12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Галимова Гузалия Рамисовна393
1

Урок «Аяз Гыйләҗев «Җомга көн, кич белән»»



Бибинур – рухи матурлык символы

Эшне башкарды:

ТР Буа шәһәре “Лицей-интернат

(сәләтле балалар мәктәбе)”

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Галимова Гүзәлия Рамис кызы

Буа-2018

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар әдәбияты

УМК: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар.- Казан: Мәгариф, 2010. – 111 б. Дәреслек, электрон белем бирү ресурслары, ноутбук, проектор, экран, слайдлар)

Класс: 9 нчы сыйныф

/data/files/x1521797692.pptx (презентация к уроку Аяз Гыйләҗев "Җомга көн, кич белән!")

Тема

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәрендә Бибинур язмышы.

Бибинур – рухи матурлык символы”

Дәреснең максаты

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәрен анализлау

Дәреснең бурычлары

1.Белем бирү максаты: укучыларның А.Гыйләҗев турындагы белемнәрен тирәнәйтү, “Җомга көн кич белән...” әсәрендә чагылыш тапкан төп фактик мәгълүматлар белән таныштыру;

2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: үз тарихыңны белергә, яратырга, өйрәнергә, үткәннәрдән сабак, күргәннәрдән гыйбрәт алырга өйрәтү

3.Тәрбия бирү максаты: укучыларда игелеклелек, шәфкатьлек; ата-анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, дус.татау яшәргә теләк уяту

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре:

танып белү өлкәсендә: әдәби әсәрне анализлау, аның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү.

әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә: автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

коммуникатив өлкәдә: әсәрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау.

эстетик өлкәдә: сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образларның сурәтләү көчен аңлау.

Дәрес тибы

яңа белемнәр ачу, рефлексия дәресе (дәрес-диалог)

Предметара бәйләнешләр

музыка, рәсем сәнгате, татар теле

Ресурслар:

төп

өстәмә

Төп: татар әдәбияты (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек), 2016

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, әсәрнең тулы варианты

Эшне оештыру

индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү

Төп төшенчәләр

тема, проблема, идея, анализ, нәтиҗә, чагыштыру

Педагогик технологияләр

өлешчә тикшеренү


 


 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреснең предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкъдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин

Максат: Уңай психологик халәт тудыру

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту

Дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:

кеше сөйләгәнне игътибар белән тыңла;

үз фикереңне ачык итеп әйт;

иптәшеңне урынсызга бүлдермә

Шәхси эшчәнлеккә: өйдә һәм алдагы дәресләрдә алган белемнәрне барлау

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү

Аудиоязмадан бәхет турында шигырь тыңлау.

Бәхет

Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул?
Ничек аны эзләп табарга?

Тормышыңда берни уйламыйча,

Сөю утларында янарга.

Бәхетле булу нәрсә икән соң ул?

Тыныч һәм кайгысыз көннәрме?

Бу җирдәге һәрбер кешене

Язмышлар бәхетле итәрме?

Дәресебез бер сулышта үтсен өчен нишлибез?

Актуальләштерү

6 мин

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү, дәреснең темасын ачыклау

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен шартлар тудыру

Искәрмә: балалар алдан ук “Бибинур” кинофильмын карыйлар. Әсәр тулысы белән өйдә укыла. Шуңа нигезләнеп, әсәрне йомгаклауга әзерлек эше алып барыла

Узган дәрестә А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән” әсәре, аның төп герое Бибинур белән таныштык.

Бибинур сөйгән егете Мирзаһитны рәнҗетте, Зөһрәбануның каргышын алды.

Әсәр буенча чорга автор исеменнән бәя бирү

Шәхси: уку эшчәнлегендә хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: төркемнәрне тыңлап, нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив: хикәядәге вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгару

Төп герйның ярдәмче геройлар белән мөнәсәбәте нинди?

Әсәрнең кыскача эчтәлеге сөйләнелә, төп фикерләр әйтелә.

Слайдлар күрсәтелә

Укучылар әсәрне төп дүрт өлешкә бүлүләре турында әйтәләр.

