12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Галеева Лилия Замиловна38
Россия, Татарстан респ., Лениногорск
0

Урок татарской литературы в 6 классе «Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы»



Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең “2 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасы

 

(6нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

 

  Укытучы: Галеева Лилия Җәмил кызы,югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасы

Максат:

1. Предмет – Балачактан таныш “Шүрәле” әкият-поэмасына анализ ясау.

2. Метапредмет - Шүрәле образының бүгенге көндә дә, урман хуҗасы булып, табигатьне саклауга керткән өлеше турында балаларның фантазияләрен, хыялларын үстерү.

3. Шәхескә кагылышлы - Туган илгә мәхәббәт хисе, Г.Тукай әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 кисәк, 25-33 бит), интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, экран, презентация, “Шүрәле” әсәре буенча иллюстрацияләр.

Дәрес төре: әдәби әсәрне анализлау, рефлексия дәресе.

Методлар: әңгәмә, демонстрация,   өлешчә эзләнү-тикшеренү, нәтиҗә ясау, мөстәкыйльлекне күрсәтү.

Алымнар:  Әсәрне өлешләргә бүлү,  сәнгатьле уку, эзләнүчән әңгәмә, өлешләрне тикшерү, биремнәргә җавап эзләү, иллюстрацияләр карау, төркемнәрдә эшләү, сингапур укыту структуралары, мөстәкыйль эш.

Дәрес барышы

I Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Дәресне оештыру

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру

Белемнәрне тигезләү. Актуализация.

Бүгенге әдәбият дәресебезне Г.Тукайның шигыре белән башлап җибәрәсе килә. Әйдәгез, бергә тыңлап китик әле. (1 слайд , 1 укучы шигырь сөйли)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

- Әйтегез әле, бу әсәр нәрсә турында?

- Лирик геройның (шагыйрьнең) туган җире, туган авылы турында.

- Димәк, бүген без сезнең белән нинди хис турында сөйләшәчәкбез?

- Туган илгә мәхәббәт хисе турында.

- Әйе, без сезнең белән тыңлаган шигырь – Г.Тукай яшәгән Кырлай авылына багышлаган “Туган авыл” исемле шигыре. Шигырьнең соңгы ике юлын дәресебезгә эпиграф итеп тә алырбыз. Бүгенге дәрестә без Г.Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез һәм “Шүрәле” әкиятенә анализ ясау аркылы туган илгә мәхәббәт турында сөйләшәчәкбез.

- Укучылар, сезгә өй эше иҗади характерда ,“Шүрәле” әсәренә рәсемнәр ясарга иде. Бу тактада сез ясаган рәсемнәр күргәзмәсе урнашкан.

II Уку мәсьәләсен кую .“Шүрәле” шигыренә анализ ясау. (2 слайд)

Сез өйдә, әлбәттә, әкиятне тагын берничә кат укып чыккансыздыр, эчтәлеген яхшы беләсез инде.

Дәфтәрегезгә берле саны астында әкият турында нәрсә белүегезне языгыз.(1 җөмлә җитә)

III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. Анализ дәфтәргә язып барыла.

- Әсәргә анализны нинди гамәлдән башлыйбыз, укучылар?

- Әсәрне өлешләргә таркатудан.

- Сезнең алдыгызда әсәргә анализ ясау тәртибе бар , ярдәмлек. (3 слайд)

Анализ ясау тәртибе.

Әсәрне өлешләргә таркату аша шигырьнең эчтәлеген ачыклау( анализ).

Таркатылган якларның охшашларын кушу (синтез).

Образларга бәя бирү.

Әсәр төзелешен табу.

Әсәрнең темасын, идеясен билгеләү.

Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

Шигырьнең сәнгатьчә эшләнеше.

Шигырьнең укучыга тәэсире.

1-этап. Әсәрне өлешләргә таркату аша шигырьнең эчтәлеген ачыклау.

- Ә хәзер , укучылар, шигырьне өлешләргә бүләбез һәм һәрбер өлешкә исем куярбыз. Сезгә төркемнәрдә эшләргә вакыт бирелә. Һәр өстәлдә 1 номерлы укучы кәгазьнең уртасына түгәрәк ясый һәм теманы яза. 1 мин. вакыт эчендә тема белән бәйле сүзләр, фразалар язарга тырышыгыз. Үзара киңәшләшергә дә ярый.

(ТОКИН МЭТ структурасы кулланыла, 4-7 слайд)

1нче өстәл - Авыл. 2 нче өстәл - Урман.

