12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
Материал опубликовала
Кадрия562
Работаю учителем с 1985 года.Образование высшее.
Россия, Альметьевск
5

Рабочая программа по татарской литературе для русской группы. 6 класс( ФГОС)

“Каралды” “Килешенде” “Раслыйм”

Методберләшмә Уку-укыту эше буенча Мәктәп директоры

җитәкчесе директор урынбасары ______Ягафарова О.М.

_______Сәрвәретдинова Г. Р. ______________Хәсәнова В.М.

“29 ”_август_ 2016 ел “29” август 2016 ел “29”август, 2016ел.

Протокол №1 Боерык №

Әлмәт шәһәре 24нче урта мәктәбе

I категорияле укытучы

Рәхимова Кадрия Вагыйзь кызының

VI cыйныфта укыту өчен татар әдәбиятыннан

(рус төркеме)

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

2016-2017нче уку елы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Кадрия Вагыйзь кызының 2016-2017нче уку елына 6нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. РФнең ”Белем бирү турында”гы законы.

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

3.Татарстан Республикасының”Дәүләт телләре турында”гы законы.

4.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, 2008.

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11нче сыйныфлар(басма өчен Ч.М.Харисова,З.Н.Хәбибуллина җаваплы).-Казан:Татарстан китап нәшрияты.,2011.-239б( “Рус телле балаларга татар телен һәмәдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (төзүче-авторлары: Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ) нигезләнеп төзелде.

6.Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләре өчен укыту планы.

7.МББУ Әлмәт шәһәре “24нче гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына уку-укыту планы.

8.Укытучының эш программасы турында күрсәтмә.

9.Гомуми белем бирү учреждениеләре өчен санитар-эпидемиологик таләпләр (№189 нчы карар дәүләтнең баш табибы

тарафыннан расланган 29.12.2010.)

10.Дәреслек.Мотыйгуллина Ә.Р,Ханнанова Р.Г,Гыйззәтуллина Э.Х.).“Татар әдәбияты”,6нчы сыйныф,Казан “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2014.

 

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне

үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды. Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды: махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы” төзелде.

Моңа кадәр рус телендә сөйләшүче балалар татар теленең грамматик нигезләрен үзләштерү дәвамында аерым күнегүләр эшләргә, диалог һәм монологлар төзергә генә өйрәнеп килделәр. Әмма сүз сәнгатенең асыл нигезен тәшкил иткән әдәби әсәр игътибардан читтә кала килде.

Сәнгатьнең бер төре булган әдәбият белән танышу әдәби уку дәресләрендә башлана. 5-9 нчы сыйныфларда эстетик әһәмияткә ия булган күләмлерәк әсәрләрне әдәбият дәресләрендә укуны дәвам итәбез. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләре татар язучыларының иң матур әсәрләре белән танышу, аларны дөрес интонация белән, басымнарны урынлы куеп уку, аңлау, истә калдыру, аерым гыйбарәләрне, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә юнәлдерелергә тиеш. Әдәби текст баланы матур җөмләләр төзеп сөйләргә, татарча аралашуга этәрергә тиеш.

Тәкъдим ителә торган программаның максаты:

башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, алар гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын, ягъни уку мотивациясен көчәйтү;

рус телендә сөйләшүче балаларны татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләр белән таныштыру;

татар халкының тарихына, мәдәниятына ихтирам хисе тәрбияләү;

татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү;

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

мәктәп баласының сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү, төрле текстларны өйрәтүнең нигезләрен аңлату;

баланы мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;

татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтеп, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдырү;

тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;

татар телендә язылган әдәби әсәрнең моңын, аһәңен тоярга өйрәтү.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, анда иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укучыларның матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итү); аерым алып карауны талап итә торган принцип итеп коммуникативлык принцибы килеп керә, чөнки әдәбият дәресләрендә алынган белем балаларның аралашу чарасына әверелергә тиеш. Укучыларны әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү дә (аерым төркемнәргә бүленеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) үзәккә алына.

Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләгән вакытта өстенлек иҗади уку (сәнгатьле уку), репродуктив методларга бирелә. Балаларның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен эзләнү методы алына. Биредә метод һәм алымнарны төрләндерүгә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, аларның әдәби үсеш үзенчәлекләренә таяну, башка әдәбиятны кабул итү шартлары, укучыга җиткереләчәк материалның күләме, әлеге курсны үзләштерүнең максаты һәм бурычлары да йогынты ясаячак.

Төрле сәнгать вәкилләре белән таныштыру, алар турында укучыларның татарча сөйли белү күнекмәләренә ирешү – программа бурычларының берсе.

Билгеле булганча, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телендә укыту максатларының берсе – аларны язма сөйләм аша аралашырга өйрәтү. Шуңа күрә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр эшләү дә максатка ярашлы эш төре булып тора. Аларга түбәндәгеләр керергә мөмкин:

әсәрнең планын төзү;

әсәр геройлары турында үз фикереңне язу;

әсәрнең сюжетын үзгәртеп, яңа хикәя төзү;

күргән, ишеткән турында хикәяләп язу, һ.б.;

укылган әсәрнең эчтәлеге буенча инша язу;

бирелгән темага өйрәнелгән әдәби әсәр буенча сочинениеләр язу.

Гомумән алганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын оригиналда укыта башлау татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәбият хәзинәләребезне башка халыклар арасында таратуга юл ачачак.

5 – 9 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.

Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучының аерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе, текстның төп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.

Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.

Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү.

Тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү, аларны сөйләмгә кертеп җибәрү. Әсәрдә аларны табу, әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләренә игътибар итү, мәгънәләрен аңлап калу.

Әсәрдәге вакыйгаларны күпертеп сурәтләнгәндә, геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткәндә автор кулланган сурәтләү чараларын (чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар, фразеологик әйтелмәләр) күрә һәм аерып алырга өйрәтү.

Иҗади хикәяләр төзү: кайсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү, күзәтү элементларын кертеп, тасвирлауны үзгәртеп сөйләү күнекмәләрен булдыру.

Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйләү күнекмәләрен булдыру.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты – укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу үз чиратында укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартларының берсе – тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр булуы.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре уткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыра, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллырдан файдаланырга кирәк.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ.б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү, укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре : предметны ( табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү, укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны сәнгатьле итеп һәм тиешле тизлектә кычкырып уку, текстны, тулысынча аңлап, эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълуматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу, нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне ( текстны) күчереп язу, сүзләрне хәтердән язу, диктант язу.

Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану уңай. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда : алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү.

Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалына бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү – телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына сораулар бирергә тиеш. Укучы озын паузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дәреслеге һәм төгәллеге;

сөйләмнең эчтәлек ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

сөйләмнең аңлаешлылыгы;

сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул беренче чиратта укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш. 1 минутка уку тизлеге VI сыйныфта түбәндәгечә бәяләнә:

Сыйныф

Иҗекләр саны

Сүзләр саны

VI

140 - 200

75 - 85

 

 

 

 

 

 

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5 – 7 нче сыйныфларда 20-30% ка югарырак була.Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлашла итеп тиешле тизлектә укыганда, 5”ле” куела.Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлегеакрын булганда, “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме

Эш төрләре

VI сыйныф

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

2

2

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

8

3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

9

 

 

 

 

 


 


 

 

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп,эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2 – 3 хаталы монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 – 7 хаталы монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монологик төзи алмаганда, “2”ле куела.

Сочинениеләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Сыйныф

Сочинение

6

1 -2 бит

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, пунктуацион хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы, 2 орфографик, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 3 орфографик, 4 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә 3-4 сөйләм хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылмаган, 5 орфографик, 8 дән артык пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Укыту-методик комплекты

№ п/п

Укытучы өчен

Укучы өчен

1.

Программа.Казан, “Мәгариф”, 2010. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы

Дәреслек.Мотыйгуллина Ә.Р,Ханнанова Р.Г,Гыйззәтуллина Э.Х.).“Татар әдәбияты”,6нчы сыйныф,Казан “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2014.