Үз фикереңне раслау өчен, төрле дәлилләр таба белү, сөйләм байлыгы булу

Шәхси: үз фикереңне курыкмыйча әйтә белү.

Әсәрне ничә өлешкә бүлдегез? Ярдәмче геройлар кемнәр?

Слайд №1. Авыл йорты. Ятим калган балалар

1 нче өлеш: Бибинурның соңга кадәр балалар бакчасында калган Нәҗипне өенә озатуы.

Бибинур - балаларын ярату һәм аларның миһербансызлыгын танып, бәргәләнүче герой. Бөтен яшьлеген, мәхәббәтен, бәхетен балалар хакына корбан итә.

Дәреслектән өзек табып уку

Танып-белү: гади ситуацияләрне бәяләп, геройның эчке халәтен аңлый алу

Бибинур кем ул? Бибинур ни өчен Габдуллаҗанга кияүгә чыга? Балаларны ничек тәрбияли? Гбдуллаҗанга кияүгә чыгып, Бибинур дөрес эшләдеме?

 

Слайд №2. Ишелергә торган йорт күренеше. Яшел чирәм баскан ишегалды

2 нче өлеш: Бибинурның бар малын сатып, булган акчасын җыеп, балаларына квартир, дача, машина алып биреп ялгыз калуы.

Тапкан гына ана түгел, үстергән дә ана. Бибинур исә аларга ана гына түгел, ата да булды. Баларының шундый мәрхәмәтсез булып үсүләре, авыл халкы өчен генә түгел, Бибинурның үзе өчен дә сер.

Фикереңне туплап, кыска һәм матур итеп әйтү

Шәхси: әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Регулятив: проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару.

Танып белү: бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү.

Коммуникатив: төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү.

Балаларның үсеп, кеше булгач, әниләренә мөнәсәбәтләре нинди? Бибинурны гаепле дип саныйсызмы? Бибинур карчык бу балаларга үги булмаса, хәл үзгәрер идеме? Гомере буе кешеләргә яхшылык эшләгән Бибинур “бәхет” сүзен ничек аңлый?

Слайд №3. Урманда учак күренеше

3 нче өлеш: Тегәрҗеп авылы кешесе Җиһангирның Аксыргак авылына килүе. Бибинурның мәхәббәте. Җиһангирның вакытсыз үлеме.

Җиһангир Аксыргак авылы рәисе. Олы йөрәкле Бибинурны чын күңеленнән кызгана, аңа ярдәм итә.

Фикерләрне үз мисалларыңа таянып раслау

 

Җиһангир кем ул? Нигә Бибинур аны хөрмәт итә? Ничек уйлыйсыз ут, буа тавышы нинди образлар?

Слайд №4: Сабантуй күренеше

4 нче өлеш: Кунакларның Аксыргак авылы сабан туена кайтуы. Корреспондент килә дигән хәбәр таралу. Бибинурның Тегәрҗеп авылына сәяхәте.

Авыл кешеләре Бибинурны аңламыйлар. Һәрберсе үз көнен күреп яши. Зәкия дә әбинең җирен улына карап куйган, шуңа аның хәлен белгәли.

Бибинур – рухи матурлык символы”

Бибинур исеменең мәгънәсен сүзлек ярдәмендә ачыклау.

Биби” фарсы теленнән “хуҗабикә” дип тәрҗемә ителә

 

Аксыргак авылы сабан туена кемнәр кайта? Әби нинди тавыш ишетә? Авыл кешеләре әбине яратамы? Зәкиянең олы улы ни өчен Бибинурга мәк чәчәге төшерелгән күлмәклек бүләк итә? Ничек уйлыйсыз: бүгенге дәреснең темасы ничек яңгырар?

           

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы

4 мин.

Максат: Укучыларда килеп туган авырлыкны билгеләү

Укучылар алдына проблемалы сорау куя, проблемалы ситуация тудыра.

