Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү
Тема.Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү
Максат. Укучыларны дөрес, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; аларның логик фикерләү сәләтен, сүз байлыгын, хәтерен үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру; укучыларда тырышлык, хезмәт сөю сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау: сүзлекләр, мультимедиа, физкульминут өчен бию көе, карточкалар.
Дәрес тибы:яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, фикер алышу, сорауларга җавап, уку, эзләнү,төркемнәрдә эшләү.
Кулланылган сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, ДЖОТ ТОТС, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, МЭНЭДЖ МЭТ.
Дәрес барышы
I Оештыру. Мотивлаштыру
1.Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн, укучылар.
-Хәерле көн Миңа
-Хәерле көн Сиңа
-Хәерле көн Сезгә
-Хәерле көн барчабызга да.
Кәефләрегез ничек? Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп эшкә керешик
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (торып бас, утыр). Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыныннан торып баса.
– Дежур укучы кем? (Дежур укучы белән сөйләшү.)
– Өй эшен эшләгән укучылар.
– Өй эшен укып, тәрҗемә итәргә теләүчеләр . Рәхмәт.
II.Укучыларның эшчәнлеген мотивлаштыру.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә,әни кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Газиз туган тел кирәк.
-Укучылар, һәр кешенең туган җире, туган нигезе, сөекле әти-әнисе, туганнары, моңлы туган теле була. Мондый кеше турында “ул бәхетле” диләр.Ә сез “бәхет” сүзенең мәгънәсен аңлыйсызмы?(фикерләр тыңлана)
lll. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.
Бәхет турында “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә болай дип язылган.
“Бәхет – тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе; уңышлар”.(2нче слайд)
Счастье - «Чувство и состояние полного, высшего удовлетворение».
– Дәреснең темасын һәм максатын әйткәнче, слайдтагы мәкальләрне укып чыгыгыз әле.
Слайдта мәкальләр:
Бәхет теләктә түгел, беләктә һәм йөрәктә.
Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.
Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар(.3нче слайд)
– Бу мәкальләр нәрсә турында? (Бәхет турында.)
– Укучылар, бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез? -«Бәхет–нәрсәул?» дигән сорауга җавап эзләрбез. Безгә бу сорауга җавап бирергә Нәүби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигыре ярдәм итәр. Бу дәресебезнең темасы була. (Дәфтәргә яздырыла.) Дәреснең максаты: Шигырьне матур, дөрес, сәнгатьле итеп уку. Аның эчтәлеген аңлау һәм истә калдыру. «Бәхет» сүзенең мәгънәсен аңлау. Укучыларда дуслык сыйфатлары тәрбияләү. (Дәреснең темасы һәм максаты язылган 4нче слайд)
lV. Актуальләштерү.
Укытучы. Укучылар, шигырьне укыр алдыннан үткән дәрестә өйрәнелгән сүзләрне кабатлап үтәбез. ДЖОТ ТОТС структурасы файдаланыла.
Инструктаж үткәрелә.
– Һәр укучы дүртәр кәгазь бите ала.
– «Ясалма исемнәр» темасына кагылышлы сүзләр язарга.
– Һәр укучы үзе уйлаган сүзне кычкырып әйтә, кәгазь битенә язып, өстәл уртасына өскә каратып куя. Сүзләр кабатланмаска тиеш. Өстәлдә барлыгы 16 карточка була.
2 нче санлы укучылар башлый.
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.
– Ә хәзер, укучылар, шул сүзләрне чиратлап (сәгать теле буенча), дүрт раунд дәвамында тәрҗемә итегез. 4 нче санлы укучылар башлый.
Сүзләрне искә төшердек. Шигырьнең эчтәлеген аңлар өчен, яңа сүзләр белән танышыйк.
V. Cүзлек эше. (Укучылар 4 нче слайдтагы сүз һәм сүзтезмәләрне укыйлар һәм сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.)
Тирбәлеп талда – раскачиваясь на иве
Йомшап калды – разрыхлилась
Игән – склонил
Тамалар – капают
Пешеп тулган – поспели
Таулар өя – складывает горы
Җиде ят – совершенно чужой
Азат – свободный
МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы кулланыла.
Инструктаж үткәрелә.
Укучылар бүлмә буенча йөри. Музыка туктагач, укытучы «Урында туктап кал!» дип әйтә. Укучылар туктап кала. Укытучы сорау бирә. Җавапта нинди сан чыгуга карап, укучылар шуның кадәр төркемләп баса.
– Шигырьнең исемендә ничә сүз? (3)
– Бәхет сүзендә ничә иҗек бар? (2)(5нче слайд)
VI. Яңа тема.Шигырьне өйрәнү, анализлау.
-Укучылар, Н.Дәүли бәхетне кайда күрә? Шигырьне игътибар белән тыңлагыз! (Укытучы шигырьне укый, аннан соң укучылар белән фикерләшә.)
