12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
tatartabar76
http://tatartabar.ucoz.org/
Россия, Татарстан респ., Агрыз
1

Гарәп графикасына нигезләнгән язу



Тема

Гарәп графикасына нигезләнгән язу

Максат

- татарларда язу тарихы турында мәгълүмат бирү;

- иске имляда уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу, белем һәм күнекмәләрне практикада куллана белергә өйрәтү;

- татар халкына, аның язу тарихына, зыялылыкка карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

-бәяләү.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- үз фикерләреңә ышандыра белү;

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Каллиграфия, шәмаил, имля, тарихи-традицион принцип.

Предметара бәйләнеш

Татар әдәбияты, тарих, информатика, математика, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Зәкиев М., Максимов Н. Татар теле: татар урта гомуми белем мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек.

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор, презентация.

Эшчәнлекне оештыру формасы

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру

Хәерле көн, укучылар!Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап, елмайыйк.

Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

Укучылар кулларны-кулга тотынышалар, күңелдән генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.

Коммуникатив. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: татар халкына, аның язу тарихына, зыялылыкка карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Теманы өйрәнергә әзерләү.

Бүгенге дәреснең темасын сезгә хәбәр иткәнче, өй эшен тикшереп үтик. Шунан соң бергәләп теманы да ачыкларбыз һәм үзебезгә максат-бурычлар билгеләрбез. Мин кушкан әсәрдән өзек табып килдеңме, Рафит? Язучыны һәм әсәрнең исемен әйтми тор, иптәшләрең үзләре белерләр.

(Рафит кечкенә агач сандыктан “хат”, түбәтәй һәм шәл ала.

Нәрсә соң әле бу? Әһә, егетләр хаты! Кая әле, Галимәбану, укып карыйк ...

(Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” әсәреннән хат уку күренеше уйнап күрсәтелә, егет Галимәбануны үзе сайлап ала).

Коммуникатив: - бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

- үз фикерләреңә ышандыра белү.

 

 

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

Бу күренеш нинди әсәрдән булды? Аны кем язган? Кайсы чор сурәтләнгән? Нишләп Галимә белән Бәдри бу хатны укый алмыйлар? Хат та укырлык белеме булмаган кешеләрне кем дип йөрткәннәр, йөртәләр? Ә сез укый алыр идегезме?

«Галиябану» әсәрен искә төшерләр, чорга характеристика бирәләр.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: татарларда язу тарихы турында мәгълүмат бирү.

Белемсез, хат та укый-яза белмәгән надан кеше хакында “әлифне таяк дип тә белми” дип әйткәннәр. Чөнки гарәп графикасына нигезләнгән алфавитның “әлиф” хәрефе бер таяк рәвешендә язылган. “Әлиф” – гарәп алфавитының беренче хәрефе, икенче хәреф исә “ба”, дип атала, шул хәрефләрдән әлифба сүзе килеп чыккан да инде.

Ә без балалар “әлифне таяк дип беләбезме”?

Раиф Мәрдановның “Тарихта тибрәлгән Тәбәрле” китабыннан безнең авылдагы 19 гасырда һәм 20 гасырда (графика алышынганнан соң) яшәгән, “әлифне таяк дип тә белмәүчеләрне” ачыклыйлар. “Раиф Мәрдановның “1897нче елгы халык санын алу мәгълүматларын карасак, авылда 112 йорт булган. Һәрбер йортка 1 генә укыган кеше исәбеннән дә, авылда мөселманча грамоталы 96 кеше, татарча грамоталы 3 кеше, уку-укымавы турында язылмаган 13 кеше бар. Бу шул чор өчен бик яхшы күрсәткеч.

Ә инде 

 

Анализ
карасак, графика алышынгач, авылда 200 хуҗалык теркәлгән. Надан, аз белемле, укый-яза белми торган кешеләр – 148, укый белә – 5, белемлеләр – 47.”

 

Шәхси УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

-парларда һәм төркемнәрдә эшли белү.

Регулятив УУГ:

- уку бурычларын кую;

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

- үз фикерләреңә ышандыра белү.

1нче бирем: Конспектлап барыйк

Әлеге китаптан сез һәрберегез үз гаиләгез турында бик тирән мәгълүмат туплый аласыз. Күбегезнең гаиләсе бик тырыш булган. Ә тырышкан табар, ташка ... кадак кагар, диләр, димәк без дә бүген, бабаларыбыз кебек белемгә омтылырыбыз, сезнең белән гарәп графикасын өйрәнергә тырышырбыз.

Укытучы сөйләгәнне, дәреслектәге материалны конспектлыйлар.