Укучыга үз фикерен әйтер өчен юнәлеш бирә

Аерым-аерым да, төркемнәрдә дә җавап бирелә. Сорауларга җавапларның төрле вариантларын табалар. “Бәхәс” дискуциясе оештыралар.

Маңкорт” төшенчәсенең мәгънәсен сүзлек ярдәмендә ачыклау

Коммуникатив: укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу.

Танып белү: төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.

Кемнәр алар маңкортлар? Бибинурның балаларын маңкортлар дип әйтеп буламы? Карабай нинди символ?

Физминутка.

Максат: укучыларны ял иттерү

Җаваплы укучыны билгеләү

Күнегүләр ясыйлар

 

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту

 

Кыенлыктан чыгу этабы

(яңа алган белемнәрне урынлы куллану)

4 мин

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын билгеләү

Җавапка этәрүче сораулар бирә

Бибинурның балаларын Карабай белән тиңләү. Карабай- символ, ул – Бибинурның балаларын сурәтләп бирә торган явыз җаннарның берсе. Балалары – кешене кеше итеп бизи торган иң гүзәл сыйфатларны югалткан кешеләр. Күренми торган маңкортлар.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикер алышу, уртак фикергә килү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту

Регулятив: бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

Шәхси: укучының башкаларны кабул итүе,аңлавы, фикерләрен җиткерә алуы.

Ни өчен Бибинурның балалары аналарын ташлыйлар? Моңа кем гаепле?

Яңа алган белемнәрне практик куллану

6 мин.

Максат: Бибинурның сүзле портретын ясау

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучыларга эпиграф тәкъдим итә.

Слайд №5. “Изгелеккә явызлык белән җавап кайтару кешенең рухын җимерә” А.Гыйләҗев.

Слайд №6. Эпиграф. Бәхете булган кешенең улы ипле, кызы күрекле булыр. Татар халык мәкале

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелеп, нәтиҗә чыгарыла: хәзерге заман- каты күңеллеләр заманы. Кеше байлык артыннан куып, туган җирен, нигезен, үстергән якын кешесен оныта. Бибинурның балалары да шушы төркемгә карый. Бибинур- искиткеч гүзәл герой. Барлык тереклекне тоеп, якын итеп, тормышны барлык нечкәлекләре белән кабул итә алган герой. Карабай да урманда бозылырга өлгергән. Корсагын туйдыру өчен һәркемне ботарлап атарга әзер.

Бибинурның бәхете – кешеләргә яхшылык эшләүдә, изгелек кылуда

Хикәядәге эпизодларны тормыштагы вакыйгалар белән чагыштыру.

Коммуникатив: үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү.

Регулятив: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру

Бибинурның изгелеге, шәфкатьлелеге нәрсәләрдә чагыла?

Әсәрдә бәхетле кешеләр бармы? Бибинурны бәхетле дип әйтә алабызмы?

 

Әсәрне автор ике заманга аерып куйган: сугыш алды һәм сугыш чоры (Бибинурның яшь вакыты); хәзерге заман (70 нче еллар)

Язучы игътибарны “хәзерге” гә юнәлтә. Повестьның буеннан-буена чорга бәя бирелеп бара. Авыллар бушап калган, җирләр эшкәртелмәгән. Менә яңа рәис килә. Авыл халкы аны башта килмешәк буларак кабул итсә дә, изге гамәлләре өчен, үз итә.

   

Әсәрдә автор төп игътибарны кайсысына юнәлтә?

 

Слайд № 7. Буа һәм юл рәсемнәре

Буа, ут, юл, кызыл тукыма

Буа тавышы Бибинурның күңелендә яшеренеп яткан Җиһангирга карата сөю хисен, туган җирне сагыну тойгысын, балаларына рәнҗүен чагылдыра. Буа туган җир, туган туфрак тавышы. Ул Бибинурны каядыр чакыра кебек, ләкин Бибинур карарларны үзе чыгара. Шәфкатьлелеге, изгелеге мәхәббәттән өстен чыга. Ул ятим балаларны сайлый.

Ут- яшәеш чыганагы, юл –Бибинурның күңел кичерешләре, тормыш юлы.

