12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Хисамова Рамиля Рамисовна149
Учитель татарского языка и литературы
Россия, Татарстан респ., Буинск
0

Урок «Жыйнак хэм жэенке жомлэлэр»



ТР Буа шәһәре лицей-интернат (сәләтле балалар )мәктәбе.
 

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

( 4 нче сыйныф, татар теле, татар төркеме).
 

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хисамова Р.Р.


 

 2018 нче ел

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Максат: 1) җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү;

2) сөйләм телен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү теләген камилләштерү;

3) язгы табигатькә мәхәббәт, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, кош рәсемнәре, дәреслек, яз рәсеме.

Дәрес барышы.

Мотивацион – ориентлашу этабы.

Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез!

Хәерле көн!

Хәлләрегез ничек?

Дәрескә барыгыз да әзерме?

Бүген дәрестә кем юк?

Уку максатын кую.

Интерактив тактада эш. 1нче слайд.

Яз җитте. Ямьле яз җитте.

Кояш җылыта. Якты кояш җирне җылыта.

Яңгырлар явып үтте. Беренче яңгырлар явып үтте.

Җил назлый. Җылы җил битләрне назлый.

Агачлар күмелде. Агачлар яшел яфракка күмелде.

Чәчәкләр үсә. Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә.

Монда нәрсәләр язылган? (җөмләләр)

Нәрсә ул җөмлә? ( җөмлә тәмамланган уйны белдерә)

Җөмлә ахырына нәрсә куела? ( нокта, өндәү, сорау билгеләре)

Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? (баш һәм иярчен кисәкләрдән)

Уку мәсьәләсен чишү.

Җөмләләне чагыштыру.

Сул яктагы җөмләлрне укыгыз. Бу җөмләләр нинди кисәкләрдән төзелгән? ( баш кисәкләрдән)

Хәзер уң яктагы җөмләрне укыгыз. Бу җөмләләр сул яктагы җөмләләрдән нәрсә белән аерыла? Анда нинди кисәкләр дә бар? ( иярчен кисәкләрдән)

Нәтиҗә чыгару.

Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала. (Сул яктагы җөмләләр өстендә (интерактив тактада) җыйнак җөмләләр дигән сүз чыга)

Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар. (Уң яктагы җөмләләр өстендә җәенке җөмлә дигән сүз чыга)

Бу җөмләләрдә нинди ел фасылы турында сүз бара? (Яз. Тактага яз рәсеме эленә)

Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? (яз)

Хәзерге вакытта табигатьтә тагы нинди үзгәрешләр бар?

( телдән җаваплар)

Бүген кайсы татар шагыйренең туган көне ?(Г.Тукай туган көн) . Слайдны карап китәбез.

Күнекмәләр формалаштыру. Укучылар, ә хәзер дәфтәрләребезне ачабыз һәм бүгенге числоны язып куябыз.Матур язу күнегүе эшлибез.

Дәфтәрләрдә эш. 208 нче күнегүдә бирелгән җөмләләрне укыйбыз. Ия белән хәбәрләрнең асларына сызабыз .

Укучылар, 209 нчы күнегүне карыйбыз. Текстны укып чыгабыз һәм җыйнак җөмләләрне генә дәфтәргә күчереп язабыз.

Физкультминутка ясау. Бию көе яңгырый, көй туктый сорау әйтелә. А)Татар телендә ничә килеш бар? (6), парлашып басасыз.

Б) Сыйфат сүз төркеменең ничә дәрәҗәсе бар? (4) (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек).

В) Җөмләнең ничә төре була? (2), (җыйнак, җәенке). Бик әйбәт укучылар, утырдык урыннарга.

Дәреслек белән эш. 144 нче бит. 210 нчы күнегү.

а) биремен укыйбыз;

в) Табышмакны укып, җавабын табабыз;

г) Әлеге агач турында укучылар тагы нәрсәләр беләсез?

Слайдта. Яфраклы урманнарда каралҗым кәүсәле, искитмәле бер агач очрый. Июнь ахыры — июль башларында аның хуш исле чәчәге исе бал кортларын ерактан ук үзенә җәлеп итә. Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый. Бер төп агачы 1 га карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Шәһәрләрне яшелләндерүдә дә аңа тиңләшердәй агач юк. Яфраклы ботаклары кыш көне терлек азыгы буларак файдаланыла.

Чәчәкләреннән әзерләнгән төнәтмә — салкын тиюне тир чыгарып дәвалый торган бик борынгы дәвалау чарасы. Чәчәкләре азык һәм кондитер сәнәгатендә кулланыла. Орлыгында 12 процент тирәсе миндаль мае сыман май бар. Йомшак үзагачыннан кашык, уенчык, аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш. эшләнмәләр ясала.

Сөйләм телен үстерү. 212 нче күнегүдә җыйнак җөмләләрне җәенке җөмләгә үзгәртеп язабыз. Тикшерәбез.

4 нче слайд. Интерактив тактада Кошлар кайта дигән җөмлә бирелә.

Бу нинди җөмлә? (җыйнак)

Сезгә бу җөмләне җәенкеләндерергә кирәк. (Күчмә кошлар кайта. Җылы яктан күчмә кошлар кайта. һ.б.)

Әңгәмә.

Сез нинди күчмә кошлар беләсез? (тактага кош рәсемнәре эленә)

Монда нинди кошлар?

Беренче булып нинди кошлар кайта?

Сез сыерчыкларга оялар ясадыгызмы?

Кошлар безгә нинди файда китерәләр?

Кошларны рәнҗетергә ярыймы?

Тест эшләү. 213 нче күнегү

216 нчы күнегү. Тәрҗемә эше.

Рефлексия.

- Нинди уку мәсьәләсе куелган иде?

- Нинди җөмләләр була?

- Нинди җөмләгә җыйнак җөмлә дибез? Ә нинди җөмләгә җәенке җөмлә дибез?

- Дәрестә сез тагы нәрсәләр белдегез?

Өй эше бирү.

  1. 217 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын тап. Әлеге җавап сүзләр белән башта җыйнак, аннары җәенке җөмләләр язарга.

    218 нче күнегү. Ребусны чишәргә. Мәгънәсен аңлатырга.

Билгеләр кую. Алдыгызга куелган шакмакларга исемегезне язасыз һәм әгәр дә мин барысын да аңладым, иптәшләремә дә аңлата алам дип уйласагыз, шакмакны яшел төскә буягыз. Әгәр дә теманы аңладым, ләкин иптәшемә аңлата алмыйм дип уйласагыз, шакмакны сары төскә буягыз.Әгәр инде барысын да аңлап бетермәдем дип уйлыйсыз икән, шакмакны кызыл төскә буягыз.

Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

Саубулыгыз.


Жыйнак хэм жэенке жомлэлэр.
PPTX / 8.69 Мб

 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.