, әйтә алмыйсызмы?
Сан ачыклаган исемнәрне саналмыш дип атарбыз. Саналмыш санау, саналу сүзеннән ясала. Димәк, сан ачыклаган предмет санала. Һәрвакыт саналмыштан чыгып, санга сорау куярбыз. Ничә укучы? Һ.б.
Укучылар, саналмышларга игътибар белән карагыз әле, алар турында нәрсә әйтә аласыз? Ни өчен икән? Ничек уйлыйсыз?
|
Сыйныфыбызда биш укучы укый. Сыйныф бүлмәсендә бер ишек, ике тәрәзә, бер өстәл, биш парта, сигез урындык бар. (бер укучы укый, саннарны табу) Язу, парларда тикшерү. биш укучы, бер ишек, ике тәрәзә, бер өстәл, биш парта, сигез урындык. Үзбәя (Исемнәрне)
Бер – берсенә әйтү. Сан ачыклаган исем саналмыш була. Слайдны карау, дәреслектән кагыйдәне уку. Алар берлек санда килгәннәр. (балалар бу сорауга җавапны бергәләп эзли һәм әйтә: чөнки сан (бердән кала) предметның күп булуын белдерә) Сан ачыклаган саналмыш һәрвакыт берлек санда гына килә дигән нәтиңә ясала.
Модельгә тутыру. |
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда дәреслекне куллану КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү |
Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: белемнәрне практик куллана белү |
1.Карточкалар өстендә эш. Нокталар урынына тиешле саннарны куеп, җөмләләрне тулыландырыгыз.
2. Иҗади эш. Слайд. Двадцать девять учеников, две школы, сорок пять минут, три стола, шесть уроков, двенадцать книг, пятьдесят три года, семь окон, девять тетрадей. Нәтиҗә ясау. 3. Ребус чишү. (Слайд) 6н, к3, 5ек, 100ек, 5мәт, б6рган, 1дәм, 1лек, т10, 100ә. 4. Тест биремнәре 1. Сан нәрсәне белдерә? А) предметның билгесен; Ә) предметның эшен; Б) предметның санын; В) предметның хәрәкәтен. 2. Сан белән ачыкланган исем: А) сыйфатланмыш дип атала; Ә) саналмыш дип атала; Б) микъдар саны дип атала; В) тәртип саны дип атала. 3. Сан нинди сорауларга җавап бирә? А) кем? нәрсә? Ә) нинди? Б) ничә? күпме? никадәр? В) нишли? нишләде? 4. Сан янында килгән исем һәрвакыт: А) берлек санда була; Ә) күплек санда була; Б) саны булмый; В) берлек һәм күплек санда була. 5. Нәрсә ул саналмыш? А) исем ачыклап килгән сүз; Ә) сыйфат ачыклап килгән сүз; Б) фигыль ачыклап килгән сүз. В) сан ачыклап килгән сүз |
Карточкаларга язып эшлиләр. Елда .... ай. Бер айда .... атна. Атнада ... көн. Бер тәүлектә ... сәгать. Бер сәгатьтә ... минут, ә бер минутта ... секунд. (Парларда тикшерү) Үзбәя (тәрҗемә эше, дәфтәрләрдә эшлиләр) (егерме тугыз укучы, ике мәктәп, ...һ.б.) Тикшерү. Үзбәя рус телендә саналмыш берлек санда да, күплек санда да була, ә татар телендә берлек санда гына була, кушымчалар булмый. (ребусны чишү, дәфтәргә язып кую.) Тест эшлиләр Слайдтан тикшереп укучылар үзләренә билге куялар. (хатасыз эшкә “5”, бер хата булса “4”, ике хата “3”) |
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
Уку эшчәнлеген йомгаклау. |
Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү, киләчәккә перспектива билгеләү Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару |
Рефлексия. -Бу дәрестә син нәрсә белдең? -Син нәрсә эшләргә өйрәндең? Модель буенча бүген белгәннәреңне иптәшеңә сөйләп чык. - Белемнәрне бәяләү. Өй эше. а) Иҗади эш. Саннар кергән мәкальләр язарга. б) карточка, санны сүзгә әйләндереп яз -Бер-берегезгә матур сүзләр, рәхмәт әйтегез, уңышлар теләгез! |
Парларда укучылыр бер – берсенә сөйлиләр Бәяләү карталарындагы билгеләрне туплыйлар Өй эшен язалар |
ШУУГ: үз уңышлары/ уңышсызлыклары сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Кушымта
Елда .... ай. Бер айда .... атна. Атнада ... көн. Бер тәүлектә ... сәгать. Бер сәгатьтә ... минут, ә бер минутта ... секунд.
Тест
1. Сан нәрсәне белдерә?
А) предметның билгесен;
Ә) предметның эшен;
Б) предметның санын;
В) предметның хәрәкәтен.
2. Сан белән ачыкланган исем:
А) сыйфатланмыш дип атала;
Ә) саналмыш дип атала;
Б) микъдар саны дип атала;
В) тәртип саны дип атала.
3. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
А) кем? нәрсә?
Ә) нинди?
Б) ничә? күпме? никадәр?
В) нишли? нишләде?
4. Сан янында килгән исем һәрвакыт:
А) берлек санда була;
Ә) күплек санда була;
Б) саны булмый;
В) берлек һәм күплек санда була.
5. Нәрсә ул саналмыш?
А) исем ачыклап килгән сүз;
Ә) сыйфат ачыклап килгән сүз;
Б) фигыль ачыклап килгән сүз.
В) сан ачыклап килгән сүз