   

Автор әсәрдә нинди шартлы-метафорик образ сурәтләр куллана?

Материалны беренчел ныгыту

6 мин

Максат: Яңа алган белемнәрне практик куллана белү; үз фикереңне төзек һәм матур итеп әйтү.

Тормышта Бибинур язмышлы кешеләр турында әңгәмә кору

Әңгәмә кору, сорауларга җавап бирү.

Балаларның шәфкатьсезлеге, аналарның бәхетсезлеге. Әниләрне генә түгел, туган илне, туган телне оныту. Илсез, телсез калган куркыныч кешеләр туу.

Әсәрнең аерым өзекләрен уку һәм шәрехләү

Танып белү: төрле предметлар белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Шәхси: укучының башкаларны кабул итүе, аңлавы, фикерләрен җиткерә алуы.

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәрендә нинди проблемалар күтәрелә? Алар хәзерге заманда актуальме?

 

Әсәрнең исеме Бибинур һәлак булган көн белән бәйле. Татарларда “җомга көн үлгән кеше – изге дигән” ышану бар. Автор төп геройны изгеләр рәтенә бастыра. Бу фикер әсәр азагында да урын ала.

   

Автор әсәрен ни өчен шулай атаган? Җомга сүзе нәрсәне аңлата?

Мөстәкыйль эш

6 мин

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль эшләрне күзәтү

Әсәрдә фәлсәфи яссылыктагы яшәү – үлем каршылыгы бар. Автор Гайшә, Җиһангир, Бибинур үлемнәренә туктала. Асылда бу үлемнәр кешене мәңгеләштерә

Өстәмә белем чыганакларыннан файдалана белү

Шәхси: белем һәм күнекмәләрне куллана белү.

Танып белү: укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту.

Коммуникатив: үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли алу.

Әсәрдә фәлсәфи яссылыктагы нинди каршылыклар бар?

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре

8 мин

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү

Әсәрнең асылын аңлауга ярдәм итүче сораулар бирү. Фикерләрне дөрес нәтиҗә ясауга юнәлтү.

Сюжет сызыгында үзәк каршылык Бибинур һәм Миңлегөл арасында чыга. Редакциягә хат язып, Миңлегөл авыл халкының фикерен җиткерә. Бу каршылык ярдәмне “читтән” көтү, якын кешеләрнең кеше проблемасына битараф булу проблемасын китереп чыгара.

Авыл кешеләре олы кешене кайгыртмый, алар бары тик балаларын гына оялтмакчы. Бибинурның эчке дөньясына төкереп карыйлар. Бу каршылыктан икенче проблема килеп туа: авыл халкы Бибинурның балалар хакына үз бәхетен корбан итүен аңлый алмый. Автор милли кыйммәтләр юкка чыга барганга борчыла. Әгәрдә без аларны яңадан тергезсәк, кешелекне дә саклап кала алыр идек. Бибинур белән Җиһангир – татар авылының җаны йөрәге.

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен нигезләү.

Чыгарылган нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую.

Шәхси: эш барышында актив һәм мөстәкыйль фикер йөртү.

Коммуникатив: бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Танып белү: әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау.

Регулятив: уку прблемасын чишү.

Бибинур гәҗиттә язылачак мәкаләне ничек күзаллый? Сюжетта үзәк каршылык кемнәр арасында чыга? Илдә бу чорда урнашкан идеологик кануннар нәрсә китереп чыгарды?

Рефлексия, өй эше

2-3 мин.

Максат: үзеңнең, иптәшеңнең эшен бәяләү, билгеләр кую

Дәресне йомгаклау. Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Җөмләләрне язып бетер: “Бүген мин дәрестә ...... белдем. Миңа ...... кызганыч тоелды. Үземә ..... алдым.

Кинофильмдагы Бибинурны әсәрдәге Бибинур белән чагыштырырга.

Бибинур – рухи матурлык символы” исемле сочинение язарга.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирү, мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Регулятив: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Укучылар, үзбәяләрегезне чыгарыгыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Дәрес тәмам


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.