Ф. Яруллин «Зәңгәр күлдә Ай коена» әкиятенең идеясе
Газимзянова Ралия Габбасовна
МБОУ “Лашманская СОШ”
Черемшанского муниципального района
5 нче сыйныфта әдәбият дәресендә Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәре анализлау тәртибенә өйрәтү өчен бик кулай. Мәсәлән, әсәрнең вакыйгаларын аеру, төп өлешләрен таба белү, сәбәп-нәтиҗә, тема һәм идея төшенчәләрен аңлату; сурәтләү чараларының, персонажлар сөйләменең үзенчәлекләрен билгеләү ягыннан да, уку һәм аңлау өчен җиңел булуы белән дә уңайлы.
Тема. Ф. Яруллин. “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятенең идеясе
Максатлар:
Дидактик: Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте идеясен үзләштерүне оештыру
Үстерелешле: Укучыларның логик һәм иҗади фикерләү күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру
Тәрбияви: Укучыларда төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү, бер-береңә ярдәм итә белү, күңел матурлыгы (эчке матурлык) зарурлыгын танытып белдерү өчен җирлек тудыру
Планлаштырылган нәтиҗәлек:
Предмет буенча: әсәргә анализ күнекмәсе, сәнгатьле сөйләм теле камилләшә .
Шәхескә кагылышлы: авыр чакта бер-береңә ярдәм итү зарурлыгын танып белү; күңел матурлыгына (эчке матурлыкка) ия булу ихтыяҗы уяну.
Метапредмет:
Регулятив гамәлләр: уку материалы белән мөстәкыйль эшли алу, белемнәрне дөрес бәяли алу.
Танып белү гамәлләре: аңлап уку, кирәкле мәгълүматны сайлый алу, образлы фикер йөртү, гомумиләштереп нәтиҗә чыгару.
Коммуникатив гамәлләр: Эңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, төркемдә эшләргә өйрәнү.
Җиһазлау: дәреслек, проектор, компьютер, мультимедия презентациясе.
Дәрес тибы: УКУ мәсьәләсен кую һәм аны адымлап чишү.
Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
Психологик уңай халәт тудыру. Исәнләшү.
Хәерле көн, укучылар! (Танышу)
Белемнәрне тигезләү.
Укучылар, әкият укырга яратасызмы? (Җаваплар тыңланыла)
Әйдәгез, искә төшерик әле, әкият нинди үзенчәлекләргә ия?
УМ кую.
Укучылар, бүген без сезнең белән “Зәңгәр күлдә Ай коена“ исемле әкиятне өйрәнербез. Әкият диюгә үк бу әсәрдә безне нәрсәләр көтәр, димәк? (тылсым, яманлык белән яхшылыкның көрәше, тәрбия)
Әкиятнең авторы безгә бу әкияте белән нәрсә әйтергә тели, һәм моны белер өчен без нишлибез? (Әкиятне анализлыйбыз.)
УМ адымлап чишү.
1 нчы адым. Бик кыска гына итеп сюжетын искә төшерәбез. Төп вакыйгаларны санап чыгабыз: Ай коена, Ай бата башлый, Айның чуртан белән сөйләшүе, Айның гөберле бака белән сөйләшүе, Айсылуның Айны коткаруы, Айсылуның матураюы.
2 нче адым. Укучылар, әйдәгез әле, без образларга бәя бирик әле.
Ай – кайгыртучан, башка кешеләр өчен борчыла.
Чуртан – үзен генә кайгырта, Айның бәласенә сөенә, ярдәм итми, көнче, битараф.
Вакыйгалар арасыннан охшаш вакыйгаларны аерып чыгарыйк әле. Көтелгән җавап: Айның чуртан һәм гөберле бака белән сөйләшүе.
Төркемнәргә эш: әлеге вакыйгаларны сәхнәләштереп күрсәтергә.
А) укучылар Ай һәм чуртан арасындагы сөйләшүне сәнгатьле итеп уйнап күрсәтәләр.
Б) укучылар Ай һәм гөберле бака арасындагы сөйләшүне уйнап күрсәтәләр,
Диалогтан соң да катнашучы образларга бәя бирәбез.
Ай – алдый алмый, тугры сүзле.
Гөберле бака – мактанчык, әдәпсез. (портретын кабатлап укыйбыз)
3 нче адым. Модельләштерү.
Укучылар, әйдәгез, бу ике вакыйганы берләштерик.
АЙ: кайгыртучан, башка кешеләр өчен борчыла, алдый алмый, тугры сүзле. |
Чуртан: үзен генә кайгырта, Айның бәласенә сөенә, ярдәм итми, көнче, битараф. Гөберле бака – мактанчык, әдәпсез |
|
Яхшы сыйфатлар |
КОНФЛИКТ |
????(начар сыйфатлар) |
Нәтиҗә ясыйбыз.