Укучылар шигырьне өлешләп укыйлар, һәр өлештә сүз нәрсә турында
барганын әйтәләр, исем бирәләр, дәфтәрләренә яза баралар:
1.Шигырь сәнгатьле итеп укыла.
2.Сыйныф төркемнәргә бүленә.(һәр төркем бирем ала)
- Укучылар, бу шигырьне ничә өлешкә бүлеп була? (өч).Сез бүлекләргә нинди исемнәр бирер идегез?
1 төркем.
-Ике дусның сөйләшүе.
төркем.
-Бабайның киңәше.
төркем.
-Көзге уңыш.(6 нчы слайд)
-Әсәргә анализ ясарга керешкәнче, әйдәгез, сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик.
Сүзлек эше.
Тирбәлә-качается
Азат- свободный
Чал бабай- олы кешегә ихтирам белән эндәшү.
Чал- седой
Баллы чыклар тамалар- (мәгънәсе ачыклана).
-Укучылар, әйдәгез, беренче төркемнең җавапларын тыңлыйк.
Сораулар1.
Көн нинди була?
Бу елның кайсы вакыты?
Малайларның исеме ничек?
Алар нәрсә турында сөйләшәләр?(7слайд)
Матур яз көне. Яшел каен төбендә ике дус ял итә. Берсе –Галимҗан, икенчесе-илдус. Малайлар бәхет турында сөйләшәләр. Алар аны кайдан эзләргә белмиләр.
-Рәхмәт. Сүз икенче төркемгә бирелә.
Сораулар2.
1.Малайлар янына кем килгән?
2.Бабай малайларга нәрсә дигән?
3.Дуслар кулларына нәрсә алдылар?
4.Алмагач нигә шатлана?(8 нче слайд)
Малайлар янына бакчачы бабай килә. Ул бәхетне бакчадан эзләргә куша. Малайлар кулларына көрәк алып җир казый башлыйлар. Күпме генә казысалар да, бәхет күренми. Алмагачларның төпләре йомшап кала. Алар моңа бик шатланалар.
-Афәрин, сүз өченче төркемгә бирелә.
Сораулар.
1.Көз көне бакчада нинди үзгәреш була?
2. Чал бабай нишли?
3. Бабай нинди акыллы киңәш бирә?(9 нчы слайд)
Көз көне алмагачлар бик күп алма бирәләр. Чал бабай мул уңыш җыя.Бабай малайларга бәхетне хезмәттән эзләргә куша.
Укучылар, сез чал бабай белән килешәсезме? Бәлки бәхетле булыр өчен эшләргә кирәкмидер? (фикерләр тыңлана.)
VII. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы кулланыла. -Укучылар, шигырьнең эчтәлегеннән чыгып, сез сорау җөмләләр төзегез.
Инструктаж үткәрелә:
– Һәр укучы кәгазьнең өске өлешенә бер сорау җөмлә уйлап яза.
– Кәгазьнең аскы, бөкләгән өлешенә шул сорауның җавабы языла.
– Команда буенча укучылар торып баса, кулларын күтәреп, башка төркемнән үзләренә пар таба.
Бер-берсенә сораулар бирәләр. Җавап дөрес булмаса, булышалар,
дөрес булса, мактыйлар. Слайдта мактау формалары бирелә: Афәрин! Булдырдың! Шәп! Дөрес!
-Укучылар, әсәрдә мәкаль булырлык юллар бар. Шуны табып укыйк әле.
Бәхет була хезмәттә.(11нче слайд)
VIII. Йомгаклау.
– Укучылар, кайсы шагыйрьнең шигырен укыдык?
– Шигырь нәрсә турында?
– Ә бәхет нәрсә соң ул?
– Әйе, укучылар, дөньяда иң зур бәхет – үз илеңдә яшәү. Безнең бурычыбыз – тырышып уку, әти-әнине тыңлау, аларны яхшы уку белән шатландыру, зурларга ярдәм итү.
-Дәресебезне шигырь юллары белән тәмамлыйк.
Эзләп йөрмә бәхетне
Җиде ят ерак илдә.
Ул яши безнең өйдә,
Без торган азат җирдә.(12нче слайд)
Рефлексия.
Сорауларга җавап бирү.
-Дәрестә нишләдек?
-Кайсы эшләр ошады? Ни өчен?
-Үзегезнең эшегезне бәяләгез.
Билгеләр кую
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
IX. Өй эше.
1.Сәнгатьле укырга өйрәнергә;
2. “Минем иң бәхетле көнем” дигән темага инша язарга (13нче слайд)