12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Минегалиева Ильгиза Мансуровна250
Россия, Татарстан респ., Мензелинск

Тема: Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” мәсәле

Максат: 1. Укучыларны Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” мәсәле белән

таныштыру, яңа сүзләрне кулланылышка кертү.

2. Тукай турында белемнәрне тулыландыру, сәнгатьле уку

күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Тукай иҗатына карата кызыксыну уяту, тырышлык, җаваплылык

кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, Г. Тукай портреты, китаплары, карточкалар,кроссворд, презентация.

Дәреснең тибы: яңа материал үзләштерү.

I. Оештыру моменты.

1. Өй эшен тикшерү.(сайлап алу мөмкинлеге бирелгән иде)

Шигырьне яттан сөйләргә

Тиен турында кечкенә хикәя язарга

Эчтәлеге буенча рәсем ясарга һәм сораулар төзергә

Нәтиҗә ясау.

-Димәк, тиен нинди? (җитез, эшчән, тырыш, зур койрыклы, матур, кечкенә)

II. Белемнәрне актуальләштерү. 

1. Кереш сүз.

-Яз көне, карлар эрегәч, Кушлавыч авылында, гап-гади малай дөньяга килә. Ул яшьли ятим кала. 27 ел гына яши.

- Укучылар, сүз кем турында барганын белер өчен без кроссворд чишербез.

2.Тактада кроссворд чишү.
1.”И туган тел, и матур тел”- шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Тел)
2.Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...- кайсы әкияттән алынган? (Су анасы)
3.Һәр җир карланган
   Сулар бозланган,
   Уйный җил буран,-
   Бу кайчак туган? (Кыш)
4.Әткәй,әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи. –Нинди шигырьдән өзек? (Гаилә)
5. Памятник сүзенең тәрҗемәсе.  (Һәйкәл)
          
-Нинди сүз килеп чыкты? Әйе, Тукай сүзе. Г.Тукай кем ул? (Балалар белгәннәрен сөйлиләр)

Ә хәзер без Тукай турында булган белемнәрне искә төшерү максатыннан, Маврина Ксюшага сүз бирик әле. ( Тукай турында сөйли)

Г.Тукай- татар халкының бөек шагыйре.Г.Тукай исемен һәркем белә. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган. Аның шигырьләр бик яратып укыйлар.

-Әфәрин ,булдырдың!

3.Табышмаклар әйтү.

-Ә ,хәзер, мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, бу табышмаклар безгә дәрес темасын ачарга ярдәм итәр.

Тиз йөгерә,
Озын колаклы
Ак төстә ул,
Урманда яши
Төлкедән курка ул. (Куян)

Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә. ( Ташбака)

-Димәк, без нинди әсәр укырбыз?

-Нинди хайваннар турында?

-Әсәрне кем язган инде ,димәк?

III.Яңа теманы аңлату.
    1.Кереш сүз

-Әйе,укучылар,Г.Тукай үзенең кыска гомерендә бик күп иҗат иткән,безгә бай мирас калдырган.Шигырьләр,әкиятләр язган, дидек.Тагын әле ул,укучылар,мәсәл жанрында да эшләгән(мәсәл турында слайд ачыла).

-Хәзер мәсәлнең нәрсә икәнен кыскача әйтеп узам.

Мәсәл-кыска күләмле, чәчмә яки тезмә әсәр.Аның персонажлары- кешеләргә хас сыйфатларны чагылдыра тоган хайваннар, үсемлекләр,кошлар.

Басня- краткий нравоучительный стихотворный или прозаический рассказ. Действующими лицами в басне животные , растения, птицы, в которых проявляются, угадываются человические качества. (М,ДАША)

   2.Сүзлек эше

Бүген без дә сезнең белән Г.Тукайның "Ташбака белән Куян” мәсәлен укырбыз, аның мәсәле аша нәрсә әйтергә теләвен аңларга тырышырбыз. Текстта очраган яңа сүзләрне карап үтик:
мәсәл [мәсәл] - басня
тауга таба [тa°wга та°ба] - в сторону горы
үкенде [үкндэ] - раскаялся
хурланды[хурланды] - стыдился

дип уйлый [дип уйлый] - думает, что...