нче өстәл - Шүрәле 4 нче өстәл - Былтыр.

Ә хәзер, укучылар өстәлләр белән алмашып (1-2, 2-3, 3-4, 4-1) үзара фикер алышыгыз, сүзләр арасындагы бәйләнешне эзләгез, сораулар куегыз.

(Укучылар уклар белән сүзләр арасындагы бәйләнешне билгелиләр, сораулар язалар һәм кире үз урыннарына утыралар. Һәр өстәл үз эшен яклый, барлыгы 4 мин)

Тукай әлеге образларга нинди мәгънә салган соң?

1.Авыл: зур түгел, һәр ягы урман, болыны хәтфәдән юрган, уртача һава, кечкенә инеш ага, тавыклары җырлый.

-Кырлай башка авыллардан аерылып торамы?

- Ул, гади татар авылы, кечкенә, зур түгел.

- Тукай тавыкларын “кытаклый” дими, ә“ җырлый” ди. Ни өчен?

-Ул гап-гади күренешне матурлый, күчерелмә мәгънәдә әйтә. Бу сынландыру була.

2. Урман : кып-кызыл кура җиләк, тә җир җиләк, гаскәр кеби чыршы –нарат, аллы-гөлле гөлләр, гөнҗәләр, төрле төсле күбәләкләр, бульвар, клуб, оркестр, театр шунда.

Нәрсә ул урман? Ни өчен автор гаскәр кеби чыршы –нарат, бульвар,клуб, оркестр, театр ди?

Бу әсәрдә безнең борынгы бабаларыбыз да искә алына , алар көчле гаскәр - төз чыршы –нарат кебек күп булган, әдәбиятта бу чагыштыру дип атала.

3.Шүрәле : явыз көч, куркыныч, усал, халыкка яшәргә комачаулый , кытыклый, үкерә, надан һ.б. Шүрәле үзен кети-кети уйнарга гына яратам дисә дә, көлдереп үтерүе турында да әйтеп куя.

Шүрәле урман хуҗасы символы, мифик герой, урманны саклый.

Ул нинди образ: уңаймы, тискәреме?

Бу әкияттә ул тискәре итеп бирелә, фильмда ул уңай образ - урманны саклый.

4. Былтыр : яшь егет , кыю, эшчән, акыллы, хәйләкәр (үз исемен әйтми). Минемчә, ул бу әсәрдә татар халкы мәгънәсендә бирелә. Чөнки беренче өлештә борынгы бабайлар искә алына, Кырлай авылы да шунда ук, ә егет шул авылдан.

- Ул ни өчен урманга кич белән бара?

- Эштән соң, утын урларга ярамаган, гаиләсен кайгырта.

2-этап Таркатылган якларның охшашларын кушу (синтез).

Укучылар, ә хәзер саналган өлешләрнең уртак якларын табыгыз һәм берләштерегез. Әсәр ике өлешкә генә бүленеп калсын.

Бу туган якның матурлыгы һәм әкият өлешләре булыр. (8 слайд)

- Әлбәттә, шулай, укучылар. Г.Тукай өчен Кырлай авылы торган җир генә түгел, ә туган җир дә. Ни өчен шулай икәнен без “Исемдә калганнар” әсәре белән танышканда яхшылабрак өйрәнербез әле.

Әйе, тормышы белән бәйле булган урыннар гына кешегә туган ил, туган як якынлыгын, туган илгә мәхәббәт хисен тудыра ала. Кырлай авылы да шагыйрьгә бик якын булган күрәмсең.

3-этап Образларга бәя бирү.

- Икенче өлеш безне ныграк кызыксындыра. Бу өлеш халык иҗатыннан алынган әкияткә, мифик образга таянып язылган. Без образларга характеристика биреп киттек инде. Мин сезгә иҗади бирем тәкъдим итәм. Ике образга да синквейн стилендәге шигырь язабыз.

(ТАЙМД -ПЭА-ШЭА структурасы кулланыла, җилкәдәш иптәшегез белән эшлисез, 2 һәм 3 нче укучылар яза башлый 9 слайд)

1 исем Шүрәле Былтыр

2 сыйфат Куркыныч, надан Акыллы, эшчән

3 фигыль Кытыклый акыра,үкенә Эшли, алдый, котыла

4 җөмлә Бармагын бүрәнәгә кыстырды. Төп башына утыртты ул шүрәлене.

5 сүз Җүләр. Җиңде.

Әйдәгез укып карыйк.(Берничә укучы сөйли)

4-этап. Әсәрнең төзелеше.

