12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Алтынбаева Светлана Сагидулловна93
Россия, Татарстан респ., азнакаево

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 

МИН ГАИЛӘМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕ

 

Район укытучылары өчен үткәрелгән “Телләр дуслыгы –

илләр дуслыгы” исемле семинарда татар әдәбияты һәм

инглиз теленнән1нче квалификацион категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла

кызының һәм 1 нче категорияле инглиз теле укытучысы

Валиева Алла Валерьевнаның ачык дәрес план конспекты

 МИН ГАИЛӘМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕ

Максат:

1.фикерләү сәләтләрен, диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, сөйләм теле аша рухи дөньясын баету.

2. Татар , рус, инглиз телләрен чагыштырып бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Гаилә кешеләренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: “Минем гаиләм” турында фоторәсемнәр, гаилә турында мәкальләр, риваятьләр, компьютер, интерактив такта, мультимедиа проекторы.

Дәрес тибы: катнаш (комбинированный) дәрес.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.

1. Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларым! Хәзер безнең әдәбият дәресе. Тик дәресебез бүген үзгә булачак, без бүген татар, рус һәм инглиз телендә үз белемнәребезне тикшереп караячакбыз. Бүген дәрестә сезнең аеруча игътибарлы, тәртипле, әдәпле булуыгыз кирәк. Бер-берегезгә ярдәм итегез, бер-берегезнең уңышларына сөенегез. Дәресне башлыйбыз.

Дәресне Ш. Галиевнең “Җирдә миңа ни кирәк?” шигыре белән башлыйбыз:

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

What is your family?

What is a family?

Who is a family?

One and another makes two is a family.

Baby and father and mother: a family.

Parents and sister and brother: a family.

All kinds of people can make up a family.

All kinds of mixtures can make up a family

 

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, юкка гына дәресебезне мондый шигырь юллары белән башламадык. Тактага карагыз һәм андагы эпиграфны укыгыз.“Мин гаиләм белән бәхетле”. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Бәхет нәрсә ул? Нәрсә ул гаилә? Ни өчен сез гаиләдә бәхетле? Бу сорауларга без җавап бирергә тырышырбыз.

(Укучыларның фикерләре тыңлана).

- Әйе, балалар, гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә.

 

III. Яңа материалны өйрәнү.

- Укучылар, сез Габдулла Тукайның гаилә турындагы шигырен хәтерлисезме?

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —

Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул

-Укучылар,гаилә әгъзаларына сез кемнәрне кертәсез? Без аларны 3 телдә санап китик әле(рус, татар һәм инглиз)

Әти-папа- father

Әни-мама- mother

Әби-бабушка- grandmother

Бабай-дед- grandfather

Сеңлем-сестренка- younger sister

Апа-сестра- elder sister

Энем-братишка- younger brother

Абый-брат- elder brother

Йорт хайваннары – домашние животные –pets

- Бик дөрес , рәхмәт сезгә.

-Укучылар, тактада сез алдан әзерләп куйган фотолар һәм рәсемнәр куелган. Сез безгә үзегезнең гаиләгез турында сөйләгез әле. Ләкин бик игътибарлы булыгыз, җөмләләрне инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә туры киләчәк. ( Укучылар җавабы)

-Бигрәк матур,бердәм ,күркәм гаиләләрдә яшисез икән.Мин моңа бик шатмын . Гаилә дус булса,өйгә бәхет тула,байлык килә,-диләр өлкәннәребез.

Бердәмлек ,дуслык,татаулык-

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын.

Илләр тыныч булсын.

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

 

IV. Карточкалар белән эш.

Укучылар, сезнең алдыгызда төрле сүзләр язылган тасмалар ята. Сезгә шул тасмалардан 1 татарча, 1 инглизчә мәкаль язарга кирәк. Белемнәрегезне сынап карыйк әле.

Кош канаты белән, гаилә – татулыгы белән көчле.

Кошлар оясыз булмый, кеше гаиләсез булмый. Ата-ананы тыңлаган адәм булган,тыңламаган әрәм булган.

Men make houses, women make homes.

Other things may change us, but we start and end with family.