ярышырга теләгәннәр [йa°рышырга тләгәннәр] - решили соревноваться

ярыш [йa°рыш] - соревнование

мактанчык [мa°ктанчык] - хвастун

горур [горур] – гордый

(Укытучы укый, аңлатма бирә, укучылар укыйлар.җөмләләр төзеп карыйлар, сүзлекләргә язалар)

3. Текст өстендә эш

А). Мәсәлне укытучы укуы

Б) укучыларның эчтән укуы

В) Тәрҗемә итү

IV. Физминут.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Кулыбызны нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

V. НЫГЫТУ

а)Сорауларга җавап бирү.

- Ташбака белән Куян нишләргә теләгәннәр?

- Алар ярышырга теләгәннәрме?

- Алар йөгерергә теләгәннәрме?

-Алар кая таба йөгерә башлаганнар? (тауга таба)

- Алар тауга таба йөгерә башлаганнармы?

- Алар авылга таба йөгерә башлаганнармы?

-Куян юлда нишли? ( йоклый)

-Куян юлда йоклыймы?

- Ташбака кая барып җиткән?

- Ташбака авылга барып җиткәнме?

-Ташбака тауга барып җиткәнме?

Б) Ситуатив күнегүләр эшләү

1.Как скажешь о том, что ты:

- в школе будет соревнование;

- ты участвуешь в соревнованиях;

- он на соревновании пришел первым;

- вы заняли первое место

2.Ике раслауның кайсысы дөрес?

1. Ташбака белән Куян бер елгага таба йөгерә башлаганнар.

Ташбака белән Куян бер тауга таба йөгерә башлаганнар.

2. Ташбака, мин тиз йөгерәм, дип уйлый.

Куян, мин тиз йөгерәм, дип уйлый.

3.Ташбака юлда йоклый.

Куян юлда йоклый.

4.Куян тауга барып җиткән.

Ташбака тауга барып җиткән.

5.Куян үкенде дә, хурланды да, әмма үкенүдәнни файда?

Ташбака үкенде дә, хурланды да, әмма үкенүдән ни файда?

Впиши в диалог пропущенные реплики.

______________________________ ?

Ташбака белән Куян ярышырга теләгәннәр.

_______________________________ ?

Куян юлда йоклый.

______________________________?

Ташбака беренче булып килеп җитә.

 

4. Мөстәкыйль эш Текст җыю.

VI. Дәресне йомгаклау.

1.Тест чишү.

 

1.Куян турында нәрсә белдең?

а) горур б) тыйнак в) акыллы

2. Ташбака турында нәрсә белдең?

а) тырыш б) горур в) әкрен

3. Куян ни өчен хурланган?

а) беренче килгәнгә б) йоклап калганга

4. Куян ни өчен җиңелгән?

а) үз-үзенә артык ышанган б) үз-үзенә артык ышанмаган

5. Син нәрсә укыдың?

а) мәсәл б) әкият в) шигырь

7. Текстның авторы кем?

а) Ләбиб Лерон б) Габдулла Тукай в) Муса Җәлил

8. Мәсәлнең исеме ничек?

а) Ташбака б) Ташбака белән Куян в) Куян


-Без укыган мәсәл ничек атала?

-Аны кем язган?

- Мәсәл безне нинди булмаска өйрәтә?

- Дәреснең кайсы өлеше сезгә ошады?

- Кайсы урыны авыррак тоелды?

 -Әйдәгез хәзер смайликлар белән үзебезнең дәрескә билге куйек эле.
1. Өй эше:

1) Хикәянең эчтәлеген сөйләргә;

2) Берәр мәсәл табып кил.(рус телендә булса да ярый)

3) Рәсем яса.

2.Укучыларның җавабын бәяләү, билгеләр кую.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.