12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Касимова Алсу Мусиновна13
Россия, Удмуртская респ., Кестым

Дәрес темасы: Тамыр һәм кушымчаларны кабатлау

Максат.

1. “Тамыр” һәм “кушымча” төшенчәләрен ныгыту.

2. Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын табарга өйрәнү.

3. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен булдыру.

4. Туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, кабатлау.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш, модельләштерү һ.б.

Материал. Дәреслек. (Харисов Ф.Ф. Татар теле. 5 нче сыйныф. ФГОС,    Җиһазлау.

1. Техник чаралар: интерактив такта, компьютерда презентация.

2. Текст язылган карточкалар, рәсемнәр.

I. Оештыру моменты.

1. Дәрестә уңай халәт тудыру.  Исәнләшү

- Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Мин сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, тырышлык һәм активлык теләп калам. Дәрес башында без  сөйләм үстерү өстендә эшләп алабыз. Дәрестә кирәк булган сүзләр белән танышып алыйк. (видео). Яхшы, ә хәзер кабатлап узабыз.  Дәрестәге эшчәнлекне бәяләп барырбыз. Үзегезгә беренче өлешкә бәя бирегез.

2. Тема һәм максат белән таныштыру.

- Теманы билгеләр өчен башваткыч эшләп алыйк.

Сораулар:

  1. Сүзнең үзгәрми торган өлеше
  2. Сүзнең үзгәрә торган өлеше

Алга таба без теманы билгелик. Без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Дөрес, без тамыр һәм кушымчалар турында белгәннәрне кабатлап ныгытырбыз. Сезнең өстәлдә кәгазләр бар. Шулар арасыннан сез теманы билгеләргә тиеш. (Җаваплар)  1. Җөмләләрдә төшеп калган сүзләрне куярга. (1 нче слайд.)

2. Икенче җөмләдәге аерып бирелгән сүзнең тамыр һәм кушымчасын билгеләргә. (Фломастер белән сызала, модель күрсәтелә.)

Көтелгән нәтиҗә:

- Димәк, сүзләр нинди өлешләрдән тора? Әйе, тамыр һәм кушымчадан тора. (Модель эленә.)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Дәфтәргә, матур һәм дөрес итеп, бүгенге числоны язабыз.

 Сүзлек диктанты (болыт, тавык, һава, төлке, йомры, юеш, яшь, йөзек). (Бер укучы тактада эшли.)

- Орфограммаларда сызабыз. Аңлатабыз.

III. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.

- Хәзер экранга карыйбыз. Текстны укыйбыз. (2 нче слайд (текст). Ямьле кыш килде. Бүген төнлә ап-ак кар яуды. Бөтен дөнья ак карга күмелде.) Җөмләләрдәге предметны белдергән сүзләр кайда? (Бу төр сүзләрнең асларына сызылган.)

- Ә бу җөмләләрдә кушымча ялганмаган сүзләр бармы ? (Кыш, кар, дөнья.)

- Бу  сүзләр ничек атала? (Тамыр сүзләр.)

(3 нче слайд. Экранда сүзләр.)

- Тамыр һәм кушымчасын әйт! (Кушымчасы юк!)

- Тамыр сүзләргә мисаллар китерегез әле. (Буран, чана, песнәк, җим һ.б.)

- Димәк, нинди сүзләр тамыр сүзләр дип атала? (4 нче слайд. Экранда кагыйдә.)

- Нинди төшенчәне кабатладык? (Сүз тамыры.)

IV. Физминутка.

V. Үткән теманы ныгыту.

1. Дәреслек буенча эш. (Бер укучы тактада эшли.)

а) Шигырьне сәнгатьле уку.

б) Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне уку.

в) Тамыр сүзләр ясап язу. (Парларда эш. Узара тикшерү.)

2) 155 нче күнегү. Кроссворд чишү.

2.  Мөстәкыйль эш. Текст язылган карточкалар таратыла.

Туган ягым кышы. Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый. Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый. Кар ява, уңыш ява. Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була.

Бирем: Текстны укыгыз, тамыр сүзләрне билгеләгез.

3. Тикшерү. Үзбәя.

VII.  Рефлексив кабатлау.

- Нәрсә эзләдек? Ничек таптык? Мин хәзер сезгә предметның билгесен белдерә торган сүзләр укыйм, ә сез аның кайсы предметка караганлыгын әйтерсез.

- Җилле, салкын, аяз. (Көн.)

- Йолдызлы, тыныч, айлы. (Төн.)

- Тирән, киң, зур. (Елга.)

- Акыллы, тыйнак, чибәр. (Кыз.)

- Кыю, көчле, батыр. (Малай.)

- Яшел, биек, ылыслы. (Чыршы.)

VIII. Бәя. Үзбәя. Өй эше (67 нче бит, 153 нче күнегү).

Сез дәрестә бик актив булдыгыз, үзегезне бары тик уңай яктан күрсәттегез: тәртипле булдыгыз, үткән материалны ныклап үзләштергәнсез, яңа темага тиешенчә төшендегез. Күңелегез һәрвакыт шат булсын, елмаеп яшәгез!

Бәяләү

Дәрес этабы

Бәя

Нәрсә аңламадым

1

Пятиминутка

2

Дәрес темасын билгеләү

3

Яңа тема

4

Ныгыту

5

Рефлексия (кабатлау)

Опубликовано

Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.