Интеллектуальный марафон по творчеству Мусы Джалиля (7 класс)

1
0
Материал опубликован 17 October 2024

1

Муса Җәлил иҗаты буенча интеллектуаль марафон

(7нче сыйныф, татар төркеме)

1 укучы

әерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Сезнең белән очрашуыбызга без бик шат.

Бүген без патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы буенча “Интеллектуаль марафон”уенына җыелдык. Уен станцияләр буенча оештырылды. Һәр станциядә сезне кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр көтә.

 

2 укучы

Барлыгы 6 станция; алар 2 нче, 3 нче катларда урнашкан , станцияләр уклар белән күрсәтелгән. Дөрес җавап 7 балл белән бәяләнәчәк, барлыгы-42 балл. Һәр командага юл картасы(дорожная карта) бирелә һәм баллар шунда куелачак. Барлык станцияләрне үтеп беткән командалар нәтиҗәләр ясау өчен, яңадан актлар залында җыела.

 

1 укучы

1 нче станция -”Сәламләү” тукталышы – Актлар залында үткәрелә. Монда өй эше тикшерелә: һәр команда исемен һәм девизын әйтә.

Барыгызга да уңышлар телибез!

 

2 укучы

Сүз командаларга бирелә. 1 нче мәктәп, рәхим итегез! (2нче мәктәп, 3 нче мәктәп, 6 нчы мәктәп, 8 нче мәктәп)

(Бәяләү: эмблема-2 балл, исеме – 2 балл, девиз- 3 балл)

 

1 укучы

Килгән укытучыларны билгеләнгән кабинетларда күзәтүче булырга сорыйбыз.

1 нче мәктәп – 32 кабинет

2 нче мәктәп – 33 кабинет

3 нче мәктәп – 34 кабинет

8 нче мәктәп – 28 кабинет

 

2 укучы

-Укучылар, кулыгызда маршрут кәгазьләре, алар ике яклы. Бер ягында сезнең маршрут, икенче ягында балларыгыз куелып барылачак. Ахырда шушы баллар буенча нәтиҗә чыгарылачак.

 

Хәерле юллар сезгә!

 

 

2 нче станция. (32)

М.Җәлил биографиясе буенча сорауларга җавап бирү:

1.М.Җәлил кайчан һәм кайда туган? (2 балл)

2.Шигырьнең өзеген укырга, исемен язарга (3 балл) (“Имән”шигыреннән өзек)

 

Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.

 

3. М.Җәлил шигырьләрен табыгыз һәм уклар белән билгеләгез. (2 балл)

 

Кызыклы шәкерт”

М.Җәлил

Җырларым”

Г.Тукай

Камырша”

М.Җәлил

Вәхшәт”

Ш.Галиев

 

 

3 нче станция. (“Кызыл ромашка”шигыре буенча) (33 кабинет)

М.Җәлил шигыре буенча ясалган рәсемне кисәкләрдән төзергә, шигырьнең исемен язарга. (7 балл)

 

4 нче станция. (34 кабинет)

Төшеп калган сүзләрне язып, шигырьне укырга. (һәр сүзгә 1 балл, барлыгы-7 балл)

Бакчачы

Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен ... (сызгана).

Түтәлләр казый, гөлләр ... (утырта).
Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә ... (җиләкләр),
Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.

Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы ... (дуслар).

Бигрәк күңелле май башларында,
Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чакта бабай кинәт яшәрә.
Талларга карап күзе яшьләнә.

Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр —
Яшьләр бакчаны мактап
... (үтәрләр.)

Үлсә дә бер көн безнең ... (бакчачы),
Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулар сагынып дусты карагай,
Нинди бәхетле бакчачы
... (бабай).

Куллану өчен сүзләр:

бабай, дуслар, утырта, бакчачы, үтәрләр,сызгана, җиләкләр

 

5 нче станция. (китапханә)

Рәсемнәр астына шигырьләрнең исемнәрен язарга. (4 балл)

 

 

 

t1729139551aa.jpg

 

 

Бүреләр”

 

t1729139551ab.jpg

 

Куян”

 

t1729139551ac.jpg

 

Имән”

 

t1729139551ad.png

Сәгать»

 

 

2. Түбәндәге адашкан хәрефләрдән Муса Җәлил турында сүзтезмә языгыз.

(3 балл)

ритпато йгшьары (патриот шагыйрь)

 

6 нчы станция.(компьютерда) (28 нче кабинет) (7 балл)

 

Муса Җәлилне исән дип күз алдына китереп, туган көне белән котлау языгыз.

 

Актлар залында концерт номерлары:

 

Курайчылар чыгышы.

Татар халык биюе.

Җыр.

 

 

Нәтиҗә ясау, грамоталар бирү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.