2нче бирем: Татар телендә гарәп графикасына нигезләнгән язу 1000 елга якын кулланышта булган. Уку-белем алуга караган күпчелек сүзләр шушы телдән кергән. Татар орфографисендәге тарихи-традицион принцип сүзләрнең элекке язылышын саклап калуда чагылыш таба. Бу сүзләрнең язылышы имтиханнар вакытында да кыенлык тудыра. Әйдәгез, төремнәргә бүленеп, башлангыч һәм урта сыйныфлар өчен уеннар төзеп карыйк әле.

https://learningapps.org/ сайтында эш.

2 төркем ярыша. Бер укучы “Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге”ннән әйтеп тора, икенчесе рәсемнәр эзли, өченчесе язып бара.

Бер укучы “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан күркәм сыйфатлар таба, икенче укучы “Дөньяви этика” нигезләре дәреслеге белән чагыштыра, өченчесе уен төзи.

Нәтиҗәдә

 

2. Уен "Күркәм сыйфатлар"
1. Уен "Тарихи-традицион принцип"

 

дигән уеннар ясала, http://tatartabar.ucoz.org/ сайтына урнаштырыла./data/files/q1489491065.jpg (1920x1080)

3 нче бирем: таблицага әлиф һәм би хәрефләрен урнаштыру

Хәрефләрне дөрес итеп язалар.

4 нче бирем: Хәрефләрнең 4 төрле язылышын истә калдыру.

Бу язылышларның сәбәбен галим Раиф Мәрданов түбәндәгечә аңлата: “Караны һәм кәгазне күп тотмас өчен, сүз уртасында язганда хәрефләрне кайбер элементлары төшереп калдырыла”.

Хәрефләрне таблицага урнаштыралар.

5 нче бирем: Берничә хәрефне язарга өйрәнсәгез, сезгә системаны аңлавы кыен булмаячак. Шулай ук тагын бер кагыйдәне истә тотыгыз: Кайбер хәрефләр сул якта торучы хәрефләр белән “дус” булмыйлар, ягъни тоташмыйлар: әлиф, дәл, зәл, ра, зи, жи, уау, вау. Бу хәрефләрне алфавитта билгеләп куегыз.

Алфавиттан хәрефләрне эзләп табалар, билгелиләр.

6нче бирем: Укучылар, әйдәгез әле ял итеп алыйк, пешекче апабызның сезгә видеоязмасын тыңлыйк.

Пешекченең соравына җавап бирәләр, аш чүмеченең әлиф хәрефенә ошаган булуын билгелиләр.

7нчы бирем: Сүз төзергә тәкъдим ителә.

Төркемнәрдә эш.

Һәр төркем үз вариантын тәкъдим итә, язып күрсәтә.

5этап. Рефлексия.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

Без бу дәрестә бик күп яңа мәгълүматлар тупладык: тарих буенча белемнәре тирәнәйттек, музейда булган 19, 20 гасыр истәлекләрен карап уздык, кулъязмаларны өйрәнүгә зур өлеш керткән якташыбыз, галим Раиф Мәрдәнов хезмәтләре белән таныштык

коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

Дәрескә гомуми бәя.

Балалар, без бүген 2 генә хәрефне өйрәнә алдык, куелган максатыбызга ирештек, дип саныйсызмы? Алга таба да сезгә уңышлар телим, алфавитны алга таба да өйрәнәсәгез килсә, берничә киңәшем бар: сездә кызыксыну, теләк һәм максат булырга тиеш, шуннан соң гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә була. Әгәр төгәл максат куелмаган булса бу юнәлештә уңышка ирешү кыен. Дөрес, ул ансат кына килми. Үзем дә язмаларны бер кыш буе өйрәндем. Һәр көн саен бер бит язырга, дип максат куйгач кына, нәтиҗәләргә ирешә алдым.

Укучыларның фикерләре тыңлана.

- без лексика бүлеген кабатладык;

- имтиханда очрарга мөмкин булган гарәп-фарсы алынмаларын искә төшердек;

- башка сыйныфларга уеннар ясадык һ.б.

 

1. Уен "Тарихи-традицион принцип"

 

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

    1. Профессиональный стандарт педагога, 2014 год.
    2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге/Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1979
    3. Мәрданов Р. Әгерҗе төбәге тарихы. - Казан: Тамга, 2003. - 175 с.
    4. http://www.tataroved.ru/publication/jad/1/ һ.б.
    5. Мәрданов Р. Тарихта тибрәлгән Тәбәрле. – Казан: «Тамга» нәшр., 2011.
    6. https://learningapps.org сайты ресурслары.

  1. Иске имля
    PPT / 2.46 Мб


  2.  

 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.