2.

Татар теле һәм әдәбияты .Үрнәк программалар.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен 1-11нче сыйныф-лар.Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигез-ендә укыту программасы 1-11нче сыйныф-лар өчен(төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.

Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан:Яңалиф,2006

3.

Дәреслек.Мотыйгуллина Ә.Р,Ханнанова Р.Г,Гыйззәтуллина Э.Х.).“Татар әдәбияты”,6нчы сыйныф,Казан “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2014.

Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эш-ләү өчен күнегүләр. Казан. “Мәгариф”,2005 “

4.

Мәктәптә бәйрәмнәр,кичәләр.(рус телле балалар өчен дәрестән тыш чаралар җыентыгы.Төзүчеләр: Хәйдәрова Р.З.,Баһавиев И.И..Басыйрова Г.З,Казан.1999.

Вафина Э.Х Ф.С.Сафиуллина,..Татар телендә тыныш билгеләре. Казан, “Мәгариф”, 2005.

5.

Тамаша..Яр Чаллы.1999

Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. “Татар теле”. Казан, ”Школа”, 2007.

6.

Ә.Б.Шакирҗанова.Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр, Казан,2004

Гыймадиева Н., Р.Галләмова.Татар теле. Кагыйдә-ләр җыентыгы. Казан, “Гыйлем”,2010

7.

Нурзия.Татар сынлы сәнгате дәресләре

Максимов Н.В.. Татар теленнән тестлар. Казан, “Мәгариф”, 2002, 2008.

8.

Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. “Татар теле”. Казан, ”Школа”, 2007.

Татар теле. БДИга әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, “Школа”, 2008.

9.

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

Х.Сәлим.Татар теленнән 222 тест. Казан.”Яңалиф”, 2005

10.

Хайдарова Р.З,Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся

Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. “Татар теле”. Казан, ”Школа”, 2007.

11.

Гыймадиева Н., Р.Галләмова.Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Казан, “Гыйлем”,2010

Татар халык иҗаты.Мәкальләр һәм әйтемнәр.

12.

Р.Р.Нигматуллина. Сборник правил и уп-ражнений.Морфология.Часть 1,2, 2004.

Татар халык иҗаты.Риваятьләр һәм легендалар.

13.

Ф.Ф.Харисов.Милли мәдәният:”Сораулар һәм җаваплар”,”Хәтер”нәшрияты,1997

Татар халык табышмаклары Һ.б

14.

Халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыклары (төрле елларда һәм төрле басмаларда чыккан)

 

15.

Ч.М.Харисова. Справочник. Казан, “Мәгариф”, 2009

 

16.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. ”Яңалиф” нәшрият йорты,казан,2005

 

15.

З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиул лин, Х.Г. Фәрдиева. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003. Ч.М. Харисова.

 

16.

“Җырларыбыз”(Төзүчесе Зиннур Мансуров),Казан,Татарстан китап нәшрияты,1989

 

17.

З.Н.Хәбибуллина,К.Х.Фәйзрахманова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләр»(2-11),”Мәгариф“нәшрияты,Казан,2008.

 

Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (төзүче-авторлары: Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ) нигезләнеп төзелде. Программада 70 сәгать каралган. текст өстендә эш – 56 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 13 сәгать, класстан тыш уку – 1 сәгать

п\п

Бүлекләр һәм темалар

Сәгать саны

Үзләштерелергә яки камилләштере-лергә тиешле махсус белем һәм күнек-мәләр

Үткәрүвакыты

Контроль төре

Искәрмә

план

факт

Мифлар дөньясыннан-чынбарлыкка

 

1.

Халык авыз иҗаты Мифлар

1

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән та-нышу. Мифларга билгеләмә бирү. Төркемчәләре белән танышу

02.09

02.09

   

2.

Шүрәле .Шүрәлене ничек алдарга?

1

Татар халкының “Шүрәле”,”Шүрәле-не ничек алдарга?”мифлары белән та-нышу.

04.09

 

   

3.

Су иясе(Су анасы) Өй иясе. Домовой

1

Татар халык мифлары белән танышу-ны дәвам итү.Халык авыз иҗаты бе-лән кызыксыну хисе уяту

09.09

 

   

4.

