12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гизатуллина Линиза Минехурматулловна68
Россия, Татарстан респ., Казань
0

Халык йөрәгенә уелып кергән «Бибинур». (А. Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән...» әсәре белән «Бибинур» фильмын чагыштыру дәресе)



Тема: Халык йөрәгенә уелып кергән “Бибинур”. ( А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән...” әсәре белән “Бибинур” фильмын чагыштыру дәресе)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – әдәбиятның кино сәнгате белән бәйләнешен күзәтү,чынбарлыкны танып белү үзенчәлеген ачыклау.

Предмет – татар кино сәнгате турында мәгълүмат бирү, “Бибинур”фильмын А.Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән... ” әсәре белән чагыштыру,әсәрдә һәм фильмда күтәрелгән проблемаларны билгеләү,образ – характерларны ачыклау, эш – гамәлләренә бәя бирә белү.

Шәхескә караган – кино сәнгатенә кызыксыну уяну,үз халкың белән горурлану хисе булдыру.

Материал: 9нчы сыйныф өчен “Татар әдәбияты” китабы, А. Гыйләҗев “Җомга көн кич белән” повесте.

Җиһазлау. А.Гыйләҗев портреты, әсәр буенча презентация, М.Гыйләҗев “Бибинур” фильмының видео язмасыннан өзекләр, видеороликлар, карточкалар,А. Гыйләҗевның төрле елларда басылып чыккан китапларыннан күргәзмә.

Метод һәм алымнар: проблемалы укыту, әңгәмә


Халык йөрәгенә уелып кергән “Бибинур”
PPTX / 3.42 Мб

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

 

II. Төп өлеш.

Укытучы. Укучылар, мин сезгә видеролик карарга тәкъдим итәм.Аннан соң сорауларга җавап бирербез.(Укучыларга татар язучыларының әсәрләре буенча эшләнгән татарча фильмнардан өзекләр күрсәтелә. “Зөләйха”, “Ак чәчәкләр”, “Тапшырылмаган хатлар” һ.б.)


 

Видеоролик буенча сораулар өстендә эш.

Бу фильмнар сезгә танышмы?

Әлеге фильмнар нинди әсәрләр буенча төшерелгән?

Бу әсәрләрнең авторларын һәм төп геройларын атый аласызмы?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укытучы. Белгәнебезчә, 2016 нчы ел Россия күләмендә кино елы буларак игълан ителгән иде. Соңгы елларда кино өлкәсендә татар әдәбиятында танылган әсәрләр буенча берничә фильм төшерелде. Ә аларның берничәсен без видеороликта да күреп үттек. Татар классикларының әсәрләрен киң экраннарга беренчеләрдән булып чыгаручы режиссерлар Р.Төхвәтуллин, И.Ягъфәров, С.Юзеев, Н.Җамали, Ю.Фетинг. Әлеге фильмнарны тамашачылар яратып кабул иттеләр. Әлеге эшләр арасында А.Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән...” әсәре буенча төшерелгән “Бибинур” фильмы да үз урынын алып тора.  Фильм Татарстан тамашачысына беренче тапкыр “Алтын Мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителде. Әмма ул вакытта “Бибинур” конкурстан тыш күрсәтелде.

- Бүгенге дәресебездә дә А.Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән... ” әсәре буенча төшерелгән “Бибинур” фильмы буенча фикер алышырбыз,аны әсәр белән чагыштырырбыз, аермалы, уртак якларын табарга тырышырбыз. Сезгә бу фильмны өйдә карарга тәкъдим ителде.Үткән дәрестә А.Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән... ” повестена йомгак ясадык. Әйдәгез, хәзер шул дәрестә бирелгән өй эшләрен тикшереп китик. Биремнәр төркемнәргә бүленеп бирелде.

1 төркем – әсәрнең төп герое Бибинур образына характеристика язып килергә;

2 төркем – повестьтагы үзеңә ошаган эпизодны сөйләргә өйрәнергә;

3 төркем – әсәрдә күтәрелгән проблемаларны билгеләргә, дәфтәргә мисаллар язып килергә.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укытучы. Әйе, укучылар, сез санап киткән проблемалар бүгенге көндә дә бик актуаль. Күргәнегезчә, алар фильмда да урын алганнар, ләкин бүгенге тормышка якынайтып бирелгәннәр. Ә бу фильм ничек төшерелгән, ничек барлыкка килгән икән соң? Хәзер фильмның режиссеры, эшләнеше, куелу тарихы турында (интернеттан алынган) “Как снимался фильм “Бибинур” дип аталган видеоролик (кыскартып бирелә) карап китәрбез.

- Әлеге проектның кайсы кинофестивальләрдә катнашуы, яулаган бүләкләре турында сөйләргә аерым укучыга мөстәкыйль эш итеп бирелгән иде, хәзер шул укучыны тыңлап узарбыз.

Укучының җавабы тыңлана.

Укытучы. Фильм турында сөйләшә башлаганчы, М.Гыйләҗев сүзләрен укып китәсем килә:

- “Бибинур” фильмында татар милләтенең бүгенге тормышы ничек бар, шулай ачып салына. “Без үзебез турында язабыз. Мине бу әсәрдә Бибинур карчык белән Җиһангир мөнәсәбәтләре уйландырды. Мин бит аны башка җирлектә яза алмыйм. Фильмда да кемдер урысча, татарча, инглизчә, кытайча сөйләшә. Тормышта да шулай бит”, ди автор.

Фильм буенча сораулар: -Укучылар, сез хәзер әсәрне генә түгел, фильмны да яхшы беләсез. Әйдәгез, берничә сорауга җавап биреп китегез.