4 нче адым.
Айсылу турында сөйләшик әле. Әйдәгез, төркемнәр арасында шундый уен – аукцион оештырыйк. Айсылу нинди сыйфатларга ия? Һәр төркем өстәлдәге ак кәгазьләргә язсын әле. (ялгыз, оялчан, итагатьле, ярдәмчел, кыю, батыр – йөзә белмәсә дә, ярдәмгә ашыга)
Бу сыйфатларны бер сүз астына берләштерик әле, мондый сыйфатларга ия кешене нинди кеше диләр? Көтелгән җавап: Матур күңелле кеше. Айсылуның күңеле матур. Ул яхшылык эшләде, күңеле матур булганга, тышкы кыяфәте дә матурайды, миңнәре юкка чыкты.Яхшылык эшләде, аңа үзенә дә яхшылык кайтты.
Айсылу ни өчен Айны коткарды? (Төркемнәрдән җаваплар тыңланыла: Ай бөтенесенә кирәк...)
Укучылар, нәрсә соң ул яхшылык? Төркемнәрдә фикерләшегез әле. (фикерләр тыңланыла)
Ә сезнең яхшылык эшләгәнегез бармы? (берәр укучы җавабы тыңланыла)
Ә менә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзен болай аңлаталар...(слайдта күрсәтелә)
5 нче адым. Нәтиҗә. Укучылар, нәтиҗә ясыйк әле. Шулай итеп, әкият нәрсә турында булды инде? (кыен чакта ярдәм итү, яхшылык эшләү) Бу әкиятнең темасы булды.
Ә әкияте белән безгә автор нәрсә аңлатты соң? (яхшылык эшләсәң, сиңа да яхшылык эшләрләр) Димәк бу әкиятнең идеясе. Ул тулырак әкияттә кайсы җөмләдә чагыла? ( Соңгы җөмләдә) Әйдәгез, аны бергәләшеп кабат укып чыгыйк. (укыйлар)
Рефлексия, бәяләү этабы.
1 нче адым. Рефлексия.
Без бу дәрестә нәрсә эшләдек? Безнең максатыбыз нинди иде? (Әкиятнең авторы безгә бу әкияте белән нәрсә әйтергә тели һәм моны белер өчен без нишлибез? (Әкиятне анализлыйбыз.) Без әкиятне анализладык, өлешләргә бүлдек, охшаш өлешләрне берләштердек, төп образны, ярдәмче образларны ачыкладык, әкиятнең темасын ачтык, идеясен билгеләдек.
Әсәр ошадымы? (фикерләр тыңланыла)
Укучылар, сез үзегезгә алдагы тормышыгыз өчен әлеге әкияттән берәр гыйбрәт алдыгызмы? Бу әкият сезнең тормышыгызда ни белән ярдәм итәр? (Тормышта да Чуртан, Гөберле бака кебек көнче, битараф, үзе турында гына уйлаучы кешеләр дә очрарга, көтелмәгән вакыйгалар да килеп чыгарга мөмкин. Ләкин әйләнә-тирәбездә Ай кебек туры сүзле, кайгыртучан, Айсылу кебек яхшы күңелле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган кешеләр дә бик күп. Безгә дә Ай кебек, Айсылу кебек булырга кирәк)
2 нче адым. Үзбәя. Укучылар, афәрин, барыгыз да, бик тырыш булдыгыз. Әйдәгез хәзер бу дәрестә алган белемнәребезне бәялик әле.
а) Әгәр әсәрнең эчтәлеген китаптан файдаланып кына сөйләп бирә алсагыз - «3»ле;
б) китапка күз төшергәләп кенә сөйли алса, тема, идеяны әйтә алсагыз - «4»ле;
в) эчтәлекне бернәрсәгә карамыйча сөйли алсагыз, дәрестә үтелгән анализлау барышына актив катнашсагыз, тема, идеяләрне дөрес итеп әйтә алсагыз - «5»ле.
3нче адым. Өй эшләре тәкъдим итү.
эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
репродуктив эшчәнлеккә: Әкиятнең авторы Ф. Яруллин турында мәгълүмат тупларга, “Кояштагы тап” әкиятен укырга.
конструктив эшчәнлеккә: конструктив эшчәнлеккә: Ф. Яруллинның тормышын чагылдырган презентация әзерләргә
иҗади эшчәнлеккә: Ф. Яруллин. “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятенең үзеңә ошаган өлешенә рәсем – иллюстрация, яки әкият буенча комикс ясарга яки“Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр” дигән темага миниатюр сочинение язарга.