Дедал белән Икар турындагы миф

1

Башка халыкларның мифлары белән танышу.Тәрҗемә итү осталыгын үсте-рү.

11.09

 

   

5.

“Албасты”(Татар халык мифы). “Албасты” Рабит Батулладан

1

Татар халык мифын Рабит Батулла-ның “Албасты”пьесасы белән чагыш-тыру.Охшашлык һәм аерманы табу.

16.09

 

   

6.

Мәкальләр.Әйтемнәр

1

Халык авыз иҗаты әсәрләре буларак мәкаль-әйтемнәрнең халык тормы-шында тоткан роле.

18.09

 

   

Халык моңнары:җырлата да,елата да

 

7.

Халык җырлары. Йола җырлары. Сөмбелә .Сөмбе-лә җыры

1

Халык авыз иҗаты әсәрләре буларак халык җырлары белән танышу. Йола җырларын өйрәнү.Аларның әһәмияте турында сөйләшү.

23.09

 

“Сөмбелә җыры”н ятларга

 
 

8.

Чуклеме

1

Чуваш халык йоласы белән танышу. Аны татар халык йолалары белән ча-гыштыру

25.09

 

   

9.

Тарихи җырлар. Көзге ачы җилләрдә

1

Тарихи җырлар белән танышу. ”Көзге ачы җилләрдә” татар халык җыры белән танышу.Аны җырларга өйрәнү.Халык җырларын тыңлау

30.09

 

   

10.

Уен җырлары. Кәрия-Зәкә-рия. Әпипә

1

Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия”, ”Әпипә”белән танышу.Аларны җыр-ларга өйрәнү.

02.10

 

ятларга

 

11.

Көе халыкныкы булган җырлар. Габдулла Тукай. Туган тел .Родной язык.Р.Бохараев тәрҗемәсе. Native Ianguage.Л. Яруллин тәрҗемәсе

1

Көе халыкныкы булган җырлар белән танышу. Габдулла Тукайның “Туган тел”шигыренең төрле телләрдә яңгырашы

07.10

 

   

12.

Алмаз Монасыйпов. Габдулла Тукай. Туган авыл

1

Алмаз Монасыйпов иҗаты белән та-нышу. Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл”җыры

09.10

 

ятларга

 

13.

Татарстан Республикасы гимны

1

Гимн төшенчәсе белән танышу.“Та-тарстан Республикасы гимны”н өйрә-нү

14.10

 

ятларга

 

14.

Рәшит Ваһапов

1

Атар халкының бөек җырчысы Рә-шит Ваһапов иҗаты белән танышу

16.10

 

   

Кадерле син,кеше-туганым!

 

15.

Нәкый Исәнбәтнең биогра-фиясе һәм иҗаты . “Өч ма-тур сүз” , “Туган ил” ши-гырьләре

1

Нәкый Исәнбәтнең биографиясе һәм иҗаты белән танышу.”Лирик герой” төшенчәсе белән танышу

21.10

 

ятларга

 

16.

Мәҗит Гафури. Әтәч белән Сандугач. Мәсәл

1

Мәҗит Гафуринең тормышы һәм иҗаты белән танышу.Мәсәл төшенчә-се белән танышу.” Әтәч белән Санду-

гач”мәсәлен уку

23.10

 

   

17.

Габдулла Шамуков.

Арыслан белән Куян. (Мә-сәл)

1

Габдулла Шамуковның “Арыслан бе-лән Куян” мәсәлен сәнгатьле, аңлап укырга өйрәнү

28.10

 

   

18.

Иван Крылов.Ат белән Эт

1

Рус халык язучысы Иван Крыловның “Ат белән Эт” мәсәле белән танышу

30.10

 

   

19.

Мәҗит Гафури.Ана

 

Мәҗит Гафуриның “Ана”шигырен сәнгатьле укырга өйрәнү.Әниләргә хөрмәт тәрбияләү

11.11

 

Ө зекне ятларга

 

20.