 

V. Ял минуты.

- Әйдәгез әле, дәресебезне сезнең туганнарыгыз турында күбрәк белер өчен “Түгәрәккә басыгыз” уены белән дәвам итик Мин сезгә сүзтезмәләр әйтермен, ә сез, кемгә туры килә, сүзтезмәдә әйтелгән хәрәкәтләрне башкарырсыз. Уенны башлыйбыз!

- Кемнең гаиләсе бар, түгәрәккә басыгыз!

Кемнең сеңлесе бар тыпырдагыз,

Кемнең әбисе бар әйләнегез,

Кемнең энесе бар күз кысыгыз,

Кемнең бабасы бар чүгәләгез,

Кемнең әнисе бар кул чабыгыз!

 

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Рефлексия.

-Укучылар, без сезнең белән татар халык авыз иҗатыннан риваять ( легенда) белән таныша башлаган идек. Искә төшереп китик әле.
Риваять ( легенда)-борынгылардан, буыннан буынга сөйләнеп (күчеп) килгән хикәя, тарих

Аудирование: “Ана йөрәге” риваятен тыңлау.

Бик борынгы заманнарда яшәгән икән ди ялгыз анасы белән бер егет. Яшьлек - юләрлек дигәндәй, егетебез бер кызны яратып йөри икән. Егет мәхәббәтен белдереп, кызга тәкъдим ясагач, кыз: “Әгәр әниеңнең йөрәген алып килсәң, ризалыгымны бирермен,” - дип шарт куя. Нишләсен егет, кайтып, анасының йөрәген ала, йөгерә-йөгерә кыз янына барырга чыга.Ул

шулкадәр нык йөгерә, хәтта юлда яткан ташка да игътибар итми, абынып егыла. Шул чак егетнең кулындагы ана йөрәге телгә килеп: ”Аягың авыртмадымы, улым?” - дигәч, егет айнып китә.

-Укучылар гаилә турында сез тагын нинди матур әдәбият үрнәкләрен беләсез? Белемнәрегезне татар, рус һәм инглиз телләрендә күрсәтсәгез, бик яхшы булыр. ( Укучылар җавабы тыңлана, кайберләрен сөйләп күрсәтәләр)

1 укучы.

Ата-анага багышлаган С. Әхмәтҗанованың “Әткәй-әнкәй – пар канатым” шигырен уку:

Әткәй –әнкәй – пар канатым,

Сез булганга, дөнья түгәрәк.

Иңне – иңгә, җанны җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

2 укучы рус телендә сөйли.

Семья

Семья – это счастье, любовь и удача,

Семья – это летом поездки на дачу.

Семья – это праздник, семейные даты,

Подарки, покупки, приятные траты.

3 укучы инглиз телендә сөйли.

-Әйе,балалар ,сез бик дөрес әйттегез.Бу сүзләр –иң яраткан кешеләребез турында иң матур сүзләр булды.Әти-әниләргә, әби-бабайларга булган олы ихтирамыгыз беркайчанда сүнмәсен иде.

 

VI. Йомгаклау.

- Сез, чынлап та, бәхетле кешеләр:

1. гаиләдә яшәү – бәхет;

2. гаиләдә тату яшәү – зур бәхет;

3. бер-берсен аңлау, ярдәм итү – бәхет;

4. бергәләп эшләгәч, түгәрәк өстәл янына утырып, чәй эчү, тәмле ризыклар бергә пешергәнне ашау – бәхет!

Кыскача, сез иң бәхетле кешеләр, сез гаиләгез белән бәхетле!

-Шулай итеп, укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

(укыдык, тыңладык, тәрҗемә иттек, сөйләдек...)

-Ә нәрсәләргә өйрәндегез?

(матур итеп сөйләшергә,гаиләне яратырга, нәселне яратырга..)

-Әйе, балалар, гаиләләрегезне яратыгыз,әти-әниләрегезне тыңлагыз, әби-бабаларыгызга ярдәм итегез. Аталы-аналы—алтын канатлы булыгыз. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, аңда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы.

Билгеләр кую.

 

VII. Өй эше бирү.

1.“Минем гаиләм” темасына сочинение язарга./ 3 телгә дә тәрҗемә итәргә

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.