- Сезгә фильм ошадымы? Бигрәк тә кайсы эпизод сезнең хәтерегездә калды?

- Нинди вакыйгалар, кайсы геройлар сездә кызгану хисе уятты? Кем өчен борчылдыгыз?

- Төп геройларга карашыгыз нинди?

- Җиһангир авылга нинди максат белән килә?Аны авыл халкы ничек каршы ала?

- Фильмга әсәрдә булмаган нинди персонажлар килеп керә, ә кайсылары киресенчә төшеп калган дип уйлыйсыз?

- Фильм әсәр сюжеты буенча төшерелгәнме?

- Режиссер ни өчен бүгенге заманга хас булган элементларны, күренешләрне фильмга кертте икән? Әлеге күренешләрне санап китегез.

- Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укытучы. Ә хәзер фильм белән әсәрнең уртак һәм аермалы якларына тукталып узарбыз. Бу эшне төркемнәргә бүленеп эшләрбез.Төркемнәргә биремнәр язылган карточкалар таратыла.Фильмнан карточкада язылган эпизодлар карап үтелә, шул ук өлешләр әсәрдән дә табыла. Әлеге эш-гамәлләргә карата укучыларның фикерләре тыңлана.

1төркем. Фильм аркылы Бибинурның балаларының читтәге тормышлары турында нәрсәләр белдегез? Әсәрдә әлеге момент ничек бирелә? Шул урынны табып сәнгатьле итеп укып күрсәтергә яки рольләргә бүлеп уйнап күрсәтергә.

2 төркем.Габдуллаҗанның балалары фильмда Бибинурга ничек килеп эләгәләр? Әсәрдә әлеге хәлләр ничек итеп сурәтләнә? Шул урынны табып сәнгатьле итеп укып күрсәтергә яки рольләргә бүлеп уйнап күрсәтергә.

3 төркем.Бибинур һәм Җиһангир ничек танышалар? Әлеге күренеш һәр икесендә ничек итеп күрсәтелгән? Шул урынны табып сәнгатьле итеп укып күрсәтергә яки рольләргә бүлеп уйнап күрсәтергә.

4 төркем.Бибинур әби гомеренең соңгы мизгелләрен режиссер фильмда ни рәвешле итеп күрсәтә? Ә А.Гыйләҗев ничек итеп тасвирлый? Шул урынны табып сәнгатьле итеп укып күрсәтергә.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

 

III. Рефлексия.

Укытучы. Әсәрдәге һәм фильмдагы вакыйгалар турында да сөйләштек,сезнең фикерләрегезне тыңладык.Ә хәзер геройларга тукталып узыйк әле. Һәрберегезнең каршысында төрле төсләргә буялган түгәрәк. Мин атаган персонажга кайсы төс туры килә, шунда аның исемен язып куярга һәм ни өчен икәнен аңлатып, дәлилләп бирергә. (Мәсәлән: Бибинурга сары төс туры килә,чөнки ул кешелекле,ярдәмчел...)

- Бибинур, Җиһангир, Зөһрәбану, Нәҗип, Габдуллаҗан, Мирзаһит һ.б.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укытучы. Инде әйтеп узганыбызча, фильмда да, әсәрдә дә төп образлар Бибинур һәм Җиһангир. Аларны сез иң җылы төсләр белән чагыштырдыгыз. Автор әлеге геройларга нинди матур исемнәр сайлаган.Бу исемнәр нәрсәне аңлаталар икән?

- Укучыларның фикерләрен сорашу.

- Исемнәр сүзлегеннән карау.

Бибинур – нур чәчүче, Җиһангир – җиһанны яулаучы.

- Бу исемнәр әлеге геройларга туры киләме?Мисаллар белән дәлилләгез.

Укытучы. Чыннан да, Бибинур – бар дөньяга “нур чәчә”, изгелекләр эшли, явызлыкка да яхшылык белән җавап бирә. Ә Җиһангир бар дөньяны колачлап, дөрес юлга кертергә тели.

 

IV. Йомгаклау.

Укытучы. Күргәнегезчә, укучылар, “Бибинур” фильмы без белгән, без укыган әсәрдән шактый нык аерыла. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторларының берсе булган Юрий Фетинг бөтенләй башка юлдан киткән: заман китереп тудырган проблемага – глобальләшү шартларында тамырларыбыздан, җирдән аерылуның фаҗигасенә Бибинурның эчке дөньясын каршы куеп гаять тирән конфликт тудыра. Милләтләрнең һәм, гомумән, кешелек дөньясының киләчәге турында тирән уйга сала. Татар карчыгының рухи дөньясы аша яшәешебезгә бәя биреп, ул “дөньяны матурлык коткарыр” дигән мәгълүм гыйбарәне тирәнәйтеп, дөньяны рухи чисталык һәм әхлак коткарыр, дигән нәтиҗәгә китерә. Фильмның яшь егетнең азан әйтүе белән тәмамлануы киләчәккә өмет калдыра... Чыннан да, милләтемнең киләчәге ышанычлы, халкымның яшәеше якты, бәхетле булыр... Халык күңеленә уелып кергән, тамашачы яратып караган бу фильм да әле озак еллар яшәр, онытылмас !

 

V. Билге кую.

 

VI. Өй эше бирү. Бер теманы сайлап язма эш язарга.

1.Бибинур карчыкның балаларына хат язарга.

2.Аксыргак авылының киләчәген мин ничек күрәм.(фильмны дәвам итеп сценарий язарга)

3.Дөньяны изге күңелле кешеләр тота.(элек укылган әсәрләр, каралган фильмнар буенча )

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.