Газинур Морат.Чит тел

1

Шигырьне сәнгатьле уку .Туган телгә сакчыл караш тәрбияләү.

13.11

 

ятларга

 

21.

Габдулла Тукай (биография). Шүрәле

1

Габдулла Тукайның биографиясе , “Шүрәле” әкият-поэмасы белән таны-шу.Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

18.11

 

   

22.

Габдулла Тукай. Шүрәле

1

“Шүрәле” әкият-поэмасы белән таны-шуны дәвам итү.Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

20.11

 

Ө зекне ятларга

 

23.

Фәрит Яруллин “Шүрәле”балеты турында

1

Фәрит Яруллинның“Шүрәле”балеты турындагы мәкалә белән танышу. Ба-летка төшенчә бирү.

25.11

 

   

24.

Муса Җәлил. Чәчәкләр. Символ,строфа

1

Муса Җәлилнең биографиясе белән танышу ” Чәчәкләр” шигырен сән-гатьле уку.Символ,строфа төшенчә-ләре белән танышу.

27.11

 

ятларга

 

25.

Муса Җәлил.Тик булса иде ирек. Муса Җәлилнең му-зей-квартирасы

1

Муса Җәлилнең”Тик булса иде ирек” шигыре белән танышу. Муса Җәлил-нең музей-квартирасы турында сөйлә-шү

02.12

 

   

26.

Туган туфрак. Әмирхан Еникидән(1-2нче кисәк)

1

Ә.Еники иҗаты белән танышу.Әсәр-дән өзекне уку.Туган якка мәхәббәт тәрбияләү

04.12

 

   

27.

Туган туфрак(3-4нче ки-сәк). Әмирхан Еникидән

1

Ә.Еники иҗаты белән танышу.Әсәр-дән өзекне уку.Туган якка мәхәббәт

тәрбияләү

09.12

 

   

28.

Илдар Юзеев. Бакчачы ту-рында баллада

1

Илдар Юзеевның биографиясе белән танышу. “Бакчачы турында баллада” ны сәнгатьле уку

11.12

 

   

Энҗе карлар явып үткән...

 

29.

Галимҗан Ибраһимов.Кар ява

1

Галимҗан Ибраһимовның биографи-ясе белән танышу. “ Кар ява”хикәя- сен өйрәнү.

16.12

 

   

30.

Иң кыен вакыт- шул... Га-рәфи Хәсәновтан

1

Текстны сәнгатьле уку.Ел фасыллары турында сөйләшү

18.12

 

   

31.

Нури Арсланов. Минем кунагым

1

Шигырьне сәнгатьле уку.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

23.12

 

   

32.

Кави Нәҗми. Кызыклы хәл

1

Сәнгатьле уку.Сәламәт яшәү рәвеше турыда сөйләшү

25.12

 

   

33.

Лена Шагыйрьҗан. Ап-ак икән эзләрем

1

Шигырьне сәнгатьле уку.Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.Әйләнә-тирәгә сакчыл караш тудыру.

13.01

 

   

34.

Мәрзия Фәйзуллина.Чыр-шының күлмәкләре

1

Әдпнең биографиясе белән танышу. Шигырьне сәнгатьле уку. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.Әйләнә-тирәгә сакчыл караш тудыру.

15.01

 

ятларга

 

35.

Резеда Вәлиева. Нәни чыр-шы. Табышмаклар

1

Шагыйрәнең биографиясе белән та-нышу.Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.Халык авыз-иҗаты әсәрләре буларак табышмаклар белән танышу

20.01

 

ятларга

 

36.

Акбай һәм Кыш бабай. Ту-фан Миңнуллиннан

1

Туфан Миңнуллин иҗаты белән та-нышу.Пьесаны укый башлау.

22.01

 

   

37.

Акбай һәм Кыш бабай. Ту-фан Миңнуллиннан

1

Әсәрне укуны дәвам итү.Театр сән-гате белән кызыксыну хисләре уяту

27.01

 

   

38.

Әбүгалисина. Каюм На-сыйридан

1

Каюм Насыйри иҗаты белән танышу. “Әбүгалисина”әсәренең эчтәлеген үз-ләштерү.Гыйлемгә омтылыш тәрби-яләү.