Укучылар әкият төзелешен искә төшерегез әле.

Башында ни әйтелсә, әкият ахырында шуның киресе була.Әкиятләрдә көчсез көчлене һәрвакыт җиңә.

Шүрәле әкиятендә әлеге төзелеш сакланамы?

Әйе, саклана. Былтыр шүрәледән куркып калмый, аны җиңә. (10 слайд)

- Шагыйрь бу өлешне язганда нинди алым кулланган?

Бу өлештә төп алым – каршылык. Каршылык: көчле Шүрәле һәм көчсез егет арасында.

- Кайсы як җиңә һәм нәрсә ярдәмендә?

- Көчсез булса да егет җиңә. Ул акыл һәм тапкырлык белән эш итә. Утынчы егет Шүрәле алдында куркып калмый, каушамый. Ул җиңү өчен хәйлә кора.

-  Укучылар утынчы егетнең хәйләсен безгә уйнап күрсәтегез әле.

(Ике укучы егетнең Шүрәлене хәйләләгән өлешен сәхнәләштерә).

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы: "Сиңа миннән ни кирәк?"

– Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел;

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле син бераз бармакларыңны селкет, и

Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

– Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

– Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара әдәмчек кенәм!

Тик тиз үк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

– Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч-ярдәм бирермен, әйдә, иптәш, кузгалыйк,

Шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар ачылган ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

5-этап. Әсәрнең темасы, идеясе.

Әсәрнең темасы һәм идеясе нидән гыйбарәт соң? Ничек уйлыйсыз?

- Әкиятнең темасы Былтырның шүрәлене алдавы, җиңүе дип уйлыйм.

- Бу беренче карашка шулай, укучылар, әмма Габдулла Тукай бу әсәрен (1907 елда язган) милләт язмышы белән дә бәйли. Шүрәле белән егет образы –алар татар милләте вәкилләре. Татар дөньясы ул вакытта артта калган була, байлар үзләрен генә кайгырта.

- Идеясе – наданлык. Белемсезлек нәрсәгә китерә?

- Ул кешене юкка чыгара. Әкиятнең азагында башка шүрәлеләр нәрсә дип көләләр?

“ И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!"

6-7-этап. Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. (11-13 слайд)

- Татар әдәбиятында Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасы иң киң таралган әсәрләрнең берсе.

- Бу әкиятне белмәгән кеше юк. Шүрәле образы хәзерге көндә табигать сакчысы, курчак театрлары герое.

- 1939 елда бу әсәргә композитор Ф. Яруллин беренче татар балетын яза. Ул 1945 елның 12 мартында  Татар дәүләт опера һәм балет театрында сәхнәгә куела.

Әйдәгез “Шүрәле” балетыннан фрагментлар тыңлап китик.(2 музыкаль фрагмент тыңлана)

  - Музыка сездә нинди хисләр уятты, нәрсәләр күз алдыгызга килде?

  - Беренче фрагментта урманның матурлыгы белән янәшәдә куркыныч урын булуы.

- Икенче фрагментта куркыныч шүрәле биюе.

- Укучылар, сез “Шүрәле” балетыннан алынган музыкаль фрагментларда батырлыкның һәм куркынычның музыкада ничек бирелүен тыңладыгыз, ягъни музыканың хисне ничек бирүен ишеттегез.

- Сезнең бу балетны караганыгыз бармы? (Бер укучы үзенең тәэсирләрен сөйли)

-Укучылар, ел саен “Сабантуй” журналы “Шүрәле малае “Шүркә”, “Сөйкемле Шүрәле” исемле бәйге уздыра. ( бәйгедән рәсемнәр күрсәтелә). Сез дә шундый бәйгеләрдә катнаша аласыз. (14 слайд)

III Рефлексия. Билгеләр кую. Йомгаклау. (15-16 слайд) Дәрескә үзанализ ясау.

- Дәресебез тәмамланып килә, нәтиҗә ясарга вакыт җитте. Бүген без дәрестә нинди эш башкардык?

- Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасына анализ ясадык.

Дәрес башында сез дәфтәрегезгә әкият турында нәрсә белүегезне яздыгыз, сезнең фикерегез үзгәрдеме? Нәрсә өстәп яза аласыз? (фикер алышу)

Өй эше бирү.

Интернеттан “Шүрәле” балетын карарга.

Шигырьдән үзегезгә таныш сурәтләү чараларын язып алырга: эпитет, чагыштыру, сынландыру.

“Туган ягым – яшел бишек” исемле инша язарга әзерләнергә.


Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасы
PPT / 4.24 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.