29.01

 

   

39.

“Кыйсса” термины белән танышу.Казанда Каюм Насыйри музее Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авы-лында Каюм Насыйри музее

1

“Кыйсса” термины белән танышу.

Казанда Каюм Насыйри музее Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри музее турында сөй-ләшү

03.02

 

   

Акыл-тузмас кием, белем-кипмәс кое

 

40.

Йолдыз.Китапханәдәге бәхәс.Рифма

1

“Китапханәдәге бәхәс”шигырен сән-гатьле уку.”Рифма” төшенчәсе белән танышу.

05.02

 

   

41.

Чүкеч. Габделхәй Сабитов-тан

1

Габделхәй Сабитов иҗаты белән та-нышу.”Чүкеч”әсәреннән өзек белән танышу.Әйләнә-тирәдәгеләрнең хез-мәтенә хөрмәт,хезмәткә хөрмәт тәр-бияләргә омтылу.”Хикәяләү “төшен-чәсе белән танышу

10.02

 

   

42.

Әни ялга киткәч.Абдулла Алиш

1

Абдулла Алиш иҗаты белән танышу. ”Хикәяләүче” төшенчәсе.Әсәрне сән-гатьле,аңлап укырга өйрәнү. Ярдәм-челлек тәрбияләү

12.02

 

   

43.

Җәүдәт Дәрзаман.

Бүләк

1

Җәүдәт Дәрзаманның”Бүләк”шигырен сәнгатьле уку.Әниләргә хөрмәт,ярату хисе тәрбияләү.

17.02

 

   

44.

Нурия Измайлова. Кеше турында-кешегә

1

“Кеше турында кешегә”шигырен сәнгатьле уку.Тирә –юньдәгеләргә, әниләргә хөрмәт,ярату хисе тәрбия-ләү.

19.02

 

   

45.

Кояштагы тап. Фәнис Яруллиннан

1

Әдипнең биографиясе белән танышу.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Анализлау.”Притча”төшенчәсе

24.02

 

   

46.

Фәнис Яруллин. Тугры дус

1

Ф.Яруллин иҗаты белән танышуны дәваи итү.Сәнгатьле уку

26.02

 

   

47.

Гөлшат Зәйнашева. Кем булырга?

1

Шагыйрәнең иҗаты белән танышу. Сәнгатьле уку.Һөнәрләр турында сөйләшү.

03.03

 

   

48.

Сәйдәшнең юл башы. Мәгъсүм Латыйфуллиннан

1

С.Сәйдәшев иҗаты белән танышу. Сәнгатьле уку.

05.03

 

   

49.

Казанда Салих Сәйдәшев һәйкәле

1

С.Сәйдәшев иҗаты белән танышу. Ка-зандагы Салих Сәйдәшев һәйкәле ту-рында сөйләшү

10.03

 

   

50.

Салих Сәйдәшев исемендә-ге Зур концерт залы. Ка-занда Салих Сәйдәшев му-зее .Нәби Дәүли “ Салих Сәйдәшев пианиносы”

 

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур кон-церт залы. Казанда Салих Сәйдәшев музее .Нәби Дәүлинең “Салих Сәйдә-шев пианиносы “шигыре белән таны-шу,музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрби-яләү.

12.03

 

   

51.

Равил Фәйзуллин. Бердән-бер

1

Равил Фәйзуллин иҗаты белән таны-шу.Шигырьне сәнгатьле уку. Намус-лы,тырыш ,максатчан булырга омты-лыш тәрбияләү

17.03

 

   

Ил өстендә илле дустың булсын

 

52.

Ике туган Дәрдемәндтән.

1

Дәрдемәнд иҗаты белән танышу. Әкиятне сәнгатьле уку

19.03

 

   

53.

Һади Такташ. Мокамай. Поэма.

1

Һади Такташ иҗаты белән танышу. Шигырьне сәнгатьле уку.”Поэма”тө-шенчәсе белән танышу

02.04

 

ятларга

 

54.

Серле алан.Ренат Харистан

1

Ренат Харис иҗаты белән танышу. Пьесаны рольләргә бүлеп уку.

07.04

 

   

55.

Ренат Харис-оста рәссам да.Символик образ. Диа-лог.Монолог.

1

Ренат Харисның картиналары белән танышу.”Символик образ”, “диалог”, ”монолог” төшенчәләре.

09.04

 

   

56.

Николай Сладков. Дуслар-ахирәтләр

1

Әкиятне уку.Чын дуслыкның мәгънә-се турында сөйләшү.

14.04

 

   

57.

Эльмира Шәрифул-лина.Дуслык,чын дуслык

1

Эльмира Шәрифуллина иҗаты белән танышу. Чын дуслыкның мәгънәсе ту-рында сөйләшү.Чын дуслыкка сакчыл караш тәрбияләү.

16.04

 

ятларга

 

58.

Шәүкәт Галиев. Дуслык балы

1

Шәүкәт Галиев иҗаты белән танышу. Чын дуслыкның мәгънәсе турында сөйләшү.Чын дуслыкка сакчыл караш тәрбияләү.

21.04

 

   

Көлке көлә килә...

 

59

Шәүкәт Галиев. Курыкма, тимим

1

Шәүкәт Галиев иҗаты белән танышу-ны дәвам итү.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

23.04

 

   

60.

Шәүкәт Галиев. Атлап чыктым Иделне

1

Шәүкәт Галиев иҗаты белән танышуны дәвам итү.

28.04

 

ятларга

 

61.

Фаил Шәфигуллин (биография) Ике тиен акча

1

Фаил Шәфигуллин иҗаты белән танышу.

30.04

 

   

62.

Акбай белән Карабай. Фа-ил Шәфигуллиннан . Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Фаил Шәфи-гуллин музее

1

Сәнгатьле уку.Хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисе уяту. Татарстан-ның Яшел Үзән шәһәрендәге Фаил Шәфигуллин музее белән танышу.

05.05

     

63.

Василий Радлов. Шаян кеше

1

Сәнгатьле уку.Тәрҗемә итү,эчтәлек сөйләү осталыгын камилләштерү.

07.05

 

   

64.

Григорий Остер. Серне ачты

1

Сәнгатьле уку.Әдәплелек тәрбияләү

12.05

 

   

65.

Нәҗип Мадьяров. Урман аланына баргач

1

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

14.05

 

   

Һәр фасылың гүзәл,табигать

 

66.

Роберт Әхмәтҗанов. “Иртә әле...” Пейзаж.

1

Роберт Әхмәтҗанов иҗаты белән та-нышу.Шигырьне сәнгатьле уку. Таби-гатькә мәхәббәт тәрбияләү. “Пейзаж” төшенчәсе белән танышу..

19.05

     

67.

Апрель(портрет). Беренче күкрәү .Гәрәй Рәхимнән. Әдәби портрет.

 

Гәрәй Рәхим иҗаты белән танышу. ”Әдәби портрет”төшенчәсе белән та-нышу.Әниләргә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

21.05

     

68.

Туган ягым-яшел бишек. Гомәр Бәшировтан

 

Гомәр Бәширов иҗаты белән танышу. Туган якка, табигатькә мәхәббәт, ты-рышлык тәрбияләү.Сабан туе,милли

бәйрәмнәр турында сөйләшү.

26.05

     

69.

Сабан туе бәйрәме турында Бари Рәхмәт.”Сабан туен-да”

 

Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү. Сабан туе уеннарын өйрәнү.Сәнгатьле уку.

28.05

     

70.

Йомгаклау.

Газинур Морат. Сабан туе. Лотфулла Фәттахов“Сабан-туй”журналы

 

Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү. Сабан туе уеннарын өйрәнү.Сәнгатьле уку.Йомгаклау.

   

ятларга

 

Эш программасына төзәтмәләр кертү бите

Класс

Дәрес темасы

План буенча үткәрү вакыты

Төзәтмәләр кертүнең

сәбәбе

Төзәтмәләр кертү чаралары

Фактта үткәрү вакыты

           
           
           
           
           
           
 

.

       
Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.